Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
...ХАЙВАННЫ – КАЗАНГА, КЕШЕНЕ КАБЕРГӘ КЕРТӘ

Күз тию, бозым кебек совет медицинасы үги иткән хикмәтләргә әле кайчан гына имеш-мимеш итеп караган урта буын вәкилләре бүген аларны кире какмый инде, чөнки тормыштагы гыйбрәтле хәлләр бу хакыйкатьнең чынбарлыгын әледән-әле исбатлап тора. Озак вакыт диагноз куя яки дәвалый алмаган очракларда табиблар үзләре үк өшкерүчеләргә барырга киңәш итә, чөнки күз тию һәм бозымны үз вакытында дәваламаганда, аның нәтиҗәсе аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Борынгылар юкка гына “Күз тию – ул хайванны казанга, кешене кабергә кертә” димәгән.

ҺӘРКЕМ ҮЗЕНЧӘ САКЛАНА

 

 Танылган шәхесләр дә элек-электән күз тиюгә битараф булмаган. Әйтик, Сталин, кешеләрнең усал карашыннан сакланып, күп фотоларында авызына трубка кабып яки аны кулына тотып төшкән. Имеш, төтен кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Ленин да күп кенә сурәтләрендә кулын йөрәге турысына куйган.

 

 Сәхнә йолдызлары, сәнгать кешеләре арасында көнчелек аеруча көчле. Алар башка һөнәр ияләренә караганда тискәре энергияне үзләренә күбрәк тарталар. Артистларга әле меңләгән тамашачының сокланып күз тидерүеннән дә сакланырга кирәк. Алла Пугачева тискәре энергиядән саклык чарасы итеп, күп очракта кара күзлек, кара төстәге кием кия. Кайбер артистлар чыгыш ясар алдыннан үзләренә энергетик киртә, кайберләре исә залны кара энергиядән арындыру өчен савыт белән су куялар. Уйлары белән идарә итә белгән “йолдыз”лар, сәхнәгә чыккач, беренче эшләре итеп, күңелләреннән тамашачыларны кочаклап үбәләр. Болай эшләгәндә алар арасындагы “кара” көчкә ия кешеләргә, көнче хезмәттәшләргә бик кыен була икән.

 

Күз уклары күз тидерүченең үзеннән яки көнчедән күзсенәчәк бәндәгә таба атылыр. Кайчак көнченең теләкләре тормышка аша, ягъни максатына ирешә, чөнки күзсенәсе кешенең ниятләре ачык. Ул догалар һәм Коръән уку белән сакланмый, шуңа күрә аңа тәэсир ителү котылгысыз. Әгәр андый көнчеләрнең мәкерләренә каршы корал кулланылса, күз тиюнең зәһәр уклары кешегә бәреп керә алмас, киресенчә, аларның атучыга кире әйләнеп кайтуы да ихтимал”.

 

Ибн әл-Каййим.

 

* * *

 

ТИМӘСЕН ТИК КҮЗЛӘР

 

Ә сезгә күз тигәне бармы? Ниндидер бозым яки сихергә юлыкмадыгызмы? Бу очракта үзегезне ничек тоттыгыз? Алардан ни рәвешле котылдыгыз?

 

 Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ, тележурналист:

 

– 2008 елда сул аягым йөрми башлап, таякка таянырга калдым. Нишләргә белми аптырагач, бер ханымга барып өшкерттем. Ышанмассыз, аның яныннан таякларсыз кайтып киттем. Сихер-бозымны да өшкереп чыгарганнарын еш ишетәм. Әкренләп ышана башладым. Танышларым арасында да аңа юлыгучылар булды.

 

Лилия ХӘМИТОВА, җырчы:

 

– Күз тиюгә ышанам. Кайчак сәхнәдә юктан гына фикер чуала башлый. Ничә еллар дәвамында яратып җырлаган, инде күптән ятлаган җырларның сүзләре онытыла. Кисәктән хәл киткән очраклар да була. Тамашачылар арасында каты күзле кешеләр утырганны сизәм. Эчтән генә белгән догаларымны укыйм. Әлбәттә, арада сокланучылар да, шул ук вакытта көнләшү, ачу белән караучылар да була.

 

Үземне күз тиюдән саклар өчен, мәрхүм әбием язып калдырган бисмилланы һәрчак кесәмдә йөртәм.

 

Солтан МОРАДЫМОВ, Рамазан мәчете имам-хатибы:

 

– Кайчак миңа күз тия. Әмма гел Коръән укыгач, госел коенгач, төрле шифалы сулар куллангач, үземне тиз арада аякка бастырам.

 

Сабрия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы:

 

– Күз тию кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә хас икән. Үзем байтак еллар дәвамында бик яратып, өй тутырып гөлләр үстерәм. Кеше кереп аларны мактаса, тизрәк Ходайдан күз тимәсен иде дип сорыйм. Берсендә урамда кием-салым, чүпрәк-чапрак сатып йөрүче үзбәк хатыны өйгә кадәр керде. Юл кешесе, арыгандыр, мин әйтәм, чәй эчереп җибәрим, дим. Залга үткән иде, күзләрен зур итеп ачып: “Абау бу гөлең аеруча матур. Кара инде ничек озын булып үскән, түшәмгә кадәр җиткән”, – ди. Сатучы хатын озак тормады, чәй эчте, ашады да, рәхмәт әйтеп чыгып китте. Ә берничә ел дәвамында гөрләп үскән шушы гөлем 3-4 көн эчендә корыды. Шундый авыр булды. Моңа кадәр ул бер тапкыр да авырмады. Гөлемнең үлемен күз тиюдән генә күрдем.

 

Әлфия АВЗАЛОВА, җырчы:

 

– Күз ул артык чибәрләргә генә тиядер инде (көлә). Мин андыйлар рәтенә кермим. Ә шулай да аның барлыгына ышанам. Менә оныгым өчен гел борчылам. Бик яратам үзен. Ике университетта белем ала. Гел “5” ле билгеләренә генә укый. Үзе акыллы, озын буйлы, матур. Күз генә тия күрмәсен дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм.

 

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

* * *

 

“КҮЗ ТИЮ ҖАННЫ ДА, ТӘННЕ ДӘ КИМЕРӘ”

 

Күз карашының тискәре энергиясе эләгү сәбәпле, кеше җанында рухи проблемалар тудырган, соңрак аны эчтән җимергән күңел авыруларының элек-электән үк үз табиблары булган. Башкалабызның Кабан арты иман йорты каршындагы рухи тернәкләндерү үзәге җитәкчесе, Иорданиядә белем алып, дәвалау ысулларын үзләштергән Ильяс хәзрәт Тепаев шундый шифа иңдерә алучы белгечләрнең берсе. Кулында шприц, скальпельләре дә юк аның, бердәнбер коралы – йөрәк түрендәге гаҗәеп тылсымга ия изге Коръән аятьләре. Аның күңелендәге ихласлык, кешеләргә ярдәм итү нияте белән яңгыраган догалар пычаксыз операция ясарга да сәләтле. 10 еллык тәҗрибәсе дәвамында әллә нинди могҗизаи хәлләр белән еш очрашкан ул.

 

– Күз тию, бозым сәбәпле авырган кеше Коръән аятьләре укыганда тыныч кына тыңлап утыра алмый, аның үз-үзен тотышында үзгәрешләр барлыкка килә, – ди Ильяс хәзрәт.

 

Хасталанган кешенең догалар укыгандагы халәтен күзәткәннән соң, аңа тиешле диагнозны куя һәм дәвалауны алга таба дәвам итә белгеч. Кеше тәненә кереп оялаган шайтанның да тиз генә бирешәсе килми, тылсым көче белән якалаша. Нәтиҗәдә, кеше авырганда нинди авырлык кичерсә, догалар тыңлаганда да шул ук картина кабатлана: кемнең башы әйләнә, кемнеңдер сулыш ала алмаудан тыны кысыла, күңеле болгана, кемдер үзәк өзгеч итеп кычкыра, үксеп елый. Миңа да шундый бер сеансның шаһиты булырга туры килде. Үз күзләрең белән күрмәсәң, ышанып та булмас кебек. Сеанс тәмамланып озак та үтмәстән, кеше үз халәтенә кайта.

 

Киңәшләрен яудырганнан соң һәр пациентка “өй эше” дә биреп җибәрә табиб. Авыруы үзәгенә үткән кеше өчен үти алмаслык әллә ни катлаулы да түгел: бер атна дәвамында иртә-кич берәр сәгать кассета аша Коръән аятьләре тыңларга, өшкерелгән суны эчәргә һәм госел коенырга, дога иңдерелгән зәйтүн мае белән 15-20 минут дәвамында авырткан урыннарны сыларга.

 

Дәвалау сеансын күзәткәч, Ильяс хәзрәткә күз тию юнәлешендәге сорауларымны бирдем.

 

– Ильяс хәзрәт, күз тидергән кеше моны үзе тоемлыймы?

 

– Тоемлый, әмма ул аны күз тию дип кабул итмәскә, әйтик, баш авырту, ару-талчыгу, эштәге, гаиләдәге киеренкелек кебек тормышындагы гадәти проблемалар чагылышы итеп кенә уйларга мөмкин. Җитди авыруларга барып җиткәч тә сәбәпнең күз тиюдән икәнлеген аңлый алмый ул.

 

– Ә күз тигән кешедә аның нинди билгеләре күзәтелә?

 

– Иң элек күкрәк кага, тамак төбенә төер утыра, тын кысылудан сулышы начарлана, башы әйләнә, авырта, колагына тавышлар ишетелә. Кеше начар йоклый башлый, саташа, бастырыла. Аннан авыртулар башка, иңсә өлешенә күчә. Күпләр аны тоз утыру дип уйлый. Күз тиюгә бәйле рәвештә гаилә кора алмый йөрүчеләр, балага уза алмаучылар да шактый. Шулай ук ир белән хатын арасы бозыла, эш урынында проблемалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә депрессия, агрессия хасил була, кешенең холкы үзгәрә.

 

Күз тидерүче мигрень, эпилепсия, аритмия кебек хасталар белән иза чигеп яши. Соңрак аның хикмәтләре корсак өлешендәге әгъзаларга, аннан аякларга күчә. Хатын-кызларда миома, киста, башка төр шешләр шул сәбәпле дә барлыкка килә. Күз тию кешедә булган авыруларны берничә тапкырга арттыра. Ул төшенкелеккә бирелә, җан ачлыгыннан, ягъни рух ярлылыгына шифа таба алмаудан бәргәләнә. Авыру җанын шушы коточкыч даими киеренкелектән азат итү өчен үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин.

 

– Күз тиюдән укол, даруларның файдасы бармы? Шешләргә, әйтик, миома, кистага операция ясаган очракта күз тию бетәме?

 

– Күз тиюне томография, УЗИ, анализлар күрсәтми. Шуңа табиблар авыруга дөрес диагноз куя алмый. Билгеле, укол, даруларның файдасы юк, булган очракта да вакытлыча гына. Операция ясаганда шеш алына, ә организмда төп сәбәп – тискәре энергия кала. Шуңа да кайчак шеш кабат үсә яки ул негатив энергия башка зәгыйфь әгъзага оялый. Кешене күз тиюдән азат итмәгәндә, ул аның җанын да, тәнен дә кимереп тора. Кеше карап торуга сәламәт кебек, шуңа да, ышанмыйча, аны “симулянт” дип атарга да мөмкиннәр. Башта операция ясатырга ризалык биреп, бездә дәваланганнан соң 10 көн эчендә бернинди хирургик катнашудан башка шешләрнең юкка чыгу очраклары шактый күзәтелә. Табиблар үзләре дә гаҗәпләнә. Негатив киткәч, организм тиз савыга.

 

– Яшь балага күз тию зурларныкыннан аерыламы? Бала киеменә күзле төймәләр тагу, маңгаена корым, иннек сөртү ярдәм итәме?

 

– Яшь бала көйсезләнеп даими елый, тынгысызлана, тотлыга, аңарда курку хасил була. Ә бала киеменә төрле нәрсәләр тагу шәригатькә каршы килә, хәрәмгә керә, Аллаһка түгел, ә аларга тәвәккәлләү, алардан ярдәм сорау килеп чыга. Ул ширек, ягъни зур гөнаһ санала. Дәваны бары тик Аллаһ кына бирә, шуңа да барысын Аңардан сорарга кирәк.

 

– Кешедә каты күзлелек ничек барлыкка килә? Күзе тиюче аны үзе тоямы?

 

– Ул кара көнчелектән, каты күңеллелектән килә. Шулай ук кешенең артык нык соклануы да күз тиюгә китерергә мөмкин. Бер төр кешеләр үзләрендә шундый көч барлыгын тоеп, көндәшенә начар булсынга махсус шулай эшлиләр, кайберәүләр мондый “сәләтләре” барлыгын сизмиләр.

 

– Күз тигәндә нинди догалар укырга кирәк? Кеше үз-үзен дәвалый аламы?

 

– Шифа аятен белеп, ихлас күңелдән укыса, дәвалый ала. “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, белгән догаларны укырга кирәк. Кеше Аллаһ кушканча яшәсә, җаны һәм тәне сәламәт була, догалы кешегә негатив энергия тәэсир итә алмый.

 

– Бүгенге яшьләр арасында кендек, борыннарына алка тагып, шәрә ботларын, күкрәкләрен күрсәтеп йөрүчеләр күп. Андыйларга күз тизрәк тиючәндер?

 

– Коръән кушканча яшәмичә, шайтан юлын сайлаган мондый Аллаһка каршы баручылар иң беренче тискәре энергиягә – күз тию, бозымнарга дучар булучылар. Аллаһ андыйларны ташлый, ярдәм итми.

 

– Ә менә гаурәтләрен һәрчак каплап йөрүче гарәпләрдә дә күз тидерүчеләр бардыр?

 

– Бар, әмма алар арасында хөсетле кешеләр аз, шуңа да ул мөселманнарда сирәк күзәтелә. “Син Коръәнне бирелеп, әйбәт укыйсың”, “Тәмле пешерәсең” дип сокланудан да күз тияргә мөмкин бит.

 

– “Күз тиюдән дәвалыйм” дип, матбугат битләрендә игълан таратучылар күп. Аларга ышаныргамы?

 

– Элек цензура бар иде, хәзер юк. Шуннан файдаланып, кара магия белән мавыгучылар шактый, андый хезмәт күрсәтүләрне хөкүмәт тә тыймый. Аларның шайтан аша кылынган дәвалары вакытлыча ярдәм иткән кебек тоелса да, проблема кала. Хәзер бернинди белгеч булмасалар да, төрле китаплардан өйрәнеп, теләсә кем дәвалау белән шөгыльләнә. Андыйларга язмышыңны ышанып тапшыру дөрес булмас. Хак шифаны бары тик Коръән аятьләре генә бирә.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

 

* * *

 

Күз тию бозымнан ничек аерыла?

 

Бозым булганда ул сихерче тарафыннан махсус эшләнә һәм аерым бер кешенең сәламәтлегенә зыян китерү, тормышын җимерү ниятеннән башкарыла, хәтта кайбер очракларда аны үтерү дә максат итеп куела. Яман эшне тормышка ашыруда кием, ризык һәм башка көнкүреш әйберләре кулланыла. Әйтик, бозым ясалган әйберне аңа бүләк итеп бирә, башка юллар белән ирештерә. Үзе сихер эшли алмаган кеше аны күп вакытта заказ биреп ясата. Гадәттә, бозым артында көнчелек, үчлек, комсызлык, агрессия ята.

 

Ә күз тию ул бер кешедәге көчле тискәре энергиянең икенче берәүдә чагылышы. Күз тидерүче һәм күзсенүче бу хакта бөтенләй белмәскә дә мөмкин. Билгеле, бу сәләткә ия булып, аннан явызларча файдаланучылар да бар. Кешеләргә генә түгел, хайваннарга да, үсемлекләргә дә, хәтта җансыз предметларга да күз тия. Күзсенүдән агач, чәчәк, гөлләр корый, әйберләр ватыла, сафтан чыга.

 

* * *

 

ҺӘР АВЫРУ КҮЗ ТИЮ, БОЗЫМ ТҮГЕЛ

 

– Шайтан-карин һәркемдә дә, кеше туганда ук була. Ул адәм баласының ни рәвешле яшәвенә карап хәрәкәтләнә яки бернинди дә зыян сала алмый. Әгәр кеше Аллаһ кушканча гомер итсә, шайтанга бу тәндә “эш” юк. Әгәр кеше физик тәнен генә карап, җанын ачлыкта яшәтсә, аңарда шайтан хакимлеге башлана. Шуңа күрә рухи ачлыкка юл куймаска кирәк, – ди Ильяс хәзрәт.

 

Белгеч әйткәнчә, һәр авыруны да күз тию, бозым буларак кабул итәргә ярамый. Шуңа да Ильяс хәзрәт өшкерүчеләргә килгәнче иң элек хастаханәдә күренергә киңәш итә.

 

* * *

 

ВАМПИРЛЫК БЕЛӘН ДӘ БӘЙЛЕ

 

Республика клиник онкология диспансеры онкологы Нуретдин Гыйльметдин улы ШӘЙХЕТДИНОВ:

 

– Яман шеш белән авыручылар арасында чирләре күз тию, бозымга юлыгу сәбәпле азганнары да юк түгел. Күз тигән очракта иң элек күңел тынычсызлыгы, хәлсезлек барлыкка килә. Бу халәт кешенең психикасына начар тәэсир итә, аңарда неврастения башлана. Үз вакытында дәваланмаганда авыруның хәле тагын да катлаулана һәм ул онкологик авыруларга да китерергә мөмкин. Әгәр пациентның анализлары яхшы булып, аппаратлар да анда авыру барлыгын күрсәтмиләр, шул сәбәпле, табиб аңа диагноз куя алмый икән, димәк, мәсьәләгә башкача якын килергә кирәк. Мондый очракларда без, кешенең диненә карап, мәчеткә яки чиркәүгә барырга киңәш итәбез. Шәригать буенча дәвалаудан, хәзрәтләр өшкерүеннән соң шифа табучылар бар, соңыннан алар канатланып яши башлыйлар.

 

Күз тию ул вампирлык белән дә бәйле. Даими аралашып яшәгәндә, кем күзеннән сакланасыбызны белмибез. Шуңа да беркайчан яманлык кылырга, аеруча тар күңелле, көнче кеше белән конфликтка керергә, хәтта начар уйларга да ярамый. Аларның барысы да, иртәме-соңмы, үзебезгә, балаларыбызга әйләнеп кайта. Борынгылар да: “Сиңа таш атсалар да, аш ат”, – дигәннәр. Әгәр ялгышлык эшләгәнсең икән, эчеңдә борчу-сагыш, үч йөртмәскә, вакытында кичерә белергә, гафу үтенергә кирәк. Күңеле саф, нияте изге, җаны тыныч кеше рухи яктан көчле, физик яктан сәламәт була. Яман кешеләр белән чагыштырганда, андыйларга тискәре энергия тиз генә үтеп керә алмый.

 

* * *

 

КҮЗ ТИЮДӘН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

 

 Кешеләр белән аралашканда кызып китү, ярсуларга, низагка юл куймагыз. Үзегезгә начар тәэсир итәрдәй сөйләшүләрдә катнашмаска, читкә китәргә тырышыгыз. Кычкырышулардан тыңлап торучыга да тискәре энергия килә. Явыз ниятле, көнчел кешеләргә беркайчан да аркагыз белән басмагыз, андыйларның күзенә туры карамагыз.

 

 Күңелегездә начар уй-ниятләр йөртмәгез, ул да сезнең энергетик кырыгызны җимерә.

 

 Кемнең дә булса сезгә начарлык эшләргә ниятләвен тойсагыз, уегыз белән аңа яхшылык кылыгыз, сәламәтлек теләгез, Ходайдан аңа акыл бирүен сорагыз.

 

 Кешенең ике дошманы бар – курку һәм ялган. Шуңа да беркайчан күз тияр дип күңелегезгә шик кертмәгез, аңардан курыкмагыз.

 

 Әгәр андый шик тоясыз икән, үз-үзегезне кочаклагыз, уегызны яхшылыкка юнәлтегез.

 

 Дөрес яшәү кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз, вакытыгызны юк-бар гамәлләргә исраф итмәгез, кеше рәнҗетмәгез.

 

 Авырганда, авырлыклар килгәндә сабыр булыгыз.

 

 Аллаһны, әти-әни һәм өлкәннәрне, галимнәрне, изге йолаларны мыскыл итмәгез.

 

 Сихерче, багучыларга йөрмәгез.

 

 Үтереш, кансызлык турында бетмәс-төкәнмәс сериаллар карап, үзегездә каты бәгырьлелек тәрбияләмәгез.

 

 Эчүчелек, наркомания, отышлы уен кебек яман гадәтләрдән ерак торыгыз.

| 02.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры