Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
НИШЛӘП ЯТАСЫЗ?

Алинә САФИУЛЛИНА:

 

– Күптән түгел ике дус кызым белән 7 көн Мисырда ял итеп кайттым. Анда хәзер 28 градус эссе. Рәхәтләнеп диңгездә коендык, бассейнда йөздек, төрле төстәге балыклар, бедуиннар, дөяләр күрдек, квадрацикл белән чүлдә йөрдек. Андагы чисталыкка, матурлыкка сокланып кайттым.

 

Эльвира ХӘЙРУЛЛИНА:

 

– Чирләп ятам әле. Бераз салкын тиде. Дарулар, төрле үлән төнәтмәләре эчеп дәваланам. Балалар бакчага йөри. Олысы Әминә быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. Хәзер кайсы мәктәпкә бирергә икән дип баш ватам. Татарча болай да әйбәт сөйләшкәч, кызымны урыс мәктәбенә бирергә уйлыйм.

 

Луиза Батыр-Болгари:

 

– Һаман гаделлек эзләп көрәшәм. Казанның Островский урамында әтием төзегән йорт бар иде. Анда 30 ел яшәдем. Киләчәктә ул иҗади продюсерлык үзәгем булыр дип хыялландым. 2003 елда аны миннән тартып алдылар. Хәзер анда автосервис.

 

Әлеге бинаны кабаттан үземә кайтару өчен судка мөрәҗәгать иттем. Әмма Вахитов районы суды карарны минем файдага чыгармады. Шуңа борчылып хәтта тавышсыз калдым. Кулым эшкә бармый. Сәнгатьтән китәргә дип карар кылдым. Җырлар язудан туктадым. Җитәкчелек мине аңламый. Татар сәнгатенең артка тәгәрәвен күреп йөрәгем әрни. Бүген бердәнбер ышанычым – күптән түгел Русия президенты Дмитрий Медведевка юллаган хат. Җавап көтеп карыйм әле.

 

Рөстәм АСАЕВ:

 

– 1 гыйнварда туган ягым Башкортостанның Благовар районында яшәүче бертуган апам Ләйсәнгә 35 яшь тулды. Ул мәктәптә завуч булып эшли. Бөтен туганнар бергә җыелып, аның гомер бәйрәмен билгеләдек. Күчтәнәчкә дип алып кайткан Казан чәкчәгеннән авыз иттек. Мин һәрвакыт шул милли ризыкны алам.

 

Улым Мөслимгә 10 ай тулды. Әлегә тәпи китте, теше чыкты дип мактана алмыйм. Аның каравы, көй ишетүгә, кушылып җырлыйсы итә, биергә маташа.

 

30 гыйнварда Мисырда чыгыш ясап кайттым. Хәзер 8-9 мартта Казанның филармония концертлар залында җырчы Айгөл Бариева белән куячак тамашага әзерләнәм.

 

Гамил ӘСХӘДУЛЛА,Мунча ташы” татар эстрада театры җитәкчесе:

 

– 20-28 февральдә Казанның “УНИКС” концертлар залында “Юлчысына күрә мәзәге” дигән өр-яңа тамаша тәкъдим итәбез. Театрыбыз оешуга 1 апрельдә 30 ел тула. Гадәттәгечә, кичәнең бер өлеше юмор, сатира, авыл хуҗалыгы күренешен яктыртуга корылган. Шуңа өстәп, үзебез гел юлда йөргәнлектән, юл турындагы мәзәкләрне дә сөйләячәкбез.

 

Бу программа белән шактый җирдә чыгыш ясадык. Халык яратып кабул итте. Улым Рамилдән тыш, Казанда кунак итеп чакырылган тагын бер җырчы чыгыш ясаячак. Ул безнең театр өчен ят артист түгел. Кем икәнен килгәч күрерләр.

| 05.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры