Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ҖЫРЛЫ ҺӘМ ЧАНАЛЫ ПОШАЛЫМ

30-31 гыйнварда кабаттан “Пошалым чаналары” конкурсы гөрләде. Әлеге күркәм чараны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров уздыра. Бәйгенең беренче өлеше җырчының туган ягы Арча районының Урта Пошалым авылында үтте. Икенче көнне җиңүчеләр Казан тамашачысы алдында филармония концертлар залында чыгыш ясады.

...Урта Пошалым клубында бәйрәм рухы әллә каян сизелә. Урамда шашлык пешә, клуб бусагасын үтүгә, борынга тәмле коймак исе килеп бәрелде.

 

– Клубта узган чараларда халыкны һәрвакыт коймак белән сыйлыйбыз. Чәй өстәле фойеда урнашкан. Бәйрәм күңеллерәк булсын өчен тырышабыз, – дип елмайды Рөстәмнең сыйныфташы Роза Әхмәтханова.

 

Сәхнәдә репетиция бара. Барлыгы 33 кеше катнашырга теләк белдергән.

 

– Чыгыш ясаучыларның яшь аермасы чикләнмәсә дә, быел мәктәп укучылары күбрәк, – дип, Рөстәм сәхнәгә ашыкты.

 

Конкурста баян белән бер татар халык җыры һәм эстрада әсәре яңгырарга тиеш иде. Жюрида утыручы Римма Ибраһимова, Алмаз Хәмзин һәм Илназ Баһ һәр чыгышны игътибар белән тыңлады.

 

Конкурс тәмамланып, алар фикер алышырга җыелгач, беренче булып Римма апа сүз алды.

 

– Сәләтле балаларны күреп сөендем. Авыл кешесе өчен шәһәрдә узган конкурста катнашу зур чыгымнар сорый, ә монда Рөстәм үзләрен сынарга якташларына менә дигән мөмкинлек тудырган, – диде ул.

 

Конкурста җиңүчеләр диплом белән бергә Рөстәмнән DVD-плеер, сәгать, радиоалгыч, чәйнек шикелле истәлекле бүләкләр дә алды.

 

Күз явын алырлык итеп сәхнәдә чаналар балкый. Югары Пошалым авылында яшәүче Рәдиф Нигъмәтуллин кулыннан йөздән артык чана ясалган. Бүген берсенең бәясе 2 мең сум икән.

 

– Заказлар күп, быел Рөстәмгә генә 28 не ясадым. Рәсемен хатыным Нәзирә төшерә, – диде Рәдиф.

 

Ә Рөстәм “Пошалым чаналары”н Казанга ук алып китте. Гади генә авылны хәзер кайда да беләләр. Бу мизгелдә җырчының әнисе Разыя апаның сөйләгән төшен хәтердә яңарттым: “Рөстәм дөньяга туар алдыннан кулыма ак бияләй кидем. Хәзер мине рәхәттә яшәтә. Бәхетемә туган бала булды”. Рөстәм әти-әнисе һәм туганнарын гына түгел, авылының да кыйммәтен саклый белүчеләрдән. Уңган, булдыклы егет. Шуңа күрә якташлары да мең рәхмәтле аңа.

 

Рөстәмнең улы Айрат "Әлифба" турында җырласа, 3 яшьлек кызы Миләүшә, әнисенә кушылып, "Ни хәл итим?" җырын сузды

Бүләкләр тапшыру

Жюри киңәшә

Коймак пеште

| 05.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры