Пәнҗешәмбе 14 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЙӨРСЕННӘР ДӘ ӨЙРӘНСЕННӘР ГЕНӘ”

Казанның Совет районында 2 нче Азино урамы, 1 нче В йортында урнашкан күпкатлы таш йортта тәүге мәчет пәйда булды. Бу тирәлектә яшәүче мөселманнар өчен күптән иман йорты кирәк иде. Чөнки, радиус буенча исәпләгәндә, бу җирлеккә иң якын саналган гыйбадәтханәләр Динислам, Ризван, Казан нуры, Болгар мәчетләре. Ә ара шактый ерак, аларга йөрү күп вакыт һәм финанс сорый, җомга намазына барып кайту өчен генә дә ярты көнгә якын вакыт сарыф итәргә кирәк. Төзим дисәң дә, ул тирәдәге биләмәләр биек таш йортлар белән шыплап тулган, мәчет калкытырлык мәйдан табармын димә. Һәммәсен дә исәпләгәндә, бар яктан бик отышлы килеп чыккан бу башлангыч.

Мәчеткә Өметле дип исем кушканнар. Манарасы күккә үк ашмаса да, мәчет заманча җиһазлануы, күркәмлеге, яктылыгы, җылылыгы белән үзенә тартып тора, азан да яңгырый анда. Хикмәт бит манарада түгел, ә аның эчендә кылынган изге гамәлләрдә. Мәчетне төзетүче хуҗа Рафаэль әфәнде дә, яшь кенә имам-хатип Алмаз да бу гыйбадәтханәгә кешеләр йөрсен өчен җан атып торалар. Алар казанлыларның шушы мәчеткә йөреп, иманга кайтуларына бик тә өметләнә, Аллаһ йортының исеме дә шуңа ниятләп сайланган.

 

Өметлеләр мәчетен булдыруда юл ярып йөрүче, матди ярдәм күрсәтүче – “Жилстрой” ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Рәшит улы Әфләтунов. Бу – ул төзеткән икенче гыйбадәтханә.

 

– Беренче мәчетне 1994 елда Апас районының Түбән Бия авылында төзеттем. Мин үзем 7 буын муллалар нәселеннән. Шундый заманга туры килеп, әти генә мулла була алмаган. Бу бушлыкны, бәлки, оныклары ялгап җибәрер. Үзем балачактан дин белән сугарылып үстем, күңелгә сеңеп калган нәрсәләр шактый. Аллаһка ышансак та, шактый вакыт динсез яшәдек, намаз укымадык. Инде менә мәчетле булдык, йөрсеннәр дә өйрәнсеннәр генә. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын аласыбыз килә, – ди Рафаэль әфәнде.

 

Совет районында яшәүче казанлыларны мәчетле иткән татар зыялысы 2008 елда хаҗда булган, аңа кадәр дә ислам кануннарын үтәп яшәгән. Бүген биш вакыт намазын калдырмый. Көн саен үзе төзеткән мәчеткә өйлә намазына йөри.

 

Йортның беренче катында урнашкан мәчет 160 кв.м мәйдан били. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары, тәһарәтханә бар. Ирләр залына – 100 ләп, ә хатын-кызларныкына 50-60 кеше сыярлык. Ачылуга ук биредә дин сабаклары бирә башлаганнар.

 

– Гарәп телен, Коръән уку кагыйдәләрен, тәфсирен, намаз укырга, тәһарәт алырга өйрәтәбез. Гыйбадәтханәгә яшьләрнең килүе куандыра. Янәшәдә буш бүлмәләр бар, якын арада икенче ишектән керә торган итеп мәдрәсә ачу күздә тотыла. Аллаһ йорты – ул намаз уку урыны гына түгел, ә белемне арттыру өчен дә хезмәт итә. Мәктәптә фәнни белем бирсәләр, мәчет-мәдрәсәләрдә алган гыйлем кешенең рухи дәрәҗәсен күтәрә, авыр чакларда җиңеллек бирә. Бу иман йортын Рамил хәзрәт Юныс Квартал мәчете дип атады, халык өчен уңайлы булуын әйтте, – ди мәчетнең имам-хатибы Алмаз хәзрәт Сафин. РИУда гыйлем туплаган, моңа кадәр Кол Шәриф мәчетендә азан яңгыратучы яшь кенә мөэзин егетне бирегә эш оештыра алу сәләтен тоеп чакырганнар.

 

Иман йортын күмәк йортка сыендыру ысулы кала халкы өчен отышлырак вариант кебек. Казанлыларның бу башлангычы башка җирлекләрдә дә яклау тапса, мәчетләр булдыру проблемасы җиңелрәк хәл ителер һәм ул халык өчен дә уңайлырак булыр иде.

 

P.S. Өметлеләр мәчетенә 45, 46, 62 нче автобуслар, 19, 20, 21 нче трамвайлар белән “Тектоник” тукталышына кадәр килергә, бистә яклап түгел, ә шәһәр ягыннан эчкәрәк керергә.

 

Мәчетнең тышкы күренеше

Айгөл НУРИЕВА | 05.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры