Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ГАИЛӘДӘ ИР БАШ!”

Телевизорны сирәк кабызсам да, туры килгәндә рәхәтләнеп “Давай поженимся!” тапшыруын карыйм. Туганнар, дуслар арасында аны яратучылар бар. Чеп-чи хатын-кызлар өчен әзерләнгән күңелле тапшыру. Азакта пар килеп чыгармы-юкмы дип күзәтү генә түгел, алып баручыларның үзеңә тиң кешене ничек сайларга, нинди сыйфатларга игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләрен тыңлау да кызык.

Димче Роза Сабитова күпләрдә кызыксыну уята дип уйлыйм. Ике бала белән тол калып, өметсезлеккә бирелеп соңгы чиккә җиткән чаклары да була аның. Ләкин авыр хәлләрдән чыгарга көч табып, уңышларга ирешә, яңадан гашыйк була. Ире белән “Давай поженимся!” тапшыруында танышкан. Болар турында ул бик теләп газетабызга әңгәмә бирде.

 

– Роза, Сез кайсы яклардан? Әти-әниегез кемнәр, нинди гаиләдә тәрбияләндегез?

 

– Әнием Луиза Львовта туган, әтием Раифның тамырлары кайдан икәнен төгәл белмим. Башкортостан белән Татарстан чигендә шикелле, чөнки авылга кайтканда Октябрьский шәһәре дип истә калган. Әни сөйләвенчә, алар морзалар нәселеннән. Бабам аклар гвардиясендә генерал булган, аннары Буденный белән бергә сугышкан дип сөйләгәннәрен хәтерлим.

 

Үзем Мәскәүдә тудым, энем бар, балачагыбыз баракта узды. Бик авыр яшәдек. 4 яшемдә үк, болай яшәмәячәкмен дип, үз-үземә сүз бирдем. Спорт белән шөгыльләнүем, холкымдагы үҗәт татар каны уңышларга ирешергә ярдәм итте.

 

Әти-әни һәрвакыт эштә иде. Безне әтинең әнисе Хәдичә әбием тәрбияләде. Принципиаль рәвештә урысча сөйләшмәде, бары тик татарча гына. Усал да, шул ук вакытта йомшак та иде ул. Тулы гәүдәле, кычкырып сөйләшә иде. Кыяфәтем, холкым белән мин аңа тартым. Тәмле итеп гөбәдия пешерде, ураза тотканын хәтерлим.

 

– Үзегезне татар дип саныйсызмы? Милли ашлар әзерли беләсезме, татар бәйрәмнәрен оештырасызмы?

 

– Әби тәрбиясе аз эләкте. Ул үлгәч, безнең белән татарча сөйләшүче дә калмады. Практика, мохит юк икән, тел дә онытыла. Шулай булуга карамастан, рухым белән татармын. Балаларым да үзләрен татар дип саный.

 

Татар ашлары яратам, ләкин пешерә белмим, чөнки әни аның серләренә өйрәтмәде. Кечкенә чакта җәйге каникулны авылда уздырдык. Сабан туен яратам! Шунда әтием белән бию бәйгесендә катнашып, беренчелекне яуладык. Соңгы вакытта спортта, кинематография, театр, музыка өлкәсендә татарлар зур максатларга ирешә, алар өчен сөенеп туя алмыйм.

 

– Роза, Сез 15 ел дәвамында димче булып эшлисез, тәҗрибәгез зур, агентлыгыгыз бар. Катнаш никахларга мөнәсәбәтегез нинди? Кызганычка каршы, гадәттә, урыс белән татар кушылса, барыбер гаиләдә урыс теле, мәдәнияте өстенлек итә.

 

– Катнаш никах начар дип акыл сатып утыра алмыйм, чөнки гаиләне урыс кешесе белән кордым. Әйе, яшь чагымда татарны эзләдем, аңа кияүгә чыгарга хыялландым. Ләкин яше барган, ике бала белән тол калган хатынга Мәскәүдә ир табу авыр. Кем алырга риза, шуңа тормышка чыгасың. Әгәр ул гаиләне тарта ала, ышанычлы ир икән, милләте мөһим роль уйнамый.

 

Татарның ассимиляциясенә катнаш никахлар гына гаепле дип әйтү ялгышлык, бу күбрәк гаиләдә дөрес тәрбия булмаганлыктан килә. Әгәр баланы милли гореф-гадәтләрдә үстерәләр, милләткә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбиялиләр икән, бу буыннан-буынга күчеп барачак. Беренче иремнең әнисе урыс, әтисе татар иде. Балаларымның милләте нинди булачак дигән шик тумады.

 

Икенче ирем – урыс. Ләкин Юрий безне үз диненә күчәргә өндәми. Ул чиркәүгә, мин мәчеткә йөрим. Икебез дә төрле телләрдә Аллаһка ялварсак та, якыннарыбызның исән-имин булуын телибез. Ул милләтемне, динемне ихтирам итә, мин аныкын.

 

Һичшиксез, идеаль вариант – үз милләт, дин кешесе белән гаилә кору. Үз өммәт кешесен эзләргә, табарга омтылырга кирәк. Гаилә идеологиясе ирләрдән тора. Хатын-кыз ир нәрсә ди, шуңа буйсынырга тиеш. Гаиләдә ир баш! Өйләнешкәнчегә кадәр төрле четерекле мәсьәләләр турында сөйләшеп кую хәерлерәк.

 

– Ничә парны кавыштыра алдыгыз? Алар белән аралашасызмы?

 

– 15 ел эшчәнлек вакытында 168 пар барлыкка килде. Болар мин белгәннәре генә. Димче һөнәренә тискәре мөнәсәбәт яши. Алардан оялалар. Ничә кешене таныштырып, кавыштырдым, ләкин берсе дә мине туена чакырмады. Димләп өйләнешкәннәр дигән сүздән кыенсыналар.

 

Элек бу гадәти күренеш булган. Яучы кайсы нәселләр бергә кушылса хәерле булуын, теге яки бу егеткә нинди кыз туры килүен белгән. Моңардан оялырга кирәкми. Бүген димчеләргә ихтыяҗ бигрәк тә зур. Мегаполиста яшәп, тиң ярыңны табып карале син?! Һәр клиентка ир табып бирәм дип вәгъдә итмим, чөнки аларны клонлаштырмыйм. Кешеләрне кавыштырыргамы-юкмы – Аллаһ карамагында. Мин бары тик хатын-кызларга мөмкинлек тудырам. Төп максатым – киңәшләрем белән гүзәл затларга тиң ир табарга, гаиләдә дөрес итеп мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итү.

 

Элек яучы кәләш һәм кияүнең әти-әниләре белән сөйләшкән. Вәзгыять үзгәрде, хәзер кияү һәм кәләш арасында килешергә кирәк. Күпләр белән бары тик табигый инстинкт идарә итә. Гаилә – җитди һәм озын гомерле проект. Шуңа күрә хисләргә караганда, ир яки хатынны социаль, рухи, материаль, интеллектуаль дәрәҗәсенә карап сайларга кирәк.

 

Хатын-кызларның бөтен бәласе инфантиль, ялкау булуда, ул әзергә-бәзер өйрәнгән, могҗиза көтә. Замана хатыннары, хәтта яшь кызлар да энтузиаст булудан туктады, мәхәббәткә ышанмыйлар. Ирләрне үзләренә карата алырлык шулкадәр мөмкинлекләр бар, ә аларны кулланмыйлар. Уңышка ирешмәсәләр, беркемгә дә кирәкмим дип саныйлар, депрессиягә биреләләр. Үз өстендә эшләргә теләмәгән, үз-үзен яратмаган кеше кемгә кирәк булсын?!

 

– Сез – “Давай поженимся!” тапшыруының авторы. Халык арасында анда актерлар катнаша дигән сүзләр йөри. Дөресме?

 

– Бар катнашучылар да реаль кешеләр! Алар актерлар булса, Лариса Гузеева әйтүенчә, осталыклары өчен барысына да “Оскар” премиясе бирергә кирәк. Тапшыруның популяр булачагын алдан ук белдем. Бар нәрсә дә кавыштыруга гына торып калмый бит. Проблемаларны ачыкларга тырышабыз. Мәсәлән, бар ирләр дә яшь, тәҗрибәсез кызларны сайлый. Ә тапшыруга килгәнче үзе яшь хатын белән аерылышкан, ләкин барыбер шул хатасын кабатлый. Яисә уңышка ирешкән олы яшьтәге хатыннар бай, зур үрләр яулаган ир-атны сайларга тырыша. Нигә кирәк ул? Ирләргә хатыннарның материаль уңышы беренчел түгел, аңа ул шәхес буларак, чибәрме, көчле затлар белән аралаша беләме, өйдә тәртип урнаштыра аламы-юкмы, шул кызык. Кызлар да үзен әллә кемгә куя! Гадәттә, әти-әнисе баласын үчтекиләп, “Син иң матуры!” дип тәрбияли һәм кеше шуңа ышанып үз-үзен алдый.

 

Икенче ирем белән “Давай поженимся!” тапшыруында таныштык. Катнашучы буларак килде. Ул үзен кәләш алдында яхшы итеп тәкъдим итүем турында сорап, миңа ришвәт бирмәкче булды. Баш тарттым. Аннары әкренләп аралаша башладык, нәтиҗәдә мөнәсәбәтләр туй белән тәмамланды. 47 яшемдә, нинди генә талантлы булсам да, яшь, акыллы, уңышлы ирнең игътибарын җәлеп итү авыр. Андыйлар яшьләрне сайлый. Һәм бу дөрес. Шуңа да үземә ошаган ирне тапсам да, яшь булудан да кыйммәтрәк сыйфатларга ия икәнлегемне исбатларга тиеш идем. Юрий бай һәм танылган хатынның ире булу дигән кармакка капты да инде!

 

Ирем белән уртак бизнес алып барабыз. 2009 елда “Гаилә гореф-гадәтләрен торгызу үзәге”н булдырдык. Үзем никах агентлыгын җитәклим. Юрий барлык оештыру эшләре белән шөгыльләнә. Улым Денис институтта укый һәм безнең бизнеста программист булып эшли. Кызым Ксения быел мәктәпне тәмамлый, психолог булырга тели. Укып бетергәч, гаилә бизнесын дәвам итәр дип өметләнәбез.

 

Тормышымда төрлесе булды. Ирем иртә үлде, зәркән бизнесы ачып карадым. Аннары кызымны урладылар, аны коткарыр өчен барлык милеккә “дарственный” яздым. Балаларны ашата алмыйм дип соңгы чиккә җитеп, үз-үземә кул салырга да уйладым. Ләкин язмышның нинди генә сынаулары булмасын, ышанычны югалтырга ярамый һәм хәрәкәт итәргә кирәк. Күпне телисең икән, шулкадәр эшләргә дә туры килә. Тырышлык һәм хезмәт лаеклы бәяләнә.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 06.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры