Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ҖИҺАЗ ЯСАГАНДА ЯЛ ИТӘМ”

Шәхси кәсебен булдырган кешеләр: “Үзебезгә үзебез хуҗа”, – дияргә ярата. Дөресе дә шул. Ләкин аларга карагач, үзеңә үзең хуҗа булу бер дә җиңел түгел дип уйлап куясың. Чөнки нинди генә сылтау, сәбәп тапсаң да, таякның авыр башы һәрчак үзеңә төшә, ару-талуны белми эшләргә туры килә. Апас районы Урта Балтай авылында гомер итүче Рәсим Сибгатуллин да бәйрәм вакыты, бөтен кеше ял итә дип тормый, иртән-иртүк җиһаз ясау цехына ашыга. Чөнки клиентларын югалтасы килми. Ә аның өчен заказларны тиешле вакытка өлгертергә кирәк.

Агач эше белән кызыксыну Рәсимнең күңелендә мәктәптә физика-математика фәннәре укытып йөргәндә уяна. Эштән бушаган арада ишек ясау белән мавыга ул. Тора-бара ДСПдан җиһаз ясап карарга ниятли. Беренче коймак төерле булса да, егет ярты юлда тукталып калмый. Кибетләргә кереп карап, таныш-белешләреннән сораштырып, корпуслы җиһаз ясау серләренә төшенә. Үзенә ышанычы арткач, әлеге кәсепне киңәйтеп, шкаф-өстәлләр җитештереп сату теләге белән яна башлый. Беренче клиентлары авылдашлары була. Кайсы урындык, кайсы кулъюгыч ясап бирүне сорап килә. Заказлары сөйләшенгән вакытка һәм сыйфатлы итеп үтәлгәнне күргәч, Рәсимгә өстәл, шкаф кебек зуррак җиһаз ясатуны да ышанып тапшыралар.

 

– Шулай итеп әкренләп заказлар җыелды, – дип сөйли оста. – Өйдә эшләү өчен урын тар тоелгач, колхоз рәисе белән сөйләшеп, хәзерге бинаны сорап алдым. Бу элек клуб иде. Яңа мәдәният йорты салынгач, берәүгә дә кирәге калмады аның. Караучысыз торып, җимерек, ташландык хәлгә килде. Станокларны, эш кирәк-яракларын күчергәндә ишек-тәрәзәләре дә юк, җил уйный иде. Идән җәйдек, җылы үткәрдек. Шулай рәткә кертеп, җиһаз ясау цехы итеп үзгәрттем, эшләр өчен җайладым.

 

Кызыл кирпечтән төзелгән корылманың бер ягы хәзер чимал эшкәртү, икенче бүлмәсе җиһаз җыю өчен хезмәт итә. Рәсим төп игътибарын корпуслы җиһаз – шкаф-купе, алгы бүлмә, аш-су бүлмәсе өчен шкаф ясауга юнәлдерә. Заманында комод, компьютер өстәленә сорау зур булган.

 

– Кайберәүләр җиһазны Ульяновск яки Пензадан кайтарта. Җыя башлагач, шөрепләре яки башка әйберләре җитми, үлчәме, төсе туры килми. Безгә заказ биргән очракта мондый хәл күзәтелми дип ышандыра алам. Беренчедән, җиһазны хуҗа кеше ничек куша, шулай ясыйбыз. Фасоны, үлчәме, төсе ул дигәнчә була. Икенчедән, ясаган җиһазны үзебез үк урнаштырып, эшен бетереп кайтабыз. Тузанын сөртеп, кирәк-ярак куясы гына кала. Күрәсең, шуңа да безгә бер килгән кеше даими клиентка әйләнә. Үзе белән туган-тумачасын, дус-ишен дә ияртеп килә. Хезмәтебез ошамаса, алай эшләмәсләр иде. Бу иң зур бәя, – ди Рәсим.

 

Бәяләре дә авыл халкы өчен үтемле. Әйтик, катлаулылыгына карап, компьютер өстәле 2000-2500 сумнан башланса, шудырма ишекле шкаф-купе ясату 10-11 меңгә төшә. Төсләр ассортименты да киң: табигый агач яки фил сөяге төсе, зәңгәр, яшел, кызыл...

 

– Җиһаз ясауның бернинди авырлыгы юк, – ди Рәсим. – Андый вакытта эшләгән кебек тә булмыйм. Киресенчә, ял итәм, рәхәтлек кичерәм. Тик менә чимал юнәтү генә читенрәк. Чабарга туры килә.

 

Танышым киләчәктә әкренләп чиста агачка күчәргә ниятли. Соңгы арада шундый товарга сорау артканнан-арта икән. Чөнки халык матурлык, купшылыктан бигрәк сәламәтлеге турында уйлана башлаган. Агачтан эшләнгән җиһаз исә зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый, организм өчен куркыныч түгел.

 

Ничек кенә булмасын, япь-яшь егетләрнең авыл җирендә төпләнеп, шәхси эш ачулары бик тә сөенечле хәл. Бу авыл яши, өстәмә эш урыннары бар дигән сүз.

Ләйсән МӘҖИТОВА | 06.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры