Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
БЕЗНЕҢ ӨЙ

Кышын түбән калорияле диетада утыру зыянлы, диләр

 

Әйе, кыш диета тоту өчен кулай вакыт түгел. Салкында организмга җылыну өчен өстәмә энергия кирәк, шунлыктан диетологлар суыкта рационны 400 ккал га баетырга киңәш итә. Кышны аеруча вегетарианлык режимын саклаучылар авыр кичерә. Алар ешрак салкын тидерә, төшенкелеккә бирелә. Барысына да терлек аксымы җитешмәү гаепле. Алар иммун системасы эшчәнлеге өчен кирәкле аминокислоталарга бай.

 

* * *

 

Үкчәм ярыла. Бу нилектән, аны ничек төзәтергә?

 

Гадәттә, моңа тиренең коры булуы сәбәпче. Шулай да, кайчагында үкчәнең витаминнар җитешмәү, гөмбәчекләрдән, калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, гастриттан да ярылуы бар. Әгәр моңа сәламәтлек какшау гаепле булмаса, вазелинлы мазь, кремнар белән дә аны йомшартырга мөмкин.

 

Аякны аз гына бор кислотасы өстәлгән кайнар суга тыгып җебеткәч, ярылган урыннарга вазелин сыларга, өстенә пластырь ябыштырып, төне буе тотарга кирәк. Әлеге процедураны көн саен үкчә төзәлгәнче кабатлау сорала. Дәвалауны витаминнар куллану белән бергә алып барганда файдасы зур. Составында А һәм С витаминнары булган препаратлар эчәргә мөмкин. Рационга цитруслылар, кишер, бавыр, яшел төстәге яшелчәләр кертергә киңәш ителә.

 

Аяк төзәлгәнче кысан аяк киеме, эластик оекбаш кимәскә тырышыгыз.

 

* * *

 

Укытучы булып эшлим. Еш кына күтәренке тонда кычкырып сөйләргә туры килә. Шунлыктан аз гына салкын тию белән тавыш бетүдән тилмерәм.

 

Йоткылыкның сәламәт булуы өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:

 

Тәмәке тартмагыз. Көйрәтү тавыш аппараты өчен зыянлы. Шул ук вакытта тартучы кешедән дә ерак йөрегез.

 

 Каты кычкырып сөйләшмәгез. Транспортта, төнге клуб, урамда сөйләшмәү яхшырак. Бүлмәдә нормаль температура булырга тиеш.

 

 Дөрес сулыш алырга өйрәнегез.

 

 Һава торышына карап киенегез.

 

 Бозлы эчемлекләр эчмәгез.

 

 Авырганда сөйләшмәгез, тамакка көчәнеш китермәгез.

 

Чирне хроник тонзиллит һәм ларингитка китереп җиткермәгез. Салкын тигәндә тиешенчә дәваланыгыз.

 

Кычкырып сөйләшергә кирәк булса, 1 сәгать алдан тукланырга тырышыгыз. Газлы эчемлекләр эчәргә, шоколад, чикләвек ашарга киңәш ителми. Каты ризыклар тамакны җәрәхәтләргә мөмкин. Сулыш алу күнегүләре ясагыз.

 

* * *

 

Баллы борыч үстерү

 

Баллы борычны февраль азагы-март башында чәчәләр. Ул помидор кебек үк җылылык ярата, тик озаграк тишелә, акрынрак үсә. Борыч орлыкларын 3 елдан артык сакланмый. Икенче елны аның тишелеше 50 %, өченче елны 30 % кына кала.

 

Вируслы чирләргә бирешүчәнлеген киметү өчен, орлыкны чәчәр алдыннан 20 минут чамасы +50 0С температурадагы суда тоталар, аннан 1-2 минутка салкын суга салып алалар. Чәчәр алдыннан 25 минут марганцовканың куе кызыл эремәсендә яки 1 сәгать чәй содасы эремәсендә  (1 стакан суга 0,5 чәй кашыгы чәй содасы) тотарга мөмкин. Эремә җылы булырга тиеш. Эшкәртелгән орлыкларны дымлы йомшак тукыма өстенә таратып, полиэтилен пакетка тыгалар һәм батарея тирәсенә куялар. Көн саен пакетны ачып 20 минут тоталар, зарурлык булса, юешлиләр. Орлыклар шыта башлагач, аларны туфракка чәчәргә була.

 

Баллы борыч тигез микъдарда алынган черемә һәм бакча туфрагында яхшы үсә. Борыч чәчеләсе әрҗәнең биеклеге 5-6 см дан артмасын, бу вакытта туфрак тигез җылына, әчеми, яхшырак җилли. 30 көннән үсентеләрне сирәкләп, башка әрҗәгә күчерергә яки аерым стаканнарга утыртырга кирәк. 60 көннән үсентеләрне ачык грунтка чыгарырга мөмкин. Бу гадәттә май башында була. Үсентеләргә берничә тапкыр органик ашлама кертү файдалы.

 

Борыч җылылык ярата, үсемлек үзен яхшы хис итсен өчен, көндез 20 оС, төнлә 18 оСтан да ким булмаган температура кирәк. Суны мул сибегез, әмма төбенә җыелмасын, шул ук вакытта ул туфрагы кипкәнне дә яратмый.

 

Баллы борычны әчесе белән янәшә үстерергә ярамый. Алар үзара серкәләнә, нәтиҗәдә баллы борыч әче тәм ала.

 

Баллы борычта С витамины лимон һәм кара карлыганнан күбрәк, каротин (А витамины) кишердәгегә тиң. Моннан тыш ул глюкоза һәм сахарозага бай. Борычта калий, фосфор, тимер, магний, кальций, органик кислоталар һәм кеше организмына кирәкле башка матдәләр бар. Болгар борычының күп сортлары нитратларны бөтенләй тупламый, шунлыктан аны курыкмый ашарга мөмкин. Аксыл төстәге борыч аллергиядән тилмерүчеләрнең өстәлендә булырга тиеш. Кызылы организмга кергән зыянлы матдәләрне чыгара, шунлыктан ул өйдә тәмәке тартучы булган яки үзе көйрәткән кешеләргә бик файдалы. Яшеле нерв системасын, йөрәк һәм кан тамырларын ныгыта.

 

Безнең якларда яхшы уңыш бирүче сортлар:

 

“Князь Серебрянный” – иртә өлгерешле сорт, 45-60 см га кадәр җитә. Пленка астында да, ачык грунтта да яхшы үсә. Февраль уртасы-март башында чәчәләр, теплицага май урталарында чыгарырга кирәк. Конуссыман формада, биологик өлгерештә сары, техник өлгерештә кызыл төстә. Бер үсемлек 2,2-2,6 кг уңыш бирергә сәләтле.

 

“Геракл” – уртача өлгерешле, 40-60 см биеклектә үсүче сорт. Февраль азагы-март башында чәчәргә, ачык грунтка кыраулар куркынычы беткәч, туфрак +10 0Ска кадәр җылынгач чыгарырга мөмкин. Борычлары кызыл төстә куб формасында, 120-140, кайчагында 200 г га кадәр. Авыруларга бирешми.

 

“Арсенал” – уртача өлгерешле, 50-70 см биеклеккә җитүче сорт. Февраль азагы-март башында чәчәләр. Борычлары конуссыман, шома, кызыл төстә, 115-140, кайчагында 220 г га кадәр җитә. Бер үсемлектән 2,3-2,7 кг уңыш алырга була.

 

* * *

 

Песи “тәртибе”

 

Песиебез өстәлгә менә. Аны бу начар гадәтеннән ничек биздерергә?

 

Өстәлгә менүен сизү белән, аның ягына тимер акчалар салынган калай савыт ташлагыз. Максатыгыз тәртипсез песигә тидерү түгел, аны куркыту гына. Болай ул үзенең начар эш кылуын аңлаячак. Әгәр сез өйдә юк чакта тәртипсезләнә икән, өстәлгә салкын су салынган тәлинкә куеп китегез. Борыны белән салкын суга кергән песинең икенче тапкыр анда менәсе килмәячәк. Мәчеләр тавыштан курка. Аның күз алдында берничә тапкыр шар шартлатыгыз. Моннан соң ул шарларны күралмаячак. Хәзер өйдән чыгып киткәндә өстәлгә шар куярга була. Иң мөһиме – анда азык ятарга тиеш түгел. Буш өстәл аның өчен кызыксызга әверелә.

 

Песи ни өчен шулай бик күп юына?

 

Песи көн саен 5 сәгатьтән артык вакытын йонын ялауга бирә. Бу аларның гадәттән тыш чиста булуыннан гына түгел. “Юыну”ның беренче максаты – йоныннан В витаминына бай матдәне ялау, ул песиләрнең психологик халәтен нормада тоту өчен кирәк. Әгәр песигә әлеге мөмкинлекне бирмәсәң, ул нервлана, һәлак булырга да мөмкин.

 

* * *

 

Алыштыргысыз акбур

 

Акбурны тактага язу өчен генә түгел, башка максатта да кулланырга мөмкин.

 

Кырмыскаларны куркыта. Ишек кырыйларына акбур белән сызыгыз. Аның составындагы кальций карбонаты кырмыскаларны куркыта.

 

Металлны шомарта. Дымлы чүпрәккә акбур төеп салыгыз. Шуның белән металл предметларны ышкыгыз. Коры чүпрәк белән сөртсәгез, алар яңа кебек ялтырый башлаячак.

 

Зәркән эшләнмәләрне ялтырата. Зәркән эшләнмәләр сакланган шкатулкага акбур салып куегыз.

 

Майлы тапларны бетерә. Кием, ашъяулыктагы майлы тапларга акбур сылагыз. Аннан щетка белән чистартыгыз. Алай да тап бетмәсә, юар алдыннан таплы урынга акбур сыларга кирәк. Ул ир-атларның күлмәк якасын да яхшы чистарта. Юар алдыннан яка һәм җиңнәргә акбур сылагыз.

 

Түшәмне яңарта. Түшәмдәге буявы коелган, су таплары калган урыннарга акбур сылап куярга мөмкин.

 

Күгәрүдән саклый. Инструментлар күгәрмәсен өчен, алар сакланган әрҗәгә берничә кисәк акбур салыгыз.

 

* * *

 

Балык мае – яшьлек эликсиры

 

Калифорния штаты университеты галимнәре балык маеның составын тикшергәннән соң, аны яшьлек эликсиры дип атаган.

 

Аңардагы Омега-3 дип аталучы кислоталар ДНК молекулалары тышчасын таркалудан саклый, шуның белән кешенең картаю процессын акрынайта ала икән. Моннан тыш Омега-3 йөрәк, кан тамырлары чирләрен кисәтү өчен дә файдалы. Әлеге кислота сөләйман балыгы, форель, скумбрия, әстерхан чикләвеге, кузаклыларда күп. Шуңа өстәп балык мае – А һәм Д витаминнары чыганагы. Каротин (А витамины) җитешмәгәндә чәч һәм тырнаклар торышы начарлана. Д витамины кальций һәм фосфор үзләштерү өчен кирәк. Кечкенә балаларга рахитны кисәтү максатыннан балык мае бирергә киңәш итүләренең дә сәбәбе шунда.

 

* * *

 

Ит пәрәмәче

 

2 йомырка, 2 стакан су йә сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, он, 40-50 г чүпрә, 50 г атланмай йә үсемлек мае.

 

Эчлек: сыер ите, суган, тоз, борыч.

 

Кыздыру өчен үсемлек мае.

 

Камыр басып, аны 50 шәр г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр уртасына иттарткычтан суган белән чыгарылган, тоз-борыч кушылган ит салалар. Аннары, камырның кырыйларын күтәреп, уртасында 1-1,5 см тишек калдырып, бөреп чыгалар.

 

Пәрәмәчләрне бераз кабартканнан соң, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салалар. Пәрәмәчләр майда яртылаш кына күмелергә тиеш. Тишекле ягының йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәләр һәм, эченә табадан бераз май салып, икенче ягын кыздырып пешерәләр. Табынга кайнар килеш бирәләр.

| 13.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры