Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ДӘРЕСТӘН СОҢ

Яратса, көтәчәк!

 

“Дәрестән соң”ның узган санында Ләлә исемле бер кыз “Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керимме, әллә инде кияүгә чыгыйм микән” дип киңәш сорап язган иде. Менә киңәшләрнең кайберләре. Ләлә, нәтиҗәне үзең чыгарырсың дип уйлыйбыз.

 

Регина:

 

– Минемчә, кияүгә чыгарга ашыгырга түгел, ә студент тормышы белән яшәп карарга кирәк. Сиңа әле 18 генә, шушы яшеңнән үз өстеңә зур йөк алу дөрес түгел.

 

Ә егетеңә килгәндә, әгәр ул сине чынлап та ярата икән, бу теләгеңне кабул итәр һәм башкаларга күз салмас.

 

Исемсез:

 

– Сәлам, Ләлә! Кияүгә чыгарга ашыкма, укы. Яратса, көтәчәк. Тормыш ачысын күрергә җитешерсең әле. Үземнән чыгып әйтәм.

 

Сарман кызы:

 

– Сиңа кияүгә чыгарга иртәрәк әле. Озакламый миңа да 18 тула. Яшьлек бер генә килә, аңла шуны. Кияүгә чыгып, син ирегеңне югалтасың. Егетең ярата икән, көтәр. Ә син укы, хыялларыңны тормышка ашыр!

 

Эльвина, 16 яшь:

 

– Ләлә, егетең белән икәүдән-икәү калып сөйләшергә кирәк. Синең бит әле тормышың алда. Үзеңне белемсез килеш ничек күз алдына китерәсең?

 

Нәҗип абзаң, Арча:

 

– Ләлә балакаем, хыялыңны тормышка ашыр, укырга кер. Кияү качмый ул!

 

Җимеш:

 

– Ләлә, кая ашыгасың, артыңнан бүре кумыйдыр бит?! Үзең уйлап кара инде, әгәр егетең сине яратса, ул көтәчәк. Ә инде син укыганда бүтән кыз белән очраша икән, димәк, ул сине сөйми, алдалап кына йөри. Минем уйлавымча, сиңа укырга керергә кирәк. Белемең булса, югалып калмассың. Ә ул егет ташласа, башкасы табылыр, кияүгә дә чыгарсың.

 

Камилә, 16 яшь:

 

– Ләлә, күп кызлар уку белән гаиләне берьюлы алып бара ала бит. Читтән торып укырга кер! 18 яшьтә кияүгә чыгарга курыкмагач, димәк, син батыр, барысына да ирешә аласың. Бу ситуациянең нәтиҗәсен “Дәрестән соң”га язып җибәр әле.

 

Рамил:

 

– Ләлә, Маратны бик яратасың икән, кияүгә чык. Сөйгәнеңне югалтуың бар.

 

Алинә:

 

– Ләлә, кияүгә чыгып балаларыгыз булгач, синдә уку теләге калмаячак. Тора-бара эшкә чыгарсың. 18 яшеңнән дүрт стена арасына кереп утыргач, нәрсә була инде ул?! Әгәр Марат сине яратса, көтәр. Берәр ел укыгач та чыгып була кияүгә, качмый бит ул. Хәзерге заманда дипломсыз яхшы эш табу авыр. Аннан исеңә төшәр – кирегә юл булмас...

 

Фирүзә:

 

– Ләлә, сиңа кияүгә чыгарга киңәш бирер идем. Мин дә 18 яшьтә кияүгә чыктым һәм бик бәхетлемен!

 

* * *

 

Берегез дә егетсез калмас!

 

Сәлам, “Дәрестән соң”! Сиңа күбрәк “егетем юк” дип кызлар зарлана. Шундыйларга үз сүземне әйтәсем килә.

 

Минем йөргән кызым юк. Дус егетләремнең күбесе кызлар белән очраша, ә мин – юк. Бөтенләй кызларым булмады дип әйтә алмыйм анысы, булгаладылар. Ошыйлар да кебек иде. Ләкин берсе белән дә уртак тел таба алмадым. Үземне алар белән очрашканда ялгыз хис иттем. Күңелемдә бернинди очыну, талпыну булмады. Күрәсең, ул кызларның берсен дә яратмаганмындыр. Шуннан уйладым-уйладым да, мәхәббәтсез генә очрашып йөргәнче, бөтенләй очрашмый тору яхшырактыр дигән фикергә килдем.

 

Хәзер тырышып укыйм һәм югары уку йортына керергә әзерләнәм, спортзалга йөрим, дусларым белән аралашам. Кызлар булмагач, үзем яраткан компьютер уеннарына да вакытым күп кала. Ә киләчәктә бердәнберемне очратырмын әле. Бу хәлнең кайчан икәнлеген әлегә белмим, әмма ул, һичшиксез, булачак.

 

Кызлар, сез дә “егетем юк” дип елап вакыт уздырмагыз. Хәзергә файдалы эш белән шөгыльләнегез, укыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз. Вакыты җиткәч, берегез дә егетсез калмас.

 

Радик, 16 яшь, Актаныш.

 

* * *

 

Мин яратам!

 

Исегездә булса, без Гашыйклар көненә багышлап конкурс игълан иткән идек. Аның шартлары буенча, сөйгәнеңә газета битләре аша мәхәббәт аңлатырга кирәк. Бүген әлеге бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Хатлар, sms-лар күп килсә дә, газетада берничәсен генә бастырабыз. (Кызлар, ачуланмагыз, әмма сез язып җибәргән озын шигырьләрне чыгарырга урын юк...) Ә җиңүче итеп Нурлаттан Ринатны билгелибез. Хисләрен белдереп, курыкмыйча sms язган бердәнбер егет ул!

 

Илнуркаем, матурым, мин сине чын йөрәктән яратам. Син иң матуры, иң акыллысы, иң сабыры, иң шаяны һәм гел шундый булып кал, яме, алтыным!

 

Энҗе, Аксубай.

 

* * *

Яратканым, сөеклем, бердәнберем Алмаз! Сине Гашыйклар көне белән котлыйм. Мин сине бик-бик нык яратам.

 

Гөлназ, Аксубай.

 

* * *

Лениногорск районы егете Илшат! Йомшагым, назлыкаем, алтыным, көмешем, акыллым, тапкыркаем, бәгырем, җаныкаем, чибәрем, матурым, сөйгәнем, яратканым, син минем бердәнберем!

 

Әлфинур, Лениногорск районы.

 

* * *

 

Алия! Мин сине Гашыйклар көне белән котлыйм. Синең зәңгәр күзләрең күк йөзендәге йолдызлар кебек. Кара чәчләрең күзне иркәли. Битеңдәге сипкелләрең кояш нурларын хәтерләтә. Тавышың сандугач сайраган тавышка тиң. Зифа буеңа сокланып туярлык түгел. Син шундый матур, сөйкемле, назлы, саф күңелле. Мин сине шуның өчен дә бик яратам!

 

Ринат, Нурлат.

| 13.02.2010

егет булсам мин булырмын  13.11.2011 17:30:08
07.11.2011 21:10:28
Исэнме "Дэрестэн сон"!!!
Кинэш бирегезче,бер егет белэн таныштым.Ул минем янга 5-6 тапкыр килде.Ул мина бик ошый,тик хэзер яныма да килми,шалтыратмыйда.Мина аны ничек уземэ каратыр???утенеп сорыйм ярдэм итегезче.\


матуркай син анын янына узен бар хэм гашыек булыннны анлат
 
матуркай 07.11.2011 21:10:28
Исэнме "Дэрестэн сон"!!!
Кинэш бирегезче,бер егет белэн таныштым.Ул минем янга 5-6 тапкыр килде.Ул мина бик ошый,тик хэзер яныма да килми,шалтыратмыйда.Мина аны ничек уземэ каратыр???утенеп сорыйм ярдэм итегезче.
 
кояшкай 03.11.2011 17:07:11
Исәнме "Дәрестән соң " минем бик ябыгасым килә , киңәш бирә алмас идегезме?
 
МиЛэШ 27.10.2011 19:48:43
Лэлэ, минемчэ,синен эти-эниен дорес эйтэлэр,бэлкем ул егет сина карата хислэр кичермидер?сина бик яхшылап уйларга кирэк.
 
Матуркай 17.10.2011 19:58:01
Сэлам!!!
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Түбә калайларына.
Бик ислэрем китми эле
Ырга малайларына!!!
 
Растишка  17.09.2011 19:22:01
Исәнме, "Дәрестән соң"! Мин 11 сыйныфта укыйм. Минңа быел БДИ тапшырасы була. Сайланма имтиханны ачыклап бетерә алмыйм. Җәмгыятьтән генәме, әллә литература белән җәмгыятьтән биримме икән? Инде ничә атна шул сорай борчый, зинхар очен киңәшләрегезне бирегез әле!?
 
Сылу кыз! 18.07.2011 16:16:07
Исәнме "Дәрестән соң "Мин бер егеткә үлеп гашыйк булдым.Тик ул шәхәрдә,ә мин авылда яшим,үземне ничек тотарга да белмим.зинһар,хәзер миңа нишләргә?
 
җэй кызы 01.07.2011 17:45:57
Исәнме "Дәрестән соң "!Сине бик яратып укыйм.
Рәзинәнең тавыклар ашатасы,чүп утыйсы,
кичлэрен клубка чынарга,таңга кадәр дус кызларым белән урамда йори алмыйм дип зарлануын укыгач сина язырга булдым.Рәзинә,синен язганың буенча син авыл кызы.Нишлисен инде авылда җәй көне шул чупне утап,каз бибиләре саклап көн утәдә китә.Шунда бит аның кызыгы да!Син шатлан бу эшләрне эшли алганга)Син бит сау-сәламәт кыз.Алла бирса шәһәргә укырга чыгып киткәч,шул мизгелләреңне сагынырсың әле.
Ә кич чыга алмыйм,таңга кадәр дус кызларым белән йөри алмыйм дигән уенны башыңнан алып ат.Чөнки сина бары 14 яшь кенә.Минем сеңлем дә синең белән бер яшьтә,барлык эшләрне эшли(чүбен утый,тавыкларны ашата.)Бер дә зарланмый.Клубка чыгарга да атланып тормый.
Клубка чыгуга килгәндә Рәзинә мин уземдә әле чыга башладым,ягъни 16 яшемдә.Ансы да уникенче яртыгы кадәр,ә син таңга кадәр дисең.Борчылма әле син Рәзинә синең бит барысы да алда.Клубка чыгуда туйдыра ул!
Әйдә шушы җылы,матур җәйге каникулларны күнеллерәк уткәрик!Шул каз бәбкәләре саклап,чуп утап!
 
бер кыз 07.05.2011 13:02:22
Мин 18 яшемдэ кияугэ чыктым,хэм бик бэхетлемен**Эгэрдэ егетен сине ярата икэн кияугэ чык)))
 
Фэрештэ 04.03.2011 11:30:29
Кызлар,саташмагыз инде!!!Нинди кияугэ чыгу ул 18 яшьтэ,кая ашыгасыз олгерерсез эле,ботен тормышыгыз алда...2012 елда ахры заман була дип уйласагаз,курыкмагыз,булмый ул,олгерэсез эле кияугэ дэ чыгып калырга,бала табырга да=))Яшь чагында укып калырга,рэхэтлэнеп яшэргэ кирэк.Егетен чынлап та синен тормышын булса,ул гел синен янында булачак,ансы булмаса башкасы булыр!Ашыкма!!!=)
 
алсу 24.02.2011 18:49:33
кайсы туры килэ дип уйлыйсын шунын белэн йоре эйбэт кыз.
 
дилия 24.02.2011 18:47:07
минем уйлавымча син укырга тиешю яшь чагында йореп калырга кирэк кияугэ чыгарга олгерерсен
 
Ләйсән 26.01.2011 17:47:41
Мин бер егеткэ гашый булдым!Бераздан мин аны яратуымны анладым.Тик ул кызлар белән йөрергә ярата.Без аның белән авылга кайткач кына очрашабыз.Мина нишләргә микән?Аның белән аралашуымны дәвам итергә микән?
 
элфинэ 17.12.2010 21:18:27
кадерлем Рамазан!мин сине озелеп яратам!мина хэр чак таяна алачаксын!
 
Лэлэ 26.11.2010 20:34:45
Исэнмесез,кадереле Ирек мэйданы"!
Сездэн куптэннэн кинэш аласы килгэн,нихаять язырга булдым.
Зинhар кинэш бирегез..
эш,шунда,мин бер егетне бик яратам,ул да мине шулай ук,лэкин минем эти-энием анын б-н очрашып йоругэ каршы. Нишлэргэ дэ белмим,егетемне дэ югалтасым килми,ансыз мина бик авыр булачак,эти-энине дэ нервничать иттерэсе килми.Нишлэргэ?..((
 
Яз кызы 21.11.2010 11:50:59
Сәлам,дәрестән соң!!!мина безнең класстагы бер егет ошый,ләкин ул башка берәу белән йори,миңа нишләргә?Зинһар миңа берәр киңәш бирегез әле?
 
зәрия 08.09.2010 22:29:56
Ләлә, минем уйлавымча син укырга тиеш... егетен сине ярата икән, ул синең укуыңа каршы килмэс. кияугэ укып бетергэч тэ чыгып була)
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры