Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ЗАКАЗЛАРНЫ ӨЧ КӨНДӘ ЭШЛИБЕЗ”

Апас районында яшәүче Илдус Хәбибуллин моннан 7 ел элек пластик тәрәзәләр ясау буенча үз эшен булдырган. Бу хакта ишеткәч, кәсебе белән танышу, барысын да күреп кайту ниятеннән юлга кузгалдым.

Ял көне булуга карамастан, Илдусның эше бик тыгыз вакытка туры килдем. Әңгәмәдәшем изге гамәлләр кылып, хәйрия эшләре башкарып йөри икән. Бераз вакыт көтеп торганнан соң, аның белән аралашу мөмкинлеге туды.

 

“12 эшче эшли”

 

– Туган авылым Борнашта күптән түгел мәчет ачылган иде. Аңа Рәшит дип исем бирделәр (гыйбадәтханәне Апас районы хакимияте башлыгы Рәшит Заһидуллин төзеткән. Шуңа изге йортка Рәшит дип исем кушканнар – авт). Үз теләгем белән, бераз булышу максатыннан, мәчеткә пластик тәрәзәләр куйдырдым. Әле шуннан кайтып килешебез, – дип каршы алды мине Илдус.

 

Апаслылар әйтүенә караганда, туган авылында гына түгел, районның башка мәчетләренә дә Илдус ярдәме белән шактый пластик тәрәзә куелган. Һәр җирдә янып торган, изге күңелле кешеләр булу кирәк шул.

 

– Әти-әнием Борнашта гомер итә. Атна саен гаиләм белән авылга кайтып йөрибез. Бүген алар лаеклы ялда. Әтием Әмир гомер буе колхозда алдынгы тракторчы булып эшләде. Әнием Флера сөт савучы вазыйфасын башкарды. Өч “Дан” орденына ия булып, ялга чыкты. Картаймыш көннәрендә авылда яңа мәчет төзелү аларны аеруча куандырды. Шуңа үзем дә хәлдән килгәнчә бу изге эштә өлешемне кертергә тырыштым, – ди Илдус.

 

Ул пластик тәрәзә ясау буенча үз эшен 2003 елда ачкан. Башта шәхси эшмәкәр булып теркәлгән, ә 2007 дән “Апас төзелеш конструкцияләре” ҖЧҖ дип йөртелә башлаган. Бүген Илдусның кул астында 12 эшче хезмәт куя. Килеп эшләүчеләрнең барысы да апаслылар.

 

 

“Саратовтан ук килеп тәрәзә куйдылар”

 

– Төзелеш эшләре белән күптән кызыксынам, – ди Илдус. – 1989 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтын “5” ле билгеләренә генә тәмамладым. Сызым, проектлар белән бик кызыксына идем, шуңа анда укуы да миңа артык кыен булмады. Ә аннан соң читтән торып Казан дәүләт аграр университетының икътисад бүлеген тәмамладым. Анда да бер генә “4” ле булды. Диплом алгач, Казанда Отар бистәсендә ике ел архитектор урынбасары булып эшләдем. Көн саен диярлек Апаска кайтып йөрдем. Кайчак эш бик соң тәмамлана иде. Ара да якын түгел. Гел юл мәшәкате. Уйладым да, бөтенләйгә күченеп кайтып, үзебезнең якларда эшләргә булдым.

 

Борындыктагы элеваторда комбиазык заводы төзеттем. 2005-2006 елларда бирегә Саратовтан ук килеп тәрәзә куйдылар. Аларның эшен игътибар белән күзәттем. Шуннан кызыксынып калдым. Озакка сузмадым, Мәскәүгә, аннары Уфага барып, пластик тәрәзә ясау, кую буенча махсус курсларда белем алып кайттым. Нәтиҗәдә үз эшемне булдырдым, – ди Илдус.

 

Пластик тәрәзә ясар өчен, ул ишегалдында зур мәйданны биләгән цех төзеткән. Анда кирәкле җиһазларның бөтенесе дә бар. Бер бүлмәдә матур итеп офис та ясатып куйган. Эш буенча сөйләшүләрне Илдус шунда алып бара. Офис заманча җиһазландырылган.

 

Цех берничә бүлемнән тора. Бер бүлмәдә запас материаллар, икенчесендә станок, приборлар, эретеп ябыштыру җайланмалары, өченчесендә клиентлар килешкә әзерләп куелган тәрәзәләр... Шушы зур, заманча цехны нибары ай ярым эчендә төзеп чыкканнар.

 

– Бүген эш өчен кул астында бөтен кирәк-ярак бар. Киләчәктә ипотекага йортлар да төзергә җыенабыз. Шуңа төзелеш өчен берәр кран сатып алырга кирәк, – ди Илдус. – Аннары эшчеләр санын да арттырасы була.

 

Эш башлау беркемгә дә җиңел генә бирелми. Без дә зур суммада кредитлар алдык. Пластик тәрәзә ясау өчен материалларны Мәскәүдән кайтарабыз. Шуның өчен “Газель” сатып алган идем. Аңа гына сыйдырып булмый. Кайчак арендага “КамАЗ” сорарга туры килә.

 

Заказларны күбрәк оешмалардан кабул итәбез. Алты районга хезмәт күрсәтәбез: Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан. Шулай ук Чувашстанның Батыр районына да эшләдек.

 

Бәяләргә килгәндә, Казанныкыннан арзанрак. Заказны аз бирүчеләргә – бер сумма, ә күпләп эшләтүчеләргә, әлбәттә, ташламалар ясыйбыз. Заказларны ике-өч көн эчендә тапшырырга тырышабыз, – ди Илдус.

 

Бөтен язу-сызу, документ эшләре дә Илдус җилкәсендә. Әле соңгы вакытта гына, эшне җиңеләйтү максатыннан, бухгалтер алган.

 

Чиратта йорт һәм малай

 

Быел планнары зурдан Илдусның. Үзләренең йортлары янына яңа агач өй салып, күченеп чыгарга ниятлиләр икән. Шуңа да бөтен ишегалды материал белән тулган.

 

– Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә тиеш, диләр бит. Агач утыртканым бар. Менә йортны, Алла боерса, быел җиткереп чыгып булмасмы инде. Ә малай турында хәзер берни әйтеп булмый. Әлегә хатыным Зөлфия белән бер кыз тәрбиялибез. Ильвинага 7 яшь тулды. Бәлки, киләчәктә, Ходай кушса, эшемне дәвам итәргә улыбыз да туар, – диде саубуллашыр алдыннан Илдус, елмаеп.

 

P.S. Татарстанда хезмәт базарында хәл катлаулана бара. Республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 60 меңнән артып китте, соңгы арада бу сан атна саен 4-5 %ка үсә. Узган атнада гына да эшсезләр саны 2765 кешегә арткан. ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы бу хәлне сезонлы күренеш дип аңлата. Министрлыкның күпьеллык күзәтүләре буенча, эшсезләр апрельгә кадәр арта, аннан язгы-җәйге чорда сезонлы эшләр башлану сәбәпле, кимүгә таба китә икән. Ел азагына кабат арта башлый. Әле 1 апрельгә кадәр ай ярым вакыт бар. Әгәр әлеге тенденция үзгәрешсез калса, иң тыйнак санаулар буенча да эшсезләр саны 75 меңгә җитәргә мөмкин. Ә ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы 2010 елда эшсезләр 55 меңнән артмас дип фаразлаган иде...

 

 

 

 

1

 

 

2

 

 

Апас районы.

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры