Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АВЫР ЧАКТА РӘСЕМ ЯСЫЙМ”

“Татарстан-Яңа гасыр” каналында барган чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез тормышын, аларның яшәешен, гореф-гадәтләрен яктыртучы “Халкым минем...” тапшыруына карата тамашачылардан беркем дә битараф түгелдер. Чөнки кайда гына телевидениегә кагылышлы сүз чыкса да, иң әйбәте дип, беренче чиратта “Халкым минем...”не телгә алалар.

27 ноябрьдә аның эфирга чыга башлавына 3 ел тулды. Шушы вакыт аралыгында тапшыру нинди үзгәрешләр кичергән, проблемалары-уңышлары һәм башкалар турында авторы, мөхәррире, алып баручысы, хәбәрчесе Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА белән аның өендә чәй өстәле артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

 

Белешмә:

 

Туган елы: 18 сентябрь, 1966 ел

Туган урыны: Азнакай районы Баланлы Бүләк авылы

Белеме: Лениногорск педагогика училищесы, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты

Гаилә хәле: ире – Илдар, улы – Искәндәр (20 яшь, ТДГПУның социаль-икътисадый факультетында дүртенче курста белем ала)

Хобби: вазалар, иске фотосурәтләр җыя, картиналар ясый

Яраткан җырчысы: Зәйнәп Фәрхетдинова

 

– Ләйсәнә, картиналар ясарга оста икәнеңне белә идем, әмма бу дәрәҗәдә мавыгасыңдыр дип уйламадым да (фатирында залның бер як стенасын тутырып үз кулы белән эшләнгән төрле зурлыктагы картиналар эленгән, алар белән шкаф тулган – авт)...

 

– Картиналар төшерү – ул элеккеге, хәзерге һәм киләчәк һөнәрем. Авыр чакта да, рәхәт булганда да рәсем ясарга керешәм. Ул рухи ял бирә, күңелне тынычландыра. Тик тора алмыйм. Кулым гел эшләргә тиеш. Берәр очракта эш планлаштырганча килеп чыкмаса яки кичектерелсә, шундук кулга пумала белән буяу алып сурәт төшерә башлыйм.

 

Рәсемне ясау, буяу гына түгел, кадак, чүкеч белән эшләнә торган өлешләрен дә үзем башкарам.

 

– Ләйсәнә, әле генә эфирга чыккан кебек иде. Инде “Халкым минем...”гә 3 яшь тулды. Тапшыруның авторы да, мөхәррире, алып баручысы да, хәбәрчесе дә үзең. Кыенга туры килмиме?

 

– Бер-ике кеше генә эшләгәндә ул җайлырак та әле. Текстны үзем язам, режиссеры да мин. Кайчак оператор да булып алам (көлә). Тапшыру чыга башлаганнан бирле бер генә оператор белән эшлим. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Алай эшлә, болай ит, дип аңлатып торасы юк. Аннары тапшыру барлыкка килгәннән бирле бер генә камера белән эш итәбез. Кулдан-кулга йөрсә, ватылып бетәр иде. Алыш-бирешне яратмыйм. Бер кулда булганда ул озак хезмәт итәргә сәләтле.

 

– Операторың белән бергә син гел юлда. Проблемалар да чыкмый калмыйдыр...

 

– Миңа гел: “Сиңа рәхәт. Сәяхәттән кайтып кермисең”, – диләр. Анысы шулай. Чит төбәкләрне күреп, дөнья гизеп, бик күп мәгълүмат туплап кайтам. Әмма юл газабы – гүр газабы дигән нәрсә дә бар. Икешәр, өчәр тәүлек буе поездда каты урында йоклап барабыз. Йөк атлары кебек, оператор белән минем кулда камера, аппаратура, киемнәр, берничә кассета, юлга алган ризыклар... Арып-талып йөрибез. Ул яклары бар инде. Кайвакыт поезддан төшә-төшә бизәнмәгән көе камерага карап сөйли башлыйм. Еш кына дус кызларым: “Кайчак бизәнмисең дә. Алай төшмә инде. Бераз ясанып бас”, – диләр. Мине чит төбәккә килеп төшкәч тә косметика, грим кызыксындырмый, иң мөһиме – тизрәк хис-тойгыларымны, кирәкле сүзләрне экран аша халкыма матур итеп җиткерәсе, аларны да таныштырасы иде дип уйлыйм. Мин, гомумән, урам журналисты. Студиядә утырып сөйләргә яратмыйм. Кая гына барсак та, тапшыруны урамда, төбәкнең матур почмакларында әзерлибез.

 

Коми республикасы, Сургут, Омск өлкәләре, Казахстанга хәтле барып җиттек. Кайда да сый-хөрмәт белән каршы алалар.

 

– Сирәк булса да, Татарстан районнарын да күрсәткәлисез. Кайсын эшләү җайлырак: чит төбәкләрнеме, әллә үзебезнекенме?

 

– Республикам авылларын, монда яшәүче милләттәшләремне бик яратам. Әмма чит төбәкләрдә эшләү күпкә җиңелрәк һәм кызыклырак. Әллә барысы да кул астында булгангамы, артык рәхәттә яшәгәнгәме, үз җиребезнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен белмибез. Изге урыннар, рухи байлыгыбыз бар, аларны күрсәтеп бирә алмыйбыз. Читтә гореф-гадәтләр дә, йолалар да ныграк сакланган. Хәтта дин дә. Алар барысы турында сокланып, җәелеп, матур итеп сөйли. Барны саклап кала белергә дә кирәк бит. Монысы аеруча авыр. Читтәге милләттәшләремнең дин белән көчләре, рухлары сакланып калган. Ничек итсәләр итәләр, чарасын табалар. Мәчетләре юк икән, булдырырга тырышалар. Үз дигәннәренә ирешәләр. Теләк көчле булу кирәк.

 

Әйтик, анда китапханә ачылган икән, алар шуны да зур итеп, кадерләп күрсәтә, сөйли белә. Ә милли байлыкларны әйтмим дә инде. “Безнең мәчетебез бар бит!” – дип, шул дәрәҗәдә куанып сөйлиләр, тыңлавы рәхәт. Бездә исә матур, изге урыннарны “Сездә шулар бармы соң?” дип аерым-аерым сорамасаң, күрсәтмиләр дә.

 

Һәр авылның горурланырлык хәзинәсе бар. Аны ачып сала белергә генә кирәк.

 

– Читтәге милләттәшләребез үзләре турында әзерләнгән тапшыруны карый аламы соң? Аларда “Татарстан-Яңа гасыр” каналы күрсәтәме?

 

– Күбесендә диярлек күрсәтә. Еш кына кайткач тапшыруны төшереп, дискны җибәрәм.

 

– Кайчак вакыйгаларда үзең дә катнашасың...

 

– Миңа милләттәшләремнең эше бик кызык. Татар тотып карамый ышанмый, диләр бит. Журналист буларак та, шәхсән кызыксынуымны да эшкә җигеп, еш кына үзем дә вакыйгалар эчендә кайныйм. Моны сизми дә калам. Чувашстанның Озын Куак авылында, мәсәлән, берсендә тимерче дә булып алдым әле (көлә). Мин авыл кызы бит. Ә аш-су өлкәсендә хуҗабикәгә кушылуымны әйтмим дә инде...

 

– Ләйсәнә, син атнаның 3-4 көнендә юлда. Гаиләң дә бар бит әле. Ирең бер сүз дә әйтмиме?

 

– Илдар белән 1986 елда өйләнештек. Икебез дә чыгышыбыз белән Азнакайдан. 23 ел бергә тату гомер итәбез. Ул мине аңлый. Тапшыруны тәкъдим иткәч тә: “Илдар, сәяхәтләр күп булачак, өйдә еш тормам”, – дидем. Ә ул: “Ләйсәнә, син бит эшеңне яратасың”, – диде. Шушы җөмләдән үк аның каршы түгеллеген аңладым. Аннары ул үзе дә Себергә китеп эшли башлады. Бер ай анда, бер ай монда дигәндәй. Улыбыз Искәндәр буй җитте инде. Кирәк икән, пешереп ашый. Мөстәкыйль. Шуңа гаиләдәгеләр эшемне тоткарламый, киресенчә, илһам бирә, рухландыра. Сирәгрәк күрешкәч, араларыбыз тагын да якын, бер-беребезне сагынып торабыз.

 

 

 

Ире Илдар блән табигать кочагында

 

 

Улы Искәндәр белән

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры