Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ФОЛЬКЛОР ТУКТАУСЫЗ ЯШӘЕШТӘ”

ТР Мәдәният министрлыгы каршында “Җәүһәр” татар фольклор үзәге эшли. 1991 елда барлыкка килгән оешма алдында милли мирасны туплау, саклау, өйрәнү һәм халык арасында пропагандалау бурычы тора. Татарстан буенча, Русия төбәкләренә экспедициягә йөриләр. Соңгы елларда гына “Татар авыл көйләре”, “Татар халык әкиятләре”, “Әстерхан татарлары йола көйләре”, “Татар халык йолалары” һ.б. дисклары, “Татар халык иҗаты” томлыклары, “Котлы булсын туегыз!”, “Сафакүл татарлары: тарих, тел, халык иҗаты”, “Керәшен татарлары киемнәре” һ.б. китаплар дөнья күрде. Татарча биюгә, чигү үрнәкләренә өйрәткән дәресләрне интернет сәхифәләре аша да алып баралар. Алар тырышлыгы белән Бөтенрусия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале уздырыла башлады. Үзәк эшчәнлеге, халык мирасын туплауда, саклаудагы кыенлыклар турында оешма директоры Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА белән сөйләштек.

– Татар фольклоры киң колачлы, шулай да ул тулысынча өйрәнелде дип әйтергә мөмкинме? Кайсы йолаларны югалттык, ә кайсылары яши, торгызыла?

 

– Халык фольклоры тотрыклы бер өлкә түгел, аны өйрәнеп бетереп булмый. Халык тере, мәңгелек булган кебек, фольклор да туктаусыз яшәештә. Экспедицияләргә йөрибез, материалсыз кайткан бер генә очрак та булмады. Җыеп бетердек, хәзер эшкәртү эше белән генә шөгыльләнәбез дип әйтә алмыйм.

 

Нәрсәдер трансформация кичерә, башкасы тотрыклы саклана. Мәсәлән, календарь йолалар үзгәрә, шулай булса да, Сабан туе яши. Нардуган берникадәр исән әле. Халыкның көнкүреше үзгәргәнгә, интерьер да глобальләшү процессын кичереп бетерде. Ләкин экстерьер һаман милли үзенчәлекне саклап килә. Йорт төзелеше, капка бизәлеше, каралты-кура, мунча урыны традицион калды. Туй йоласы, бәби туе – иң тотрыклылары. 2008 елда “Котлы булсын туегыз!” дигән зур хезмәт дөнья күрде. Анда төрле этник төркемнәрнең туй йолалары, мәҗлесне үткәрү сценарийлары да керде.

 

Халыкка фольклорны кайтаруга бәйле шактый эшләр башкарыла. Мәсәлән, авылларга йөреп, мәдәният хезмәткәрләре арасында лекцияләр оештырабыз. Йоланы кире кайтару, аны һичьюгы сәхнәдә саклау мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып барабыз. Сайтыбызда (www.tatfolk.ru) видео-дәресләр бар. Интернет аша тамбурлы чигү үрнәкләренә, татарча биергә өйрәтү мөмкинлеге тудырылды.

 

Эш байтак, мәсәлән, халык үлчәмнәре өйрәнелмәгән. Түтәл, күз күреме, кәҗә сауганчы, каз йомыркасы зурлыгы, тары бөртеге, энә күзе кадәр һ.б. үлчәмнәр әле дә яши. Татарның изге урыннарына бәйле хезмәтләр юк. Аларга кагылышлы легендалар, йолалар билгеле түгел. Имләүгә бәйле материаллар тупларга тотындык, аларның текстларын, процессны видеога төшерәбез. Ул җыентык булып дөнья күрер дип ышанабыз.

 

Балалар фольклоры белән җитди шөгыльләнәбез. Татар уеннарын яратучылар клубы оештырырга телибез, компьютер белән генә булмый, әллә нинди кызыклы уеннар бар. Игәүле-пәкеле уеннар дротиклар атудан бер дә ким түгел. Киләчәктә аларны гамәлгә кертү юллары табылыр.

 

– Фольклор үзәгенең нигезләмәсендә “татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә дә йөрергә тиеш” дип язылган. Кайларга экспедицияләр оештырылды?

 

– Хәзергә безнең тарафтан 30 га якын төбәк өйрәнелде. Кеше аягы басмаган үзенчәлекле урыннарга да тап булабыз. Мәсәлән, Саратов өлкәсе Петровский районының татар авылларында кызыклы йола җырларын яздырып кайттык. Төмән өлкәсенең Вагай районында, сазлыктан соң 158 чакрым ераклыкта утырган дүрт авылның көнкүрешенә бәйле материаллар тупладык. Биредә татар халкы һәм балыкчылык традицияләренә бәйле балык исемнәре, көймә ясау ысуллары өлкәсендә эзләнүләр алып барыла. Себер татарларын өйрәнүнең 7 еллык программасы бар.

 

– Ике ел элек Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале уздырыла башлады. Ул Димитровградта, аннары Төмәндә үтте, быел Екатеринбургта узачак. Бик яхшы башлангыч. Сез башка халыкларның да фестивальләре белән кызыксынасыздыр, безнең отышлы һәм кимчелекле яклар нинди?

 

– Совет чорында фольклор фестивальләрен үткәрү мөмкин түгел иде, беренче урынга халык үзешчән сәнгате куелды. Алар профессиональ сәнгатькә йөз тотып уйланылган иде. Фестивальләр дөньяда искиткеч күп, аларның тематикасы төрле: аrt фольклор, этнофутуризм һ.б.лар. “Түгәрәк уен”ны татарлар күпләп яшәгән һәр төбәктә үткәрергә ниятлибез. Һәр җирдә үз фольклор фестивальләре уздырыла башлар дип өметләнәбез. Бу җирле сөйләшне саклау, мирасыбызны эзләү, табу, асылыбызга кайту булыр иде.

 

Башкортлар белән чагыштырсак, аларда фольклор фестивальләре бик күптөрле. Курайчылар, кубызчылар аерым җыелыша, халык биюенә багышланган фестивальләр уза. Ә бездә шушы бердәнбер “Түгәрәк уен” гына бар. Татар халык биюенә багышланган бер генә фестиваль дә юк. Кызганычка каршы, халыкның көндәлек яшәешеннән бию югалып бара. Аны саклап калу турында җитди уйланырга вакыт. “Түгәрәк уен”да халык биюен торгызырга мөнәсәбәтле аерым номинация булдырылды. Кызганычка каршы, бүген татар халык биюен үзәккә куйган бер генә фестиваль, конкурслар да үткәрелми. Бик зурлап “Созведие”-“Йолдызлык” фестивале уздырыла, ләкин халык биюе номинациясе бөтенләй юк. Быел “Түгәрәк уен”да халык уен коралларын ясаучыларны да катнаштырырга уйлыйбыз. Аларны да күрсәтергә кирәк. Гөслә ясаучылар бар икән, профессиональ яктан үсәргә мөмкинлекләр бирергә, бергәләп бу һөнәрне үстерү юлларын күрергә тиешбез. Һичьюгы оста куллы абзый янына өч малайны утыртып өйрәтеп калдыруны оештырырга кирәк.

 

– “Түгәрәк уен”да Татарстан фольклор ансамбльләре булмады шикелле. Алар бездә бармы, ни хәлдә? Кайсы районнарны татар мирасын саклауда үрнәк итеп атарга мөмкин?

 

– Бу бик авыр сорау. 3 ел элек фольклор коллективларын паспортлауга керештек, кызганычка каршы, чын фольклор коллективлары бездә бик аз. Шулай да, Лаеш районының Атабай авылындагы коллектив кичке уеннарны ничек булган, шулай саклап кала алган. Питрәч районы Күн авылының “Яшьлек” ансамбле репертуарында аулак өй бар, үзләренә генә хас уеннар, җырларны саклаганнар. Саба районының “Нәүрүз” коллективы узган елны “Түгәрәк уен”да нәкъ сабача кыз ярәшү йоласын күрсәтте. Яхшы әзерләнгәннәр иде, ләкин соңыннан Урал, Себер татарларына гына хас булган “Яр, яр” җырын репертуарларына кертеп, үз төбәк фольклорын бозуга китерделәр. Алар үз авыл көен, җырын башкарырга тиеш иде. Күпләр үзләрен фольклор коллектив дип атый, ләкин алар татар халык җыр вокаль ансамбльләре. Алар, һичшиксез, булырга тиеш, ләкин башка вокал бәйгеләрдә катнашсыннар. Һәр коллективның үз төбәк мирасын алып килүе зарури. сабалылар “дагын”, “дәген” дип сөйлиләр, мишәрләр цыкылдый яки чыкылдый икән, сөйләш саклансын, үзебезнең төрлелекне күрсәтергә тиешбез.

 

“Түгәрәк уен”да үзебездән катнашырлык көчле коллективлар күп түгел. Моны без эшләп җиткермибездер дип уйлыйм, белем бирү, мастер-класслар, семинарларны күбрәк уздырырга кирәк. Моңа бәйле методик басма әзерләү күз алдында тотыла. 2010 елда Татарстанда Җыен бәйрәме узачак. Бу районнарда фольклор хәзинәне барлауга зур этәргеч һәм югалып барган җыен традициясен кире кайтаруның чишмә башы булачак. Ул Иске Казан территориясендә палаткалар фестивале булыр дип исәплибез.

 

– Фольклорчы Геннадий Макаров безгә биргән интервьюсында, ике дистә елдан артык вакыт эчендә тупланган аудиотасмалар эшкәртелмичә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында кибеп ята, дип әрнеп сөйләгән иде. Бу мәсьәләне ничек хәл итеп була? Аларны электрон форматка күчерү эше булачакмы, юкмы?

 

– Институт – мөстәкыйль оешма. Аның төп нигезе академик эзләнүләр булса, безнең максат – шуны гамәлгә кую. Ничәмә-ничә ел тупланган мирасны цифрлаштыру турындагы мәсьәләне беләбез. Магнитлы тасмаларны елына бер тапкыр булса да әйләндерергә кирәк, моны башкармасаң, аларның магнит сыйфаты югала. Еш әйләндерсәң, чүпкә, вак тузанга әйләнә. Берара ул тасмаларны электрон форматка күчереп, аларга кире тапшыру турында килешү төзеп карадык. Бәлки, бу эшне Милли архив башкарып чыгар. Фольклор язмаларының бербөтен каталогын булдырырга кирәк. Институт директоры Ким Миңнуллин мәсьәләне уңай хәл итәр дип ышанам, моның өчен алар кирәкле аппаратура да ала башлады.

 

– Фәнзилә ханым, соңгы вакытта дөньяда этномәдәнияткә тартылу бар. Бу урысларда да күзәтелә. Мәсәлән, хохлома урыс милли рәсем ясау сәнгать төрен кулланып, модельер Денис Семачев кием коллекциясен чыгара. Бездә бу юк. Гәрчә үземнең аралашкан даирәдә читекләр, калфак стилендә эшләнгән хатын-кыз башлыклары, милли, ләкин стильләшкән көндәлек өс киемен кияргә, бижутерияләр тагарга теләгән кешеләр байтак. Өйне матурлаганда да аны чигелгән тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, ашъяулыклар белән бизәп булыр иде. Ләкин продукция юк, булса да кыйммәт.

 

– Хөкүмәт бу очракта берни эшли алмый һәм эшләргә тиеш тә түгел. Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим дә булачак. “Халык һөнәрләре” дип исемләнгән дәүләт программасы кысаларында, бәлки, эзләнүләр башланып китәр. Төп мәсьәлә – ул массачыл товар җитештерү. Бу кулланучының фольклор продукциясенә ихтыяҗын канәгатьләндерүгә бәйле, ул яңа гына формалашып килә. Җайлы һәм очсыз булса, читекне дә киярләр иде. Ләкин аларны һәр кеше сатып ала алмый, кыйммәт. Алматы шәһәренә баргач, үземә итәк белән жакет тектердем. Ул миңа 2 мең сумга төште, ә монда 10 меңнән дә ким алмаслар иде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты кысаларында осталарны әзерлиләр, ләкин алар никадәр татар мәдәниятенә бәйле, бу сорау тудыра. Денис Семычевка берсе дә хохлома рәсемнәрен кулланып киемнәр эшлә дип йөкләмәгән. Кулланучының башкалардан аерылып тору теләге барлыкка килүен тиз отып алган. Казахстаннан мендәр тышлары да алып кайттым. Гади тукымага тегү машинасында милли бизәкләр чигелгән, хакы да арзан. Өебезгә кергән һәр кеше аларга игътибар итә. Бездә дә аны эшләп булыр иде. Ихтыяҗ бар, ләкин аны канәгатьләндерерлек көч, шул ихтыяҗны күрерлек кеше юк. 2013 елда узачак Универсиадага татарны, аның мәдәниятен күрергә киләчәкләр, татар сувенирларын алып кайтырга телиячәкләр. Ашъяулык, сөлге, тәрәзә челтәрләре, кием-салым, бижутерияләр – барысы да очсыз булырга тиеш.

 

– Чит төбәкләрдә татар милли продукциясенә ихтыяҗ зур. Китаплар, видео, аудиоматериалларны сатып алалар. Татар милли ашларын төрле якларда төрлечә пешерәләр, атамалары да үзгә. Сезнең үзәк төрле төбәкләрдә әзерләнә торган ризыклар пешерергә өйрәткән видеоматериал туплап, аш төренең тарихы, аның белән бәйле йолалар сөйли торган дискларны чит төбәкләрдә тарата алыр иде. Бу турыда уйлаганыгыз юкмы?

 

– “Татар халык ашлары” дип исемләнгән диск бар, анда казан һәм себер татарларының камыр ашлары тупланды. Видеоязмалар экспедицияләргә йөргәндә төшерелде. Апаларыбыз итле бәлеш, бавырсак, гөбәдия һ.б. пешергәндә нинди ризыклар никадәр күләмдә алынганын этаплап эшләп күрсәтәләр. Күп кеше бәлешне дисктан карап пешерергә өйрәндем дип яза, шалтырата.

 

Әйе, тарату эше дә тиешле дәрәҗәдә куелмаган. Аларны сыйфатлырак һәм күпләп чыгара алмавыбызның төп сәбәбе – акча юк. Узган ел 6 диск чыгардык, барысы да иганәчеләр ярдәме белән булдырылды. Китаплар, җыентыклар чыгару, төрле төбәкләргә командировкаларга йөрү, семинарлар, фольклор фестивальләрен уздыру да авыр, фольклор үзәгенең еллык бюджеты нибары 377 мең сум.

 

– Фәнзилә ханым, Сез бер түгәрәк өстәл вакытында балаларымны урыс мәктәбендә укытам дигән фикер әйттегез. Аннары Фәүзия Бәйрәмова “Звезда Поволжья”, “Ватаным Татарстан” газетасында моны тәнкыйтьләп чыкты.

 

– Фикер контексттан алынган иде. Үз фикеремнән кайтмыйм. Казахстанга баргач, андагы мәгариф системасын өйрәндем. “Аһ” итеп кайттым, Алматаның үзендә генә 7 казах мәктәбе бар. Барлык дәресләр дә казахча бара, урыс, яһүд балалары укый. Европага ориентлашкан гуманитар, банк, икътисад казах мәктәпләре бар. Зур интернат биналарда бөтен Казахстаннан тупланган сәләтле балалар яши. Казах элитасын үстерәләр.

 

Кызганычка каршы, Казанда мондый мәктәпләрне булдыра алмадык. Татар-төрек лицейлары да бетерелде. Татар мәктәпләре начар, балагызны бирмәгез, укытмагыз димим. Күп зыялыларның сәләтле балалары урыс телле мәктәпләрдә укый, чөнки аларда укыту дәрәҗәсе икенче. Барысы да 2 нче татар гимназиясендә укыта алмый, баламны йөртер өчен ике транспортта алып барырга, кайтырга туры килер иде. Әнә яһүдләр балаларын Казан буйлап ике автобус белән җыеп йөри, кайтарып куя. Без дә Русия төбәкләреннән килгән татар балалары конкурс аша үтеп укырга керүне бәхеткә тиңләрлек мәктәп булдырсак, милли җанлы хөкүмәт кешеләре, икътисадчы, философ, юрист, әдәбият тәнкыйтьчеләре, кинорежиссерлар үсеп чыгар иде.

 

Николай Туганов фотосы

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 13.02.2010

Ajnur Safin 04.10.2011 10:44:01
Всероссийский фестиваль “Түгәрәк уен” - не «Игра в кругу» а «Своя игра». Такая статья появилась в "новостях Уфы" УФАТУТ.РУ ( http://ufatut.ru/blog/news/795.html ) и получила широкий резонанс. Обсуждение ведется на многих итернетпорталах и форумах рунета.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры