Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
14 ФЕВРАЛЬ – ХАЛЫКАРА КОМПЬЮТЕРЧЫЛАР КӨНЕ

Әби-бабайларыбыз үз заманында авыл урамындагы багана башына куелган радиога мөкиббән китеп, аңа хикмәтле нәрсә итеп караса, бүген предметларны танып белә башлаган сабыйдан алып сигезенче дистәсен түгәрәкләүчеләргә кадәр компьютер экраны артына утырырга омтыла. Яшьлекләре 70-80 нче елларга туры килгәннәр арасында “моңа кадәр компьютерсыз ничек яшәдек һәм эшләдек икән”, дип гаҗәпләнүчеләр дә юк түгел. Ә замана балаларының үзләренә килгәндә, интернет яшүсмерләрнең рухи азыгына әйләнеп бара, алар өчен сулар һавадай мөһим. Укучы, студент халкының уң кулы ул бүген. Оешма, предприятие, кибет, даруханәләрнең кайсының ишеген ачып кермә, беркайда да ансыз хезмәт күрсәтү юк. Компьютер шулкадәр тормышыбызга үтеп керде ки, аны йөгәнли алмыйсың икән, хәзерге заманда эш табармын димә!

“Күз – куркак, кул – батыр”

 

Чыннан да, хикмәтле экран аша, дөньяның төрле почмагы белән элемтәгә кереп, теләсә нинди соравыңа җавап табарга, өйдән чыкмыйча гына финанс йомышларыңа кадәр башкарырга, бик ерактагы якыннарың белән аралашырга, дуслар табарга да була.

 

Чаллы каласында яшәүче өлкән хәбәрчебез 67 яшьлек Анурбик абый Гобәйдуллин да компьютер мөмкинлекләренә мөкиббән шәхес. 3 ел элек заман җиһазының “тычкан”ына үрелгән өлкән бүген рәхәтләнеп шул могҗизалы тартмада казына. Компьютер хакындагы сәхифәбез уңаеннан аның белән дә гәпләшеп алдык.

 

– Анурбик абый, компьютерга омтылуыгызның хикмәте нәрсәдә иде?

 

– Беренчел максатым – “Азатлык” радиосын тыңлау иде. Аның бар яктан уңайлы булуын аңлагач, башкасына да өйрәндем. Хәзер радионы рәхәтләнеп “шатыр-шотырлар”сыз тыңлыйм. Кирәк тапшыруны укып та була. Матбугат белән танышып барам. Газетадагы хәрефләр безнең өчен вак, ә компьютерда хәрефне үзеңә кирәк кадәр зурайтырга мөмкин. Без түгел, күзләре бөтенләй күрмәгәннәр дә компьютер ярдәмендә мәгълүматлы була ала. Бу хакта Закир Шаһбанның сөйләгәне бар. Мәркәзебездәге Сөләйман мәчетендә, ничә яшьтә булуларына карамастан, күрмәүчеләрне хәрефләрнең билгеле тавышы ярдәмендә Коръән укырга да өйрәтәләр.

 

Интернет үзе бер могҗиза, аның эчендә нинди генә хикмәт юк?! Хәтерем ялгышмаса, моннан 3 ел элек Фатих Кәримнең туган авылында күктән спутник төшкән. Органнардагы хезмәткәрләр килеп җиткәнче, авыл кешеләре аны кесә телефонына фотога төшереп, шул арада интернетка урнаштырып та куйганнар. Бу хакта минуты-секунды белән бөтен дөнья белде. Гаҗәп түгелмени бу? Гади татар авылы кешеләре бит. Кыскасы, яшәсен интернет!

 

– Ә өйрәнү башта бик авыр булмадымы соң?

 

– Кызыксынуыма каршы башта “бу яшьтә аңлый алмассың”, диючеләр дә шактый иде. Шәһәребездә интернет-кафеларда утыручылар күп булса да, “Акчасын түлим, бер-ике сәгать кенә өйрәтегез әле”, дип ялынсам да, гозеремне үтәргә бик сикереп төшмәделәр. “Күз – куркак, кул – батыр”, “Башланган эш – беткән эш” дигән мәкальләрне хәтеремдә яңарттым да, тәвәккәлләргә булдым. Ничек итсәм иттем, аннан тартып, моннан йолкып, 3 ай дигәндә иярләдем бит шул заман казанышын. Уйлап карасаң, карбюратор яки пешкәкнең төзелешен һәм аларның ничек хәрәкәткә килүен машина йөртүчеләрнең башта ничә проценты гына белә икән соң?! Монда да шуның кебек, барысы да акрынлап, тәҗрибә белән килә. Төймәләргә баскан саен һөнәрең арта бара, могҗизалар серенә торган саен тирәнрәк төшенәсең.

 

– Ә үзегез кебек өйрәнчекләргә ниндирәк компьютер каршына утырырга киңәш итәр идегез?

 

– Йөзенче модельле “Мерседес” та, “копейка” “Жигули” да, тизлекләре төрле булса да, бер үк юлдан барасы җиргә илтеп җиткерәләр. Өйрәнгәндә “копейка” чамасындагы иске компьютер да ярап куя. Үзем дә “ташларга жәл, балконыгызда торсын әле”, дип китергән җиһазны үзләштердем. Хәзерге вакытта тотылган, мөмкинлекләре азайган иске, әмма эш куәтендәге компьютерларны 4-5, хәтта 3 мең сумга сатып алырга була. Эшлеклеләрдән арткан җиһазларны табу кыен түгел, газеталарга белдерү бирүчеләр дә шактый. Өлкән яшьтәгеләргә сканер, принтер, ксерокс кебек җиһазларның әллә ни хаҗәте юк, минемчә.

 

– Ә интернет аша кемнәр белән элемтәдә торасыз?

 

– Матбугат белән танышып барам, яңалыкларны күзәтәм, радио тыңлыйм, кирәкле мәгълүматны эзлим, төрле редакцияләргә язмаларымны юллыйм, Ташкенттагы туганнарым белән хат язышам. Компьютерның эш өстәлендә Чаллы картасы да бар. Аннан җайлы гына адрес буенча кирәкле урынны, нинди транспорт белән барырга икәнлеген эзләп табам һәм башкалар. Әле менә президентыбыз Шәймиевка да хат язып җибәрдем. Үтенечемне игътибарсыз калдырмас дип җавап көтәм.

 

– Үзегез өчен остаз табу авыр булгач, башкаларны өйрәтергә атлыгып торасызмы соң?

 

– Бик теләп. 6 яшьлек оныгым Камилгә беренчел төшенчәләрне бирдем, аңа хәрефләр өйрәтү җайланмасы куйдым. Хәзер үзе кабызып ачып керә, уеннар уйнагач, рәхмәт әйтеп, сүндерә белә. Айдар Хәлимнең теләге көчле, аны да өйрәтәм. Ул да “Эхо Москвы” тапшыруын тыңларга ярата. Минемчә, баштагы чорда 10 төймәгә дөрес баса белү дә җитә. Аны язып алып була. Калганы кызыксынудан, үзеннән-үзе өйрәнелә. Булдыра алмам, дигән икеләнүләргә юл куймаска, бары тик “Алга!” дип максат куярга кирәк.

 

– Ә компьютер, кесә телефоннарын кеше сәламәтлегенә зарарлы дип саныйсызмы?

 

– Кайберәүләр телевизор караган җирдән йоклап китә. Һәр нәрсәдә чама белү кирәк, бу шулай ук компьютер һәм телевизор, телефоннарга да кагыла. Көн саен компьютер аша 3 сәгать радио тыңлыйм, оныгыма ярты сәгатькә рөхсәт бирәм. Артыгын мавыкмаганда аның бернинди зыяны юк дип беләм.

 

Компьютер, интернет дигәннән, яшьләр арасында дөнья пәрәвезе белән артык мавыгып китү сәбәпле, эшнең психотерапевт, невролог кебек табибларның ишеген шакуга кадәр барып җитү очраклары да юк түгел. Шуңа да “тәмле”, мавыктыргыч әйберләрне артыгын куллануның зарарлы икәнен истән чыгармаска кирәк.

 

 Фотода Анурбик абый компьютер артында. Аzatliq.org фотосы

Айгөл НУРИЕВА.

 

* * *

 

Принтер. Компьютердагы язмаларны, фотосурәтләрне кәгазьгә бастырып чыгара. Файдаланганда иң аз чыгымлысы – кара басучы лазер принтеры (буявы арзан). Алар тиз дә эшли. Рәсем, фотолар бастырырга телисез икән, төсле принтер кирәк. Аларының иң популяры – агызып басучы (“струйный”), ләкин буяуны күп файдаланалар, әле ул буяу кыйммәт тә. Гади лазер принтеры уртача 3,5-5 мең сум тирәсе тора. Ә агызып басучы төслеләр 1500 сумнан башлана.

 

Сканер. Бу җиһаз төрле язмаларны (мәсәлән, газета, китаптагы текстлар), фотосурәтләрне компьютер хәтеренә кертергә ярдәм итә. Мәсәлән, сканер әти-әниләр, әби-бабайларның иске фотоларын электрон форматта саклап калдыру мөмкинлеге бирә. Аннары аларны электрон хат итеп тә җибәрергә була. Төрле фотодизайн программасы белән “тәртипкә” кертергә, төсле итәргә, тагын да яктырак яисә, киресенчә, каралтырга мөмкин. Сканерларның да зурлыгы төрлечә, ләкин иң популяры – А4 форматлы кәгазьгә яраклаштырылганы. Сканерны сайлаганда аның эшләү тизлегенә һәм оптикасына игътибар итәргә кирәк. Тиз һәм озак эшләүче сканерларның бәяләре дә төрлечә. Уртача хакы – 3-6 мең сум.

 

Тавыш колонкалары. Компьютер булса, музыкаль үзәк кирәк тә түгел. Анда CD, DVD-дискларны тыңлап, карап була, компьютер хәтеренә музыка, киноларны яздыру мөмкинлеге бар. Тавышны ишеттерер өчен колонкалар кирәк. Алар кыйммәт түгел – 500-800 сум.

 

Web-камера. Бу беренчел кирәкле җиһаз түгел, ләкин ул интернет аша аралашу өчен уңайлы. Чит шәһәрдә, илдә яшәүчеләр белән элемтәгә керү һәм туйганчы сөйләшүнең иң арзан ысулы. Мәсәлән, сез интернет аша аська яки скайпта аралашканда бер-берегезне күреп сөйләшә аласыз. Web-камераны кулда тотып: “Бу минем бүлмә, тәрәзәдән әнә нинди матур йортлар күренә!” – дип күрсәтергә мөмкин. Web-камера 300 сумнан башлана.

 

Тычкан. Аларның төрлесе бар. Зурлыгы, функцияләре белән дә бер-берсеннән аерыла. Гадәттә, тычканда 2 төймә була, ләкин 4, 5 төймәлесе дә бар. Сатуда тычканның компьютер блогына тоташканы да, тоташмаганы да очрый. Элек тычкан астында шар була иде, хәзер андыйлары сатылмый, күпләрдә оптик тычкан. Кибетләрдә аларның хаклары 100 сумнан башлана.

 

Микрофон һәм колакчыннар. Ноутбукның үз микрофоны бар, ә персональ компьютерга аерым микрофон алу зарур. Бу шулай ук интернет аша аралашыр өчен кирәк. Алар кыйммәт түгел, уртача хакы – 200-500 сум. Колакчыннарның бәясе аларның сыйфатына бәйле, иң арзаны – 30-50, иң кыйммәте – 1500 сум. Сыйфатлы колакчыннар аша музыка тыңлау рәхәт.

 

Флешка. Бу – мәгълүмат саклау җайланмасы. Кечкенә булса да (уч төбенә сыя), үз эченә төрле күләмдә мәгълүмат сыйдыра ала. Бүген сатуда 512 мегабайтлыдан алып 16, 32 гигабайтлы флешкаларны да очратырга мөмкин. Текст, фоторәсемнәр саклыйм дисәгез, 2 яки 4 Гб җитә. Кино, видео, музыка яздырырга уйласагыз, зуррак күләмдәгесен алырга киңәш ителә. Флешка бик уңайлы. Аңа яздырылган мәгълүматны өйдә дә, эштә дә кулланып була. Сыздырылыр, сыйфаты югалыр дип тә куркырга кирәкми, CD-дискка караганда флешка ышанычлырак. Яздыру тизлеге дә зур. Флешканың уртача хакы – 500-1200 сум.

 

* * *

 

Компьютерсыз яшәп булмый

 

Кайберәүләр компьютер сатып алыргамы-юкмы дип баш ватканда, чит илдә яшәүчеләр өчен бу җиһаз байлык билгесе түгел, ә гадәти күренеш. Бездә суыткыч, телевизор, телефон кебек техника көн саен кулланылышта, алга киткән дәүләтләрдә компьютер, интернет көндәлек тормыш алып бару өчен җайланган.

 

Җәмилә, җырчы, Финляндиядә яши:

 

– Өйдә компьютер иң “почетлы” урында, ул безнең өчен иң кирәкле җиһаз. Бер көн интернет эшләмәсә, үзеңне кулсыз-аяксыз, дөньядан читләштерелгән кебек тоясың. Ансыз яшәп булмый. Ике альбомымны да интернет аша башкарып чыгардым. Айдар Гайнуллин Германиядә яши, мин – Финляндиядә, компьютер каршында утырып иҗат иттек. Тавышны гына Мәскәүдә очрашып яздырдык. Бөтен музыкаль архив, шигырьләр компьютерда саклана.

 

Балалар авырып укырга бармаса, мәктәп сайтын ачып, үз кодларын кертеп, өй эшләрен карыйбыз. Гомумән, Финляндиядә ата-аналар җыелышы булмый, кирәкмәгәнгә мәктәпкә чакыртмыйлар. Укытучы белән интернет аша аралашырга мөмкин, баланың билгеләрен дә мәктәп сайтыннан карап була.

 

15 ел күрмәгән кешеләрне интернет аша таптым, әти белән дә шул рәвешле күрештек.

 

Мәтин КАРЫШМАС, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе, Прагада яши:

 

– Мин телләр белән кызыксынам, бу өлкәдә интернет зур мөмкинлекләр ачты. Тел өйрәнү буенча махсус сайтлар бихисап күп. Анда аудио, видеоматериаллар, интерактив текстлар урнашкан, шунда ук имтихан бирү, укытучы белән сөйләшү мөмкинлеге дә бар.

 

Әхмәт ВӘЛИЕВ, автомобильләр белән сату итүче фирма хезмәткәре, Токиода яши:

 

– Компьютер, интернет гади күренеш. Бар нәрсә шуңа корылган. Мәсәлән, мин эшләгән фирманың башлыгы башка шәһәрдә яши, ә ширкәтнең офислары берничә калада урнашкан. Идарәчене күргән дә юк, эш буенча аралашу интернет аша бара. Кирәксә, планеркалар да шул рәвешле үтә. Интернет аркылы рәсми документлар алышу да уңайлы. Төрле килешүләр дә төзелә. Сату-алу, товар сайлау, билетлар алу, кемгәдер приемга язылу, төшке ашка заказ бирү – барысы да интернет аша башкарыла.

 

Япониядә “акыллы йортлар” дигән төшенчә бар. Бу өй, фатирлар компьютерлашкан. Мәсәлән, суыткычлары интернетка тоташкан була. Ниндидер ризык бетә икән, син сатып алган кибеткә бу турыда мәгълүмат барып ирешә һәм аны китереп бирәләр. Бу әлегә сирәгрәк күренеш, әлбәттә, ләкин дөнья шуңа таба бара. Русиядәге туганнарга, дусларга да скайп аша шалтыратам, бик уңайлы һәм арзан.

 

Арман ЕЛӘҮСИН, лингвист, Франкфурт-Майн шәһәрендә яши:

 

– Бөтен язмалар, музыка, китаплар, рәсемнәр компьютерда саклана. Телевизор карамыйм диярлек, бар хәбәрне интернеттан укыйм, иртән эшне шуннан башларга күнегелгән.

 

Google maps дигән әйбер бар, бу – интернеттагы карталар. Теләсә кайсы шәһәр, адресны табып бирә, кайда икәнен күрсәтә. Интернет аша үзеңә юлдаш та сайларга мөмкин. Берлинга машинада барырга уйласаң, тагын берничә кешене чакырырга була, аннары бензинга киткән акчаны бергә түлисең. Тимер юллар картасы, электричка, метро, автобус, очкыч расписаниеләре бар. Билетларны да интернет аша түләргә мөмкин. Һәр түрәгә электрон хат язып була һәм алар, һичшиксез, аны үзләре укый, җавап бирә.

 

 

| 13.02.2010

Шамил Ятаев 19.02.2010 21:59:34
Кампитерга яна тартылучылар с о р а уларына(гади) монда жавап алып булмасмы?
 
укучы 16.02.2010 02:16:55
Кызык абый.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры