Пәнҗешәмбе 28 май 2020 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ХӘБӘРЛӘР

Татар теле бәйгесендә Оренбург командасы җиңде

 

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча чит төбәкләрдән килүчеләр арасында олимпиада уздырылды. Нәтиҗәләр шундый: беренче урынны Оренбург өлкәсе командасы яулады, икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе, өченчедә – Башкортостан. 14 төбәктән 69 татар баласы килгән.

 

– Узган елларда география киңрәк иде, быел кемдер үзләрендә олимпиада үткәрә алмаган, башкалар Казанга килергә акча тапмаган. Ел саен Ульян өлкәсеннән киләләр иде, быел алар катнаша алмады, – дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Лилия Салихова. – Беренче урынны узган елны да оренбурглылар алды. Элеккеге елларда Башкортостаннан килүчеләр иң көчлеләр булып саналды.

 

Олимпиада биремнәре ике төрле иде. Аларның бер өлеше татар мәктәпләрендә укучыларга, икенчеләре урысча белем алучыларга тәгаенләнгән. Төбәкләрдә туган тел дәресләре кысрыкланган булса да, быелгы нәтиҗәләр безне канәгатьләндерде, балалар күп татар язучы-шагыйрьләрне белә дип куандык. Иҗади бәйгедә дә сокландырырлык чыгышлар булды.

 

Балалар, укытучылар белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин килде, түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, аның урынбасарлары юк иде, ләкин оештыруда аларның да өлеше булды. Балалар яхшы кунакханәгә урнаштырылды. Бәйгедән тыш Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил музейларына бардылар, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында спектакль карадылар.

 

Айрат Бариев.

 

* * *

 

Сан

 

Татарстан хөкүмәте 12-28 февральдә Ванкуверда XXI кышкы Олимпия уеннарында призлы урын алучы спортчыларга премияне арттыра. Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев белдерүенчә, алтын медаль өчен Татарстан спортчысы 100 мең доллар алачак (3 млн. сум), бу узган уеннардан ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Көмеш медальгә 2 млн. сум, бронза медаль өчен 1,3 млн. сум биреләчәк. Тренерлар үзләре тәрбияләгән спортчыларга бирелгән премиянең 50 %ын алырга тиеш.

| 13.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры