Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
НИ ХИКМӘТ БАР ЧАЛМАДА?

Карап торуга гади генә күренсә дә, чалма түбәтәйгә караганда хикмәтлерәк баш киеме санала икән. Мөселман халкының ата-бабаларыннан ук килгән бу дәрәҗәле баш киеме халык диннән читләштерелгән елларда онытылды дияргә була. Ә бүген ул кабат кулланылышка кереп бара. Әлегә чалма чорнау осталары да бик аз, алар Казанда бармак белән генә санарлык. Татарстан диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Тимур хәзрәт Ибраһимов кебек тиз һәм сыйфатлы итеп ураучы юктыр да әле. Җаен алып, тәртибен белгәнгә, ихлас күңеленнән, бик теләп башкара ул бу эшне. Күрмәгәннең – күрәсе, белмәгәннең беләсе килә дигәндәй, үземне дә кызыксындырды бу гаҗәеп баш киеме.

– Тимур хәзрәт, чалманы теләгән һәр ир-ат кия аламы?

 

– Түбәтәй һәр мөселман кия алган гореф-гадәт киеме булса, чалма дин әһелләренеке санала һәм аны кию бары тик намаз укыган кешегә генә рөхсәт ителә. Ислам буенча яшәүче ир үз гаиләсендә имам, намаз алдыннан азан әйтүче баш кеше. Шулай булгач, аның да моңа хакы бар.

 

– Бу баш киеменең нинди вазыйфалары бар соң?

 

– Чалманы мөселманның үзе белән башында йөртә торган кәфенлеге, авыр чакларда коткаручысы да дияргә була. Элек-электән дини мосафирлар сәфәргә чыкканда чалма кия торган булганнар.

 

Ерак юлларда кеше төрле аяныч хәлләргә юлыгырга, хәтта вафат булырга да мөмкин. Ә чалманың уралмасы 3 кат кәфенлеккә җитәрлек итеп исәпләнгән. Ул суны аркылы чыгу, тау төшү, авыр йөк күтәрүдә, тирән коелардан су алуда аркан хезмәтен башкара ала, шулай ук җәрәхәтләрне бәйләүдә дә ярдәмгә килә. Чүлләрдә ком бураны булганда, чалманың очын тартып чыгарып, күз, борын, колакларны каплап, тузан, пычрак керүдән сакланганнар. Аннан соң чалма бик җиңел, тирләтми торган баш киеме.

 

– Бу һөнәргә кайда һәм кайчан өйрәндегез?

 

– 1995 елда Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә яшәүче әнием янына чираттагы ялга кайткач, мәчеткә кердем. Шунда имам Латтебаев Әхмәдхор Коридан (Кори – “Коръән яклаучы” дигәнне аңлата) дәрес алдым. Татарстанга килгәч, башкалабыздагы “Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсенә укырга кердем һәм чалма чорнау практикасын диплом эшем буларак якладым. Миңа кадәр башкалада чалманы ислам диненең хөрмәтле кешеләре – Габделхак хәзрәт Саматов һәм Исхак хәзрәт Лотфуллиннар ясады. Аларның вафатыннан соң, бу вазыйфа миңа йөкләнде.

 

Чалманы иң беренче күпләп Кол Шәриф мәчетен ачканда җитештердек, аны дин әһелләре өчен 500 данә әзерләдек. Иң элек чалма урауда практик дәресләр үткәрдем. Ул чакта диния нәзарәтендәгеләр дә актив булышты, гаиләм белән төнгә кадәр чалма чорнап, эш урынымда кунып калган вакытларыбыз да булды. 27 февральдә узачак IV мөселман съездына тагын 100 данә чалма әзерләдек.

 

– Инде аның ничек ясалганын да аңлатып китик. Бәлки, газета укучылар үзләре дә урап карарлар.

 

– Иншаллаһ, барып чыкса, бик яхшы. Аны эшләү өчен 10-13 метр чамасы озынлыктагы марля яки ак төстәге шундый бик юка тукыма, конус формасындагы фәс, тотанаклы кәгазь катыргы алабыз. Түбәтәй йомшак була, ә чалма формасын сакласын өчен, фәс иң элек катыргы белән уратып алына. Бу максатта кәгазь тартма материалы бармый, ул сынучан, бөгелүчән, аяк киеме фабрикасыныкы яхшырак. Эче исә ситсы тукыма белән эчләнә, катыргы өстеннән фәс бәрхет белән тышлана. Түбә өлешен мулине яки бисер белән төрлечә бизәкләп чигәргә була. Уралманы әзерләүдә 3 кеше катнашса, җайлырак һәм тизрәк, сыйфатлырак чыга. Аны 13-14 метрлы бинада, мәчеттә катлау хәерле.

 

Чалманың урала торган тукымасын бөкли торгач, ул 16 катлыга әйләнә, кырыйлары уртага яшерелә. Гадәттә, чалма 10 метр марлядан төрелә, ә мин 12-13 метр алып, матур чыксынга аның ике метрын уртага урыйм.

 

Барлык төр чимал да әзер булгач, фәсне бүкәнгә кигереп, “бисмилла”ны әйтеп, чалманы хасиятләп урый башлыйбыз. Аның үлчәме баш әйләнәсе озынлыгына карап билгеләнә, биеклеге чама белән 13 см була. Артык калын итеп урарга кирәкми, сәҗдәгә киткәндә баш идәнгә тиеп торырга тиеш.

 

– Чалманың башына кыстырып куелган очының, “койрыгының” дип әйтсәк тә була, нинди хаҗәте бар?

 

– Алда әйтеп үткәнемчә, җил-давылларда, чүлдәге ком бураннарында тукыманың оч өлеше күз, борын, колакларны каплау өчен кулланыла. Аны тагын светофор вазыйфасын башкара дияргә дә була. Әгәр чалманың очы уң як җилкәгә төшеп торса, дин әһеленең мәшәкатьле чагы, аны борчып сүз катарга ярамый. Мөнбәрдә вәгазь сөйләгәндә дә ул шул халәттә тора. Намаздан соң очын югарыга күтәреп кыстырып куялар. Димәк, имам белән сөйләшергә мөмкин. Очы булмаса, чалма дип саналмый, ә гади баш киеме генә булып кала. Элекке сугышларда очы ялгыш кылыч белән киселсә, аңа инде дини баш киеме итеп карамаганнар.

 

– Каралган очракта чорналмасын гына алыштырып буладыр?

 

– Гадәттә, алты ай чамасында карала. Әлбәттә, фәсе яхшы сакланганда, уралманы гына алыштыралар. Аның өчен 200 сумлык марля да җитә. Төсенә килгәндә, нинди вазыйфа башкаруына карап, чалманың яшелен, карасын, күген дә кигәннәр. Элекке чорда яшел чалма кешенең хаҗда булуын аңлаткан.

 

– Бәясенә килгәндә, сездәге бәрхет тукымалы, чигүле чалмалар ни бәһа тора?

 

– Бер мең сум.

 

Чалмалы булырга теләүчеләр аны Татарстан диния нәзарәтеннән килеп ала алалар. Анда сату өчен әзерләнгәннәре дә бар. Районнардагыларга үз җирлекләрендәге мөхтәсибләр аша заказ бирергә мөмкин. 8-905-023-16-34 телефоны аша хәбәрләшергә була. Өйрәнергә теләгәннәргә, читтән килгәннәргә Тимур хәзрәт чалма ясау буенча махсус дәресләр дә бирә.

Айгөл НУРИЕВА | 19.02.2010

Анурбик  19.02.2010 21:52:56
Риза Фэхретдиннен "Жэвамигуль кэлим шэрхе
ннэн кайчан хэдислэр бирэ башлыйсыз..
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры