Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ...

Игътибар: конкурс!

Егетләр-кызлар! 2010 елның Укытучы елы дип игълан ителгәнен беләсездер инде. Шул уңайдан укытучыларга багышланган зур конкурс игълан итәбез.

 

Конкурсның шарты катлаулы түгел – синең өчен иң кадерле, якын, гадел булган укытучы турында хат язарга кирәк. Бәлки, ул синең беренче остазыңдыр, бәлки, класс җитәкчесе, тарих (математика, физика, рәсем, музыка, физкультура һ.б.) укытучысыдыр. Бәлки, әниең яки әтиең мөгаллимдер (бу очракта укытучы эшен яхшы беләсең, һәм, мөгаен, бу һөнәрнең сиңа ошап бетмәгән яклары да байтактыр). Кыскасы, безгә Укытучы турында хат язып җибәр.

 

Әлеге конкурсыбыз май ахырына, ягъни уку елы тәмамланганчы дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләрбез дип торабыз: I – “Минем беренче укытучым”, II – “Минем әни (әти, абый-апа) – укытучы”, III – “Яраткан остазым”.

 

Җиңүчеләрне истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Хатларны электрон адреска да, гади кәгазьгә дә язарга мөмкин. Әмма тулы исем-фамилиягезне һәм адресыгызны күрсәтергә онытмагыз.

| 19.02.2010

Фэрештэ 04.03.2011 11:21:25
Ботен Татарстанда булган укытучылар турында язып чыктылар бугай инде...Ничек эле жиңүчеләргэ истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләрегез житэ=)Кемгэ кызык инде укытучылар турында укырга,мэсэлэн,мина ул ботенлэй кызык тугел,башкаларга да шулай дип уйлыйм,интернеттан кучереп алган шигырьлэр укып утырыйкмы?Яки,укытучысы белэн язган язмаларын жибэрэлэр.Укытучылары кайберлэрен дорес язарга да ойрэтмэгэн,э алар авыз тутырып "Ин гузэл кеше" дилэр.Доньяда ин гузэл hэм кадерле кеше эни генэ!Мине укыткан укытучыларнын кайберлэре хэтта уз фэннэрен белмилэр иде...hэрбер укытучы балаларны аера,э узенен баласы булса,ул элбэттэ мэктэптэ ин унганы,ин тырышы булачак,гел эйбэт билгелэргэ генэ укыячак...Минем бу сузлэрдэн,сез мине"икелле капчыгы"дип уйлыйсыздыр,тик бу алай тугел,мин гел эйбэт билгелэргэ генэ укыдым,тик укытучыларны кайбер вакытта анлап бетермим...
 
лена 05.01.2011 11:39:39
Әһлиуллина Алинэ, 
 
гөлназ шайхутдинова 04.01.2011 21:05:35
мин бу шигырҗ юлларым белән үземнең барлык укытучыларыма рәхмәт әйтер идем...

"Исәнмесез!Әлфирә апа!"-дип
Ишектән кергәнем хәтердә.
Сезнең акыллы күзләрегез,
Исемнән чыкмый бердә.
Сез бит безгэ Әифбадан,
Хэрефләр таныттыгыз.
Каләм тоттырып кулларга,
Җөмләләр яздырттыгыз.
Сез бирдегез безгә белем,
Белсен диеп бу балалар
Сез биргэн белем белән,
Гизеп йөрим калалар.
Сез биргән белем минем ,
Колагымнан чыкмады.
Сез әйткән акыллы сүзләр,
Миндә өмет яндырды.
Сез минем укытучым!
Маяк булдыгыз юлымда.
Сезнең тыршлыгыгыз белән,
Каләм тибрәтәм кулымда!!!
 
Садикова Айгол Радиковна 20.12.2010 15:23:42
Минем Беренче укытучым.

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде. Ләкин шулай да күңелгә якыннары берничә генә була аларның. Кемдер укытучысын кырыс, әмма гадел булганы өчен, кемдер шәфкатьле яки таләпчәнлеге өчен якын күрә. Мәктәп еллары артта калгач, фәлән укытучының шундый гадәте бар иде, дип тә искә алучылар бар әле ул…
Резеда Нурулловна- безнең беренче укытучыбыз. Беренче сыйныфка ул безне җитәкләп алып керде һәм шул көннән башлап без тату, ярдәмчел зур бер гаилә булып яши башладык. Әлбәттә, җитәкчебез булып безнен беренче укытучыбыз- Резеда Нурулловна тора иде. Безнең кечкенә кулларыбыздан тотып ул безне язарга, санарга, иҗекләрдән сүзләр ясарга, укырга өйрәтте. Тырышып укырга, тормышыңда үз максатыңны билгеләп шул максатка туры барырга , авыр вакытларда дусларыңа ярдәм итәргә, үз илеңне ихластан сөяргә кирәклеген безгэ беренче укытучыбыз анлатты. Үзеңә тормыш бүләк иткән әти-әнине , иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә барган укытучыларны яратырга, хөрмәт итәргә һэм аларны гомер буе күңел түрендә йөртергә кирәклеген-дә безгә нәкь менә ул өйрәтте. Өлкәннәрне хөрмәт итүнең, кечкенәләрне яклауның, кешеләр белән әдәпле булуның, ялгансыз тормыш алып баруның, башкаларга их-лас йөрәктән ярдәм итүнең тормышта нинди зур роль уйнаганын да безгә нәкь менә Резеда апа анлатты!
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан, дөресне ялганнан аерырга өйрәтергә , хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя. Беренче укытучыбыз- Резеда Нурулловнаны без беркайчан да онытмабыз!
 
Энҗе 13.12.2010 21:00:29
“Минем беренче укытучым”
Бу шигырь юлларын укыгач та җырлыйсы килә :
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Балачакның иң көтеп алынган һәм зарыктырган мизгеле- мәктәпкә укырга керү. Һәркемнең тизрәк үсәсе,зур буласы һәм укыйсы,язарга өйрәнәсе килә.Мәктәп, белем, китаплар, хәрефләр, дәрес,кыңгырау тавышы, бик серле булып үзенә дәшеп тора.Ә укытучы дигән илаһи зат бөтен нәрсәне дә белә, өйрәтә, барлык сорауларга да җавап бирә ала.
Мәктәп –ул ямьле,бик күңелле ди
Һичкемнең аннан кайтасы килми.
Мин дә, 1984 елның 1 сентябрь иртәсендә, Саба районы Югары Симет башлангыч мәктәбенең әзерлек (нулевой) классларына укырга кердем.Мине анда ягымлы ачык йөзле укытучы-апа каршы алды һәм класска алып керде. Бик якты иде ул.Тәрәзә төбе тулы гөлләр.Каршыда такта.Анда апа “Әти”, “Әни”,”Мәктәп” дигән сүзләр язды.Без- укучылар өчен күңелле көннәр башланды.Укырга, язарга өйрәндек.Ә аннары бергәләп “ Әлифба бәйрәме” үткәрдек.Без “А”, “Б”...хәрефләре булдык.Нәкъ әлифбадагыча уйнадык, биедек, җырладык, табышмаклар чиштек.Без бердәм гаилә булып яшәдек, кызыклы экскурсияләр, походлар безнең тормышыбызны тагын да ямьләндерде, балачакның бәхетле мизгелләренә шатлык өстәде.
Еллар үтте, мин дә үстем.Иҗекләп укыган чаклар артта калды. Калын- калын китапларны 2-3 көндә укып чыгам,матур хатлар, хәбәрләр дә язам. Авыл балаларына хас булганча, апа , дип эндәшеп еллар да узган, башлангыч мәктәпне дә тәмамлаганмын.
Беренче укытучым- Шәйхуллина Гөлсәхрә Шәйхулла кызы, минем киңәшчем, иптәшем дә булды.Аның авыр һәм бормалы тормыш юлын хәзер өлкәннәр күзеннән чыгып бәялим.1942 елның 23 гыйнварында, авыр сугыш елларында туган Гөлсәхрә апа.Әнисе һәдия апа белән бөтен авырлыкны да бергә җиңәләр. 1948 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә һәм 1956 елда 7 классны тәмамлап районга – 11 еллык белем алырга китә ул.Аны тәмамлап Түбән Симет авылына укытучы итеп эшкә җибәрелә.1972 елдан башлап Югары Симет мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә Гөлсәхрә апа.
Хөрмәтле укытучым бүген җир йөзендә юк инде, яман чир аны бик тиз алып китте. Аның турында мин бик аз беләм, нинди мактаулы исемнәре барлыгын белми калдым, шул күңелемне борчый, тынгылык бирми.
Классташларымның күбесе югары уку йортларына, техникум һәм училищеларга укырга керделәр.Классыбыздагы 5 кызның өчесе педагог профессиясен сайлады.Бүген дә икесе укучыларга белем һәм тәрбия бирә.Билгеле, бу мәктәп елларында укытучыбыз рухы аша бөреләнгән.Чыннан да , Арча педучилищесына укырга керүемдә, аны кызыл дипломга тәмамлап, үземә белем, тәрбия һәм һөнәри юнәлеш биргән , туган мәктәбемдә эшли башлавыма этәргеч бирүче ул –Шәйхуллина Гөлсәхрә апа. Укытучым алдында мин баш иям һәм рәхмәтемне белдерәм. Шәмәрдән лицеенда укучыларга тарих фәне укытам, дөрес һөнәр сайлавыма сөенәм.
Мәктәп елларының соңгы кыңгырау чыңы минем җанга һәрчак үзенчә бер ләззәт биреп торучы мизгел булып калды.Алай гына да түгел, үзе белән ул 10-11 еллык хатирәләрне дә яңарта, уйландыра, сагышландыра.Беренче карашка уку еллары сизелми дә үтте кебек. Әмма тормыш сукмагының зур һәм җаваплы өлешен алып тора икән ул чор.
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә кайный мең сорау.
Алда әле тормыш имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе,
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе.
Мәктәп ул белем учагы гына түгел, балачак йорты да.Мин бу шигырь юлларын һәр ел саен “Соңгы кыңгырау” кичәсендә ишетәм.Шул вакытта күзләремә яшь тула, үзем дә сизмәстән, балачак иленә кайтам. Эх, кабаттан ак алъяпкыч киеп, ак бантиклар тагып, чәчәк гөлләмәләре тотып беренче сыйныфка укырга барырга иде. Юк, бу хыял гына. Ләкин мин ел саен нәниләрнең сөенеп һәм горурланып, зур өметләр белән укырга, белем йортына килүен күрәм.Үземнең укытучы һөнәрен сайлавыма яңадан сөенәм.
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм- әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә курка- курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач, аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдәаның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә,әле дә ул
“Бирешмә!”- дип гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым яши янәшә.

Саба районы Олыяз авылыннан Галиуллина Энҗе Илфат кызы.тел 49-5-34(8-84-362)
 
Лилия Сафина 02.12.2010 13:49:10
Укытучым- үрнәк сафлык.

Укытучы назлы кояш кебек,
Күңелемне назлап юата.
Авыр чакта ярдәм кулы суза.
Сабыр сүзе белән юата.
Укытучым Роза Идрис кызына багышлыйм.
Ул Әлкинең Яңа Камка авылында туган кызы. Чирәмендә уйнап үскән, каршылаган көзне, язны. Урта мәктәп тәмамлагач, укытучы булган уе,
белем гранитын кимереп алга барган гомер буе. Бүген дә ул укучыдай,
белем эсти, үрләр ала, һәр дәресе -бер яңалык,йотылып тыңлый һәрбер бала.
Укучылары үз итә,әниләрен сөйгән кебек, ничек яшәгәнмен аны күргәнчегә кадәр, элек.
Атап җыр язганым да юк,күңелемдә йөри ул җыр. Ул укучы йөрәгендә
чишелмәгән олы бер сер. Тормыш юлларында булган карасы да һәм агы да,
кайбер вакыт назлы сүзләр,җылыталмастай чагы да. Өзелде, дигәндә янә
ялгана тормыш юллары, гөл чәчәкләре шикелле үрелә уйга уйлары.Әллә укытучым әйткән сүзләр җанга дәва бирә, безнең нәни йөрәкләрне гаҗәеп назларга төрә. Тормыш уңга-сулга бәрә,бер пешәсең, бер өшисең, мөлдерәмә акыл тулы, киңәшен тыңлап яшисең. Сыйныфка килеп керә дә, хыялларын китә сөйләп ,җылы елмаюы белән күңелләрне ала биләп. Бар мәшәкать онытыла,хыял дәрьясына чумам, кушкан эшен үтәмәсәң, рәнҗетербез аны сыман.
Укытучым- үрнәк сафлык, әй илаһи мизгелләрең! Ашыга –ашыга безне яклый, адаштырмый күңелләрне. Олы яклаучыбыз безнең,әверелеп дулкыннарга, гел саклый ул төшмәсен дип, безне тирән упкыннарга.
Кайчагында күреп алса, зур борчулар карашыңда, юатырлык сүзне сайлый
миллион сүзнең арасыннан. Аралый усал җилләрдән, яңгырлардан ышык таба,салкыннарда өшетми ул, усаллардан яклый ала. Саклый безне ул һәрвакыт, ялганнардан, ваклыклардан, гел уңга бора юлларны, уңга бора- шатлыкларга. Калкан кебек саклый тагын күңелләрне үч угыннан, газиз анадай кайгырта, җибәрми һич күз уңыннан. Кайчагында сизеп алам,
бер кырыслык карашында, аптырамыйм, борылып карыйм,тормышымның агышына. Кайсы җирдә хата киткән, нигә дөрес эшләмәдем? Соравыма җавап табам, тиз төзәтәм гаебемне. Сабыр булырга өйрәтә, авырлыклар корса киртә, газиз укытучым минем, җирдә яшәргә өйрәтә.
Күп вакыт уйланып куям: кем соң син, әй, Укытучым? Алты яшьтән алып безгә, хәреф, саннар танытучым. Нәни куллар хәтта каләм тота белмәгән чагында, иң беренче өйрәттең син әни-әти дип язарга, өйрәттең күп әкиятләр һәм шигырьләр дә сөйләргә, иң мөһиме син өйрәттең Туган җиремне сөяргә.
Хәтерлим, бер соңга калып, дәресеңә килеп кердем.
-Ниләр булды, балам,-дидең. -Авыртмыймы берәр җирең?
Шул сүзләрне әйткән чакта, яшь бөртегең елтырады, әниләрчә яратканга,
кайгыртканга аптырадым. Шул көннән башлап мин бер дә, соңга калып йөремәдем, соңга калып, укытучымны елатудан курка идем, чөнки аның безең өчен борчылганын белә идем.
Хәтерлим, татар теленнән начар билге алган көнем, язма эштә хата киткән,
кагыйдәне белмәгәнмен. Дәрестән соң калып көн дә ул өйрәтте кагыйдәне, төн уртасында сорагыз, сөйләп бирәм хәзер аны.
Еллар үтә аккан судай, мөстәкыйльлек күп, җитәрлек, дөнья танырга өйрәндек, үзебез дөньяны көтәрлек. Тормышта сукмак салабыз, кар капласа еш көрибез, укытучыма таянып, алга биеккә үрлибез, авырлыкка бирешмибез. Максат куйдык, шул нияткә ирешү юлларын эзлибез.
Укытучым килеп җитә, кемгәдер ярдәм кирәксә, җаны белән әрни-көя
начар билгеләр эләксә. Сердәш тә ул, иптәш тә ул, зур таяныч- кирәк чакта,
гел бердәм булырга куша, ирешү өчен зур максатка. Дустыбыз һәм киңәшчебез, син бит безең укытучым, авыр чакта иңен куеп,
борчуларны таратучы.
Берчак бәхет темасына бик озак сөйләде ул. Бәхеткә илтә торган, бармы икән олы бер юл? Бәхетле буласың килсә, таңнан ук торасымы, әллә җиде ырым белән тозаклар корасымы? Учка салалармы аны, җангамы , тырыскамы, мөлаемга тиешме ул, усалга, тырышкамы?Кош сыман канатлымы ул, яз сыман нурдан мәллә, шатлыктанмы , сөюдәнме, я тоташ моңнан мәллә? Кайчан бәхет өләшәләр, кайда чират алабыз? 100 сорауга җавап тапты Укытучы апабыз.
Һәр укучысын апабыз баласыдай үз күрә, сабыйның тәүге хисләрен
яхшылыклардан үрә. Бик авыр көннәре бардыр,безгә сиздерми аны, елмаеп класска керә, оныттыра дөньяны. Кирәк чакта кырыс карый, әйтми ул артык сүз дә, барысын шунда ук аңлап була, диңгездәй серле күздән.
Дөнья танырга өйрәтә, күрсәтә матурлыкны, Ходай аңа өеп биргән, олы хис- Сабырлыкны.
Аквапарк “Ривьера”га алып барды Казанга. Шул сихри вакыт өчен дә без рәхмәтлебез аңа.
Башта берәр сорау туса, аптырап әгәр калсам: кулыма телефон алып сәдәфләренә басам. Аргы якта таныш тавыш:
- Ау, алмам, ни хәл балам? Гомерем буе тугры юлдаш булуына ышанам.
Таралырбыз кошлар кебек, юллар китәр уңга, сулга. Маяк сыман юл күрсәтер Укытучым дөрес юлга.

Сафина Лилия Илсур кызы
9 нчы Б сыйныф укучысы
Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре 8 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе.
 
Әһлиуллина Алинэ 02.12.2010 13:47:03
Сез иң гүзәл кеше икәнсез


Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Ф. Яруллин

Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Минем тирә-юньгә “кара алтын”ны, мул игене, данлыклы кешеләре белән дан тоткан Нурлат шәһәрендә, мин белем ала торган мәктәптә, мактауга һәм игътибарга лаек булган иҗади эшләүче укытучы турында язасым килә сезгә. Дөрес, ул Нурлат районында тумаган. Аның туган ягы - Әлки районы, ә туган авылы – татар халкының күренекле әдибе Нәби Дәүли туган авыл.
Күрше Алпар мәктәбендә укыгында ук аңа класс җитәкчесе: “Син укытучы булырсың, ахры, синдә моның өчен бөтен сыйфатлар да бар”, - дип әйтә торган була. Укытучының әйткән сүзләре дөрескә туры килә: ул Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының рус һәм татар теле бүлеген тәмамлый. Ә 1997нче елдан бирле Нурлат шәһәренең 8нче урта мәктәбендә эшли. Дәресләре күп булуга карамастан, Роза Идрисовна барысына да өлгерә. Кабинетын заманча җиһазлый, күрсәтмә-әсбаплар, техник-чаралар, дидактик материаллар, фәнни-методик әдәбият, дәрес эшкәртмәләре белән баета.
Эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, һәр дәрескә җентекләп әзерләнә. Яңа педагогик технологияләрне, күренекле галим- методистларның педагогик фикерләрен өйрәнеп, аларны гамәлдә сынап карый. Үз фәненә кызыксыну уяту максатында класстан тыш чаралар оештыра (Мәсәлән, атналыклар, тел бәйгесе, викториналар, интеллектуаль бәйге, “Тамчы шоу”, “Бәхетле очрак”, “Могҗизалар кыры”, татар теленнән КВН һ .б.).
Роза Идрисовна Сафина укучыларның “иҗади активлыгын үстерү “ дигән методик тема буенча системалы эш алып бара. Ул иҗади эшли, һәр баланың күңеленә ачкыч таба, сәләтен үстерә белүче чын укытучы, зирәк тәрбияче, укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен, әдәби телдә матур итеп сөйләү күнекмәләрен үстерүгә, тестлар белән эшләргә өйрәтүгә, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә, сәләтле балалар белән аерым шөгыльләнә. Шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә куанычлы: аның укучылары татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча район олимпиадаларында призлы урыннар яулый, фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгәннәре район һәм республика күләмендә шулай ук призлы урыннарны гына алалар. Мин үзем, мәсәлән, ике ел рәттән татар теле һәм әдәбият фәннәре буенча икенче урынны алдым.
Укучыларының уңышлары өчен укытучым ихлас күңелдән шатлана. Димәк, күп көч куйган хезмәте эзсез югалмый.
Роза Идрисовна безнең сыйныф җитәкчесе дә әле. Шуңа күрә әти-әниләр белән еш аралаша, очраша, аларны төрле чараларда катнаштыра.
Сыйныфтан тыш тәрбия чараларын оештыруга нык игътибар бирә. “Батырлыкта – матурлык”, “Мәрхәмәтле безнең әниләр”, “Уйныйбыз да, җырлыйбыз” дигән бәйрәмнәр, күренекле язучылар һәм шагыйрьләргә багышланган кичәләрне даими үткәрә.
Халык йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган “Кем белә?”, “Нәүруз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Каз өмәсе” һәм башка бәйрәмнәрдә без һәм безнең әти-әниләр теләп катнашабыз. Алар мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне тагын да ныгыта.
Әле яңа гына укытучыбыз “Наркотикларга урын юк!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Бездә, укучыларында, сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләү, наркоманиянең аянычлы хәлләргә китерүен төшендерү, шушы яман гадәтләрдән саклау максатыннан уен рәвешендә оештырды ул аны.
Без сыйныф сәгатенә әзерлек барышында наркомания турында язылган китаплар, белешмә чыганаклар, Интернет материаллары белән таныштык, өйрәндек, һәм шуны аңладык: без барыбыз бергә наркоманиягә каршы көрәшмәсәк, сәламәт киләчәгебезне күз алдына китерүе дә авыр булыр.
Кешенең йөрәк эшчәнлеген кәгазьгә төшергән кардиограмманы хәзерге заманда һәркемнең күргәне бардыр: туры диярлек эз сызылып бара да, йөрәк кинәт тибеп куя һәм кәгазьгә сөңге булып өскә калка. Укытучымның эшчәнлеген әнә шул кардиограмма белән чагыштырыр идем. Һәммәсе дә йөрәктән чыга.
Роза Идрисовна Сафина турында күпме сөйләсәң дә аз булыр төсле. Ул туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы кеше. Фикерләренең җитдилеге белән аерылып тора, үзенә тарта, ә хисләре кайнарлыгы белән барысын да сокландыра. Җаны мәхәббәттән яралган укытучым дөньядагы һәрнәрсәгә сокланып карый.
Аның матурлыгын, мөлаемлыгын, ягымлыгын сүз белән генә сөйләп аңлатып бетерә торган түгел. Назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, күңелдә үз-үзеңә ышану хисе туа. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белә, гадел һәм искиткеч сабыр ул, безнең өчен янып яши, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп тора, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята, безне эшлекле, белемле, һөнәрле, әхлаклы булырга чакыра.
Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәрен дә санап бетергесез күп булгандыр. Тормышның ачысын-төчесен, нуҗасын, бәхетен татый....Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, яшәргә омтыла. Ул күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Күпме карасаң да, һәрвакыт йөзендә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.
Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып, көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы Укытучым.
Мәктәп елларынды Роза Идрисовна безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та була. Ул безгә җил-яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Укытучы гына түгел, безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез дә. Аның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен беркайчан да исебездән чыгармабыз.
Мин укытучымны бик каты яратам. Мин аңарга бурычлы. Ул мине туган телемне - Әнкәм-Әткәм телен яратырга, тормыш кадерен белергә өйрәтте. Аның хезмәт сөючәнлегенә сокланам һәм матурлыгы, сабырлылыгы, нык холыклы һәм көчле рухлы булуы алдында баш иям.
Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, Сез һәрвакыт күңел түребездә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз, Укытучым!




Әһлиуллина Алинә Рафик кызы
11 нче Б сыйныф укучысы.
Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре 8 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе.
 
Диләрә 19.11.2010 19:54:03
Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
Госман Садә.
Иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән янәшә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, Кызыксынган сорауларына җавап бирә.
Балаларның теле – кыңгырау.
Гел чыңгылдый – ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Кечкенә чакта укытучы булу бик җиңел дип уйлый идем .Ләкин үсә – үсә һәркемдә дә моңа сәлат юк икәнне аңладым. Бары тик бик түзем, тырыш кеше генә укытучы була ала.
Әйе, укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да.Ә башлангыч сыйныф укучыларына белем серләрен төшендерү, аларны үз – үзләрен тотарга өйрәтү тагын да катлаулырак.
Минем яраткан, беренче укытучым – Гөлия Рөстәмовна.Беренче дәрескә килеп кергәне әле дә хәтеремдә : төз, зифа буй – сын,чәчләрен матур итеп артка җыеп куйган. Ник бер килмәгән җире булсын! Дәреснең темасы
хәтердә калмаган, ә менә 45 минут буе авызына каратып тотуы хәтердә.
Ул безне дус – тату булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләрне
кыерсытмаска өйрәтте. Һәр хәрефнең, һәр сүзнең асылына төшендерү
өчен күпме көч куйды. Ул һәрбер әсәрне дә үз күңеле аша үткәреп
сөйләргә тырышты. Һәрберебезгә күпме энергия, вакыт сарыф итә иде.
Төрле бәйрәм чаралары уздырганда да бик борчыла, безне алдынгы итү өчен нинди генә киңәшләр бирми. Ләкин кайчагында аның яхшылыкларын
бәяләп бетермибез, дәрестә шаярабыз, тыңламыйбыз. Бары тик соңыннан
гына үзебезнең хаталарны аңлап үкенәбез. Яраткан укытучыбызны
үпкәләткәнбездер, рәнҗеткәнбездер кебек тоела.
Гөлия апа минем өчен идеал иде.Фәнне белми торсаң, ничек борчыла,
үртәлә иде ул! Ә инде дәрестә яхшы итеп сөйләсәң, аннан да бәхетле
кеше булмый торган иде.
Хәзер инде без тугызынчы сыйныф укуычлары. Тик барыбер беренче
укытучыбызны онытмыйбыз, аның киңәшләрен дә күз уңыннан чыгармыйбыз. Һәрвакыт аның янына барып, төрле киңәшләр сорыйбыз.
Нинди генә ярдәм сорап килсәк тә, беребезне дә кире бырып җибәрми,
һәрвакыт булышырга ашкынып тора.
Беренче укытучымны бик хөрмәт итәм, аның дәресләрен сагынам,
акыллы киңәшләрен истә тотам. Мин аның белән горурланам. Аның кебек
киенергә, чәчләремне аның кебек йөртергә тырышам. Ачык йөзле, шат
күңелле, укучылары алдында хөрмәткә лаек Гөлия апам бик якын миңа.
 
Одина 30.09.2010 20:29:53
Туган ягыбызның һәр төбәге үзенчә матур. Табигать матурлыгына төренгән гүзәллекне, төбәкнең күркәм холыклы, талантлы кешеләре дә тулыландырып, ямь өстенә ямь биреп яши. Бу язмада мин нәкь менә шундый кеше турында язарга уйладым мин.

Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз...
Әйе, ләкин бу юллар Харис Галәветдин улына кагылмый. Чөнки нәкъ тә менә аның һөнәрләре санап бетергесез. Иң беренче чиратта ул Зур Сәрдек гимназиясендә укучыларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче тәҗрибәле укытучы. Бәйрәмнәр үткәрелсә аның моңы, үзәкләргә үтәрлек итеп үзе гитарада уйнап җырлавын ишетәбз. Өстәмә белем сәнгатьләрендә укучыларны чаңгы шуу серләренә өйрәтергә дә вакыт таба әле ул. Шуларның өстенә без аның бик оста рәссам булуын да белдек.
Рәсем ясарга кечкенә вакыттан бирле яратам, бу шөгыль минем күңелемә рәхәтлек бирә, дөнья мәшакатьләреннән ял итәм, - ди Харис абый. Ул портретлар, натюрмортлар, төрле табигать күренешләрен иҗат итә. Хәзер иҗат итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, материаллар, буяуларның җаның ниндиен тели шундыен табарга була, ә элек капчыкны тарттырып, шуңа ясый идем,-дип искә ала Харис абый. Рәсемнәр озак ясала, кайберләрен шактый вакыт узгач яңадан баетып, тулыландыргач кына чын-чынлап картина төгәлләнә, рамнарга урнаштырыла. Пыяла банканы ясау авыр, ә кешене сүрәтләү тагын да авыррак икән.
Харис абыйның бу шөгыльленә өйдәгеләре дә хөрмәт белән белән карыйлар, -“Үзенә ошагач ясасын”,- дип кенә торалар.
Харис абыйның яраткан рәссамнары да бар. XVI гасырның Рафаэль, Микиланңело, Татарстаннан Х. Якупов кебек рәссамнар-ның иҗатына соклана ул. Беренче көн рәссамнары иҗатларын да игътибарсыз калдырмыйм, Казанга барган саен күргәзмәләргә керәм , үземә тагын да иҗат итәргә илһам алып кайтам,- ди Харис Галәветдинович.
Харис абый яныннан киткәндә, күңелгә шундый рәхәт иде. Мин дә Харис абыйның иҗат җимешләрен карап үземне рәсемнәр күргәзмәсендә йөргән кебек хис итем. Аңа алга таба да иҗади эшендә зур уңышлар телим.



Язды: Зур Сәрдек авылы муниципаль белем бирү учреждениесе - гимназиянең 10Б сыйныф укучысы Насибуллина Одина. Дамировна.
 
Одина 30.09.2010 20:21:46
Туган ягыбызның һәр төбәге үзенчә матур. Табигать матурлыгына төренгән гүзәллекне, төбәкнең күркәм холыклы, талантлы кешеләре дә тулыландырып, ямь өстенә ямь биреп яши. Бу язмада мин нәкь менә шундый кеше турында язарга уйладым мин.

Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз...
Әйе, ләкин бу юллар Харис Галәветдин улына кагылмый. Чөнки нәкъ тә менә аның һөнәрләре санап бетергесез. Иң беренче чиратта ул Зур Сәрдек гимназиясендә укучыларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче тәҗрибәле укытучы. Бәйрәмнәр үткәрелсә аның моңы, үзәкләргә үтәрлек итеп үзе гитарада уйнап җырлавын ишетәбз. Өстәмә белем сәнгатьләрендә укучыларны чаңгы шуу серләренә өйрәтергә дә вакыт таба әле ул. Шуларның өстенә без аның бик оста рәссам булуын да белдек.
Рәсем ясарга кечкенә вакыттан бирле яратам, бу шөгыль минем күңелемә рәхәтлек бирә, дөнья мәшакатьләреннән ял итәм, - ди Харис абый. Ул портретлар, натюрмортлар, төрле табигать күренешләрен иҗат итә. Хәзер иҗат итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, материаллар, буяуларның җаның ниндиен тели шундыен табарга була, ә элек капчыкны тарттырып, шуңа ясый идем,-дип искә ала Харис абый. Рәсемнәр озак ясала, кайберләрен шактый вакыт узгач яңадан баетып, тулыландыргач кына чын-чынлап картина төгәлләнә, рамнарга урнаштырыла. Пыяла банканы ясау авыр, ә кешене сүрәтләү тагын да авыррак икән.
Харис абыйның бу шөгыльленә өйдәгеләре дә хөрмәт белән белән карыйлар, -“Үзенә ошагач ясасын”,- дип кенә торалар.
Харис абыйның яраткан рәссамнары да бар. XVI гасырның Рафаэль, Микиланңело, Татарстаннан Х. Якупов кебек рәссамнар-ның иҗатына соклана ул. Беренче көн рәссамнары иҗатларын да игътибарсыз калдырмыйм, Казанга барган саен күргәзмәләргә керәм , үземә тагын да иҗат итәргә илһам алып кайтам,- ди Харис Галәветдинович.
Харис абый яныннан киткәндә, күңелгә шундый рәхәт иде. Мин дә Харис абыйның иҗат җимешләрен карап үземне рәсемнәр күргәзмәсендә йөргән кебек хис итем. Аңа алга таба да иҗади эшендә зур уңышлар телим.

 
Илназ 27.05.2010 18:49:09
Илназ

Минем әни - укытучы

Әниләр! Дөньяда алардан да кадерлерәк, алардан да якынрак кеше бармы икән? Юктыр! Бүгенге матур яшәвебез, якты дөньяны күрүебез белән без барыбыз да әниләргә бурычлы.
Бәла-казага юлыксак та, шатлык килсә дә, аны уртаклашырга без газиз әниләребез янына ашыгабыз. Алар белән сөйләшсәк, күңелләребез сафланып, тынычланып киткәндәй була. Җир йөзендә иң кадерле кеше булганга, күпме җырлар, шигырьләр, дастаннар, романнар багышланган аларга.
Минем дә сезгә үземнең иң якын кешем турында сөйлисем килә. Ул минем иң- иң уңган, иң- иң матур, сөекле әнием Гөлсинә.
Менә ничә еллар инде ул Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Ул искиткеч тырыш, тирән белемле, хөрмәткә ия булган укытучыларның берсе. Аны районыбызда гына түгел, республикабызда, хәтта Россиядә дә беләләр. Әнием беренчеләрдән булып, 2006 нчы елда Россиякүләм үткәрелгән проектта катнашып, 100мең сумлык президент грантына ия булды. Аның үз фәненә багышланган мәкаләләре Россия һәм Бөтендөнья күләмендә үткәрелгән конференцияләр җыентыкларында басылып чыкты. Быел ул “ Киләчәк Россиянең сәләтле балалары” проектында катнашты һәм аның исеме Энциклопедиягә кертелде.
Гомумән, минем әнием тынгысыз кеше. Ул нинди генә бәйгеләрдә катнашмасын, һәрвакыт призлы урыннар яулый. Аның мактау кәгазъләрен санап бетерерлек түгел! Аның укучылары да бәйгеләрдә беренчелекне башкаларга бирмиләр. Барлык бәйгеләрдә дә теләп катнашалар. Узган уку елында аның укучысы Исламова Алсу татар теленнән уздырылган олимпиадада Республикабызда беренче урынны яулады. Быелгы уку елында әле күптән түгел генә уздырылган “Алтын каләм” бәйгесендә җиңеп, ике укучысы Волгоград шәһәренә путевка белән бүләкләнде. Укучыларның уңышларын санап бетерерлек түгел.
Укучылар әниемне бик тә яраталар. Аны үз әниләредәй якын күрәләр. Әнием укучыларының уңышлары белән чын йөрәктән шатлана, аларга рух бирә. Аның шулай икәнен укучылар язган инша юлларыннан укып аңлау да җитә. ” Үзебезнең дә мәктәптән Гөлсинә Зәкиевна кебек һәр яктан да үрнәк, киләчәктә җәмгыять өчен файдалы кешеләр булып тәрбияләнеп чыгасыбыз килә. Аңа карап, укытучы һөнәрен дә яратып өлгердек инде. Ул безнең өчен илаһи һәм изге гади һәм гадел дә. Аның һәр хәрәкәте безгә үрнәк булып тора. “
Шушы көннәрдә әнием үзенең чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга озата. Янәшәләрендә һәрчак җылы киңәшен биреп торган сыйныф җитәкчеләре – әнием, аларның икенче әниләре булды. Аңа карата булган җылы хисләрен, рәхмәт сүзләрен алар әниемә соңгы кыңгырау бәйрәмендә белдерделәр.
Шундый әнием булуы белән мин бик горурланам. Укытучы баласы булу миндә горурлык хисләре генә уята. Миңа беркемнең дә, беркайчан да “син укытучы баласы “ дип әйткәннәре булмады.
Әнием мәктәптә укучыларның яраткан укытучысы булса, өйдә ул минем иң кадерле әнием! Дөньяның рәхәтен, тормышның сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздыручы, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әнием! Безне, өч улын, әтием белән бергәләп тәрбияләп үстерде алар. Әнием һәрвакыт үзенең күңел җылысын биреп, безне инсафлы, гадел һәр яктан да үрнәк булырга өйрәтте.
Кем генә булсак та, нинди генә югары дәрәҗәгә ирешсәк тә, без әниләребезгә - мәрхәмәтле, олы җанлы, һәрчак ягымлы әниләребезгә бурычлыбыз.
Илназ Якупов
Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9а сыйныфы укучысы.
 
Гөлназ 19.05.2010 17:13:44
Сезне борчуым өчен гафу үтенәм. Язмам башындагы шушы түбәндәге юлларны алып ташлавыгызны үтенәм. Бер үк нәрсәләр кабатланган бит. Ихтирам белән:Гөлназ.


ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БӘТКЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ




(УКЫТУЧЫМА АЧЫК ХАТ)


Эшне башкарды: Бәтке урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф
укучысы Нуртдинова Гөлназ
Җитәкчесе: Якупова Гөлсинә Зәки кызы

2010 нчы ел.


ЗАЯВКА


Ф.И.О. Нуртдинова Гульназ Наильевна
дом. телефон 79 43 27
Адрес школы: с. Бетьки, ул. Центральная, 43
Ф.И.О. учителя: Якупова Гельсиня Закиевна
МОУ “Бетькинская средняя общеобразовательная школа”





























Тукай районы бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

 
Эльза Ибрагимова 18.05.2010 19:28:03
Нур өләшүче укытучым.
Конкурс булуын белүгә, мин, хөрмәтле редакция,сезгә язарга булдым. Әмма кайсы укытучым турында язым икән дип, уйга калдым. Чөнки мин бөтен укытучылармны да бик яратам. Кем турында язсам да, икенчеләрен үпкәләтермен шикелле. Шулай да сыйныф җитәкчесе Зилә Фаргатовна турында язмы кала алмыйм.
Зилә Фаргатовна безнең мәктәптә инглиз теле укыта. Русча да, татарча да бик матур сөйләшә. Мәктәптәге бер чараны да калдырмый, чөнки ул җырларга һәм биергә бик оста. Бер сүз белән әйткәндә, ул иң актив укытучыларның берсе. Аның тагын бер ягын әйтми калып булмый:ул бик нечкә күңелле, берәребезгә авырлык килсә, тәмам кайгыга бата.
Күңелемә иң якын- ул минем укытучым,- сүзләре Зилә Фаргатовна турында.
Минемчә, бүгенге көндә укытучы профессиясе иң җаваплы профессияләрнең берсе. Ә сыйныф җитәкчесе булу, өчләтә батырлык һәм җаваплылык таләп итә. Аның киң күңеле, намуслыгы, тырышлыгы, сабырлыгы мине таң калдыра. Зилә Фаргатовна белем генә бирми, ә тормышта үз юлыңны табарга да булыша. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә ул.
Зилә Фаргатовна! Нинди генә рәхмәт сүзләрен сезгә әйтсәм дә, аз булыр төсле. Киләкчәтә дә сезгә бары тик уңышлар гына телим. Һәрвакытта да шундый мөлаем йөзле укытучы булып калыгыз.

 
Гөлназ 17.05.2010 17:41:51
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БӘТКЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ




(УКЫТУЧЫМА АЧЫК ХАТ)


Эшне башкарды: Бәтке урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф
укучысы Нуртдинова Гөлназ
Җитәкчесе: Якупова Гөлсинә Зәки кызы

2010 нчы ел.


ЗАЯВКА


Ф.И.О. Нуртдинова Гульназ Наильевна
дом. телефон 79 43 27
Адрес школы: с. Бетьки, ул. Центральная, 43
Ф.И.О. учителя: Якупова Гельсиня Закиевна
МОУ “Бетькинская средняя общеобразовательная школа”





























Тукай районы бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе


Исемегез гөлләр булып үрелгән якын кешем!

(Тукай районы Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызына 11 нче сыйныф укучысы Нуртдинова Гөлназдан ачык хат)


Укытучым!
Шатлык, кайгыларны уртаклашып
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай имин, озын гомер бирсен
Ихлас рәхмәт: чып-чын кеше сез!
Укытучым! Иң изге, иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе син! Дөньяга тәүге тапкыр аваз салгач, күкрәгенә нарасыен кысып кочаклаган һәм гомер буе” балам” дип яшәгән газиз әниләребездән кала олы җанлы, киң күңелле, йөрәк җылысы белән иркәләүче, юатучы да, кайгыртучы да син, иң изге күңелле кешем — укытучым минем!
Безгә татар теле фәненнән төпле тирән белем бирүдән тыш, бөтен җаныгыз-тәнегез белән безне тәрбияләүгә алынган сыйныф җитәкчебез Гөлсинә апабыз. Сез һәркөнне ашкынып, яңа уйлар-хыяллар белән мәктәпкә киләсез һәм иң беренче булып безнең янга юнәләсез. Сезнең җылы карашыгызны тою — безнең өчен зур бәхет. Бөтен барлыгыгыз белән безнең дөньяга - укучылар дөньясына чумасыз. Сезгә һәрберебез турында уйланырга, шатланырга да, борчылырга да туры килә.Без үскән саен катлаулана барган тәрбия юнәлешендә сезнең карашыгыз гына безне хаталанмаска, ялгышлар җибәрмәскә этәрә.
Cез, безнең уңышларыбыз белән чын йөрәктән шатланып, тагын да тырышып укырга рух бирәсез , авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәсез. Янәшәдә һәрчак төпле киңәшегезне биреп торган укытучыбыз, шулай ук икенче әниебезгә әйләнәсез.
Сез үткәргән дәресләр кызыклы, җанлы, файдалы, нәтиҗәле үтә. Шул 45 минутлык дәрестә сез бер генә укучыны да игътибардан читтә калдырмыйсыз. Сез — бай тәҗрибәле укытучы, безнең өчен маяк булып торасыз. Сезнең һәр дәресегез — бер ачыш ул.
Һәр яңа туган көн биек үрләргә рухландыра. Күз алдында күпме башкарылган эшләр, борчулы йокысыз төннәр, ә хыялда — ап-ак өметләр белән тулы киләчәк .
Сезнең ирешкән уңышларыгыз санап бетерерлек түгел. Сез укыткан укучылар һәрвакыт төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда беренчелекне яулыйлар. Болар, әлбәттә, сезнең хезмәт нәтиҗәсе.
Сез — безнең өчен иң чибәр, иң акыллы, иң булган һәм иң яраткан укытучыбыз.Үзебезнең дә мәктәптән сезнең кебек һәрьяклап үрнәк, киләчәктә җәмгыять өчен файдалы һәм кирәкле шәхесләр булып тәрбияләнеп чыгасыбыз килә. Сез – безнең горурлыгыбыз!
Исемегез гөл булып үрелгән иң якын кешем — укытучым минем!
Балаларның шат авазы белән тулы киләчәк тормыш юлыгыз да гөлләр булып тармакланып чәчәк атсын!
Гөлсинә апабыз! Сезнең белән үткәргән иң кадерле еллар гомер буе истәлекле хатирәләрне яңартып торыр. Әниләрчә ягымлы карашыгыз, назлы сүзләрегез безнең күңелләрдән беркайчан да китмәс.
Без сезне һәрчак яратып искә алырбыз, хөрмәтле укытучым!
 
эльза 12.05.2010 20:36:26
минем иншам гәҗитегезгә басылачакмы
 
Алина  11.05.2010 19:51:51
Минем әни – укытучы.
Минем әнием Мәсәллимова Мәүлия Минвәли кызы Түбән Кама шәһәрендә укытучы булып эшли. Ул балаларны ана теленә өйрәтә. Әнием бәхетле, чөнки үз заманында рус телен дә, татар телен дә бер дәрәҗәдә өйрәнү бәхетенә ирешкән.
Аның балачак хыялы укытучы булу, тормышка ашкан. Инде аның педагогик эшчәнлегенә 18 ел. Ул үзенең тормышын мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмый. Даими рәвештә эзләнә, яңалыкка омтыла. Уңышларын да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләре барын да укучылары күрсәтә. Чөнки үзенең хезмәт җимешләрен – ачымы алар, татлымы – ул аларда күрә. Укучылары арасында эчүче-тартучылар, милициядә исәптә торучылар юк. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтә. Чөнки күңеле матур кеше, ямьсез гамәлләр кыла алмый. Балалар белән кулга кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Әнием укыткан укучылар төрле конкурсларда, ел саен үткәрелә торган олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Ышанычлы адымнар белән тагы да алга барырга кирәклеген әнием күңеле белән сизә. Шуны тою күңелен җилкендерә, тагы да бөек эшләргә этәрә. Эйе, әнием эшен, телен, гаиләсен ярата. Хезмәт көне тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләң янына кайту, үзеңне бик күпләр өчен кирәкле итеп санау – бу бәхет түгелме?!
Әле минем сезгә генә әйтер серем дә бар:
Әнием кар булып ява ала,
Тамчы булып тама ала.
Җил кебек дулый ала,
Яңгыр кебек көлә ала.
Үз телебезне балаларга
Чын күңелдән җиткерә ала.
Мультимедиа кулланып,
Дәресләрне үткәрә ала.
Үз классы белән һәрчак
Уртак тел дә таба ала.
Сыйныф белән бәйгеләрдә
Призлы урыннар ала.
Янәшәдәге һәркемгә
Ярдәм кулы суза ала.
Дөньядан артка калмаска,
Интернетка кереп ала.
Машинада ялт иттереп,
Авылга кайтып килә ала.
30 килолы капчыкны
Их, тә итми, күтәрә ала.
Кирәк булса шул капчыкны,
9 катка менгерә ала.
Гаиләсе өчен ул көненә
Унлап ризык пешерә ала.
Кыстыбый, бәлеш янына
Аш булдырып, пилмән сала.
Шул арада дәресенә,
Планын язып ала.
Менә шундый ул минем әнием. Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки әнием укыткан мәктәптә белем алу, гел аның ярдәмен тоеп яшәү – ул үзе бер бәхет. Минем бәхетемә башкалар да кызыгып карый. “Сина рәхәт, әниең мәктәптә укыта, аңлашылмаган темаларны аңлата, гел сиңа булыша” , - диючеләр дә бар. Мин әнием белән бик горурланам, саф татарча матур итеп сөйләшә белүемдә дә әниемнең хезмәте бик зур. Укытучы баласы булу бер яктан рәхәт булса да, аның кире яклары да бар шул. Нинди дисезме? Әнием шунда эшләгәч, гел үземне яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк бит. Әгәр без сыйныфыбыз белән берәр этлек эшләргә уйласак, иң беренче булып хәбәр әниемә килеп ирешәсен беләм мин. Шуңа күрә, сыйныфташларымны тәрбияләү минем өскә кайтып кала. Тагы да тырышыбрак укырга туры килә. Әниемнең йөзе минем өчен кызаруын теләмим. Башка балаларның әниләре эштән соң ял итсәләр, минем әниемә анысы да бик эләкми бит. Мәктәптәге эшен өйдә дәвам итә, шунлыктан миңа игътибары да аз кала.
Быелгы ел илебез буенча Укытучы елы дип игълан ителде. Көн саен сине мәктәптә елмаеп каршы алган, укырга–язарга, санарга гына түгел, сиңа тормыш нигезләрен өйрәткән кешелекле кешене зурлау елы. Укытучы елында гына түгел, башка вакытта да укытучыларыбызны онытмасак иде. Укытучы хезмәтенең дәрәҗәсе беркайчан да төшмәсен иде. Укытучыларга, бигрәк тә үземнең яраткан кадерле әниемә, бу ел бары тик уңышлар гына алып килсен иде!
Алинә Мәсәллимова,
32 нче гимназиянең,
8 нче А татар сыйныфы укучысы,
Түбән Кама шәһәре, Чулман урамы,
17 нче йорт, 132 нче фатир


 
Фиргат 01.05.2010 21:15:48
Минем тормышымдагы укытучы”

Үз хезмәтеннән тәм табып эшләгән,
үз хезмәтенә балаларда мәхәббәт тә-
бияли алган кешедән дә бәхетлерәк
кеше юктыр....
(Дәү әнием сөйләгәннәрдән)

Мина дөньяга килеп, үземне белә белгәннән бирле укытучы сүзе бик якын сүз. “Нигә алай ?”-дисезме? Минем бит дәү әниемдә укытучы булган.Ул башлангыч мәктәптә укыткан.Мин кечкенә чагымда дәү әниемнәргә кунакка еш кайта идем.Хәтеремдә әле, дәү әнием үзе дәрес әзерләгәндә(күрәсең,үзен сораулар белән борчымасын өчендер инде) төсле карандашлар һәм кәгазь бирә иде.Үзе ясалып бетмәгән чәчәк,агач,хайван рәсемнәрен ясап бетерергә,буярга өйрәтә иде.Ә инде йокларга яткач шундый кызык әкиятләр сөйли иде.Һәрвакыт ул әкият геройларының берсе мин үзем була идем.Үсә төшкәч аңладым,дәү әнием әкиятләрне үзе уйлап чыгарып сөйләгән икән бит.Көн саен кайдан гына уйлап бетергән икән ул әкиятләрне..Хәзер генә аптырап,сокланып искә алам. Беркайчанда : “Юк,сөйләмим,вакытым тар!”-дигәне булмады дәү әниемнең.Вакыт-вакыт үзе сөйләгән әкият,хикәяләрне миннән кабат сөйләтә иде,янәсе онытмаганмы? Хәзер генә аңладым,ул бит минем сөйләм телемне үстерергә,хәтеремне яхшыртырга тырышып кабатлаткан ул әкиятләрне.Мин хәзердә укыган,ишеткәннәрне сөйләргә бик яратам.Әле менә кечкенә энекәшемә өч яшьтә тулмаган,ул да мин сөйләгән әкиятләрне,мультфильмнарны бик оста итеп сөйли..
Минем бит әнием дә укытучы.Мослим авылының икенче мәктәбендә укыта.Әниемнең абыйсы,Илнур абый да,Раушан абыйда(әнием белән алар игезәкләр), да, сеңлесе Әлфинур апа белгечлеге буенча аспирантура да бетерде. Ул Казанда, өченче гимназиядә татар теле укыта.
Әниләр җәен дәү әниемнәргә кайтып җыелгач күрсәгез икән ничек күңелле булганын. Ничек кенә булмасын сөйләшүнең төп темасы- уку, укучылар, мәктәп.Үзләре дә сизмәстән шул темага кереп китәләр. Мәктәптә булгач кызыклы хәлләр, үзләрен борчыган мәсьәләләр, укучы һәм укытучыга багышлаган анекдотлар дисеңме, барысы да бар анда. Киңәшләр белән, үзләрен борчыган сораулар белән дә бер-берсенә мөрәҗәгать иткәннәрен ишеткәнем бар.
Араларында миңа калса минем әни үз-үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә нык таләпчән булуы белән аерылып тора. Синең әниең усал, - диләр кайчак иптәш малайлар. Тик мин алар белән килешә алмыйм. Әниемне мин бик яратам. Әни кеше таләп итәргә, кушылган эшнең нәтиңәсен күрергә тиеш бит инде. Билгеле әниемнең мәктәптән соң кайтуына, эшеннән бушый алмыйча безнең белән булырга вакыты аз калуына ризалашасым килмәгән вакытларда булгалый. Кайсы гына гына баланың әнисе- әтисе белән бергә күбрәк буласы килми икән!
Әнием үзенең эшләү дәверендә күп кенә егет-кызларның класс җитәкчесе булып эшләп, аларны зур тормыш юлына озатты. Ул аларны бик яратып, сагынып искә ала. Укучылары да әниемә шалтыратып хәлен белеп торалар, туйларына, бәбиләрен күрергә чакыралар. Ә ялга кайтканда кереп, күрешеп сөйләшеп утыралар.
Әллә гел укытучылар арасында үскәнгә, мин ул катлаулы, авыр, мактаулы хезмәт ияләрен чын күңелдән хәрмәт итәм. Укырга, язарга, дөньяны танып белергә, акны карадан аерырга өйрәткән мактаулы хезмәт ияләре булган укытучыларым! “Мин әле төгәл генә менә мин сезенең юлны сайладым, “- дип әйтә алмыйм. Тик ничек кенә булмасын, укытучы дәү әнием, укытучы әнием, абый, апаларымның тәэсире алга таба миңа һөнәр сайлауда эзсез калмастыр. Һәрхәлдә дәү әниемнең дә, әти-әнием, абый, апаларымның өметләрен акларга тырышачакмын.
Мөслим районы
Мөслим икенче урта мәктәбенең 7б сыйныфы укучысы Мәүлиев Фиргат.

 
Райнур Сафиуллин 17.04.2010 20:13:02
УКЫТУЧЫ!Бу сүз минем өчен изге,кадерле.Чөнки минем әнием дә әтием дә укытучылар.Әнием - Сафиуллина Илһамия Билалетдин кызы,башлангыч сыйныфларны укыта,әтием - Сафиуллин Рәдиф Котдус улы,физика укытучысы.Әнием дә әтием дә,яшь,ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр.Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша.
Әниемнән мин гаделлек,түземлелек,тыныч һәм ягымлы булу серләренә өйрәнсәм,әтиемнән мин акыллылык,изгелек,сакчыллык,намуслылык сыйфатларына өйрәнәм.Мәктәптә минем әнием белән әтиемне бик хөрмәт итәләр.Алар икесе дә бик күп конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар.Мин аларны \"кырмыскалар\" белән чагыштырам.Чөнки алар икесе дә бик тырышып эшлиләр.Кеше бит ул һәрбер яктан да матур булырга тиеш.Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып,эчендә начар уйлар булса,ул инде яхшы кеше булмый.Күркәм сыйфатларга изгелек,ягымлылык,акыллылык,намуслылык керә дип уйлыйм мин.Шундый кешеләр янәшәңдә булганда яшәве дә күңеллерәк була.Минем тирәмдә андый кешеләр - әнием,әтием,укытучым һәм дусларым.
Әти-әниемне сөендерер өчен,тырышып укыйм һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәм.Алар сөенеп елмайганда миңа да рәхәт була!
 
Шәрәфиева Вәсилә 01.03.2010 23:50:10
“Минем яраткан укытучым”.
Мин урта белем бирү мәктәбендә белем алам. Анда һәркеше төрле, һәр укучы үзенчә сәләтле, һәр укытучы кызыксындырып, үзенә тартып тора. Укучылар укытучыларны хөрмәтлиләр, алар белән киңәшләшәләр. Безнең мәктәптә һәр укучының үзенең яраткан укытучысы бардыр. Яраткан укытучылар күп булырга мөмкин, тик алар арасыннан иң яратканын сайлавы бик авыр. Кайвакыт, яраткан укытучысы булмаган баланы да очратырга мөмкин. Ә мин үзем, һәр укытучыга хөрмәт белән карыйм, алар белән кинәшләшергә, бәхәсләшергә яратам. Әгәр сорауларым барлыкка килсә яннарына барып эзләгән соравыма җавап табам. Безнең мәктәптә үз эшенең остасы булган укытучылар гына белем бирә дип әйтер идем мин. Һәр укытучы үзе белгәннәрен безгә җиткерергә тырыша. Аның белеме буенча укучы яхшы укыса, бу укытучы өчен зур шатлык, минемчә.
Минем яраткан, хөрмәт иткән укытучыларым күп булса да, алар арасыннан иң якыны, минем сыйныф җитәкчем, Нүрисә апа Рифкать кызы. Әле яшь булса да, ул бу җирдә күп нәрсәләр күрергә өлгергән. 1970 елның 9 маенда Нүрисә апа дөньяга килә. 1977 елда ул Шомбыт урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә. Бу вакытта ул инде йөгереп китаплап укый торган була. 1987 елда Нүрисә апа мәктәпне тәмамлый һәм туган йортыннан Казан химик технологик институтына укырга керә. Уку белән эшне берләштереп ул кичке бүлектә белем ала. 1990 елда язмыш сукмагы аны КГПИ га китерә. Монда белем алган вакытта, ул үзенең туган мәктәбендә физика фәне, аннан биология фәне укытучысы булып эшли башлый. 1994 елда КГПИ ны тәмамлый.
Нүрисә апаны мин бик игътибарлы, үз эшенең остасы һәм олы йөрәкле кеше дип әйтер идем.
Ул менә дигән хуҗабикә, бакчачы. Яз җитү белән ул мәктәп бакчасына беренче булып аяк баса. Үгәр бакчада казыйсы яки эшкәртәсе җир булса, ул шундук иртәге көнгә калдырмыйча эшләрне башкарып куя. Мәктәп каршындагы чәчәк бакчасын җәй көне ул бик хәстәрләп карый, ә көз көне 1 нче сентябрь көнне мәктәпкә укырга килгәч Нүрисә апа шул чәчәкләр кебек искиткеч гүзәл, мөлаем, матур була. Шундый чакта аны йөгереп кочасы килә башлый.
Нүрисә апаны һәр кеше хөрмәт итәдер. Аның дәресенә һәр укучы шатланып керә. Беренчедән, укучылар аның кояш кебек балкып торган йөзен күрергә, ә икенчедән, аның дәрес аңлатуын тыңларга ашыгалар. Ул һәр укучыга тигез карый, дәрес барышында һәр баланың белемен тикшерегә өлгерә. Мәктәптә ул физика, биология һәм кызлар өчен технология фәннәрен өйрәтә. Нүрисә апа – яхшы киңәшче. Әгәр мин аннан берәр темага карата сорау бирсәм, ул һәрчак безгә файдалы киңәшләр бирә. Аның ниндилеген бер дәфтәр битенә генә сыйдырып булмый. Нәрисә апа- минем сыйныф җитәкчем дә әле ул. Сыйныфта берәр гауга яки проблемалар туса, ул шундук бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлый, безгә бер-беребез белән ачуланышырга ярамаганлыкны аңлата. Аның җитәкчелегендә әле дүртенче ел гына укысак та, ул безнең өчен икенче әни кебек. Ул безнең белән кайгыра, кайгыбызны уртаклаша белә. Шул ук вакытта без шатлыклы минутларыбызны да аның белән бүлешәбез.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры