Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ИР-ЕГЕТЛӘР!

Элек 23 февраль Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне итеп бәйрәм ителде, ә 1993 елдан ул Ватанны саклаучылар көне дип үзгәртелде. Күпләр 8 Мартны – гүзәл затларыбыз хатын-кызларның, ә 23 февральне туган җирнең һәм һәр гаиләнең терәге саналган ир-атларыбызның бәйрәме буларак көтеп ала. Без дә барлык ир-егет укучыларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, көч-куәтләренең ташып торуын телибез. Илләргә иминлек биреп, ир-атларыбыз үзләренә иңдергән көч-кодрәтне сугыш-низагларга түгел, ә тыныч тормыштагы изге эшләргә багышласыннар иде дигән теләктә калабыз. Иң мөһиме – сабый балалар иркә кочакларда сугыш утын күрми, кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен белми үссеннәр.

 

Редакция.

 

Даша Богословская фотосы (РИА Новости)

 

* * *

 

АРМИЯДӘ БУЛГАН, ДИЛӘР

 

Армия! Солдат булу әле берничә ел элек зур дәрәҗә саналса, бүген бу сүз егетләрне, аеруча аларның әти-әниләрен бик куркыта. Ә сез армиядә булдыгызмы?

 

ИлСаф, җырчы:

 

– 1984-87 елларда Петропавловск-Камчатск, Владивосток шәһәрләрендә, Тын океан хәрби диңгез флотында хезмәт иттем, корабльдә йөрдек.

 

Армия еллары артык нык сагындырмаса да, искә алып сөйләрдәй күңелле вакыйгалар күп. Кайбер егетләр кебек, өч ел гомер юкка узды дип әйтә алмыйм, армия тормыш дәресе бирде, күп нәрсәгә өйрәтте.

 

Бүген күпләр армиягә бармас өчен төрле сылтау таба. Хәзер бер генә елга калдырдылар. Күп түгел. Егет чагым булса, бүген дә курыкмыйча барыр идем.

 

Илдар КЫЯМОВ, “Хәерле иртә!” тапшыруын алып баручы:

 

– Армиядә булмасам да, хезмәт итмәдем дип әйтә алмыйм. Мин КДУның хәрби кафедрасын тәмамладым. Офицермын. Аллаһы Тәгалә саклый күрсен, әгәр сугышлар чыга калса, беренче чиратта безне алачаклар. Яу кырында генераллар бик үлми бит. Элек-электән батальон, рота командиры, лейтенантлар күпләп кырылган.

 

Ир кеше хәрби мәктәп узарга тиеш. Әмма үз балаларыбызга килгәндә, җибәрергәме-юкмы дип ныклап уйларга җирлек бар. Мәскәүдәге генералларга, түрәләргә балалары якын булган кебек, безгә дә үзебезнекеләр бик кадерле.

 

Илдус ФӘИЗ, Болгар мәчете имамы:

 

– 1982-84 елларда Украинада хезмәт иттем. Шофер вазыйфасын башкарырга туры килде. Солдат хезмәтеннән артык зарланмыйм. Ул чакта тәртип бар иде. Шулай да, хезмәт итү артык җиңел үтте дип булмый. Ата-аналардан, туганнардан аерылып еракка китү – үзе бер сынау.

 

Без тыңлаучан буын булдык. Совет заманында кыйналырга тиеш дип өйрәттеләр. Каршы әйтү юк иде. Хәзер демократия бит. Армиядә дә, көндәлек тормышта да аз гына тисәләр дә судка бирәләр, кайберәүләре качарга да күп сорамый.

 

Без Ватанга хезмәт итәргә тиеш дип тәрбияләнеп үстек. Хәзергеләр исә: “Әй, нигә кирәк? Бармасаң да ярар әле”, – дип, качу ягын карый. Алар кыйналудан, үлемнән курка. Аллаһы Тәгаләдән язылган булса, анда бармыйча да кыйналасың инде. Гомерең беткән икән, монда да үләсең. Егет кеше ниндидер авырлыклар аша узарга, сыналырга, чыныгырга тиеш дип саныйм.

 

Усман ӘЛМИЕВ, җырчы:

 

– 1942 елда мине армиягә чакырдылар. Безнең яшьлек Бөек Ватан сугышына туры килде. Авыр чаклар. Башка солдатлар кебек үк, минем дә чәчне пеләш иттеләр, форма бирделәр. Инде китәбез дигәндә генә: “Әлмиев, сине җибәрмибез. Монда каласың”, – диделәр.

 

Кулга корал тотып кына түгел, яралыларны, авыр хәлдә калганнарны рухи яктан да күтәрергә кирәк иде. Үземне солдатлардан аз хезмәт иттем дип санамыйм. Кайда яралы хәрбиләр ята, шунда барып тере тавышка җырладым. Ул чакта бөтен җирдә госпиталь иде. Көнгә 15 әр концерт биргән чаклар күп булды.

 

Шәмси ЗАКИРОВ, юмор остасы:

 

– Кызганычка каршы, миңа армиядә хезмәт итәргә туры килмәде. Һөнәр училищесын тәмамлагач, Түбән Камадагы нефтехимия заводын төзеп бетерергә кирәк дип, армиягә җибәрмәделәр. Аннан югары уку йортында белем алу сәбәпле кичектерелде. 1 нче курста чакта өйләндем. Институтны тәмамлаганда ике балам бар иде. Шулай итеп 27 яшь тулгач, кулга хәрби билет тоттырдылар.

 

Улым Марат та гел укып армиягә бара алмады. Хәзер проректор булып эшли.

 

Безнең заманда армиядә булмаган егеткә мескен дип карыйлар иде. Хәзер, киресенчә, бармый калу дәрәҗә санала. Студентларым ничә меңгә хәрби билет сатып алуын ачыктан-ачык әйтә. Кайсы 70, кайсы 80 меңгә булдырдык, ди. Ришвәт бирү-алу белән мактанып йөри торган чор җитте. Әлбәттә, мондый илдә тәртип була алмый.

 

“Мунча ташы” театрында эшләгәндә туксанынчы елларда “Армия хикмәтләре” дигән программа уйлап таптык. Шул чакта Совет армиясеннән рәхәтләнеп көлгән идек. Кызганычка каршы, бүгенге армия еларлык хәлдә. Анда үлеп кайткан егетләр бигрәк жәл.

 

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

* * *

 

ИРЛӘРГӘ НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

 

23 февраль якынлашса, гүзәл затларны ир-егетләргә нәрсә бүләк итәргә дигән сорау борчый башлый. Бабагызның, әтиегезнең, ирегезнең, ир туганнарыгызның һәм балаларыгызның күңеленә нәрсәләр хуш килер икән соң, әйдәгез, бүләкне бергәләп сайлыйбыз.

 

Әгәр ирләрнең яшь үзенчәлекләренә карап якын килсәк

 

Өлкән кешегә: өй телефоны трубкасы, йон плед, җылы киемнәр, шарф, тибрәнүче кәнәфи...

 

Яшүсмергә: заманча кырыну җайланмасы, одеколон, яшүсмерләргә багышланган энциклопедия, спортзал, бассейнга абонемент, яшьләр журналына яздыру...

 

Кечкенә малайга: малайлар өчен энциклопедия яки башка кызыклы китаплар, конструктор, тимераяк, чаңгы...

 

Бүләк сайлаганда ир кешенең нинди һөнәр иясе булуын, зәвыгын искә алу да зыян итмәс

 

Автомобильчегә, туристка, командировкаларда күп йөрүчегә: салон термометры, утыргыч чехоллары, шоферлар өчен утыргычка массаж җәймәсе, термос һәм юлда уңайлы савыт-саба, юл кирәк-яраклары, җыйнак юл сумкасы, атлас, сөлге, фонарь, йокыдан уятучы кул сәгате, фотоаппарат.

 

Балыкчыга: кармаклар җыелмасы, спиннинг, ятьмә, юл флягасы, балык чистарткыч приборлар, балыкчыларга багышланган китаплар, шулай ук балык ашлары рецептлары.

 

Мунча яратучыга: мунча җыелмасы, чабынганда кия торган башлык яки бияләй, халат, яхшы мунчала, хуш исле сабын, бәлзәм, зур сөлге һәм башка мунча кирәк-яраклары.

 

Спорт яратучыга: нинди төр белән мавыгуга карап спорт костюмы, футболка, ракетка, спорт сумкасы, йөзү күзлеге, исеме язылган сөлге, спорт журналларына яздыру.

 

Бүләкне ирләрнең холкына, табигатенә карап та сайларга булла

 

Өйдә хуҗа кешегә: инструментлар җыелмасы, яхшы тишкеч (дрель), “Сделай сам” кебек журналларга яздыру.

 

Романтик кешегә: сирәк очрый торган яхшы сортлы чәй яки кофе, хуш исле шәмнәр, амулет, магик музыкалы диск, одеколон.

 

Буйдакка: зур термос, җыйнак кына тузан суырткыч, буйдаклар өчен кулинария китабы, савыт-саба юа торган машина.

 

Өйдә утыручыга: өйдә кия торган башмаклар, яраткан фильмнары яки мультиклар яздырылган диск, яраткан жанрындагы китаплар, газета-журналларга яздырту.

 

Айгөл НУРИЕВА.

 

* * *

 

– Военкоматка шундый хәбәр килгән дип ишеттем: имеш, Саклану министрлыгында хәрби пирамида кабул иткәннәр.

 

– Анысы ничек була инде?

 

– Ничекме? Кем үзе белән хезмәт итәргә 3 кеше алып килә, шул солдатны армиядән азат итәләр икән.

 

* * *

 

Берәү очраклы юлдашыннан сорый:

 

– Син кулыңны сугышта югалттыңмы?

 

– Юк, мине хәрби комиссариатка сөйрәп алып барганда өзелеп калды.

 

* * *

 

Чебурашканы армиягә алганнар. Хезмәт вакытын бетереп кайтканнан соң, Гена аннан сорый:

 

– Кем булып хезмәт иттең?

 

– Радар булып.

 

* * *

 

Рота командиры чистартылмаган автоматны күрә һәм ачулы итеп кычкыра:

 

– Кем автоматы бу?

 

– Конструктор Калашниковныкы, – дип җавап бирә каушап калган солдат.

 

* * *

 

– Кичәге йолдызнамә хәрби киемдәге кеше белән гомергә истә калырлык искиткеч очрашу вәгъдә иткән иде.

 

– Соң, шуннан, очраштыгызмы?

 

– Әйе, кичә машинам белән бер капитанны бәрдердем.

 

* * *

 

“ГАИЛӘ – УЛ КЕЧКЕНӘ ВАТАН”

 

Бик борынгы заманнардан ук юан беләкле, киң җилкәле ир кешегә, кодрәт иясе буларак, җитди вазыйфалар йөкләнгән. Ул, ауга йөреп, гаиләсен ризыкландырган, нәселен дошманнардан саклаган, көч соралган эшләрне, гомумән, бөтен авырлыкны үз өстенә алган. Шуңа дәрәҗәсе дә югары булган, аңарга башкалар тарафыннан зур хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелгән.

 

Ир заты элек-электән җәмгыятьнең дә тоткасы саналган. Бүген көчле затның дәрәҗәсе төште дип сөйләшергә яратсак та, үзенә каралган бурычларны төгәл үтәп, хатын-кызлар һәм балалар ир кеше хакын хаклап яшәгән гаиләләрдә аның абруе әле дә бик зур. Татарстан диния нәзарәте мөфтиенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт ЗАРИПОВ ир кешегә дини күзлектән чыгып бәя бирде:

 

– Коръән-Кәримдә ир кешенең роле алдан ук билгеләнеп куелган. Ул хатынын һәм балаларын туендыручы, гаиләдә баш кеше, ягъни төрле яклап тәэмин итүче. Аллаһы Тәгалә үзенә төшкәннәрне башкару өчен аңа көч-куәт, гайрәт биргән, ул шуннан тулысынча файдаланырга тиеш. Аллаһы Тәгалә ир затының юлын ничек сызса, ул шуннан тайпылмый барырга бурычлы. Гомумән алганда, игътибар белән карасаң, иң яхшы хирурглар да, иң булган модельерлар да, иң тәмле пешерүчеләр дә ирләр бит.

 

Ни кызганыч, бүген ир белән хатын-кызның үз вазыйфаларын башкаруларында тән һәм физик көч, гыйлемлелек дәрәҗәләре зур роль уйный. Ирләрнең эчкечелеккә сабышулары аларның абруен төшерде. Хатын-кызлар исә фахишәлеккә тайпылды. Ә 23 февраль – ул ата-анасы, хатыны, балалары хакын хаклап, аларның матди һәм рухи тормышын, Ватанын саклап яшәгән ир-егетләр бәйрәме. Ир кеше үз йортында хуҗа, барлык якыннары хакында даими кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүче шәфкать иясе. Ире дә, хатыны да Аллаһ кушканча яшәгән гаиләләр бәрәкәтле, тату тормыш кичерәләр. Мондый үзләренә төшкән вазыйфаларны төгәл башкарган йортларда һәркөн бәйрәм. Әйтик, өйдәгеләр ата кешенең юлдан яки эштән кайтуын көн саен тәмле ашлар пешереп, якты йөз, аның күңелен эретердәй сүзләр белән каршы алалар икән, әти кеше дә бу йортка канатланып, дәртләнеп кайта. Әлеге психологик ярдәм аның көне буе эшләп арыганнарын да тиз арада оныттыра. Бу юнәлештә әби-бабаларыбыз үрнәгенә таянырга тиешбез. Татарның үткәндәге гаилә тарихы безгә өлге булып тора. Чөнки алар ислам кануннарына буйсынып яшәгәннәр, ир белән хатын арасындагы тәңгәллекне бозмаганнар.

 

Ә шәригать кагыйдәләреннән читләшеп, гаиләсен хафага салып, эчеп, аерылып, аталык, ирлек бурычларын үтәми, Ватанын саклаудан качып йөргән ир затлары чын ир була алмыйлар. Ир кеше төпле терәк булып, хатын-кыз аңа буйсынып, һәр нәрсәне аның белән киңәшеп эшләргә тиеш. Хәтта нәфел намазларын да, кунак чакыру кебек мәҗлесләрне дә, якыннарына бирергә ниятләгән нәрсәләрне дә, хөрмәт йөзеннән, хәләл ире белән уртаклашырга, аның рөхсәтен алырга бурычлы. Хатын-кызга үз эгоизмы белән сәбәпсез аерылырга да кушмаган Аллаһы Тәгалә. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә андый хатыннарга җәннәтнең исе дә тәтемәячәге хакында искәртә. Ир белән хатын үз вазыйфаларына тугрылыклы булганда гына тату тормыш, илдә иминлек була. Гаилә – ул кечкенә Ватан, ә ир кеше шул илдә җитәкче һәм аны саклаучы, яклаучы кеше.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

| 19.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры