Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЙОЛДЫЗНАМӘ ДИП ШАШАМ”

“Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруын аеруча яшьләр яратып карый. Чөнки ул әлегә кадәр мәхәббәтен очратмаган кыз һәм егетләргә аралашыр, танышыр, кавышыр өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Алып баручылары – Зөлфәт Зиннуров белән Луиза Әхмәтҗанова. Луиза бүген бездә кунакта.

Белешмә:

 

Туган көне: 6 июль, 1986 ел

Туган урыны: Казан

Белеме: Казан дәүләт университетының журналистика факультеты

Гаилә хәле: әтисе – Әмир (очкычларга мотор төзү тармагында эшли), әнисе – Рәдинә (бухгалтер), энесе – Искәндәр (7 нче сыйныфта укый)

Машинасы: “Дэу Матиз”

Яраткан җырчысы: Зиннур

Хоббие: бию, хэнд-мэй

 

– Луиза, Зөлфәт Зиннуров белән ничек “парлаштыгыз”? Алып баручылар буларак дип әйтүем...

 

– Кастинг үткән идек. Зөлфәт белән тиз уртак тел табып, дуслашып киттек. Аның белән эшләве бик җайлы.

 

– Тапшыруда катнашырга теләгән яшьләр, анда эләгер өчен, нинди юллар үтәргә тиеш?

 

– Татар телен, яхшы белү сорала. Әлбәттә, танышу теләге булырга тиеш һәм бүләк әзерләп килергә кирәк. Чөнки тапшыру кагыйдәләре буенча, һәрбер катнашучы төп геройга, йә булмаса героиняга бүләк тапшыра.

 

– “Син – минеке, мин – синеке”ндә кемнәр катнаша алмый? Берәр нинди чикләүләр бармы?

 

– Яше 30 дан узганнарга мондый мөмкинлек бирелми.

 

– Тапшыруда танышып, очраша башлаган, гаилә корган яшьләр юкмы? Элемтәдә торасызмы? Бераз вакыт узгач, алар белән ни булган, мөнәсәбәтләре дәвам итәме, шулар хакында яңадан сюжетлар эшләсәгез, кызык булыр иде…

 

– Редакциягә бу үтенеч белән шалтыратучылар байтак. Әгәр кавышкан парлар булса, рәхәтләнеп күрсәтер, шундый тапшырулар ясар идек. Ләкин әлегә андыйлар юк. Шәхсән үзем һәр тапшыруда кавышкан парга килеп: “Әгәр бүгенге танышуыгыз җитди мөнәсәбәтләргә барып җитә икән, миңа бу хакта әйтергә онытмагыз”, – дим. Ләкин хәбәр итүчеләр күренми. Монысы, әлбәттә, кызганыч. Шулай да, тапшыру эзсез узмый. Биредә дуслашалар, аралашулар тапшыру узганнан соң да дәвам итә.

 

– Луиза, ә үзең ТВ, интернет аша танышып очраша алыр идеңме? Бу рәвешле җитди мөнәсәбәтләр төзеп буласына ышанасыңмы?

 

– Ышанам. Югыйсә вакыт әрәм итеп эшләп тә йөрмәс идем. Хәзер яшьләр кино, театр, концерт яки паркта танышмыйлар. Яңа технологияләр танышу өлкәсенә дә үтеп керде. Яшьләр күбесенчә интернет аша аралашалар.

 

Телевидениегә килгәндә исә димчеләргә йөрү яңадан модага кереп бара. “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруын да үзенә күрә димче дип санарга мөмкин. Димчеләргә теләсә кем йөрми. Аларга үзен хөрмәт итүче, бәясен белүче, киләчәкне уйлаган, тәрбияле кешеләр генә мөрәҗәгать итә.

 

– Ә Луиза күңелен кемнәр яулый ала? Синең өчен идеаль егет нинди була?

 

– Идеаль кеше юк. Шуңа Апполон да, йомшак холыклы кеше дә эзләмәдем. Иң мөһиме – тискәре якларын кабул итеп, аңа яраклашу. Ярны яхшы сыйфатларына карап түгел, ә минусларын истә тотып сайларга кирәк. Ачык күңелле, максатчан, туры сүзле, укымышлы, җаваплы, кызыклы әңгәмәдәш – бу сыйфатлар егетләрга карата хөрмәт уята.

 

– Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша уза, диләр бит. Ә син сөйгәнеңне нинди ризыклар белән сыйлар идең?

 

– Нәрсә пешереп бирәләр, шуны “еламыйча” гына, бик тәмле булган, дип ашасын иде ул (көлә).

 

– Тапшыруда яшьләр һәрчак бүләк бирешә. Үзең егетләргә нинди сюрпризлар ясарга яратасың? Һәм, киресенчә, синең күңелеңә егетләрнең нәрсә бирүе хуш килә?

 

– Үлеп роза чәчәкләре яратам. Зур бәйләм ясап бирсәләр, шул җитә. Баналь, ләкин романтик кызның күңелен шулай күреп була.

 

Үзем дә бүләкләр ясарга бик яратам. Аны сайлау – үзе бер зур хезмәт. Башта кешенең нәрсәгә өстенлек бирүен өйрәнәм, бүләкнең аңа кирәклеге, туры килү-килмәвен уйлыйм, аннан кибетләр, соңгы стадиядә сайланган бүләкне матур кәгазьгә төрү, бантиклар ябыштыру...

 

– Төрле юрау, күрәзә, йолдызнамәләргә ышанасыңмы?

 

– Юрауларга ышанам, күрәзәчеләргә – юк. Ә йолдызнамә дип шашам. Күп уйламыйча, танышуның икенче минутында: “Син йолдызнамә буенча кем?” – дип сорый алам. Үзем Кысла. Чаян, Үгезбозау, Кыз, Кысла йолдызлыгы астында туганнар белән бик җиңел уртак тел табам, алар миңа туры килә.

 

 

1

2

Лилия ЙОСЫПОВА | 19.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры