Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ НИЧЕК ЭШЛИ?

27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV корылтае узачак. 650 ләп делегат ТР Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакыйның эшчәнлек хисабын тыңлаячак, яңа срокка җитәкче органнарны сайлаячак.

Төрле фикерләр булды. Мөфтилеккә Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов, Кол Шәриф имамы Рамил Юныс, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин кандидатуралары да каралды дигән сүзләр йөрде. Җәен “И.М.”га биргән интервьюсында Нурулла мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла, бер кеше дә мөфтилеккә дәгъва итмәгән очракта, демократия принциплары саклансын өчен, үзем чыгам, дип тә әйткән иде. Ләкин бу юлы Госман хәзрәткә каршы чыгарга берсе дә җөрьәт итмәс шикелле. Һәрхәлдә, мөфтилеккә аннан башка кандидатлар барлыгы ишетелми.

 

Бу атнада без Диния нәзарәтенең эшчәнлеген анализлавын үтенеп һәм киңәш-тәкъдимнәрен белешергә теләп, берничә имамга мөрәҗәгать иткән идек, әмма алар никтер бу турыда сөйләшүдән баш тартты. Мактарга да, тәнкыйтьләргә дә теләмәделәр.

 

Айдар ХӘЛИМ, язучы, җәмәгать эшлеклесе:

 

– Соңгы елларда мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр ачылды, күркәм күренеш. Ләкин ТР Диния нәзарәте муллалары дини һәм милли хокукларны яклауга әзерлексез булды, авыр хәлдә калган милләтне яклап чыкмады. Аларның дин һәм милли мәнфәгатьләр өчен көрәшмәве, матбугатта чыгыш ясамавы, мөрәҗәгатьләр кабул итмәве, халык белән бергә булмавы чын мәгънәсендә ачуны китерә.

 

Мөселман татарлары төрмәгә утыртылды, ләкин дин әһелләре арасыннан аларны яклап сүз әйтүче табылмады. Кремль янында фестивальләр уздырып, бабаларыбыз шәһит киткән изге урынны сыра шешәләренә күмеп китәләр, ә ТР Диния нәзарәте дәшми. Руханиларның берсе дә спиртлы эчемлекләр сатуга каршы чыкмый, ураза вакытында ичмасам моңа ирешә алсалар, мактар идем. Бүген имамнар бары тик мәчеттә вәгазь укып вакыт уздыра. Аларның берсе дә наркоманнар притонына, төнге клубларга, төрмәләргә бармый.

 

Дини әдәбиятка кытлык юк, ләкин балалар өчен китаплар чыгарылмый. Урыслар, төрле секталар инде үз китапларын төсле итеп, матур рәсемнәр белән бизәп, татарча бастырып, иң ерак авылларда таратып йөри, ә бездә татарча исламны аңлаткан бер генә балалар китабы да юк.

 

Әлбир КРГАНОВ, Чувашстан мөфтие:

 

– Татарстан – катлаулы төбәк. Диния нәзарәтенә 1200 мәхәлләне берләштереп, аларның эшчәнлеген оештырырга туры килә. ТР дини идарәсенең иң зур хезмәте – мөселманнарның бердәмлеген саклап калу. Алар Татарстан мөселманнарына, дәүләткә таянып эшчәнлек алып бара. Башкаларга авыр булмасын өчен ашыгыч, уйланылмаган мөрәҗәгать белән чыгыш ясамыйлар. ТР Диния нәзарәтенең “Идел-хаҗ” комитеты уңышлы эшли. Без моңа сокланабыз. РИУның тырышлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.

 

Әлбәттә, күңелне кырган күренешләр дә бар. Татарның йөзек кашы, дини мәркәз саналган шәһри Болгарга Татарстан руханилары тарафыннан игътибар күбрәк булсын иде. Җыенга килеп, республиканың дини җитәкчеләрен күрмәгәнгә уңайсызланабыз.

 

Казан рухи мәркәз булганын истә тотып, китапханәләрдә, фондларда сакланган дини мирасны барлаучы, халыкка җиткерүче ислам үзәге булдырылса иде дигән теләк тә бар. Аның бурычы – Идел-Урал мөселманнарына методик уку әсбаплары әзерләү. Диния нәзарәтенең оештыру эшләре тәмамланды, хәзер югары сыйфатлы баскычка күтәрелеп, игътибар мәгърифәтчелеккә юнәлергә тиеш.

 

ТР Диния нәзарәте телевидениедә дини тапшырулар булдыруны максат итеп куярга тиеш иде. “ТНВ”ны читтә карыйлар. әйе, анда дини сюжетлар була, дин әһелләренең фикерләре әйтелә, ләкин система буларак аерым тапшырулар әзерләнмәде. Алар әңгәмәләр, бәхәс формасында да барсын иде. Кол Шәриф, башка күркәм мәчетләрдән җомга намазларының трансляциясен бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Татарстан диния нәзарәте бу мөрәҗәгать белән чыкса, килешә алса, яхшы булыр иде. Диния нәзарәте мөселман интеллигенциясен, меценатларны туплап, аларның аерым бер фиркасен оештырып, мәчетләр генә төзү түгел, ә мәгърифәтчелекне таратуның башка юлларын да күрсәтергә тиеш.

 

Илдус ӘМИРХАН, җәмәгать эшлеклесе:

 

– 90 нчы елларда дин милли, социаль гаделсезлектән арынырга ярдәм итәр дип өметләндек, ләкин ышанычлар акланмады. Дин милли һәм социаль хәрәкәтне хупламады, рәсми хакимияткә рухи оппозиция буларак формалаша алмады. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Хакимияттән башка мәчетләр, мәдрәсәләр төзи алмадык, аларга таянырга туры килде. Безнең әзер укымышлы имамнарыбыз булмады.

 

Зыялылар социаль гаделсезлек, милли бәйсезлек өлкәсендәге фаҗигане аңлап, дингә килеп, иман хәрәкәтен җитәкләргә тиеш. Рәсми хакимият белән тигезләшмәсә, дин бары тик йолалар үтәүгә генә торып калып, илаһият юлына чыга алмаячак.

 

ТР Диния нәзарәтенең дәгъват алып барырлык, мөселманнарны берләштерүче көчле матбугат органы булдырылмады. Фәлсәфи, гыйльми яктан динне тирәнтен аңлатырлык имамнарыбыз юк дәрәҗәсендә. Бу юнәлештә Мәскәү күбрәк эшли. Аларның аерым нәшриятлары бар, кызыклы китаплар, укырлык газеталар басыла.

 

ТР Диния нәзарәтенең төп кимчелеге – тамырдан үзгәрешләр кертүче программа булдырылмады. Эш үз җаена бара. Мәчетләр хосусый милеккә әйләнеп бетә, аны бер гаилә әгъзалары контрольдә тота, шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен кулланалар.

 

Руслан АЙСИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы рәисе:

 

– Руханилар үзләренең эшләренә акыллы яшьләрне җәлеп итмәде. ТР Диния нәзарәте ябык бюрократик структурага әйләнеп бара. Алар тәнкыйть сүзләрен яратмый, әйтүче булса, аны радикализм, ваһһабчылыкта гаепли башлыйлар, читкә этәрәләр.

 

Өммә башында торучылар алмашынырга тиеш. Совет чоры кешеләренең дөньяга карашлары, эшләү методлары искечә. Бер клан булып оешып, берсен дә якын китертмиләр, нишләгәннәрен, акча ничек бүленүе турында мәгълүмат чыкмый, ревизия ясалмый. Бер комментарий да алып булмый. Хөкүмәт үз позициясен әйткәч кенә руханилар да аларның сүзләрен җөпләп куя.

 

Авылдагы мәчетләрне имамнар белән тәэмин итмәү шулай ук зур проблема. Андагы гыйбадәтханәләр акча булмаудан интегә, газга, утка түли алмый. Гарәбстаннан килгән акчаларны шунда бүлсәләр, хәерлерәк булыр иде.

 

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:

 

– ТР Диния нәзарәте үз эшен җайга сала алмады. Бер мисал – әлеге вакытка кадәр мөфтиятнең икътисадый нигезе юк. Татарлар букчаларын күтәреп чит илгә акча эзләргә чыгып китә. Бу нормаль күренеш түгел, ул акчалар белән бергә безгә чит ил идеологиясе дә керә. Бу – мөфтиятнең зур кимчелеге.

 

Икенче мәсьәлә – әлегә кадәр мөфтияттә кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәде. Татарстан имамнарының 90 %ы югары белемсез. Гыйлемсез, тавыш күтәрми торган имамнар белән дини җитәкчеләргә эшләү җиңел, әлбәттә. Әгәр алар яшьрәк, белемлерәк булса, мөфтияттә демократия көчәер иде.

 

Өченче кимчелек – ислам өлкәсендә пропаганда, халыкны агартуга җитәрлек дәрәҗәдә эш алып барылмый. Русия мәктәпләрендә рухият нигезләре дәресләре булачак, алар дингә таянып укытылачак. Ә бездә ислам диненә нигезләнгән китаплар эшләнмәде. Берничә әсбап бар, ләкин мәктәпләргә тәгаенләнгәне юк. Әлеге эшне мәгариф министрлыгы, аерым шәхесләр алып барырга тырыша, ләкин мөфтият бу өлкәдә кымшанмый.

 

ТР Диния нәзарәтендә һәм аңа кергән мәхәлләләр эчендә каршылыклар бар. Мөфтият кризис кичерә. Ул тыштан ялтыравык булып күренсә дә, эчтә ситуация начар. Аерым шәхестән күп нәрсә тора шул.

 

ТР Мөселманнары Диния Назарате сайты фотосы.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 19.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры