Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ЭТ ТӘРБИЯ СОРЫЙ

Эт – кешенең дусты. Ул хуҗасын танысын, йортны сакласын, шат күңелле, сәламәт булсын өчен, аны яратырга һәм тиешенчә тәрбияләргә кирәк.

Этне алып кайтуга аның урынын билгеләү зарур. Аны ишегалдындагы ояда яки өйдә тоту өчен алалар. Йортта яшәгән эт хуҗасына якын була, ни­гездә ул аның тормышын җанландыру максатында асрала. Сакчы эт хуҗага алай ук якын түгел, аның төп максаты – өйне саклау.

 

Этнең токымын нинди шартларда яшәячәгенә карап сайлыйлар. Исегездә тотыгыз, этне иң элек өйдә, аннан урамда тотарга ярамый. Ишегалдында яшисе этнең кечкенәдән моңа ияләшүе мөһим. Тиешле прививкаларын ясатканнан соң, 3 айлык кө­чекне бәйгә куялар. Көчек ва­кыттан бәйгә куелган эттә таныш булмаган территориядән читтә курку хисе башланырга мөмкин. Шунлыктан аны көн саен бәй­дән ычкындырырга, әгәр аның тешләү куркынычы булса, борынчык кидертеп, чылбыр белән йөртергә кирәк. Хәрәкәт этләргә зарури. Бу аны симерүдән генә түгел, төрле авырулардан да саклый.

 

Этне хуҗалар өстәленнән калган ашлар белән тукландыру вакыты узып бара. Эт үзенә нәрсә кирәген белә, ярамаган ризыкны ашамый диюләренә дә ышанып бетмәгез. Кулга ияләштерелү процессында ул инстинктына таянып азык сайлау сәләтен югалткан. Шунлыктан хуҗалар этләрен токымы, яше, җенесе һәм нинди ризыкларны яратып ашавына карап тукландырырга тырышырга тиеш.

 

Белгәнебезчә, эт ерткыч хайван санала, шунлыктан аның туклану рационын нигездә ит тәшкил итә. Шулай да, үзе ауга йөрү­дән туктап, кеше биргән ризыклар бе­лән генә туклана башлагач, аның ашкайнату сис­темасы үзгәреш кичергән. Этнең азау тешләре бүренекеннән кыскарак, шунлыктан аны бөтен нәр­сәне дә ашау­чы хайваннар рәтенә кертергә мөмкин. Аның рационында ит белән бергә үсемлек компонентлары да булырга тиеш.

 

Хәзер кибетләрдә әзер азыклар да сатыла, алар хайванның нин­ди матдә­ләргә ихтыяҗ кичерүен искә алып тө­зелгән. Мондый азыклар коры, ярымкоры һәм консервлар рәвешендә чыгарыла. Коры азыкларда тиешле тук­лыклы матдәләр бар, ул нигездә үсемлек компонентларыннан әзер­ләнә, шуңа аның калориялелеге тү­бәнрәк. Ярымкоры азыклар туклыклырак, калориялерәк. Шулай да, аның саклану срогы кыскарак. Консервлар нигездә ит­тән ясала, шуңа кыйммәтрәк була. Алар­га солы кисәкләре яки бодай көрпәсе болгатып бирергә мөм­кин. бо­лай ул яхшырак эшкәртелә, арзангарак та төшә. Сатуда бөртеклеләр бе­лән ит катнашмасы консервлары да оч­рый, андыйлар тиешле баланста бу­ла.

 

Әгәр тулысынча әзер азыклар ашату кыйммәткә төшсә, аны өй ризыгы белән чиратлаштырырга мөмкин.

 

Күпчелек этләр, йон озынлыгы нинди булуга карамастан, урамда үзен яхшы хис итә. Салкыннарда көчекне ояда калдырырга ярамый, ул өши. Әгәр көчек кыш яки яз туган икән, ул кышны яхшы чыга, җәй туганын җылы ояга урнаштырырга яки өйгә алып керергә туры киләчәк. Кышкы суыкларда этләр туңа. Аңа кайнар ризык ашатырга тырышыгыз. Оясына салам җәяргә була. Оя тишеген тыгыз тукыма белән каплап, җилләрдән ышыклау да ярдәм итә. Кышын эткә күбрәк хә­рәкәтләнергә мөмкинлек бирергә тырышыгыз. Шунлыктан аны бәйдә тоту урынына вольерга урнаштырырга кирәк. Вольерның биеклеге 3-3,5 м булырга тиеш, болай эт аннан сикереп чыга алмаячак.

 

Д.Бунтуков фотосы

Роза НУРГАЛИЕВА | 26.02.2010


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры