Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
БИТ ТИРЕСЕ КУБА БАШЛАДЫ...

Исәнмесез! Сезгә бер соравым бар иде. Битем кытыршылана, тирем куба башлады. Бу бигрәк тә иртә белән юынгач нык сизелә. Кайвакыт юынырга да куркып йөрим. Миңа нәрсә эшләргә, бит тиресен ничек карарга, бәлки, берәр нинди крем сөртергәдер?

 

Ильвина, 15 яшь.

 

Ильвина, синең тирең, мөгаен, корыдыр, ягъни аңа су җитми. Мондый төр тире куба, урыны-урыны бе­лән кызарып чыга. Иң элек си­нең үсмер булуың сә­бәп­че моңа. Без яшүсмерләрнең организмы үзгәрү (шу­ның аркасында тире, чәч майлану яисә кибү, бетчәләр чыгу, кисәк тазару яки ябыгу) турында берничә мәртә­бә язган идек. Бор­чы­лырга кирәкми, ва­кыты җит­кәч, барысы да тәр­типтә булачак. Шуны аңларга тырыш, телевизорда, төрле журналларда рекламалана торган кремнар, бит чистарткычлар, кершән, бетчә бетергеч ише әйберләр кулланмавың хә­ерлерәк. Алар никадәр генә кыйммәтле, яхшы сыйфатлы булса да, барыбер химия. Ә химия тирене “ашый” һәм тиз картайта.

 

Тире кубуның икенче сә­бәбе – яз. Бу чорда орга­низм­га витаминнар җитешми, иң элек моны чәч, бит ти­ресе, тырнаклар сизә. Гому­мән, язга таба организм хәл­сезләнә башлый. Шуңа күрә күбрәк яшелчә, җиләк-җи­меш, балык, йомырка, ит, төр­ле боткалар, бал ашарга тырыш, витаминнар эч.

 

Юына торган суның тәэсире дә бик зур. Иң яхшысы – кайнап суынганы. Һичь­югы суны кичтән бер савытка агызып куеп, иртән шу­ның белән юын. Ул артык кай­нар да, салкын да булмасын, иң яхшысы – бүлмә температу­ра­сындагысы. Битеңне югач, дым­ландыргыч крем сөр­тер­­гә кирәк. Әмма аны урамга чыгар алдыннан кулланырга ярамый, бу бигрәк тә салкын, җилле көнне зыянлы. Кичтән, йокларга ятар алдыннан битне чистартып юып, шулай ук крем сөр­тер­гә кирәк. Гади су белән юу урынына сөт ку­ша аласың (тигез күләм­дә). Бу бик файдалы. Атнага ике тапкыр кичен тукландыргыч битлек ясарга иренмәсәң яхшы булыр. Ачыган сөт, катык яки кефирны биткә сылыйсың да, 15 минуттан җы­лымса су белән юып аласың. Тик шуны исеңдә тот: коры тирегә бал, баллы-шикәрле-йо­мыркалы маскалар ясарга ярамый. Алар тиреңдәге барлык суны “эчеп” бетерәчәк. Шулай ук сөртә торган кремнар составында да бал, балавыз, йомырка агы булмасын.

| 26.02.2010


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

ЛэЙсэн 21.11.2011 21:34:40
эйе шул, Ильвина, минем дэ нәк шундый бәла))
 
ЛэЙсэн 21.11.2011 21:27:33
эйе шул, Ильвина, минем дэ нэк шундый бэла)
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры