Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИНЕ ХАЛКЫМ ЯШӘРТТЕ”

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина иҗаты турында сөйләп тору кирәкмәс тә. 70 елдан артык гомерен театрга багышлаган 92 яшьлек актрисаның эше, дәрәҗәсе, таланты хакында ул башкарган 200 дән артык роль сөйли. Әйтик, “Гөргөри кияүләре”ндә Палый, “Әниләр һәм бәбиләр”дә баш табибә Зәйтүнә Закировна, “Зәңгәр шәл”дә малай, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә Хәмдебану, “Моңлы бер җыр”да Ана һәм башка рольләре онытылмаслык. Вера апада кунакта булып, үземә әйтеп бетергесез энергия, көч туплап кайттым. Ул өендә дә актриса. Шундук рольгә кереп китә. Җырлап та ала, биергә дә күп сорамый. Заманадан артта калмаска тырыша. Вакытлы матбугат белән дә танышып бара икән.

 

Туган көне: 9 сентябрь, 1918 ел

 

Туган урыны: Чистай районы Бахта авылы

 

Белеме: Казан театр училищесы

 

Гаилә хәле: ире Әсгать Мә­җитов (мәрхүм. Шулай ук халык артисты), улы Мар­сель пенсиядә, кызы Дилә­рә мәгариф өлкәсен­дә эш­ли. Балалары үз гаиләләре бе­лән яши.

 

* * *

 

– Вера апа, күз тимәсен, 92 яшьтә дә ничек шулай көләч йөзле, яшь һәм шат күңелле, хәрә­кәтчән булып калырга мөмкин? Моның сере нидә?

 

– Мине халкым яшәртте. Һәр спектакльдә алкышлар белән каршы алдылар. Кул чабулар астында гына яшәдем. Үземне гел чәчәккә күм­деләр. Әле бүген дә урамда, кибеттә, гафу үтенә-үтенә туктатып, кочаклап алалар, хәлемне сорыйлар, мәхәббәтләрен белдерәләр. Халкымнан бик канәгатьмен. Үзеңә игътибар булу яшәргә көч бирә.

 

Бервакытта да кешегә на­чарлык эшләмәдем. Башкалар бәхетле булса, сөендем, ирешкән уңышлары өчен куандым. Балаларым да йө­земә кызыллык китермәде. Бик акыллы, белемле бул­дылар, начар юлда йөр­мә­деләр. Улым эчмәде-тарт­мады, кызым профессор дә­рәҗәсенә җитте. Үз көч­лә­ре белән укыдылар, югары, дә­рәҗәле урыннарда эш­ләделәр. Менә шуларның ба­рысы яшәргә көч-дәрт бирде. Бөтен яктан да тәр­тип булгач, нерв авыруларына җирлек тумады. Тәү­фыйк­лы балаларым, театр һәм яраткан халкым яшәртте, картаерга юл куймады.

 

– Ә физик яктан нинди чаралар күрәсез?

 

– Иртән торгач, арыганчы физик күнегүләр ясыйм, аннары рәхәтләнеп душ ке­рәм. Улым Марсель көн саен урамга, саф һавада йөрергә алып чыга. Анда кешеләр белән аралашам, үземә көч алып керәм, кәефем тагын да күтәрелә. Халкым онытмый икән дип сөенәм.

 

– Ә авырулар борчымыймы соң?

 

– Әйтмәгәнем булсын, түшәктә ятканым юк. Бервакытта да авыруларга үземне борчырга юл куймадым. Саулыгымнан бер дә зарланмыйм. Кызлар кебек ди­сәм дә була (көлә). 92 яшем­дә шулай таза, көр яшәрмен дип уйламаган да идем. 100 гә якынлашып кил­гән кеше бит мин: күзлек­сез төймә та­гам, тегәм, газета укыйм, бик яхшы ишетәм, йөгереп йө­рим, гимнастика ясыйм... Ал­лага шөкер, дип кенә торам. Шул ук вакытта тышкы кыя­фәт турында да онытмыйм (көлә). Бизәнү әйберләре дә алгалыйм. Чәчемне исә кызым бөдрәлә­теп китә.

 

– Вера апа, туклануга зур игътибар бирәсезме? Исемлектән сызган ризыкларыгыз бармы? Ашарга кем әзерли?

 

– Нәрсә телим, шуны ашыйм. Бусы майлы, тозлы, баллы, тегесе борычлы дип тормыйм. Ашказаным барысын да яхшы эшкәртә. Минем өчен бөтен ризык тәмле һәм организмыма барысы да ки­лешә.

 

Безгә балачакта бик сайланырга туры килмәде. Тормыш коргач та артык иркә­ләнеп булмады. Ирем йө­рәк авыруыннан интекте. Бик яшьли бу дөньядан китеп барды. Ике балам белән берь­ялгызым калдым. Аларны үстерәсе, тормыш йөген тар­­тасы... Ак­ча кирәк. Театр бе­лән гастрольләрдән кайтып керми идек. Шуңа бик сайланып тормадык. Тәр­бия­без дә андый түгел иде. Ризыктан өстен булырга яра­мый. Балаларым да андый булып үсмәде.

 

Пешерүгә килгәндә, бө­тен ризыкны үзем әзерлим. Пилмәнне дә бөгәм, нечкә итеп токмачын да кисәм. Аеруча аш өчен үлеп то­рам. Көн саен диярлек пе­шерәм. Кибеттән әзер ризык сатып алганым юк.

 

– Вера апа, 92 дә булсагыз да, тешләрегез энҗе кебек ялтырый...

 

– Кызым, ышанмассың да, тешләремнең барысы да үземнеке. Дөрес, соңгы елларда бер-икесе төште. Әм­ма унынчы дистәне ваклаганны исәпкә алсаң, бу вак-төяк кенә. Алмасын да, итен дә, чикләвеген дә – ба­ры­сын да чәйнәп, ватып ашыйм. Теш­ләрем чыдам булды.

 

– Гөлләрне дә күп үс­тер­гәнсез...

 

– Яшеллек өчен үлеп торам. Алар күзне иркәли. Кояш төшкән якка чыгарып куйдым, иркенләп үссеннәр дим. Һәркөнне сөйләшәм үз­ләре белән. Тәрбиялим. Алар хуҗасының мөнәсәбә­тен сизә. Аннары өйдә гел чисталык булдырырга тырышам. Хә­лемнән килә икән, ул эшне үзем башкарам. Кешегә салынмыйм. Үзем юам, җы­ештырам. Әлбәттә, балалар да булыша.

 

– Пенсиягез көндә­лек­кә җитәме? Сер булмаса, РФ һәм ТРның халык ар­тис­ты күпме пенсия ала икән?

 

– Сер түгел, 8-9 мең сум тирәсе китерәләр. Җитәме дип, җитә инде. Зарланмыйм, вакытында бирәләр. Гомумән, беркайчан зарланырга яратмадым. Матди як­тан күп очракта балаларым булыша. Кирәкле әй­бер­ләр­нең шактыен алар үз акчасына сатып ала. Бәясен дә белми калам. Барысын да балаларым кайгырта.

 

– Вера апа, ә Ходай артистлык сәләте бирмәгән булса, үзегезне нинди тармакта сынар идегез?

 

– Балачакта ук туганнарыма, якыннарга, күршеләр­гә артист булам дип вәгъдә бирдем. Аны үтәдем дә. Ә театр булмаса, табиб һөнә­рен сайлар идем. Әле хәзер дә табиб булып эшли алырмын, бу хәлемнән килер кебек (көлә).

 

– Вера апа, әгәр, һичшиксез, үтәләчәк дисәләр, Ходайдан нәрсә сорар идегез? Бу тормышта теләп тә кулыгыз җитмәгән әйбер­ләр булдымы?

 

– Бөтен әйберем бар. Аллаһы Тәгаләдән тагын да бүгенге кебек саулык бирүен сорыйм. Ул һәр­чак ярдәм кулы сузды. Кызыккан, телә­гән әйберемне булдырырга тырыштым. Һәм максатыма һәрчак ире­шә идем.

 

– Туган авылыгыз Бахтага кайткалыйсызмы соң?

 

– Анда, Аллага шөкер, туганнарым бар. Гел кунакка чакырып торалар. Аш үт­кәргән вакытта кайтмый калганым юк. Оныгым машинада йөри. Кирәк җиргә алып бара, исән-имин алып кайта. Хәзер юл йөрү бернинди проблема тудырмый бит. Туган ягымда да мин дәрә­җәле кунак. Бик хөрмәт­ли­ләр. Рәхмәт үзлә­ренә. Якташларым да онытмый. Дө­рес, теләсәм дә, бик еш кайтып булмый. Хәзер картайдым. Әмма җае чыкканда рәхәтләнеп ял итеп ки­ләм. Авылның мунчасы гына да ни тора бит!

 

Вера апа бик кунакчыл. “Балам, көтелмәгән сөенечләр насыйп булсын үзе­ңә. Гел кунакка килеп йөр. Ишегем ачык булыр. Аралашып яшик”, – дип озатты ул мине. Күземә яшьләр килде. Аның яшь­ләр белән шулай олы җан­лы булуы, алтын киңәшләре, канатлы сүзләре, позитивлыгы әй­теп бетергесез соклану уят­ты. Үрнәк итеп алырдай күркәм сыйфатлар Ве­ра апада санап бетергесез.

 

 

 

 

 

 

Вера апа улы һәм кызы белән

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 26.02.2010


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры