Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АВЫЛЫБЫЗНЫ КОЕ ЯШӘТӘ”

Читтәге татар авыллары дигәч, Чувашстанның Шыгырданы, Пензаның Урта Әләзәне, Мордовиянең Озеркисы искә төшә. Журналистлар да анда еш йөргәнгә, юллар шактый тапталды. Ләкин 6-10 мең татар яшәгән салалардан башка да төпле тормыш корган, үрнәк авыллар бар. Пенза өлкәсенең Кузнецк районына кергән Бистән әнә шундыйлардан. Ул – Урта Әләзәннең төп конкуренты. Билгеле, бу очракта мишәрләр муллыкта, эшчәнлектә көч сынаша.

 

 

 

 

 

“Бабайларыбызның иманнары нык булган”

 

Бистән авылына 1650 елда нигез салына. Бабайлар исә аның тарихы XVI гасырга барып тоташа ди. Авыл халкы беркайчан крепостной булмаган, ирекле рәвештә лашманчылык белән шөгыльләнгән. Урыс, мордва халкы хөкүмәткә кискән урманны елга ярына ташыган, сал белән агызган.

 

– Авылның тулы исеме Гөлбостан булган, – дип сөйли авыл имамы Ислам хәзрәт Давыдов. – Мондый исем белән атаганнары аңлашыла, чөнки бик матур урын. Тирә-якта куе урман, күлләр, чишмәләр бихисап. Чын гөл бакчасы! Халык телендә ул Бистән дип кенә калды. Бу исемне дә үз итәбез. Урысчасы ямьсезрәк яңгырый, әл­бәттә. Бестянка дигәч, җен-пәриләр күз алдына килә.

 

Авылда 1600 кеше яши, 550 хуҗалык. Ике иман йорты, бер зур мәктәп бар. Совет заманында да мәчет ябылмаган, манарасы киселмәгән. Пенза өлкәсе буенча бары тик Урта Әләзәндә һәм Бистәндә генә Аллаһ йортын саклап калганнар.

 

– Аллага шөкер, бабайларыбызның иманнары нык булган. Мәчетне, авылдагы әхлакны саклап калганнары өчен рәхмәтебез чиксез, – ди Ислам хәзрәт. – Бабайлар салган мәчет янәшәсенә яңасын төзеп, аны ике манаралы иттек. Икенчесен 1990 елда салдык. Бер ел дигәндә, манарасыннан азан әйтелде, халык мәчеттә намаз укый башлады. Төзелештә читтән бернинди ярдәм булмады, барысы да үз көчебез белән башкарылды.

 

Авылда намаз укый белмәгән, мә­четкә йөрмәгән кеше юк диярлек. Гү­зәл затлар, кыз балалар яулыктан йө­ри. Бистәндә иманлы милләттәшләребез яшәгәннең тагын бер мисалы – авылдан ел саен 40 ар кеше хаҗга бара. Әби-бабайлар түгел, ә яшь, урта яшьтәгеләр изге җирләргә сәфәр кыла. Чагыштыру өчен, мәсәлән, быел бөтен Татарстаннан 500 ләп кенә кеше хаҗ кылды. Мәчет янында мәдрәсә эшли. Башта аны имамга йорт итеп салганнар, ләкин ул авыл халкы өй төзеп бирүен көтеп тормаган, үзе тир түгеп нигезен күтәргән, ә йортны мәд­рәсә иткәннәр.

 

– Авылда балалар бакчасы юк, ләкин мәдрәсәбез атнасына 5 көн эшли, – ди тәрбияче, мөгаллимә Наилә ханым. – 4-6 яшьлек балалар барысы да төштән соң шунда килә. 20-25 нарасыйга ислам дине нигезләрен аңлатабыз, догалар өйрәтәбез, аларның мәгънәсен сөйлибез, балалар хәләл белән хәрәмне аера белә. Бер­гәләп уйныйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, пәй­гам­бәрләр тарихын сөйлибез. Арыгач, аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз. Кечкенәрәкләрнең дәресләре тәмамлануга өлкән балалар килә.

 

Авылда Сабан туе беркайчан уздырылмаган, бары тик ике Гает кенә бәйрәм ителә. Шулай да, бабайлар хәтерендә Җыен бәйрәме калган. Быел Бистән авылына 360 ел тула. Әнә шул бәйрәмне бистәнлеләр ата-бабалары кебек Җыен итеп уздырып карарга ниятлиләр.

 

“Бер җәйдә 3-4 егетебезне җирләдек”

 

Бистән – кое казу осталары авылы. Урта Әләзән гомер-гомергә ит белән сәүдә итсә, бистәнлеләрнең төп шөгыле кое казу булган. Җәй көне авылда ир затын тапмассың, барысы да Мәс­кәү якларына эшкә чыгып китә. Шул эшләгән акчага кыш буе яшиләр.

 

– Әти дә, бабай да кое казып дөнья көткән, бүген дә бу кәсеп гаиләләребезне, авылыбызны яшәтә, – ди Исмаил Давыдов. – Элек коены ничек казыганнар, әле дә шулай, материаллар гына үзгәрде. Гадәттә, бер-беребезне алмаштырып, көрәк белән 3 ке­ше казыйбыз. Тирәнлеге төрле булырга мөмкин, 15-20 метрдан да су бәреп чыга, ә кайчак 45 метр тирәнлеккә кадәр төшәргә туры килә. Казу урынын билгеләүнең әллә ни сере юк. Элек бабайлар җир өстеннән тал чыбыгы бе­лән йөрткән, бака үләне үскән җирдә су якын була. Хәзер без электрод бе­лән карыйбыз, ләкин суның нинди тирәнлектә булуын бер Аллаһ кына белә. Мәскәү тирәсендә сазлык, шуңа күрә анда бар җирдә су.

 

Казу эшенә 3-4 көн китәргә мөмкин. Элек кое эчен бура белән ныгытканнар, хәзер бетон боҗралар утыртабыз. Аларның һәркайсы 600 кг. Авылда 16 “КамАЗ” машинасы бар, боҗраларны егетләребез Смоленскидан ташый. Аларны кое чокырына кран белән төшерәбез, аста бер кеше тора, бер-берсенә туры китереп утырта. Кое тышын кирпеч, профнастил яисә калай белән ныгытабыз. Чиләкне чылбырга йә троска эләбез. 10 метр тирәнлектәге бер кое казу барлык материаллар белән 40-50 мең сумга төшә. Җәй дә­вамында уртача 30 кое казыйбыз. Безне Мәскәү өлкәсендә барысы да белә, эшкә барыр алдыннан заказлар инде җыелган була. Бакчага су сибәр өчен кое казыталар, кемдер аны эчәргә куллана. Узган ел, кризис булу сәбәпле, заказлар азайды.

 

Авыр эш, ләкин башкача мөмкин түгел. Бер җәйдә 3-4 егетебезне җирләдек. Кемдер умыртка сөяген сындыра, кемдер ком астында кала. Грунт ишелеп төшсә, кеше секунд эчендә үлә, берничек тә ярдәм итеп булмый. Мәетне МЧС хезмәткәрләре генә килеп казып чыгара. Газ чыгып, агулану очраклары да еш була. Әйе, авыл яхшы, хәлле яши, ләкин өй саен йә гаилә башлыгы үлгән, йә егетләр умырткалык чире белән интегә, билен тайдырган килеш ята. Татар һәрвакыт авыр эш­тә, шахтага да алар төшә, урман да ки­сә. Нишлисең, татарның язмышы эштә, күрәсең.

 

Җомга эшләмибез, моңа урыслар да күнекте. Ул көнне мәчеткә ба­рабыз, ял итәбез, бер атнага җитәр­лек хәләл ризыклар сатып алабыз. Рамазан аенда эшләмибез. Ураза тотып, авыр физик эш башкарып өзлегергә мөмкин. Хезмәтенә күрә әҗере ди­­гәндәй, әл­хәм­делилла, бәрәкәте булсын, Ходай күпсенмәсен иде.

 

Чыннан да, бистәнлеләр йортларында барлык шартларны тудырган, шәһәр байларыннан ким яшәмиләр. Ә менә хатын-кызларның хезмәтен җиңеләйтер өчен автомат кер юу машинасы бул­са да, барысы да кер чайкарга чиш­мәгә бара. Чәйгә суны да кизләүдән алып кайталар.

 

“Канун булгач, буйсынырга тиешсез”

 

Бистән авылы мәктәбенең 90 елга якын тарихы бар. 2000 елда яңа таш мәк­тәп салынган. Бүген биредә 188 ба­ла белем ала. Элекке елларда укыту татар телендә булган, хәзер туган тел дә­рес­ләре кыскартылды дип борчылалар.

 

– Татар теле һәм әдәбиятына атнасына нибары 2 сәгать бирелә. Факультатив буларак татар фольклоры укытыла. Элек 10-11 нче сыйныфларда татар теле бар иде, хәзер 9 га кадәр генә калды, – дип сөйли Бистән авылының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Денишева. – Милли-төбәк ком­поненты турында закон гамәлгә кергәч, Пенза өлкәсенең татар укытучылары җыелышып, өлкә мәгариф баш­лыгына делегация белән бардык, хат та яздык. Канун булгач, буйсынырга тиешсез, дип җавапны кыска тоттылар.

 

Уку әсбапларын Казаннан сатып алабыз. Әлбәттә, төрле балалар, ата-аналар бар, туган тел кирәкми, пер­спективасы юк дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Ислам хәзрәткә рәх­мәт, мәдрәсәдә, мәчеттә аңлату эшләре алып бара, балаларга динне туган телдә сеңдерә.

 

Дүртенче чиректә православие мә­дәнияте нигезе керә башлаячак дип куркыталар. Ата-аналар моңа каршы, хатлар яздык, ләкин эш ничек тәмамланыр, бер Аллаһ кына белә.

 

Бистәндә һәр өйдә диярлек спутник тәлинкәсе урнаштырылган. “ТНВ” карыйлар, “Ак Барс”, “Рубин” өчен җан аталар. Матбугатны әллә ни күп яздырмыйлар, “Гаилә учагы” журналын, “Юлдаш” газетасын алдыручылар бар.

 

Бистән авылының тагын бер үзен­чәлеге – биредә Иҗтимагый киңәш эшли. Ул үз эченә дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берничә комитетны сыйдыра. Рәсми авыл Советы да бар, ләкин бис­тәнлеләр аны белмиләр дә, фәлән эш аның бурычы, вәкаләте дип кул кушырып утырмыйлар, үз тормышларына үзләре хуҗа. Иҗтимагый киңәш кебек үзидарә системасы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин идеясе, диләр. Чит-ятларны үз территориясенә кертмичә, бар мәсь­әләне уртага салып бергәләп хәл итү – ул гомер-гомергә татар авылларын, шәһәрдә бистәләрдә яшәгән татарларны саклап калган мәхәллә булып яшәү принцибы.

 

– Авылны, тирә-якны чистарту, тәртиптә тотуны үз кулыбызга алдык, язын, җәен, көзен өмәләр оештырабыз, – ди Ислам хәзрәт. – Зиратны чистарту, аның коймасын буяу, кизләү тирәсенә басма салу, чүп-чарны машиналарга төяп, махсус урыннарга бушатуны үзебез башкарабыз. Авылның һәр кешесеннән аена 10 ар сум җыела, шул акча җитә. Өмәгә чыкмый калмаучы юк диярлек. Бу эшләрнең барысын да авыл агайлары, егетләре оештыра. Бездән күреп район хакимияте башлыгы барлык авылларга да шул рәвешле салаларны тәртиптә тотарга дигән фәрман бирде.

 

Төштән соң Бистән уртасында урнашкан шугалакка “Lexus”, “BMW” кебек кәттә машиналар килеп туктый. Халык хоккей уйный, тимераякта шуа. Бала-чага, яшүсмерләр, өлкәннәр – барысы да монда. Командаларга бүленеп, тиргә батып, төнгә кадәр кәшәкә сугалар. Күрше авыллардан да килүчеләр бар.

 

– Авылда, шөкер, эчүчеләр юк. Халык кышын өйдә эшсез, моңсуланып ятмасын өчен спорт ярышлары оештырабыз, – ди Равил Шәрипҗанов. – Мәктәп спортзалында волейбол, баскетбол уйныйбыз. Күрше авыллардан килүчеләр гел җиңеләләр, шуңа бераз үпкәләп тә йөриләр. Безнең авыл командасы районда волейбол буенча иң көчлесе санала. Кышын күл каткач, аны хоккей аренасы итеп як-ягын ныгыттык, мәйдан ут белән яктыртыла. Травмалар күп булгач, берничә форма сатып алдык. Капкачылар киеме 30 мең сум тора, халык уйнагач, акча жәл­лә­мәдек, Мәс­кәүдән форма алып кайттык. Моның өчен бездә аерым фонд булдырылды. Җыелган акча спорт инвентаре сатып алуга китә. Мәчет-мәд­рәсәнең ае­рым казнасы бар. Шөкер, егетләр үзлә­реннән өлеш кертәләр, авыл халкы өчен саранланмыйлар.

 

Авылда яшьләр байтак. Әйе, шә­һәргә күченеп китүчеләр дә бар, чөнки анда фатир сатып алу йорт салуга караганда арзанракка төшә. Бистәндә кибетләрдә аракы сатылмый, моны да авыл халкы үзе күптән хәл иткән һәм тәртип сагында тора. Мәдәният сарае бар, ләкин ул эшләми диярлек.

 

Гадел Кутуй түгел, Чечня сугышы каһарманы җиңгән

 

Пензаның Кузнецки районында җәм­гысе 7 татар авылы бар. Бу яклардан шактый билгеле татар шәхесләре чыккан. Татар Кынадысы – Гадел Кутуй туган авыл. Татар Пәндәлгесе халкы Шамил Усманов аларның авылдашы булуы белән мактана.

 

Татар Кынадысы Бистәннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Зур авыл, 772 хуҗалык исәпләнә, 2400 кеше яши.

 

– Канадейка исемле елга бар, ләкин эзләп карадык, бу сүзнең мәгънәсен белмибез, – дип сөйләде авылда 40 елга якын укытучы булып эшләгән Рау­за апа Янгазова. – Тирә-якта Ялгаш, Дәхтәрни исемле татар авыллары бар. Ялгаш Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ында тасвирлана. Дәхтәр­нидә гомер-гомергә дегет чыгарганнар. Татар Кынадысында һәрвакыт көчле мәктәп булды, бер сыйныфта 50 шәр бала укый идек. Мин эшләгән елларда 700 укучыга 40 укытучы белем бирде. Ә бүген авыл мәктәбендә 240 бала укый.

 

Гадел Кутуйның гаиләсе укымышлы, хәлле булган. Аның әти-әнисе күрше авылда күн фабрикасы ачарга да ниятләгән, Татар Кынадысында башлангыч мәк­тә­п оештырганнар. Ләкин балаларына тирән белем бирү, урысчага өйрәтү нияте белән алар башта Ак­түбә, аннары Казанга күченеп киткән. Гадел Кутуй башлангыч сыйныфларда биредә укыган. Бүген авылда язучының ерак туганнарын гына табып була.

 

Мәктәп Г.Кутуй түгел, ә Чечня сугышы каһарманы Яфаров исемен йөртә. Кем фамилиясен бирергә дигән мәсь­әлә чыккач, авыл халкы икегә бү­ленә, нәтиҗәдә Яфаров яклылар җи­ңеп чы­га. Мәктәптә Гадел Кутуйга багышланган кечкенә бүлмәдә музей оештырылган, биредә язучының шәхси әйбер­ләреннән өстәл сәгате, өч чәй кашыгы саклана, фотография экспозициясе булдырылган.

 

Ике мәчет бар, яшь имамнар юк дип борчуларын белдерделәр. Каһирәдә белем алучы егетнең кайтуын күз карасыдай көтәләр. Авылда эш юк, кемдер ит сату белән шөгыльләнә, кемдер Себергә эшкә йөри. Татар Кынадысында инвестор зур сыер фермасы төзегән, ләкин биредә авылдан бер генә кеше дә эшләми, барысын да чит урыс авылларыннан автобусларда китерәләр дип сөйләделәр. Берничә ел элек язучы Фәүзия Бәй­рә­мова булып киткән. Авыл капкаларын биек итеп тө­зеп, Мәскәү урыслары кебек кара төс­кә буйыйсыз, бер дә килешми, ди­гән. Аның шелтәсенә колак салганнар, капкалар зәңгәр, сары төсләр белән балкып тора.

 

– Пенза өлкәсеннән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Казанлылар кайчак мишәрләр дип көләләр, ләкин татар әдәбияты, мәдәнияте үсешенә безнең як татарлары да өлеш кертте, – ди Рауза апа. – Кызганычка каршы, соңгы берничә дистә елда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән татар язучылары, шагыйрьләр чыкканы күзәтелми. Моның бер генә сәбәбе – авылларда татар телендә белем бирү туктатылды. Татар мәктәбен тәмамлаган балалар гына татарча фикерли, романнар, шигырьләр, драма әсәрләре яза ала.

 

Язучы Шамил Усманов һәм әдәбият белгече, тәнкыйтьче Ягъкуб Агишев дөньяга килгән Татар Пәндәлгесе бай тарихлы авыл. Аңа XVIII гасырда нигез салына. Беренче булып бу җирләргә Дәбердыев, Умряков атлы байлар килеп төпләнә. Башта бу авыл Габдрахман исемен йөрткән, диләр, ләкин соңыннан татарларга да күршедәге Урыс Пәндәлгесе исеме ияргән. XIX гасыр урталарында авыл гөрләп торган. Биредә тукыма фабрикасы эшләгән, аннары 1876 елда җилем заводы ачылган. Ул вакытларда Татар Пәндәл­ге­сендә 500 дән артык хуҗалык исәп­ләнгән, 3 мәхәл­ләгә бүленгән авылда өч мәчеттән азан яңгыраган. Ләкин, ни сәбәпледер, авылның бәрәкәте китә. Кайчандыр суфыйчылык галимнәре яшәгән авылда хәтта соңгы юлга озату да музыка белән барган. Бүген Татар Пәндәлгесендә 300 ләп кеше яши. Мәчет бар, аны 1996 елда тергез­гән­нәр.

 

Автор фотолары.

 

 

 

 

Авылга килүчеләрне шундый алтакта каршы ала

 

 

Авыл чишмәсенең суы шифалы

 

 

Ислам хәзрәт Давыдов

 

 

Шугалакта олысы-кечесе алка суга

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.02.2010


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры