Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
НӘРСӘ ЧӘЧСӘҢ, ШУНЫ УРЫРСЫҢ

Әле урамда кыш хакимлек итсә дә, яз кояшы көннән-көн юмартрак карый. Чын бакчачылар өчен сезон февраль азагы-март башында ук башлана. Тәрәзә төбендәге гөлләрне үсенте әрҗәләре кысрыклый. Бу көннәрдә уңган яшелчә үстерүчеләрнең тәрәзә төпләрендә, җылы теплицаларында борын төрткән яшь үсентеләр кояш яктысына үрелә башлады. Яшелчәләрнең тәмен, табышын, файдасын белгән хуҗа-хуҗабикәләр көз тәмамланганчыга кадәр киеренке хезмәт сораган эшкә кереште. Яз, мәшәкатьле булса да, күңелдә өмет уята торган вакыт.

Актаныш районының Такталачык авылында яшәүче Дания Сәетзадина да инде 12 ел дәвамында орлык, үсен­те, чәчәкләр, туфрак эшләре бе­лән мәшгуль. Башта дистә елдан артык умартачылыкта эшләп алдынгылыкны бирмәгән табигать баласы, югары уку йортын кызыл дипломга бетергән кызның тормышы шулай үсемлекләр дөньясы белән тыгыз бәйләнеп китә. Әле дә умартачылык һөнәрен таш­ламый ул. Ире Әхнәф, кызы, улы, килене дә бакча җанлылар.

 

– Дания ханым, сезон башланды. Кайсы орлыкларны кайчанрак чәчәр­гә?

 

– Орлыкларны кайсы вакытта чәчү яшелчәнең теплицада, парникта, ачык грунтта үстерелүенә дә бәйле. Теплицалар җылытылган, хәзерге вакытта киң таралып өл­гер­гән поликарбонаттан эшләнгән булса, үсентеләрне февраль башында ук (баклажан, томат, болгар борычы) чәчәргә, ә парникларга булганда – февраль аза­гы-март башында, помидор үсентесен ачык грунтка утыртасы булса, март азагы-апрель ба­шын­да чәчү кулайрак. Бил­геле, бу очракта тиз өл­­герә торган сортлар сай­лау отышлы. Болгар борычын март башыннан да калдырмаска кирәк.

 

– Ә орлык чәчү өчен туфракны ничек әзер­ләргә кирәк?

 

– Хәзер җир өсте ак кар белән капланган булу сәбәпле, туфракны көздән хәстәрләү яхшы. Мин үзем кәсле туфрак, чере­мә (тирес), елга комы катнашмасын әзерләп куям. Ком һәм черемә кара балчыкның нинди авырлыкта булуына карап алына. Катнашманы учка кысканнан соң, ул формасын сакламаса, җиңелчә таралса, аңа бераз кәсле туфрак өстәргә кирәк. Аннан соң аны 60-70 градус температурадагы җылылыкта 30-40 минут тотам һәм суынгач, ашлама белән тукландырам. Болай эш­ләгәндә чүп үләне орлыклары, авыру тудыручы зарарлы микроорганизмнар һәлак була.

 

Үсентеләрне үстерү өчен махсус чыгарылган пластмасс савытлар кулланам. Алдагы елларда файдаланганнарын марганцовка эремәсе белән юам. Тишеге булмаганнарының төбен берничә урыннан тишәм. Тирән савытларның иң астына күмер, өс­тенә ком, аннан соң махсус әзер­ләнгән туфрак кат­наш­масы салам. Туфрак артык коры булса, өс­тенә кар куям, бер тәү­лектә дым­лылык нормаль­ләшә. Нинди ти­рәнлектә чәчү орлыкның зурлыгына, нинди культура булуына, балчыкның тыгызлыгына да карый.

 

– Яшелчәләрнең кайсы сортларын сайлау отышлы?

 

– Болгар борычының безнең якларда яратып утыртылган сортлары “Вин­ни-Пух”, “Меркурий”, “Крепыш”, “Калифорнийский вондер голд” һәм башкалар; уртача өлгерешлеләре – “Калифорнийское чудо”, “Калифорния вондер ред”, “Джек”, “Золотой телец”. баклажанның иртә өлгерә торган сортлары – “Блэк бьюти”, “Длинный фиолетовый”; уртачасы – “Черный красавец”, “Буржуй F-1”, “Бычье сердце”. Томатның иртә өлгерә торган по­пуляр сортларының кайберләре: “Агата”, “Талалихин”, “Белый налив”, “Дубок”, “Москвич”, “Крайний север”, “Ямал” һәм башкалар. Иртә өлге­рә торган сортларның помидорлары гадәттә бик зур булмый. Соңгы елларда “Сибирский сад” агрофирмасы эре, тәмле сорт­лар чыгарды. Шуларның кайберләре: “Хлебосольный”, “тяжеловес сибири”, “Розовый мед”, “Данко”. Аларның сабаклары да буйга артык үсми. Үзем по­мидорның теплицадагы “Ажур F-1”, “Дворцовый”, “Тяжеловес сибири” сорт­ларыннан яхшы уңыш алам. Бакчачылар “Бычье сердце”, “Розовый гигант”, “Райское наслаждение”ны яратып ала.

 

– Кыярның ниндирәк сортларын тәкъдим итәр идегез?

 

– Теплицага иртә яздан күпчелек салатлар өчен, ә соңрак маринадларга, тозларга яраклы сортларны утырталар. Соңгы вакытта бу культураның яңа сортлары популярлаша бара. Иртә язда утырту өчен “Ки­тайский холодоустойчивый”, “Китайский болезнеустойчивый” сортлары, кышка әзерләү өчен күб­рәк “Клавдия”, “Конни”, “Нас­тя”, “Мальчик-с-пальчик”, “Муравей”, “Три танкиста” сортларын яратып алалар.

 

– Чәчәр алдыннан орлыкларны ничек эшкәртәсез?

 

– 20-30 минут алсу марганцовка эремәсендә тотам. Аннан соң бер көнгә 1 стакан суга 1-2 тамчы циркон кушып ясалган эремәгә салып куям. Коры тукымага төреп кипшетәм. Авыр тишелә торган сельдерей, кишер, петрушка орлыкларын кипшетеп алганнан соң, дымлы тукымага төреп, аны полиэтиленга урап, бер атнага суыткычка куям. Болай эш­ләгәндә чәчеләсе туфрак та дымлы булырга тиеш.

 

Орлыкны сипкәннән соң махсус пленка белән капласаң, җир катмый. Дым саклангач, орлык та тиз шытым бирә. Үсентеләрне эшкәртү өчен циркон, энерген, калий гуматы, эпин эремәләрен дә кулланырга була. Эремә ясау тәртибе һәрберсенең кулланмасында язылган.

 

– Әле чәчәк орлыкларын сибәргә иртәме?

 

– Чәчәк орлыкларын чәчү дә февральнең беренче көннәреннән башлана. Иң элек сальвия, ала миләүшә, нәүрүз чәчәге, ци­нирария орлыкларын, март башыннан петуния, ай уртасында флокс, арыс­лан авызы, лобелия, апрель башларында бәрхет чә­чәк, кашкарый, цинния, дә­лия кебек тиз тишелә торган чәчәк орлыкларын чә­чәм. Алар өчен дә туфракны алда әйтеп үткәнчә әзер­лим. Хәзер чәчәк­ләр­не төрле зурлыктагы кассеталарда да саталар. Һәр төп үсенте аерым ячей­кага урнаштырыла.

 

– Орлыкларны ай календарена карап чәчә­сез­ме?

 

– Әлбәттә, сату өчен күпләп утырткач, ярамаган көннәрне чәчмим.

 

– Үсентеләрне күчереп утыртканда да эш­кәртәсезме?

 

– Ул вакытта корневин, циркон эремәләре кулланам. Алай эшләгәндә үсентеләр тиз мантып китә. Көннәр кояшлы булганда, дым саклансын өчен орлык сибелгән (ае­руча дымлы) түтәлне акрил плен­касы белән каплау хәерле.

 

Ни кызганыч, бүгенге ризыгыбызның күбесе агуга әйләнеп бара. Шулай фикер йөрткәндә, барлык басу-кырлар, теплицалар агулы химикатлар белән ашланганда, инде үстерелгәннәрен дә озак саклансын өчен сатуга, әлеге дә баягы тагын шул химикатлар белән “эшкәртеп” чыгарган заманда ник әле үз бакчаңда рухи ләззәт алып, хәләл хезмәтеңне куеп, экологик чиста яшелчә продукциясе җитештермәскә? Борынгы бөек галим-табиб Гиппократ әйткәнчә, сәламәт булып яшәү өчен безнең азыгыбыз – дару, ә даруыбыз азык булырга тиеш бит. Ә азык дару булсын өчен иң ышанычлысы – аны үз кулларың белән үстерү.

 

Айгөл НУРИЕВА.

 

* * *

 

Галәветдин Зыятдинов, элек “Татарстан” телевидениесендә “Туган як” тапшыруын алып барды:

 

– Элек телевидениедә эшләгәндә рассада үстерү белән шөгыльләнергә вакытым булмады. Хәзер пенсиядә моның белән бик теләп мавыгам. Төрле сорттагы помидор үстерергә яратам. Аларны гыйнварда ук утырттым. Хәзер 10 см озынлыкта булдылар. Узган ел 25 төп помидордан уңыш җыеп алдым, быел 60 төп утыртырга уйлыйм. Алар эре, 400-500 грамм авырлыкта. Аеруча “Королевский”, “Бычье сердце” дигәннәре яхшы.

 

Рассаданы фатирда тәрәзә төбендә тотам. Яктылык җитмәсә дип, анда лампа да урнаштырдым. Март җитеп, кояш җылырак карый башлагач, рассадаларны иртән балконга чыгарам, кич алып керәм.

 

Кыярны апрельдә генә утыртам. Беразын өйдә, беразын парникка чәчәм. Кәбестә, болгар борычы, чәчәк үстерү белән хатыным Нина шөгыльләнә.

 

Мөнирә Гыйльметдинова, Балтач районының Салавыч авылыннан, хуҗабикә:

 

– Хәзер безнең өчен кызу чор. Хуҗалыкта кыяр үстерү белән шөгыльләнәбез. Аларның саны 1500 гә кадәр җитә. Кыярның 600 ләбе тишелеп килә инде. Әлегә алар парникта. 15 мартта теплицага күчереп утыртырга уйлыйбыз. Апрель урталарында беренче яшелчәдән авыз итәрбез дип өметләнәм. Кояш җылырак караса, алар тагын да тизрәк үсә. Сезон вакытында 8 тоннага кадәр кыяр саткан булды.

 

Кәбестә, болгар борычын аз гына үстерәбез. Тагын 500 ләп помидор була. Чәчәк үстерергә бик яратам. Бу көннәрдә аларның орлыгын барлый башладым.

 

Рәшит Шамкай:

 

– Мин бакчага йөрмим. Үсенте үстерү белән гомер буе хатыным Суфия шөгыльләнде. Хәзер ул да аларны сатып ала башлады. Йә базардан, йә бакча күршебездән алып кайта. Шулай да, күптән түгел 50-60 төп борыч утыртканын беләм.

 

Рушания Шәрәфиева (Равил Шәрәфи хатыны):

 

– Элек Равил абыегыз белән 120-130 төп помидор үстергән булды. Еллар узган саен аның санын киметтек. Безнең бакча Югары Ослан районында урнашкан. Анда кырау төшми. Шул сәбәпле помидор бик уңа. Менә кәбестә белән мактана алмыйм. Корт төшмәсен, дип кеше аны агулый. Ә без мондый нәрсәгә каршы. Бәрәңгене дә агуламыйбыз. Кортын чүпләргә тырышабыз. Әллә шуңа күрә бәрәңге ашап туймаслык тәмле була.

 

Быел календарьдә өйрәткәнчә, 22 февральдә бераз болгар борычы утырттым. Аны алты төптән артык үстермәскә исәп. Февраль азагында помидор чәчәргә уйлыйм. Астра белән петунья үстерергә яратам. Быел кыш салкын булды, җәе дә эссе килер, дигән өмет бар. Кызганычка каршы, бакчада теплица юк. Түтәлне бер ачып, бер ябып Равил абыегыз арып бетә.

 

Франс Хәлилов, һәвәскәр бакчачы:

 

– Мин кеше кебек гыйнвар-март аеннан ук җәфаланмыйм. 1 апрельдә генә орлыкларны чәчә башлыйм, чөнки 60 көн узуга үсенте җиргә утыртылырга тиеш. Алайса, ул буйга үсә башлый. Безнең Бө­гелмә ягында кырау төшкәли, шул сәбәпле үсентеләрне 10 июньдә генә бакчага чыгарам.

 

Аеруча помидор үстерүгә әһәмият бирәм. Аларның саны 100-120 дән дә ким булмый. Бүген помидорның 2000 төре исәпләнә. Иртә җитешә торганнардан “Москвич”, “Лотос”, банкага тутырыр өчен кабыгы ярылмый торган “Драгоценность”, “Ракета”, өстәлгә турап куярга ярмалы, бал­лы “Космонавт волков” сорты яхшы дип саныйм. Теплицасы булган кеше “Донна роза”ны үстерә ала. Ул бик эре һәм тәмле.

 

Борычны күп утыртмыйбыз. 10-12 төп кенә. Кәбестәнең чәчәклесен һәм иртә өлгерә торган “Июньский” сортын хуп кү­рәм. Ул щи пешерергә бик әйбәт.

 

Айрат Бариев.

 

* * *

 

ТОРФЛЫ ЧҮЛМӘКЛӘР

 

Соңгы елларда үсентене торфлы чүлмәк һәм стаканнарда үстереп, шул килеш ачык грунтка яки теплицага утырту алымы киң кулланыла. Бу төр савытлар бик уңайлы, җиңел, чыдам, ватылу куркынычы да юк, иң мөһиме – барлык агротехник һәм санитар таләпләргә җавап бирәләр. Әзер чүлмәккә туфрак салсаң, үсенте яки орлыкны төртеп куясы гына кала. Әлеге гаҗәеп савытлар зарарсызландырылган була, шуңа да үсентене микроб һәм төрле авырулардан саклый. Түтәлгә чүлмәктә килеш утыртылуы белән үсентенең тамырлары имгәнми. Юеш җирдә таркалган савыт бер үк вакытта үсемлек өчен ашлама да булып тора, ул түтәл хуҗаларын минераль һәм органик элементлар белән тукландыра. Шуңа да мондый савыттагы орлык тиз тишелә, үсә һәм уңышы да иртәрәк өлгерә. Торфлы чүлмәкләрне куш уч туфрак сыешлыдан башлап, төрле зурлыкта җитештерәләр. Бәяләре күләменә карап төрлечә, 3-7 сум тирәсе тора.

 

* * *

 

ОРЛЫКЛАРНЫ КҮПМЕ САКЛАРГА?

 

Гадәттә, бакча сезоны тәмамлануга артып калган орлыкларны җыеп куябыз һәм яз саен тагын яңаларын сатып алабыз. Калган орлыкларны ташларга кызганыч, икенче яктан тишелмәсләр дип тә куркыта. Билгеле, аларның тишелешен тикшереп карарга мөмкин. Шулай да, аларны пакетка санап кына салулары һәркемгә мәгълүм. Нәтиҗәдә сынаулар уздыру уен да калдырып торырга туры килә. Шунлыктан һәр культураның орлыгы ничә ел тишелешен югалтмавын белеп тору комачауламас.

 

Карбыз, кавын, ташкабак, кыяр, кабак – 6-8 ел.

 

Кузаклылар, борчак, фасоль, кукуруз – 5-6 ел.

 

Кәбестә, редис, шалкан, чөгендер, помидор, спаржа, торма – 4-5 ел.

 

Баклажан, күпьеллык суган, кишер, салат, шпинат – 3-4 ел.

 

Пастернак, сельдерей – 1-2 ел 75 %ка кадәр тишелешен саклый.

 

* * *

 

БАКЧАЧЫЛАР ТОРМЫШЫННАН

 

Электричкада бакчачылар сөйлә­шә:

 

– Агачтан шундый зур алма өзеп алдым, аны урындыкка куйган идем, урындык җимерелде.

 

– Ә мин үземнең алманы ат арбасына салган идем...

 

– Нәрсә, арбаң ватылдымыни?

 

– Юк, алма эченнән чыккан корт атны кабып йотты.

 

* * *

 

Чукча табибка зарлана:

 

– Сәламәтлеге яшелчә, җиләк-җимешкә бик мохтаҗ булса да, минем малай кыяр да, помидор да, кишер-чөгендер дә ашый алмый.

 

– Ничек инде ашый алмый?

 

– Ә бит аларның берсе дә юк...

 

* * *

 

Кечкенә Камилне әнисе базарга алып чыга. Анасы башка әйбер сатып алганда улы күздән югала һәм кулына бер зур кишер тоткан хәлдә пәйда була. Әнисе, гаҗәпләнеп:

 

– Каян алдың аны?

 

– Әнә тегендә бер абый без килгәннән бирле “кишер алыгыз” дип кычкыра. Олы кешене тыңларга кушасың бит, ул әйткәч, бардым да алдым.

 

 

Д.Бунтуков фотосы.

| 26.02.2010


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Апуш 26.02.2010 19:36:22
Кырлайда:"Ни чэчсэн..."дилэр иде
Галавинен Телевиденияда эшлэгэне куренэ..
Усентегэ караганда РАССАДА культурага..
якын бит....
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры