“Башыңа төшсә, башмакчы да булырсың”, – дигән борынгылар. Чынлап та, кем нәрсә белән генә шөгыльләнми хәзер. Бу күренеш бигрәк тә район җирләрендә колач җәя. Меңләгән баш каз-үрдәк үрчетүчеләр, куян үстереп сатучылар, сөт җыеп, май-эремчек ясаучылар, тәрәзә-ишек, өстәл-урындык, җиһаз җитештерүчеләр моның ачык мисалы. Казанда туып-үскән Альберт Харисов та, әти-әнисе артыннан Мамадышка күченеп кайтып, умартачылык белән кызыксына башлый. Дөресрәге, умарталар ала һәм балавыз эшкәртү цехы ачып җибәрә. Шул рәвешле районындагы умартачыларның кул хезмәтен җиңеләйтмәкче була.
Альберт – һөнәре буенча икътисадчы. Әмма аңа әлеге өлкәдә эшләргә туры килмәгән. Ул дүрт ел хокук саклау органнарында хезмәт иткән. Күрәсең, җинаятьчелеккә каршы көрәшү егетнең күңеленә ятмый. Чөнки эш барышында еш кына үз-үзеңне атлап чыгарга кирәк була. Танышым хокук саклау органнарыннан китеп, заводка урнаша. Ләкин анда да озак эшләргә язмый, кыскартуга эләгә.
Шуннан соң егет хезмәт биржасына баса. Ә анда эш урыны түгел, үз кәсебен ачарга тәкъдим итәләр. Альберт нәрсә белән шөгыльләним икән дип озак баш ватмый. Электән үк Мамадыш умартачыларының кәрәз (вощина – авт.) алырга Казанга йөргәннәрен күреп, “нишләп аны үзебездә ясамыйлар икән” дип аптырый ул. Хезмәт биржасы биргән мөмкинлектән файдаланып, әлеге эшкә үзе тотынырга карар кыла. Базар мөнәсәбәтләрен тирәнтен өйрәнгән егеткә бизнес-план төзү бернинди авырлык тудырмый. Эшне ул балавыз эшкәртүдән башлый. Ләкин аның өчен җиһаз кирәк була.
– Интернетта казынгач, балавызны эшкәртеп, бал кортларына бал туплау һәм күкәй салу өчен күзәнәкләр ясый торган махсус җайланма таптым. Ул “Маргарита-1” дип атала. Аны Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә ясыйлар, – дип сөйләп китте кәрәз җитештерү кәсебе турында танышым. – Шуннан барып алып кайттым. Җитештерүчеләр үзләре килеп урнаштырды.
Ринат исемле дустым белән дүрт көн буе аның эшләү тәртибен өйрәндек. Ул түбәндәгечә: балавызны стерильләштерү өчен бакка саласың. Анда 200 кг га кадәр чимал сыя. Ул сигез сәгать торырга тиеш. Аннары җайланманың башка приборларын кабызасың. Кранны ачкач, эрегән балавыз барабанга агып төшә һәм 20-23 градус температурада формага керә. Су аша узып, тасмага урала. Иң ахырдан пластинкаларга киселә. Бер пластинканың авырлыгы 80 грамм чамасы. Шул рәвешле сәгатенә илле килограммга кадәр кәрәз ясарга мөмкин. Көн дәвамында бер тонна балавыз эшкәртеп була.
Дөрес, балавыз җитештерү кәсебен башлап җибәрергә танышыма хезмәт биржасыннан бирелгән 58 мең сум гына җитмәгән. Чөнки “Маргарита-1” җайланмасын сатып алу һәм урнаштыру 650 мең сумга төшкән. Аның өчен Альбертка машинасын сатарга туры килә.
Сөйләшә торгач, кызыклы мәгълүматка тап булдым. Безнең иксез-чиксез урман-кырлардан умартачылар ел саен меңләгән тонна бал алса да, үзебездә умартачылык продукциясен эшкәртү өчен җиһаз ясаучы заводлар юк икән. “Маргарита-1” җайланмасын исә бер бабай уйлап тапкан. Моның өчен аңа 13 ел вакыт кирәк булган.
– Ул бабай гомер буе заводта инженер вазыйфасын үтәгән. Пенсиягә чыккач, балавыз эшкәртү җайланмасы ясый башлаган. Җиһазның күп запас частьлары “алтылы”, “тугызлы” “Жигули” машинасыннан алынган. Схемасы да бик гади. Ватылган очракта аны төзекләндерү кыен түгел, – ди Альберт. – Дөрес, мондый җайланманы Оренбургта ясыйлар. Ләкин ул эшләп чыгарган кәрәзнең күзәнәкләре 130 градуслы була. Ә бал кортлары өчен күрсәткеч 120 дән артмаска тиеш.
Моңа кадәр Мамадыш районы умартачылары кәрәзгә алыштыру өчен балавызларын арадашчыларга бирә торган булган. Алар чималны Казанга алып барып, кәрәзгә әйләндереп кайтканнар. Әлбәттә, кәрәз өчен умартачыларга шактый акча түләргә туры килгән. Моңа юл чыгымнарын да кушу зарур. Хәзер исә әлеге хезмәт үзләрендә күрсәтелә. Бу умартачыларга акчаларын икеләтә янга калдырырга мөмкинлек бирә.
– Балавыздан кәрәзне узган елның апрелендә генә ясый башладык. Шуңа да әлегә клиентларыбыз күп дип әйтә алмыйм. Булганнары белән күбесенчә бартер хисабына эшләдек. Алар балавыз алып килә. Шуның 6 процентын чигереп, кәрәз бирә идек. Табыш бик булмады. Быелгы сезон уңыш китерер дип ышанам. Беренче клиентларны мартта ук көтәбез. Язгы эшләргә әзерлек мәшәкатьләренә керештек инде, – ди Альберт.
Шәһәр егетенең умартачылык белән шөгыльләнүе берникадәр гаҗәп тә кебек. Әмма Альберт кечкенәдән үз чүнникләрен тергезү турында хыялланган. Күптән түгел теләге тормышка ашкан. Балавыз эшкәртә башлауга, умарталар алып җибәргән. Ләкин кортларны тәрбияләү тырышлык кына түгел, белем дә сорый. Танышым да: “Көн саен умартачылык турында китаплар укыйм, умартачылар белән фикер алышам, тәҗрибә уртаклашам”, – ди. Киләсе елга Казан дәүләт аграр университетына укырга керергә җыена.
Әйе, Альбертның планнары зурдан. Киләчәктә умартачылык продукциясен – перга, прополис, мирра кебек әйберләрне дә эшкәртергә ниятли ул. Әлбәттә, аның өчен махсус җиһазлар сатып алу зарур. Ләкин, ни кызганыч, алары да бездә ясалмый икән. Литва, Украина кебек дәүләтләрдә генә җитештерәләр. Танышым инде алар турында белешергә өлгергән.
– Быелгы сезон уңышлы булса, киләсе елга барып та алмакчымын, – ди Альберт. – Умартачылык – бик мәшәкатьле эш. Шуңа да умартачылар көчләрен сарыф итеп, кул белән бал аертып интекмәсен өчен, киләчәктә моны үзебез башкарырга уйлыйбыз. Аларның безгә умартадан алынган рамны китереп биреп, әзер товар белән кайтып китүләрен телим. Хыяллар чынга ашса, алга таба умартачылык кирәк-яраклары сатарга да исәп бар.
– Мамадыш – умартачыларга бай район. Конкурентлык куркытмыймы? – дип кызыксынам.
– Юк. Конкурентлар булу – уңай күренеш. Тагын да тырышып эшләргә стимул бирә. Аннан соң, хәзер төзелеш, сатып-алу өлкәсендә үз бизнесларын ачучылар болай да күп. Аларда әллә ни керем юк. Умартачылык исә элек-электән дәрәҗәле генә түгел, табышлы кәсеп саналган. Ләкин аның өчен тереклек дөньясын, бал кортларын яратырга кирәк, – ди Альберт, елмаеп.
Танышымның исә табигатьне яратуында шигем юк. Шулай булмаса, шәһәр шау-шуыннан качып, Нократ елгасына сыенып утырган Мамадышка кайтып төпләнер идеме?
Ләйсән МӘҖИТОВА | 26.02.2010