Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ЯЗМЫШ ДИП КУЛ КУШЫРЫП УТЫРМАГЫЗ”

20 февральдә Чабаксарда РФ халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләре форумы узды. Җыен эшендә Чувашстан, Татарстан, Башкортостан, Якутия, Хакасия, Дагыстан, Мари Иле, Бурятия, Алтайдан килүче җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Төп мәсьәлә – Русиядәге урыс булмаган милләтләрнең телләрен саклап калуда бергәләп хәрәкәт итү ысуллары турында фикер алышу.

Мәгариф өлкәсендәге 309 нчы канун барысын да борчуга салды, азчылык милләтләрне берләштерде. Бүгенге вәзгыятьтә аерым түгел, ә бергә оешып телләрне кы­­сучы 309 нчы канунны гамәлдән чыгару турында сөйләшүләр бара.

 

Җыенда төп чыгыш Фән­дәс Сафиуллинныкы булды. Ул 309 нчы канунның урыс булмаган милләтләргә нинди куркыныч янавы турында сөйләде. Мәгариф өлкәсендәге законның РФ Конституциясенең берничә маддәсенә каршы килүен дәлил­ләп, милли республикаларның иҗтимагый оешмаларын аяк терәп аның гамәл­дән чыгарылуын таләп итүдә катнашырга чакырды.

 

– 309 нчы канунны кабул итү, БДИны туган телдә би­рү­не рөхсәт итмәү – милләтләрне көчләп урыслаштыру галәмәте. Бу – Русия хөкү­мә­те милли сәясәтенең максаты. Ә җитәкчеләрнең матур чыгышлары бары тик буш сүзләр, – диде Фәндәс абый. – Безгә, башлангыч мәктәп­ләрдә 4 ел дәвамында туган телдә белем бирү мөмкинлеге бар, диләр, ләкин иртәгәсе көнне аны да чикләмәя­чәк­ләр дип кем гарантия бирә ала?! 100 ел элек мондый экс­периментлар ясалган. Русия империясенең мәгариф министры А.Шварц үзенең язмаларында урыс булмаган халыкларның милли мәктәпләр оештыруга, аларның үз телләрендә белем бирү инициативаларын хупламаска, барысы да бер урыс дәүләт мәк­тә­бе системасында белем алырга тиеш дип теркәп калдырган.

 

309 нчы канун урыс булмаган халыкларга карата шик­ләнү хисен яңадан терелтү, безне телсез калдыру максатыннан эшләнә. Закон теле белән безгә: “Урыска әйлән­мичә, сез Русия империясенә һәрвакыт куркыныч тудырачаксыз!” – диләр. Безгә “Сез ассимиляциягә дучар халык”, язмышка буйсынырга, көрәш­мәскә дигәнне күңелгә сеңде­рә­ләр. 309 нчы канун “Русия урыслар өчен!” идеясен га­мәл­гә ашыра.

 

Туган телдә белем бирүне башлангыч сыйныфларда гына калдыру ул бүгенге Русия хөкүмәте ачышы түгел. Өченче рейхның төп сәяси идеологы Генрих Гиммлер Гитлерга тәкъдим ит­кән программасында яулап алынган территорияләрдәге халык белән ничек эш итү турында җентекләп язган. Ул немец булмаган милләт­ләр югары уку йортларында белем алмаска тиеш, алар өчен туган телләрендә 4 ел уку да җитә, дип әйткән. Бу тәкъдим кабул ителгән һәм ул нацистларның планына кергән. Фашистларның идеяләре бездә кабатланырга тора.

 

Безнең төп таләп – 309 нчы канунны гамәлдән чыгару. Хәер, дөнья күләмендә өмет чаткылары уятучы тенденцияләр күзәтелә.

 

БМОның Генераль Ассамблеясе 2007 елда “Җирле халыкларның хокуклары турында” декларация кабул итте. АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландия моңа каршы чыкты. 11 ил тавыш бирүдән тыелды, алар арасында Русия дә бар. Декларациядә җирле ха­лыклар үз мәгариф системасын булдырырга, милли мәк­тәпләр, югары уку йортларын оештырырга һәм контрольдә тотарга, киләсе буынга тарих, тел, халык авыз иҗатын, фәл­сәфә, әдәбиятны өйрә­тергә, үстерергә хокуклы дип язылган. Русия дөнья җә­мәгать­челеге каршында урыс булмаган милләтләрне читкә этә­реп, аларга тискәре мөнәсә­бәттә торып, матур кү­ренә ал­маячак. 309 нчы канун кебек законнар гамәлдә чакта чит илләрдәге болай да Русиягә каршы көчләр­гә кулай гына, бу рә­вешле Русия үзен геосәяси изоляциягә дучар итә.

 

Җыенда Испаниядән кил­гән галим Эктор Алос та катнашты. Ул Европада каталон, валлий, баск, люксембург телләре мисалында ни рә­вешле туган телләрне сак­лап калу турында сөйлә­де, үз киңәшләрен бирде. Эктор Алос каталон милләтеннән. Мәгълүм булганча, Каталония Испания җирлегендә урнашкан, күп еллар дәвамында алар үз бәйсезлек­ләре өчен көрәшә. Галим әй­түенчә, телне саклап калу ысуллары бар, технология­ләр уйлап табылган, аларны бары тик җирлек шартларына туры китереп куллана бе­лергә генә кирәк.

 

– Валлиецлар теле XX гасыр дәвамында инглиз теле тәэсирендә ассимиляция­лә­шүгә дучар булды. 70 нче еллар азагында “Mudiad Ysgoli­on Meithrin” иҗтимагый хәрә­кәте барлыкка килеп, алар валлий телендә тәрбия бирүче балалар бакчалары ачуга иреште, биредә телне өй­рә­нергә ата-аналарга йө­рерлек мөмкинлек булдырылды. Аннары мәктәпләр, югары уку йортлары оештырылды. Граж­­данлык инициативасы, таләп­ләр­дә нык тору хөкү­мәтне мах­сус карарлар чыгарырга этәрә, – дип сөйләде галим. – 20 ел дәвамындагы җентекле һәм күп­кырлы эш нәтиҗәсендә генә валлий телендә сөйләшүче яшьләр барлыкка килә башлады. Туган телгә өйрәтү, туган телдә белем би­рү мөһим! Ләкин укыту ысуллары заманча, шәһәр балалары менталитетына, телләренә җайлашкан булырга тиеш. Телне гаиләдә, җәмгыятьтә (урамда, кибетләрдә, оешмаларда һ.б.) күбрәк куллану кирәк. Өстәмә тел белгән кешегә яхшы акчалы эш табу мөмкинлеге булса, ул үзен­нән-үзе кулланылачак, яшь­ләр аны өйрәнергә тырышачак. Телгә позитив яктан имидж тудырырга кирәк, аны заман таләбе итеп кую, пиарлаштыру мөһим. Яшьләр интернеттан чыкмый, алар дөнья челтәре белән тагын да активрак кулланачак. Vkon­tak­­te, Odnoklass­niki, Mozilla, Open­­Office һ.б. ке­бек программаларны туган телгә тәр­җемә итәргә кирәк.

 

Кешене өндәмәгез, үзегез адым ясагыз һәм башкалар да сезнең артыгыздан иярә­чәк. Язмыш дип кул кушырып утыр­магыз, хәрәкәт итегез. Әгәр хө­күмәт мәктәпләр булдырмый икән, валлиецлар, басклар, каталон, бретоннар кебек үзегез уку йортларын булдырыгыз. Бер җирдә дә бернинди милләткә бушка кал­җа китереп бирмиләр, тырышып максатка ирешергә кирәк.

 

Җыенда “Русиянең төп халыкларының туган телләрен саклау, үстерү, аларны өйрәнү шартларын булдыруның конституцион хокукларын торгызу” дип исем­лән­гән резолюция, шулай ук дөнья җәмәгатьчелегенә мө­­рәҗәгать кабул ителде. До­­­кументта БМО, Европа берлегеннән Русия җитәкчелегенә милләтләрне кысрыклаган кануннардан баш тарту өчен тәэсир итүләре сорала. Форумда катнашкан Ш.Мәр­җа­ни исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин бу документлар Страсбург мәхкәмәсендә каралачак, БДИны татар телендә бирү хокукын яклавын сораган Аида Камалованың мө­рәҗәгатенә дә ярдәм итә­чәк дип саный. Башка мил­ләт­ләр дә мәхкәмәләрдә мил­ли мә­гарифтәге хокукларын яклап чыкса, зур этәргеч булыр иде дип әйтелде. Шулай ук җы­ен­да Русия парламентында Милләтләр палатасын булдыру тәкъдиме бе­лән чы­ктылар. Бу һәм Русия халыклары конгрессын уздыру мәсьәләсе Уфада үтә­чәк киләсе форумда каралачак.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.02.2010


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Тест 05.07.2011 15:26:09
тест тест
 
Фәгим Вәлиев 23.05.2011 14:48:27
Чакыру
Татарстан һәм Яр Чаллы
матбугат чараларына.

30-нчы май 14.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәр мәхкәмә бинасында, 21-нче мировой суд участогында Яр Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповның административ эше каралачак. Ул 30-нчы апрель көнне урам җыены вакытында канун бозуда гаепләнә. Мәхкәмә эше – ачык. Исегезгә төшерәбез, Рәсәй президенты Дмитрий Медведев белдерүе буенча, Рәсәй демократик хокукка ия һәм матбугать чаралары эше өчен бөтен юллар да ачык.
Казан шәһәреннән ошбу мәхкәмә эшенә Галишан Нуриәхмәт – Марат Мөлекев ис. БТИҮ рәисе, Юныс Камалетдинов – “Татарстан” качаклар оешмасының рәисе, Зәки Зәйнуллин – татар язучысы, актив җәмагәть эшлеклесе, Рифкать Кормашев – Казан шәһәренең Яр Чаллы якташлар җәмгыяте рәисе, шулай ук башка шәһәрләрдән дә иҗтимагый-сәяси оешмаларның җитәкчеләре катнашырга җыеналар. Адвокат һәм җәмәгать яклаучылары Татарстан конститутциясенә нигезләнеп мәхкәмә эшен һәм документларны бары тик татар телендә алып баруны сорыячаклар.
Кем татар теленең язмышына битараф түгел, мәхкәмә эшендә катнашырга чакырабыз. Халыкка тулы дөрес мәглүмат җиткерү өчен журналистларны мәхкәмә эшендә актив катнашуын телибез.
Мәхкәмә бинасының адресы: 423800, 21-нче суд участогы, Яр Чаллы, Яңа шәһәр, йорт 38/05-5. “Народный” кибете янында. Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-28-62, 8-906-330-47-73, tatar_center@yahoo.com
Яр Чаллы ТИҮ мәтбугать сәркатибе Фәгим Вәлиев.
http://tatar-centr.blogspot.com/2011/05/blog-post_22.html
 
Сания Вахитова 01.03.2011 13:03:51
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов мөсөлман яшьләренә һәм балаларына мөсөлман укуларын тыярга кушуы, шул ук бервакытта мөсөлман хатын кызларына яулыкларын салырга әммер бирүе, анның бу законсыз пычырак эшләренә каршы Козловны отставкага җибәру буенча Интернета имзалар җыюны хуплый Чаллыларның һәм башка өлкәләрнең бу эштә актив катнашаларына рәхмәтләрен җиткерә, әгәр якын арада Вячеслав Козлов отставкага китмәсә Яр Чалы ТИҮ активистлары һәм мөсөлманнары урам каршылык (пикетлар, митинглар) акцияләре оешторачак.
Яр Чаллы ТИҮ рәисе Рафис Кашпов.
Яр Чаллы ТИҮ җыелыш сәркатибе Сания Вахитова.
 
Рафис Кашапов 24.02.2011 20:35:31
Карагыз, булдыра алсагыз имза куегыз - Анти-Ксенофобия: http://antixenophobia.org/
 
Анурбик 21.02.2011 13:13:56
Вакыт,заман 309-канунны урнына утыртыр....
Бугенге кондэ урыс телле балаларга телебезне ойрэтудэге момкинлекне тикшерэсе иде..Минемчэ бу бюджет акчасын булугэ генэ исэплэнгэн бик ук фэнни булмаган ысул:
2-3 сыйныфлардан ук грамматика кануннарын я т л а т у г а Чын галимнэр ничек карый икэн.....Махсус бмздеру тугелме ....
Башлангыч класс балаларына сойлэмне генэ
ойрэтергэ кирэктер....
 
Рафис Кашапов 01.02.2011 18:46:29
Татар халкының Милли Мәҗлесе һәм
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясенең

Т А Т А Р Х А Л К Ы Н А М Ө Р Ә Җ Ә ГА Т Е

Соңгы вакытта Татарстанга, татар халкына төрле яктан басым көчәйгәннән-көчәя бара. Татарларны милләт буларак юкка чыгаруны Россия җитәкчеләре ачыктан-ачык эшләсә, Татарстан түрәләре моны милли битлек киеп башкара. Халкыбыз бу чорда аеруча уяу булсын һәм үз хокуклары өчен көрәшергә әзер торсын өчен, милләтебезне юкка чыгару өчен алып барылган кайбер эшләрне әйтеп үтәбез:
http://tatar-centr.blogspot.com/2011/01/blog-post_6951.html
 
Идрисов Рустам 12.01.2011 11:01:29
Хөрмәтле Асия апа hәм Габделбари абый Зиннуровлар!
Без сезне чын күңелдән 50-яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! “Алтын парлар”, яшеллеккә күмелгән 50 яз һәм җәй, көмешкә коенган 50 кыш һәм алтынга төренгән 50 көз аша, алтын туйга җитү серләрен дә бергә ачтыгыз!
Татар милли азатлык хәрәкетенең беренче көннәреннән үк Сез икегез дә көрәшнең алгы сызыкларында булдыгыз, беркайчан да бернинди авырлыклар каршында каушап калмадыгыз, сынмадыгыз! Хәзерге көндә дә Сез милләтебез бәйсезлеге, динибез, туган телебез өчен җан атасыз! Барча изге эшләрегез өчен сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!!!

Бер-берегезгә ныклы терәк булдыгыз,
Иптәш, сердәш булдыгыз,
Давыл-яңгырга бирешмәдегез
Гел янәшә тордыгыз!
Котлы булсын алтын туегыз!
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Киләчәктә дә яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Иң изге теләкләр белән Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге активистлары исеменнән ТИҮ рәисе Рафис Кашапов.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры