Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“Etatar.ru” – татар яшьләре өчен яңа ресурс”

Интернетта татарча яисә татар темаларына язучы газеталар әллә ни күп түгел. Булган ресурслар арасында бүген иң популярлары — Azatliq.org радиосы һәм Matbugat.ru. Берничә ай элек интернет белән актив кулланучылар кунаклаган тагын бер сәхифә барлыкка килде. Бу — “Etatar.ru”. Башта ул урта һәм кече бизнес алып баручылар өчен тәгаенләнгән, икътисад, сәясәткә кагылышлы мәгъ¬лү¬мат бирүче сайт иде, ләкин 2010 елның көзендә ул тәмам татарчалашты. Мәгълүмат урыс телендә, ләкин икътисадтан тыш татар мәдәниятенә, дингә, тарихка, татар дөньясына караган мәкаләләр көн дәвамында яңарып тора. Аны оештыручы — “Үзебез” хәрәкәте координаторы Илшат Сәетов.

 — 100 ел элек сәүдә­гәр­ләр газеталар ачкан, китаплар бастырган, театр сәнгатенә булышкан. Шул тәҗрибәне күз алдында тотып, сайт­ның татарлашуы файдалырак булачак дигән нәти­җәгә килдем, — ди Илшат. — Ялгышмадым кебек, чөнки аның бәрәкәте артты.

Сайт үз-үзен аклый башлады, хә­зер чыгымнар капланып ба­ра. Көзен аена керүче саны 5 мең белән исәп­ләнсә, хә­зер 12 меңнән артты. Аудиториясе — күбрәк урысча фикерләгән, ләкин татар белән кызыксынган урта яшь­­­­ләрдәге кешеләр. Иң беренче чиратта үземә һәм дусларыма кызыклы булган газета ясыйм, зур аудито­рия­не колачлыйм дигән максат куймадым. Минем өчен иң мөһиме — сыйфат. Төп темалар — сәясәт, икътисад, мә­дәният. Сайтта бу өлкә­дәге яңалыклар, аналитик мәкаләләр, фикер алышулар урын алган. Татар газеталарында икътисад, интернет технологияләре, телекоммуникацияләр турында язмыйлар. Һәм бу зур җитешсезлек, аның турында укучылар бар. Хәзер авылда яшәүчеләрнең дә өйләрендә интернет, алар да бу темага кагылышлы мәкаләләр белән кызыксынып керә.

Соңгы арада “Etatar.ru”да блоглар (интернет көндә­лекләр) популярлашып китте, урысчасы да, татарчасы да бар. Татар матбугатында чыккан җитди мәкаләләрне урнаштыра башларбыз дип уйлыйм. 

Тормышка ашырырлык проектлар күп. Тиздән бездә “ТатХат” эшли башлаячак. Бу — интернет аша татар дөнь­я­­сына кагылышлы яңа­лыкларны тарату. “Үзебез” хәрә­кәте активистлары тырышлыгы белән 2300 дән ар­тык электрон адрес базасы тупланды. Бу интернетта ак­тив кулланучыларның 20 %ы гына, ул сан тагын да үсәр дип уйлыйм. Атнасына бер тапкыр берничә интернет ре­сурстан алынган татар дөньясына кагылышлы иң кызыклы яңалыклар, мәка­лә­­ләр җибәреләчәк.

“Etatar” кысаларында иске татар фотолары галереясын булдырмакчыбыз. “Татар утраулары” проектын тормышка ашырасыбыз килә. “Азатлык” радиосында “Татар-башкорт авыллары” проекты бар. Без дә азрак текст, күбрәк фотолар һәм видео белән моны эшләргә телибез. Бездән ислам белән кызыксынучылар да шактый мәгъ­лүмат ала. Төп аудитория яшь мөселман татар зыя­лылары икәнен истә тотып, “Etatar”да Кол Шәриф имамы Рамил хәзрәт Юнысның җом­га вәгазьләре ау­дио форматта урнаштырыла башлады. 

 


 

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 18.03.2011


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Damir N, 19.07.2011 15:06:46
Ниөчен харефләрегез бозылып чыга ул ?
 
Тест 05.07.2011 14:45:21
тест
 
Nur 20.04.2011 20:03:46
Менә кайда урыс шовинизмы:
Уфа-Казань: подводя итоги «языковых» митингов
http://openufa.com/index.php?option=com_content&view=article&id=1056:-lr-&catid=35:2010-03-15-04-51-10&Itemid=5
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры