Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Яңа ел төнендә баянда уйнап мунча кердек”

Укытучы, төзүче, җырчы... Сүзем Фидаил Зарипов турында. Җырчы егет “Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итә. “Яшьлегем урамнары” исемле тәүге дискын чыгарырга да өлгерде. Аны төрле “солянка”ларда еш күрергә була. Фидаил белән бәйрәмнәр вакытында очраштык. Күрешү урынына ул “888” номерлы “Ford Foсus” белән килеп туктады. Саннарга игътибарымны күреп: “Җырлаганым өчен бүләк иттеләр. “Алтын барс” сыны урынына”, — дип шаяртып җавап бирде Фидаил.

 

 

 

 

 

 

 

Безнең белешмә:

Тулы исеме: Зарипов Фидаил Фәрит улы

Туган урыны: Балтач районы Нөнәгәр авылы

Туган көне: 14 октябрь, 1978 ел

Белеме: ТДГПУның физкультура факультеты

Гаилә хәле: хатыны Алисә — укытучы, улы Исламга 3 яшь.

Яраткан композиторы: Фирзәр Мортазин

 — Фидаил, 2012 елга аяк бастык. Бәйрәмне кайда каршы алдыгыз?

— Яңа елны шәһәрдә каршы алырга тырышмыйм. Каланы үз итмим. Анда яшәргә мөмкинлегебез булса да, авылга өстенлек бирәм. Шә­һәрдә тыгыз, тавыш-гауга, күңелгә рәхәт түгел... Ә авыл­да исә иркен, тыныч. Яңа елны ел саен ди­ярлек гаилә дуслары җые­лышып, берәребезнең өен­дә каршы алабыз. Төне буе ирләр, сөйлә­шеп-көлешеп, баянда уйнап-җырлап мунча керәбез. Үзебезчә күңел ачабыз. Бы­ел да шулай иттек. Яңа елга күтәренке рух белән кердек.

— Мунча дигәннән, үткән ел бөтен җәеңне шуны төзүгә багышладың бугай?

— Татарда кунакчыллыкның беренче билгесе булып чәй торса, икенчесе — мунча. Ул чистарыну, пакьләнү генә түгел, ә ял итү урыны да. Шуңа башта ук мунчаны зур итеп эшләргә планлаштырдым. Ул өч өлештән тора: парлану, юы­ну һәм чәй бүл­мәсе. Ике мич чыгардык. Берсе утын ягар өчен булса, икенчесе — коймак пешерергә. Мунчадан чыккач, шунда кайнар чәй һәм коймак белән сыйланырлык бул­сын дидек. Шуңа аннан, ким дигәндә, өч сәгатьсез чыкмыйбыз (көлә). Чабы­ныр­га яратам. Ә соңрак үлән чәе эчеп җибәрәм. Алдан ук, мунча өчен генә дип, самавыр кайтарып куйдым.

— Себеркене үзең әзерлисеңме?

— Авыл кешесенең бик сирәге генә себерке сатып аладыр. Миллек әзерләү үзе бер рәхәт процесс бит ул. Аны күп очракта мәтрүшкә белән ак чыршыдан ясыйм. Бәйләгәндә ак чыршы арасына бер-ике мәтрүшкә кыс­тырып калдырам.

Ә менә үләнгә килгәндә, анысына вакыт җитми, дөресен әйткәндә, тәртибен дә белеп бетермим. Ярый әле Балтачта гомер итүче Мәр­зия апабыз бар. Үлән­нәрнең бөтен нечкәлекләрен, җыю вакытын, төрләрен яхшы бе­лә. Бу яктан безне ул тәэмин итә.

— Төзелешнең шактый өлешен үзең башкаргансың. Кайдан килә мондый осталык?

— Төзелешне хоббием дияргә була. Аның нечкәлекләре белән гел кызыксынам. Гастрольләргә чыкканда да күзәтеп йөрим. Аеруча Саба, Кукмара, Балтач якларында төзелеш көчле бара. Төрле авылларда йортларның, капкаларның бизәлешенә игътибар итәм.

Йортта гел яңалык булдырасым килә. Төпчек малай буларак, нигезебез озак еллар туганнарны җыяр өчен яхшы, матур бер урын булсын дип телим. Эшне “әйдә, ярар әле” дип түгел, җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Төзү-төзәтү эшен арткы яктан башладым. Абзар-сарайларны яңарттым. Аннан үземә бер җыйнак кына остаханә ясап куйдым. Бө­тен эш коралы шунда саклана.

Төзелеш нечкәлекләрен тормышта эшли-эшли өй­рәнә барам. Буш вакыт булганда “шабашка”да йөр­дем. Шунда да шактый тәҗрибә тупладым. Алай-болай эшсез калсам, балта остасы булып йөри алам (көлә).

— Җырлау, төзелештән тыш физик тәрбия дә укытасың. Мәктәп һәрчак режим, системалылык таләп итә. Кыенга туры килмиме?

— Мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытам. Эстрадада кайнаучыларның өс­тәмә эше булу кирәк дип саныйм. Аз хезмәт хакы тү­ләнә торган урын булса да. Сәхнәгә генә ябышып ятарга ярамый.

Яшьләргә шуны әйтәсем килә: тормышта бу эшне сайласам, отышлы, акчалырак булыр дип түгел, күңел кушканына өстенлек бирергә кирәк. Укырга керер алдыннан кат-кат уйлагыз, чөнки тора-бара күңел барыбер үзенекен итә. Үзем дә кечкенәдән баянга тартылдым. Уйнарга өйрәндем. Әти башта кечкенәсен алды. Аннары зуррагын бүләк итте. Гитара да алды. Рәхәт­ләнеп уйнадым. Җырларга яраттым. Әмма ул чакта әти-әни сәхнә юлын, артист хезмәтен хупламады. Төнге тормыш, гел юлда, банкетлар да еш була, диделәр, минусларын күп санадылар. Спортка да битараф түгел идем, элегрәк көрәштем, Сабан туйларында катнашып йөр­дем. Авыр атлетика белән дә шөгыльләндем. Шуңа ТДГ­ПУ­ның физкультура факультетына керәсе иттем, анда читтән торып белем алдым.

Укырга кергән елны ук үзебезнең авылда физик тәрбия дәресләре бирә башладым. Әмма параллель рә­веш­тә сәхнәгә тартылдым. Ни дисәң дә, җырламый кү­ңел тынмый. Әле ме­нә яраткан композиторым Фирзәр абый Мортазин бе­лән өр-яңа җырлар җыя­быз, альбом әзерлибез.

— Тавыш ничек кенә матур чыкса да, музыкаль белем булмау сәхнәдә үзен сиздерми калмыйдыр?

— Үз өстемдә эшләргә тырышам. Казан музыка училищесына барып, остазлардан берничә вокал дәресе алдым. Әмма анда яшәмә­гәч, еш йөреп булмый. Берничә дәрес белән генә чикләндем. Курсларга булса да йөрергә исәп бар.

“Плюс”ка җырларга яратмыйм, хаталымы-юкмы, үз тавышым белән башкарырга тырышам. Ходай биргән тавышны сакларга кирәк. Ул ничек бирсә, шулай ук тартып алырга да мөмкин.

Бүген сәхнәдә үз юлыңны табу, концертлар оештыру яшьләргә генә түгел, шактый тәҗрибә туплаганнарга да кыенга туры килә. Бу яктан ярый әле “Барс-Медиа” компаниясе җырчыларын ташламый. Алар ярдәме белән 21 гыйнварда туган ягым Балтачта беренче “сольный” концертымны бирергә җые­нам. Театральләштерелгән шоу әзерлибез. Район үзә­гендә яңа клуб ачыла. Концертны шул уңайдан оештырабыз. Сер түгел, мондый зур эшләр дуслар ярдәмен­нән башка гына узмый. Бу яктан сәхнәдә генә түгел, шәхси тормышымда да шактый нык таянычым булган якташым, эшмәкәр Илдар Галиуллинга рәхмә­тем зур. Ул гел ярдәм кулы суза.

— Хатының Алисә һәм улың белән дә якыннанрак таныштыр әле.

— Алисә шулай ук Балтач кызы, Чепья авылыннан. 5 ел очрашып йөргәннән соң өй­ләнештек, бергә яши башлавыбызга 4 ел булды. Али­сә дә укытучы, татар теле һәм әдәбиятын укыта. Җыр­чы хатыны булу бер дә җи­ңел түгелдер, күп нәрсәгә күз йо­марга, артыгын ишет­мәс­кә кирәк. Алисә мине аңлап яши.

Улыбыз Исламга 3 яшь. Бакчага йөри. Бик үткен, шук бала. Спортчы булырга охшап тора. Әллә кайлардан сикерә, өйдә кайчак гардиннар да оча (көлә). Спортка тартылуында бабай белән каененең дә “гаебе” бар (көлә). Алар район үзәгендә хоккейчылар сос­тавында са­нала. Әтиле-уллы бер командада уйныйлар. Исламны да хоккейчы итеп күрәселәре килә бугай, күп­тән тү­гел үзенә кәшәкә бү­ләк иттеләр. Рәхәтләнә малай өй­дә. Аны үзем дә спортзалга алып йөрим. Туп тибә, йө­герә шунда. Җырга да тартылган була. Бакчада, өйдә микрофон тотып йөри. Билгеле, аның нәрсә көйләгәнен берәү дә аңламый (көлә). Үзенчә маташтыра шунда, рәвешен китерә.

— Кала белән ике арада йөрү читенгә туры килмиме? Шәһәргә бөтенләйгә күченү турында уйланганыгыз юкмы?

— Мин гаиләдә төпчек ба­ла. Әти-әни белән бергә яшибез. Алар хәзер лаеклы ялда. Әтием Фәрит күп еллар тракторчы булып эшләде, КПССның ХVII съезд делегаты, әнием Фәния балалар бакчасында тәрбияче вазыйфасын башкарды. Апа­ларым кияүдә. Берсе Түбән Новгородта яши, икенчесе Малмыжда гомер итә. Төпчек малай буларак, әти-әни янә­шәсендә калып, аларны карарга тиешмен. Алайса, күпләр әти-әнисе үлеп, шактый вакыт үткәч зар елый, җырларында шу­ны яңгырата. “Әни, киттең, яныңда була алмадым”, — дип моңаялар. Алай булуын теләмим. Барысын да вакытында кайгыртырга, газиз­ләребезне соңгы юлга олылап озатырга кирәк. Тормышта ташланган ата-аналар, әбиләр азмыни?! Нигез таралуын теләмим. Шә­һәр­дән 100 км гына читтә яшибез. Йорт саен диярлек машина бар. Калага барып кайтуның бер проблемасы да юк. Хатыным Алисә дә авыл тормышын үз итә. Каенана-каената дими, киресенчә, бер түбә астында яшәүне хуплый гына. Аерым тору турында сүз кузгатканы юк. Әти-әни янында аңа тынычрак та кебек (көлә). “Әле ярый әти-әни белән яшибез, югыйсә бөтенләй кайтып кермәс идең”, — ди. Билгеле, гастрольләрдә күп йөр­гән чакларны күздә тотып, шаяртып әйтүе.

Авылыбызда Казаннан кайтып буш йортларны сатып алучылар күп. Кешеләр кайтып төпләнгәч, урамнар да ямьлерәк. Асфальт бар, клуб эшләп килә, мәктәп унбер еллык. Авылның табигате искиткеч, тирә-якта чиш­мә­ләр  күп. Тагын ни кирәк?! Эшләрне бераз җайга салгач, каршыдагы коены яңартасым, чистартасым килә. Күршеләрне дә эшкә җигәр­мен дип торам. Бурадан эш­ләтеп куярга телим. Өй эчендәге суга гына ышанып ятарга ярамый. Булган хәзинәне сакларга кирәк.

Фидаил+Алисө

Әтисе Фәрит, әнисе Фәния

 Хатыны Алисө, улы Ислам белән

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 16.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры