Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Теләк булса, эшләрләр иде”

Соңгы елларда күз өстендә каш булып килгән Балтач районы бозылды. Жалулар артты. Соңгы арада монда ныклап торып мәгариф системасына ябыштылар. БДИ бирәсе бар дигән сылтау белән чи татар район үзә¬гендә татар классларын ябып бетерделәр. Балтачта бү¬ген татар теле “коридор теле” булып калды. Татар телендә ко¬ридорда класстан тыш чаралар үткәрелә. Фәннәр барысы да урыс телендә укытыла. Татар классларының тәмам бетерелүе районның мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Гөлнара Габдрахманова билгеләнүе белән бәйле. Ул татарча укыту бетерелүне: “Балтачта барыбер татар теле беркайчан бетмәячәк”, — дип аңлаткан иде. Чын татар районында да татар теле булмагач, башкалардан ни көтәргә? Татар теленең кирәксез икәнлеген мәктәптә 11 ел буе укып чыккан балалардан нәрсә өмет итәргә? Кем ничек уйлыйдыр, минемчә дә Балтачның үзендә татар теле бетмәс. Әмма шушындый карашта тәрбияләнеп шәһәргә килгән укучылар урыслашу өчен иң лаеклы кандидатлар. оңгы елларда күз өстендә каш булып килгән Балтач районы бозылды. Жалулар артты. Соңгы арада монда ныклап торып мәгариф системасына ябыштылар. БДИ бирәсе бар дигән сылтау белән чи татар район үзә¬гендә татар классларын ябып бетерделәр. Балтачта бү¬ген татар теле “коридор теле” булып калды. Татар телендә ко¬ридорда класстан тыш чаралар үткәрелә. Фәннәр барысы да урыс телендә укытыла. Татар классларының тәмам бетерелүе районның мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Гөлнара Габдрахманова билгеләнүе белән бәйле. Ул татарча укыту бетерелүне: “Балтачта барыбер татар теле беркайчан бетмәячәк”, — дип аңлаткан иде. Чын татар районында да татар теле булмагач, башкалардан ни көтәргә? Татар теленең кирәксез икәнлеген мәктәптә 11 ел буе укып чыккан балалардан нәрсә өмет итәргә? Кем ничек уйлыйдыр, минемчә дә Балтачның үзендә татар теле бетмәс. Әмма шушындый карашта тәрбияләнеп шәһәргә килгән укучылар урыслашу өчен иң лаеклы кандидатлар.

 

 

                                               
"Мәктәп ябылуда закон бозу юк"

Декабрь азагындагы ТР Дәүләт Советының соңгы сессиясендә депутат Азат Зыятдинов туган авылы Тау­зардагы башлангыч мәктәп ябылу хакында чыгыш ясады. Белем йортын уку елы башланыр алдыннан ябып куйганнар. Депутат Балтач хакимиятенә дә, мәгариф ми­нистрына да мөрәҗәгать итеп караган. Нәтиҗә — ноль. Балтач хакимиятеннән татарча хатка бернинди конкретлык булмаган урысча “отписка” килә. Мәгариф ми­нистры Альберт Гыйльметдиновның депутатлар каршындагы җавабы “мәк­тәп ябылуда бернинди закон бозу юк” дию белән чикләнде. Депутатка трибуна бир­мәс өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин да шактый тырышты, ләкин Азат Зыятдинов үз дигәненә ирешә торган кеше, тәки Таузар мәктәбенең аянычлы язмышын депутат трибунасыннан халыкка җиткерә алды.

Чыгышның асылы шуннан гыйбарәт. Соңгы елларда Таузарда мәчеттән кала бер­ни салынганы юк. Авылда ни булган, шулар барысы да ябылган, сүтелгән, эшләүдән туктаган. Җире дә юк — район башлыгы Марат Әхмәтов булган вакытта авыл тирәсендәге җирләр күрше хуҗалыкка бирелгән, хәзер авыл кешеләренең бакча арт­ларында чит хуҗалык җирләре. Эшләр шулкадәр дәрәҗәгә барып җит­кән, Ватан өчен башларын салган таузарлыларга һәй­кәл дә күрше авылда, район үзә­генә якынрак җирдә салына. Инде авылны тотып тора торган соңгы өмет — баш­лан­гыч мәктәп тә ябылган. Депутатның чыгышы Президент Рөстәм Миңнехановны да битараф калдырмады:  

— Авыл җирлегендә башлангыч мәктәпләрне ябарга дигән күрсәтмә булмады. 1-2 бала булса да, теләсә кайсы торак пунктта башлангыч мәктәп сакланырга тиеш дип ап-ачык итеп әйттем. Монда мәктәпне ничек ябарга мөмкин булганлыгын аң­лап бетермим. Ми­ңа мәктәп ябылмады дип әйттеләр. Ялганлыйлар икән, чарасын күрербез... Авыл бар икән, мәктәп тә булырга тиеш. Җи­де яшьлек бала каядыр укырга бара алмый. Автобус та бардыр. Әмма без укытучы өйдә булса да укытсын дип килештек... Бала башлангыч белемне үз өе янәшәсендә алырга тиеш дигән бурыч куелды. Әгәр моны кем дә булса үтәми икән, га­фу итегез... Миңа бу мәсь­ә­лә буенча мөрәҗәгать ит­кән­нәр иде, “мәсьәлә хәл ителде” дигән җавап алдым. Әллә муниципалитет, әллә министрлык дәрәҗәсендә тоткарлык бара... Барлык торак пунктларда башлангыч мәктәп булырга тиеш дип әйттек. Моны башка төрле аңлатып булмый. Ки­сәтәм: әгәр кемдер башкача аңлаган икән, алар белән бер юлдан бара алмыйбыз!

 Таузар зары

Таузар мәктәбенең ябылачагын авыл халкы август азагында гына белгән. Ата-аналарны тиз генә җыеп, ба­лалар аз булу сә­бәпле, мәк­тәпнең эшләү­дән туктавын, укучыларның күр­ше Карадуган мәктәбенә йөреп укырга тиешлеген әйткәннәр. Министрның “юридик яктан закон сакланган” диюе шулдыр. Менә шушылай дө­рес­лекне яшереп, халыкны факт алдына кую үзе үк җир­ле түрә­ләрнең закон сагында булмавын күрсәтә. Законлы әй­берне шыпырт эшләми­ләр. Мәктәп ябылу уңаеннан килүебезне ишеткәч, ярты авыл җыелган иде. Дөрес, әти-әниләр аз. Башлыча, укучыларның әби-бабайлары. Монысын бик гади аң­лат­ты­лар:

— Районга йөреп караган кешеләр булды! Анда хакимияткә иң башта керә алмыйсың, алдан язылып ки­ләсе. Син икенче килгәндә ул исемлек югалган була. Бик каты әрсез булып, артыннан йөрсәң, керә аласың хуҗаларга. Менә шулай дө­реслек эзләп йөргән әллә ни­кадәр кеше эшсез калды, хәзер базарда саталар. Исем­нәрен әйтә алам, ки­рәксә әйтәм, болай искә төшереп, тагын да аларга начарлык эшләтәсе килми... Менә без, пенсионерлар, ак­чаны хөкү­мәт би­рә, курыкмыйбыз, әй­тә­­без...

Халыкның зары чиксез. Берсен-берсе уздырып сөй­ләделәр:

— Мәктәпне япкан кешеләргә бик рәнҗедек. Казанга да яздык, интернетка да, беркем ярдәм итмәде. Башлангыч мәктәп һәм бакча яшендәге 25 бала бар. Менә шулар көн саен эш­кә йөргән кебек 4 км барып-кайтып укырга тиеш. Ун минут соңга калсаң, автобус ки­тә. Алдан чыгып, туңып кө­теп торырга кирәк. Балалар авырыйлар...

— Менә шуны беләсем килә: хөкүмәт шул мәктәпне ябып, күпме акча эшләде икән? Файда күрде микәнни балаларны тилмертеп хөкү­мәт?!

— Оныгым әйтә, мәктәпне япкан кешеләр үлсен иде, ди. көфер сүз сөй­лисең, алай дип әйтмә, дим. Менә нинди хәлгә китереп җиткерделәр балаларны.

—  “Бәләкәч” программасы авылга да кагыла торгандыр бит ул? Шуның буенча авылда берәр бакча-башлангыч мәктәп салып булмыймы? Без үләргә дип кө­теп ятарга тиеш түгелдер бит!

— Таузарга 48 ел элек ки­лен булып төшкәндә ни генә юк иде! Кайнап тора иде авыл. Моннан кемнәр чыкканын саный башласаң, бармаклар җитми. Ярты авыл сугышта ятып калган, башкаларын әйтмим, хәтта дүрт сылу кыз фронтка кит­кән. Ник шушы авылны бетерә­ләр? Татар авылларын бетерергә дигән махсус программа бар микән әллә дип уйлап куям кайчак...

— Ялганлап яптылар мәктәпне. Август азагында, бө­тен кеше эштә вакытта җыелышны көндез үткәргән Гөлнара Габдрахманова...

— Без җыелышып Балтачка демонстрациягә төшәбез! Болай гына калдырмыйбыз, халыктан көләләр икән...

Татарстанның атказанган механизаторы Адорат Габ­драхманов:

— Кибете бетте. Клубы җепкә асылган тукмак кебек һавада эленеп тора. Медпункты шулай ук. Мәктәпне япмадык,берләштердек, диләр. Берләштергәннәр икән, нигә, алайса, Карадуганлылар безгә килеп укымый?  4 класска кадәр бала әле сабый була. Аннары күзе ачыла. Шуңа кадәр үз авылында укырга тиеш бала! Мәктәпне бетергәч, авылда яшьләрнең тору дәрте бетә. Без бит менә терлек асрыйбыз, сөт тапшырабыз. Шә­һәр халкының да сөт эчәсе килә, район башлыгының да. Бер киткән кеше шәһәрдән кире кайтмый ул! Без бит унъеллык мәктәп сорамыйбыз!

Авыл имамы Васил Ибраһимов та бу җыенга килгән иде:

— Мәктәп ябуны авылның киләчәгенең тамырын кисү итеп кабул итәбез. Бәлки, бездә дә ниндидер талантлар үсәдер. Мәктәп булмагач, ул өйгә кайта да ята. Ә үзебездә түгәрәкләр эшли иде...

— Гитлер Мәскәүгә килеп җиткән, мәктәпне яба алмаган. Миллиардлаган акча эш­ләгән заманда бер мәк­тәпне тотып тора алмый­быз­­мы? — дип гаҗәпләнде Фәнил Хәбибуллин. Нишлисең, димәк, бүгенге җитәкчеләр Гитлерны да уздыра!

— Мәктәп ябуның тагын бер ягы бар, — дип сөйләде Рамил Габдрахманов. — Без­дә педагогик белемле кешеләр күп. Алар бөтенесе эшсез калды. Карадуган мәктәбенә укытучы кирәк булса, Балтачтан китертә­ләр. Безнекеләр эшсез ята, аларны алмыйлар. Балтачтан урыс мәктәбендә укыган укытучылар килә, Карадуганда да урысча укыталар. Үзәктән башлаган урыслаштыру шулай авылларга да җәелдерелә. Татар мәктә­бен тәмам­лаган, татарча укыткан педагогларга эш юк.

Авыл җирлеге башлыгы Ришат Нургалиев та Таузарга мәктәп кирәк дигән фикердә:

— Ул бина укып булмаслык түгел. Балалар аз дип яптылар. Шунысы бар, мәк­тәп документаль ябылмады, документларда ул бар булып исәпләнә. 2012 елда мәктәптә 9 бала, аннары 11, аннары унбишкә күтәрелә. Мәктәпне ачарга кирәк. Мәк­тәп булмагач, безгә дә авыр, халык та зарлана, карга ба­та-чума балаларны йөртү бик кыен.

Башлангыч мәктәпнең элекке директоры гына кү­ренмәде. Таузарлылардан сорагач, шуны җиткерделәр, имеш, мәктәпне ачып, халыкны кертсәң, эшсез каласың дип куркытканнар икән. Шулай да, кеше аркылы чакырттылар аны. Халык белән бергә ишегендә йозак эленеп торган башлангыч мәк­тәп бинасына юнәлдек. Га­дә­ти агач мәктәп. Җимерел­гән, ишелгән урыны күренми.

— Миңнеханов телевизордан үзе әйтте, бер генә бала булса да мәктәп калырга тиеш, диде, — дип сөй­ләде Әлфия апа Хәкимова. — Балтач Президентка буйсынмый микәнни? Болай халыкны газаплаган кеше­ләргә Аллаһы Тәгалә җәзасын бирер. Үзләренә булмаса, балаларына килер дип уйламыйлар микән?

 Президент гаепле!

Таузар мәктәбе ябылуның инде өч сәбәбен уйлап тапканнар. Иң башта “балалар саны җитми” дип аңлатканнар. Мәгариф идарәсе җи­тәкчесе Гөлнара Габдрахманова газеталарга интервьюларында: “Ул мәктәпнең балалары үз эчләренә биклән­гән, зур мәктәпкә күчереп, алардан алдынгы карашлы, конкурентлык сәләтенә ия шәхесләр ясыйбыз”, — дип аңлаткан. Ягъни кайчандыр үзе директор, хәзер укытучы булып эшләгән Карадуган мәктәбе алдынгы карашлы, ә Таузарныкы артка калган булып чыга. Өченче сә­бәп Президент тәнкыйтен­нән соң пәйда булды. Хәзер инде балалар саны җитми, укучылары надан дип түгел, бина авария хәлендә булган өчен ябылды дип сөйлиләр. Әгәр бина авария хәлендә икән, нигә мәктәп моңарчы ябылмаган? Ни өчен авария хәлендәге мәктәптә укытканнар? Мәк­тәпнең авария хәлендә икәнлеген нинди оешма ачыклаган, документ­лары ник халыкка күр­сә­тел­мәгән? Ни өчен бина ре­монт­ланмаган? Бу сорау­лар­га җавап юк. Хәер, авария хә­лендә дигән сүзнең Президент тәнкыйтеннән соң барлыкка килүе үзе үк түрә­ләр­нең кәнәфиләрен саклап калу өчен уйлап чыгарылган сәбәп кенә булуын сөйли бит.

Авылга килгән башкарма комитет җитәкчесе Рамил Ша­киров белән мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Габдрахманова бик шат кыя­фәттә, акыллы сүзләр сөй­ләп халыкны артларына утыртып китмәкчеләр иде, барып чыкмады. Таузарлылар усал, үзләрен артларына утырттылар. Ябылган мәктәпнең култыксасына басып, башкарма комитет җитәкчесе Рамил сүз башлады. Һәр сүзе мәзәк:

— Мәктәп ябылмады, вакытлыча эштән туктады. (Мәктәп эшләми, ишегендә йозак булса да, ул ябылмаган икән, вакытлыча туктаган гына! — Р.Л.) Туктатуның сәбәбе — балалар санын күбәйтү! (Менә әкәмәт! Мәк­тәп ябылгач, авылдан халык кача башлый. Бу нинди ысул икән мәктәп ябып балалар санын арттыра торган? — Р.Л.) Балаларыгыз уңайлырак шартларда, Карадуган мәктәбендә укый. Халык дәгъва белдерә дип ишет­кәч, ризасызлыгымны белдерергә дип килдем. Карадуганга 3 километр олы юл! Мин шаккаттым риза тү­гел дип ишет­кәч... Сез балаларны яхшы шартларда укыту хокукын бозасыз!

Әнә шундый бөек сүзләр белән ябалар мәктәпне. Рамил Шакировка сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде­ләр. Халык “яхшы мәктәп”кә йөреп укуның газаплы яклары турында сөйли башлады, ә тегесе киресен тәкрарлады. Урыслар бер-берсен аңламый торган мондый әңгәмәне “телсез белән сукыр сөйләшүе” дип атыйлар. Әллә инде белә торып ялган сөйлиләр, әллә түрә­ләр халыктан шулкадәр ае­рылган, авыл җирендә автобус бе­лән 7 яшьлек баланы йөртеп укытуның нәрсә икәнен аң­ламыйлар.

— Сез ник Президент фикеренә каршы? — дип кычкырды халык.

— Президентка нигә каршы булыйм, мин балаларны яхшырак шартларда укыту яклы!

— Таузарда мәктәп булырга тиешме? — дип сорады Азат Зыятдинов.

— Булырга тиеш!

— Ачабызмы мәктәпне?

— Юк!!!

Бер үк вакытта мәктәпне дә ябып, шул ук вакытта Президент сүзен дә, имеш, аяк астына салып таптамау җаен тапканнар болар. “Спортзаллы, ашханәле, яңа мәктәп салу өчен Дәүләт Советыннан акча табып бирегез, Азат абый, аннары салырбыз!”

— Ә-ә-ә, — дип элеп алды Азат абыйлары. — Мәктәпне япканда чакырмадыгыз, салыр өчен мин кирәк икән!

Халык тагын бер дулап, кечкенә баланы мәктәпкә йөртүнең авырлыгын сөйли башлады. Азат Зыятдинов барысыннан да катырак кычкырып сөйләгән бер апага кул гына селтәде:

— Сөйләмә. Болар ишетмиләр сине. Алар аны аңламый. Балалары күрше авылга йөреп укымаган. Балалары машинага гына утырып йө­ри. Белмиләр си­нең хә­леңне...

Бу сүзләргә мәгариф башлыгы бик ярсыды. Түрә­ләр бер дә үзләрен халыктан аерылган дип хис итми­ләр иде, ахрысы. Де­путат атакасын мәгариф башлыгына юнәлтте:

— Конкурент сәләтле бала ни дигән сүз була ул?

— Заманча шартларда белем алган бала була ул, Азат Шәймуллович!

— Менә шушы авылдан 70 укытучы, уннан артык фән докторы, Фәннәр академиясе әгъзалары. Ул кешеләр заманча белем алмаганмы?

— Алар бу авылда башлангыч мәктәптә генә укыган, ә кеше буларак башка мәктәптә формалашкан, — дип җаваплады Гөлнара Габдрахманова.

— Соң без дә башлангыч мәктәпне калдыру турында сөйлибез бит инде? — дип гаҗәпләнде Азат Зыятдинов.

Валлаһи, чын сукырлар бе­лән телсезләр сөйләшүе. Бу сөйләшүнең нәтиҗә бе­лән тәмамлануы мөмкин тү­гел иде. Рамил Шакировка сорау бирдем — кайчан мәк­тәп булачак? “Программага керәбез, акча булгач, салыначак. Кайчан икәнен әйтә алмыйм”. Шулай ук мәк­тәпнең финанс хәлен дә әй­теп узды — балалар аз булу сәбәпле, 374 мең бирелгән, ә 500 мең сум тотылган. Аерма 126 мең сум килеп чыга. Баштагы сәбәп акча җитмәү иде бит. 126 мең сумны таба алмаган булып чыга район түрәләре. Ай-яй... Шуның ка­дәр акча таба алмыйлар дип уйлыйсызмы аларны? Халыкка дигәндә генә таба алмыйлар. Үзләренә дигәндәме! 126 мең түгел, миллионны эһ дигәнче табалар!

— Президент һәр авылда мәктәп булырга тиеш дип әйтте. Ә сез нигә яптыгыз?

— Без мәктәпнең эшләвен 30 майда туктаттык. Ә Президент без япканнан соң әйтте!

Менә бит! 30 майда япканнар, халыкка август азагында әйткәннәр. Аннары алар өчен кирәкле әйбер икән — без башта яптык, ан­нан соң Президент әйтте! Балалар кебек үчекләшәләр, Президент үзе гаепле, соңга калып әйтмәсен иде, бә-бә-бә. Үзләре өчен файдалы берәр программа булып карасын әле — даталарны кирегә үзгәртә-үзгәртә, шухыр-мухыр китереп куярлар иде.

— Без мәктәпне япмадык, — дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова. — Без аны вакытлыча эшләүдән генә туктатып торабыз. Балалар барлыкка килгәч, яхшырак шартларда мәктәпне эшләтә башлыйбыз.

— Сез ябылмады дисез, ә авыл халкы мәктәпкә балаларын илтә алмый, аның ишегендә йозак эленеп тора икән, барыбер бит — ябылганмы ул, оптимизацияләнгәнме?

Бу соравым телсезнең чукракка соравы булып кына яңгырады. “Рөстәм Нургалиевич мәктәпләрне саклап калырга тели икән, без аңа шат, шуларны саклар өчен акчасын да бирсен!”

 “Шундый таш йөрәкле кешеләр булганда, бу ил алга бара алмаячак”

“Хуҗалар” киткәч, Азат Зы­ятдинов белән сөйләш­тек.

— Мәктәпне ябып куеп, ул ябылмады, тукталды дип сөйләү сафсата. Аларның авыл халкына булышырга теләге юк. Теләк булса, эш­ләрләр иде. Шундый таш йөрәкле кешеләр булганда, бу ил алга бара алмаячак. Авылны саклау ул бит авыл хуҗалыгын да саклау дигән сүз. Фермер хуҗалыкларын район үзәгендә булдырып булмый, аларны шушындый авылларда гына оештырырга мөмкин. Әгәр җитәкче кеше шуны белми икән, ул, димәк, тормышны белми. Авылның ни икәнен аңламыйча, айдан егылып төш­кән кеше кебек фикер йөр­тәләр. Әгәр мәктәпкә ремонт кирәк булган, ул авария хәлендә икән, нигә халыкка әйтмә­гәннәр? Авария куркынычын бетерү өчен нәрсә эшләгән­нәр? Ремонтка акча кирәк дисәләр, үзем 50 мең сум биргән булыр идем. Халык та булышыр иде. Җәй буе берни әйтми килделәр дә, август­та авария хәлендә булып чыкты. Сүз белән теләсә нәр­сә әйтергә була. “Авария хәлен­дә” дигән ко­ры сүзләргә ышанмыйм. Рөстәм Нургалиевич әйткәч, авария хәлендә булып чыккан. Кабат авария хәлендә түгел дип әйтсеннәр өчен Рөстәм Нургалиевичның тагын бер тапкыр чыгыш ясавы кирәктер. Башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге 25 бала, 16 яшь гаилә бар. Аларның хәлен аңлар өчен олы йөрәкле булырга кирәк.

— Сез нинди дә булса нә­тиҗәгә ирешеп булыр дип са­ныйсызмы?

— Президент  булышыр дип өметләнәм.

— Ә мәктәп ябылуның сә­бә­бе ни дип уйлыйсыз?

— Күңелендә Аллаһы Тә­га­лә булган кеше мондый адымга бара ала дип уйламыйм. Денсезләр шулай эшлидер. Динле кеше башкаларга авырлык китермим микән дип уйларга тиеш. Ме­­нә без элекке репрессия­ләр турында бүген хата булган дип сөйлибез. Ә бү­ген соң нәрсә эшлибез? Мәктә­бе, бакчасы беткән авыл үлемгә хөкем ителгән авыл. Инде күпме ялгышлар эшләнде бу илдә! Туктарга вакыт бит. Без шулай хәерче яшибезме әллә, авылда бер мәктәп тотарлык хәлебез юкмы? Бик җайлы — автобус бирдек тә, бетте, котылдык, алар җәфалансын. Ә бакча яшендәге 13 бала бөтенләй өендә утырырга тиеш. Аларга асфальтланган Балтачта утырып конкурентлыкны үстерү турында уйлау җиңел ул. Балаларны җәфалау исә­бенә экономия ясыйлар — имеш, шулай алар конку­рент­лык сәләте­нә ия булачак... Конкурентлык ул бит геннардан килә! Әгәр конкурентлык мәктәптә укытудан гына торса, бөтен галим шә­һәрдән генә чыгар иде. Анализ ясаганым бар. Менә Балтач районында хәзер бөтен галимнәр авыллардан чыга. Балтачта татарча укытканда аннан да галимнәр чыкты. Хәзер Балтачта урысча гына укыталар, аңа карап аннан бер генә галим дә чыкканы юк. Татарча укыткан авыллардан чыгалар. Балтачтан — юк. Мәгариф идарәсе башлыгы анализ ясасын шуңа. Кеше үзеннән соң яхшы исем калдырырга тырышырга тиеш. Ә болар ни калдыра? Җитәкче өчен һәр­вакыт халык фикере беренче планда булырга тиеш. Ә бүген халык елый, җитәкче­ләр ишетми. Алай булырга тиеш түгел. Мин үземне үтереп аткан кебек китәм Балтачтан...

Балтач — суверен республика?

Балтачлылар кебек эшчән һәм тырыш халыкны көндез чыра яндырып эзләргә ки­рәк. Тукайча әйткәндә, шул халыкныңмы бәхеткә хакы юк? Таузар җирләре Марат Әх­мәтов идарә иткән елларда ук ятларга бирелгән. Хә­зер инде район хакимияте авылның исемен дә бозган. Таузарның чын атамасы — Таузар иле, ул райондагы иң борынгы авылларның берсе. Хәзер аның атамасын Тау Зары дип язалар. “Печаль го­ры” булып чыга. Кайчандыр Таузар иле булган, хә­зер район хакимияте тырышлыгы белән чыннан да Тау Зары булып калган.

Балтачның Президент әме­рен үтәмәве һәм үтәргә дә җыенмавы район әллә республика составыннан аерылып чыкты микән дигән шик тә тудыра. Татарстан Президенты аерым атап әйтсә дә, Таузарда мәктәп булмаячак. Рөстәм Миңнеханов әйткән сүзен үтәргә мәҗбүр итә торган кеше кебек тоелган иде. Ләкин, кү­рәсең, югарыга барып җиткәнче, эреле-ваклы түрәләр чынбарлыкны дөрес җиткерми. Хакимият аппараты тулысынча ялганга баткан. Татарстан Президентын да тыңламагач, әллә Путинның Таузар мәктәбе турында әйтүе кирәк микән?

Д.Бунтуков фотосы.

 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ | 20.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры