Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
«Казан егетләре» ник озак яши?

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, диләр. Моннан 2 ел элек составыннан Вәли белән Азат киткәч, күпләр шактый еллар матур гына иҗат итеп килгән “Казан егет¬ләре”н дә шушы язмыш көтә дип уйлады. Ике як та әкренләп онытылыр, диделәр. Әмма алай булып чыкмады. Аерылып киткән Азат белән Вәли “Райан” төркеме оештырып, дини юнәлештә уңышлы гына чыгыш ясап килә. “Казан егетләре”ндә калган Артур белән Марат та бик тиз арада яңа егет алып, трио булып оештылар. “Казан егетләре”нә быел 15 яшь тула. Алар нинди планнар белән яши? Барысы хакында студияләрендә очрашып сөйләштек.

 — Егетләр, яшь җырчы Айдарны үзегезгә алгач, “Казан егетләре” стиленә зыян килмәсен өчен шактый тырышырга туры килгәндер. Бүген сез Айдарның эшеннән канәгатьме?

Артур:

— Төркем таркалгач, Марат белән уйлаштык та дуэт булып кына калыйк дидек. Әм­ма ул очракта “Казан егет­ләре” исеме булмаячак иде. Дуэт өчен бу зур исем. Язмыштыр, нәкъ шул вакытта Айдар килеп чыкты. Өчебез бергә эшли башладык.

Айдар Вәли белән Азат ки­тәр алдыннан килде. Без­гә, төркем таркалгач, ярты ел бераз авыррак бул­ды. Сүз дә тиз йөри бит. “Казан егетләре” таркалган, дип имеш-мимеш тараттылар. Шунлыктан төрле җиргә чыгыш ясарга чакы­ру­лар бер­мә-бер кимеде. Тик без югалып калмадык, яңа җырлар яздырып, клиплар төшереп, радио-телевидениегә бирдек, матур гына эшли башладык.  

Айдарның килгән мәлдә сәх­нәдә үз-үзен тотышы бө­тен­ләй икенче иде. Хәзер шактый шомарды. Бер-ике елда гына барысына да тө­шенеп булмый. Марат белән минем сәхнәдә кулларны кү­тәрүебез дә икенче. Шуның өчен без 15 ел буе камилләшәбез бит. Айдар булдыра торган егет, тырыш, барысын да теләп эшли. Тән­кыйть­не күтәрә, уртак фикергә тиз киләбез. Төркемдә бергә суласаң гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. 

Яшь аермабыз шактый булса да, Айдар төпле фикерле. Без аңа колак салабыз, төрле киңәшләрен би­рә. Талантлы егет ул. Җырлаудан тыш көйләр яза, аранжировка ясый. Аллага шөкер, “Казан егетләре” югалмады.

— Тамашачы дүртегезне күрергә гадәтләнгән иде. Аерылышуыгызның сә­бәбен күпләр аңламады, кабул итә алмады.

Марат:

— “Казан егетләре” икегә бүленгәч, төрле имеш-мимеш таралды. Әмма бөтен нәрсә дә гомерлек була алмый бит. Без дошманлашмадык, бер-беребезгә конкурент түгел. Азат һәм Вәли белән аралашып яшибез. Алар шундый карарга кил­гән икән, гаеп юк. Һәркемнең үз теләге.

— Айдар, син “Казан егетләре”нә ничек килеп кушылдың?

— Университетны тәмамлаган елны “Җәй” исемле җыр яздым. Шуны берәр төркем белән башкарасым килде. “Казан егетләре”нә тәкъдим иттем. Алар, мондый эш белән шөгыльләнмибез, безгә кирәк түгел, диделәр. “Тыңлап кына булса да карагыз”, — дип тагын үземнекен тукыдым. Җырны ошаттылар. “Бездә калдыр, әйләндерербез”, — диделәр. Ризалашмадым. Китәргә җы­енган идем, продюсерлары Рафаэль Мәҗитов килеп керде. Аңа җырларымны тыңлаттым. Ул үзләрендә эшләргә тәкъдим итте. “Бишенче булып килиммени?” — дидем. Нәкъ шул чорда төркемнән ике егет китәргә җыенган. Минем бәхеткә булгандыр. Шулай итеп 2009 елның август башыннан кереп киттем.

Башта бик авырга туры килде. Егетләрнең дә­рәҗә­сен төшереп, ирешкән уңыш­ларын челпәрәмә китереп булмый бит, тиз арада куып җитәргә кирәк. Репертуарны алып, бию хәрә­кәтләрен өйрәнү өчен, бер ай буе студиядә яшәдем ди­ярлек. Хә­зер ияләштем. Төр­кем­дә клиплар да эшлим. 2,5 ел эчендә 8 клип тө­шердек. Көйләр язам, аранжировкалар эшлим. Эш режимы тыгыз. Иртән­ге сәгать 4-5 тә ге­нә йокларга ятам. Йокы туймый. Әле бит кызлар яны­на да өлгерергә кирәк (көлә).

— Күп җырчы, төркем­нәрнең студияләре юк. Аларга репетицияләрне фатирда ясарга туры килә. Ә сезнең студия зур, уңайлыклары бар.

Артур:

— Биредә яшибез дияргә була,  кайтып кергәнебез дә юк. Төркем оешкан көн­нән бирле студиябез бар. Җырларны шунда тудырабыз, аның өстендә эшлибез.  Берешәр солистларга, мәсә­лән, студиясез дә була әле. Ә төркемгә иң мөһим әйбер — студия. Шуңа иҗа­тыбыз да уңышлы бара. Җырларыбыз 100 % эшләнелеп, җи­ренә җиткерелеп чыга. Музыкаль белемле кешеләр аны сизә. Кайдадыр барып җыр яздырып йөрүгә караганда үзебезнең студия бу­лу отышлы.  

— Тагын ниләр белән мәш­гульсез?

Артур:

— Вознесениедә үзебезнең йорт белән яшибез, урман да кул сузымында гына. Балалар белән шунда чаңгыга чыгабыз. Йөзәргә яратам. Җи­денче альбомыбызны яз­ганда хәрәкәт шактый кимеде. Студиядә генә булдык. Шул сәбәпле бераз тазарып киттем. Язга таба формага керермен дип ыша­нам. 5 кг ны алып атасы бар. Бүген авырлыгым 95 кг. Буем 185 см.

Айдар:

— Җырчылар белән атнага ике тапкыр Милиция укыту үзәгенә волейболга йөрим. Спортның бу төре белән мәктәптән үк кызыксынам. Әтием дә физкультура укытучысы. Баскетболны яратам, тимераякта шуам. Вакыт табылса, кызыклы китаплар укыйм. Психология белән кызыксынам. 

Марат:

— Спортны бик яратам. Те­левизордан карарга (кө­лә). Хоккей, футболны аеруча үз итәм. Элек кө­рәшкә йөрдем.

Ашарга пешерергә яратам. Бу яктан хатын бәхетле. Яңа ел бәйрәмнәрендә шактый тәмле ризыклар әзерләдем, шуңа бераз тү­гәрәкләнеп киттем әле. Хәзер Артур белән диетага утырырга кирәк дип йөрибез. Камыр ашларыннан ка­ла барысын да әзерли бе­ләм. Кибеттән камыр сатып алсам, анысын да пешерәм.

Электр эшен бик яратам. Башта студиябез Достоев­ский урамында урнашкан иде. Бервакыт ут бетте. Ә эшне тиз арада башкарырга кирәк. Шундый итеп эш­ләдем, азактан биш катлы йортта ут бетте, бер бездә генә янды. Күпләр студиябезгә төшеп чәй кайнатты. Әгәр сәхнә булмаса, мин­нән профессиональ электрик чыгар иде (көлә)

— Синнән сатучы да чыгар иде. “ТНВ” каналында бәйрәм алдыннан бер чыршы ботагын 7 мең сумга саттыгыз...

— Юк, булмас. Җәвит абый Шакиров акчасын бирмәде бит. 200 сум сузды, ә 6800 сумны кире кесәсенә тыкты. Телдә генә була миннән.

— Берара үз бизнесыгызны ачкан идегез. Эшне ни сәбәпле туктаттыгыз?

Артур:

— Аны Марат белән икәү бергә башлап карадык. Урман эше белән бәйле иде ул. Әмма, әлеге дә баягы, бөтен нәрсә вакыт юклыкка килеп төртелә. Беренче һәм төп эшебез сәхнә булгач, чакырган җиргә бармый калмадык. Ике тармакны алай уңышлы алып бару мөмкин түгел. Берсенә барыбер зы­ян килә дип уйлаштык та туктаттык. Икегә ярылганчы, берсен берәгәйле башкару хәерлерәк.    

— Гаиләләрегез белән дә якыннан таныштырыгыз әле.

Артур:

— Хатыным Луиза белән 1996 елдан бирле матур гы­на яшәп ятабыз. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сән­гать университетында укыта. Бергә укыдык, хорда җырлап йөрдек. Луиза Азнакай районының Актүбә поселогыннан. Дирижер-хорчы вазыйфасын башкара, вокал дәресләре дә укыта. Улыбыз Данил 5 нче сыйныфта укый. Кы­зыбыз Диана бакчага йөри.

Луиза да җырлый. Аның бе­лән бер дуэт эшлисем килә. Үзем дә җырлар язам. Икәү башкарыр өчен бер җыр иҗат итәсем бар әле. Ул минем үз күңелемнән чыккан булырга тиеш. Шул очракта гына иҗат җимеше халык күңеленә барып җитә.

Улым Данил каратэга йөри. Брейк-данс белән кызыксына. Аның белән шө­гыльләнә башлагач, өйдә дә кулда гына йөри (көлә). Ә кызым бии, җырлый. Улым да кечкенә чагында шулай иде. Хәзер фикере үзгәрә төште, хирург, стоматолог бу­ласым килә, ди. “Әйдә, улым, дөрес уйлыйсың, гаи­ләдә музыкантлар болай да җиткән”, — дим (көлә).

Марат:

— Өйләнгән. Әмма гаилә турында бер сүз дә әйтмим, сер булып калсын. 

Айдар:

— Мин әле өйләнмәгән. Планда да юк. Очрашып йөр­­гән кызлар күп. Миңа аралашырга кызык булган, төпле фикерле кызлар ошый. Әле­гә дус егетләр белән фатир “снимать” итәм. Өйгә кайтып кергәнем юк дисәм дә ярый. Төнлә йоклар өчен генә кайтам. 

— Марат, сине тамашачы “ТНВ”дагы “Хәерле ир­тә!” тапшыруының алып баручысы буларак та хә­терлидер?

— Булды андый вакытлар. 5-6 ел элек “Хәерле иртә!”не алып бардым. Әмма анда өч ай гына эшләдем. Авыр хезмәт, өстәвенә турыдан-туры эфирда бара. Иртән торуы да бик читен. Төнлә җырлап кайтасың, иртәнге сәгать 4 тә уянып, телевидениегә йөгерәсе. Текст та язасы. Ярый ул әзерне укырга булса. Яхшы чакта китим дип, сәхнә белән генә чик­ләнәсе иттем. Хәзер бары тик студиядә кайныйбыз, гас­трольләрдән кайтып кермибез. 

— Тиздән “Казан егет­ләре”нә 15 яшь тула. Нинди планнар белән яшисез?

Артур һәм Марат:

— Язын безгә 15 ел тула. Төркем өчен бу аз вакыт түгел. Планнарыбыз зурдан. Туган көнне зурлап уздырырга телибез. Алла боерса, фильм да төшерәчәкбез. Ул тулысынча безнең иҗатка багышланачак. Концертта өзекләрен дә күрсәтербез дип уйлыйбыз.

“Сезнең төркем ничек шулай озак яши?” дип еш сорау бирәләр. Позитив ягыбыз күп. Бер-беребезнең хәленә керә беләбез, аң­лашып яшибез. Безгә кил­гән кешеләр һәрчак күтә­ренке кәеф белән китә. Йө­зебез дә, ишегебез дә һәр кунак өчен ачык.

Тулы исеме: Марат Мингали улы ГАЛИМОВ

Туган урыны: Зәй шә­һәре

Туган көне: 12 май, 1977 ел

Тулы исеме: Артур Габдулла улы МИНҺАҖЕВ

Туган урыны: Мари Иле республикасы Бә­рәң­ге районы

Туган көне: 30 март, 1973 ел

Тулы исеме: Айдар Әнәс улы ӘГЪЛӘМОВ

Туган урыны: Түбән Ка­ма районы Шәңгәл­че авылы

Туган көне: 13 апрель, 1987 ел

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 20.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры