Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
«Машина откан көнне йоклый алмадым»

“Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Башваткыч” тапшыруы эфирга чыга башлаганга әле ике ай чамасы гына вакыт уз¬ды, ә ул уйната торган иң саллы бү¬ләк “ВАЗ-21114” машинасы инде иясенең гаражына ки¬тәр¬гә дә өлгерде — 14 гыйнварда язучы Лә¬биб Лерон тимер ат ачкычына ия булды. Ул минутларда күз¬лә¬¬рендә бәхетле яшь там¬чылары иде Ләбиб абыйның. Беренче булып кызы Айсылуга (Айсылу Лерон — “Татар радиосы” ди-джее — Л.Й.) шалтыратып, сөенече белән уртаклашты. “Кызым, мин әйткән¬нәрдән авып кит¬мәс өчен, яныңда таянырга берәр нәрсә бармы? Машина безнеке бит”, — диде ул.

 

 

 — Ләбиб абый, без дә Сезне чын күңелдән котлыйбыз. Бүләкнең игелеген күрергә язсын. Машинагыз бар иде. “ВАЗ-21114”не нишләтергә җыенасыз?

— Откан сәгатьләрдә үк 50 ләп кеше шалтыратып котлады. Ул көнне йоклый алмадым. Озакка сузмадык, машинаның документ эшләрен 2-3 көндә бетердек (тапшыру  26 декабрьдә яздырылган булган Л.Й.). Хәзер ул гаражымда тора. Мин “Chevrolet Lacetti”да йөрим. Ике машина да “КАН-Авто”ныкы. Үземнекен шушы автосалоннан кредитка алган идем. Ике тимер атны карап тору кесәгә шактый суга. Бүләкнең 13 %ын түләп, тагын бер тикшертеп, башка вак-төяк эшләрен бетереп, соңрак сатып җибәрермен дип торам. Бу безнең гаиләнең матди ягын шактый яхшыртачак. Әйткәнемчә, беренче чиратта кредитлардан котылырга исәп. 

— Тапшыруга килгәндә нинди өметләр баглаган идегез? Эчке күңелегез ни диде?

— “Башваткыч”та бер тапкыр катнашып, музыкаль үзәк откан идем. Ул чакта супер уенга калмадым. Нәфесем зур түгел, барына риза, дидем дә, музыкаль үзәкне алып кайтып киттем. Нәкъ шул көннәрдә өйдәгесе ватылган иде. Аның урынына яңасы яхшы булды. Гомумән, юбилей алдыннан үземә Ходайдан нәрсәләр сорадым, шулар үтәлде.

Ә соңрак башка тапшыруларда җиңү яулаучыларны һәм мине кабат көч сынашырга чакырдылар.

Уенга барыр алдыннан ике тапкыр төш күрдем. Берсендә бик текә тау башына флаг куярга кирәк иде. Күпләр арасыннан үрмәли-үрмәли беренче булып мендем һәм флагны  тиешле урынга кададым. Уянгач, әллә машина отачакмын инде дип юрап куйдым. Икенче көнне кабат төш керде. Анысында өр-яңа машинага утырдым. Шуңа җи­ңүгә өметләнеп бардым. Әмма тапшыру башлангач, икелән­дем. Зөфәр Харис та, Хәбир Ибраһим да көчле көндәшләр иде. Шулай да, җиңү яуладым. Әмма супер уенга каласым килмәде. Кыстый-кыстый күндерделәр. Ярар, бәхетемне сынап карыйм, дип ризалаштым. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” мәкален әйттем һәм алып баручы Җәвит Ша­киров ачкычны кулга тоттырып та куйды. Моңа хәзер генә ышана башладым. Әгәр уеннан баш тартсам, телевизор алып кайтып китәчәк идем. Анысы да кечкенә бүләк түгел.

— Беренче машинагыз нинди иде? Руль артында кайчаннан бирле йөрисез?

— Машина йөртү таныклыгын 1997 елда алдым. Ә шәхси машинага утыру бәхете 2002 елда, 41 яшьтә генә тәтеде. Анысы да үземнең акчага алынмады. Матбугат хезмәткәрләренең эш хакы әллә ни зур түгел бит, бик җәелеп булмый. Тәүге автомобилем “Москвич комби”ны әтием бүләк итте (фотода). Соңрак аны сатып, “ВАЗ-21114”не алган идем.

— Ләбиб абый, сез нинди шофер?

— Төрлечә була. Күпчелек очракта кагыйдәләрне үтәргә тырышам. Әмма гел тәртип буенча йөреп булмый, өйгә “бәхет” хатлары да килгәли. Күбесе тизлекне арттырган өчен.

Соңгы берничә айда Ләбиб абыйга гел сюрпризлар ясап торалар. Күптән түгел кызы Айсылу Фәридә исемле кыз алып кайтты. Ләбиб абыйны бабай иттеләр. Юбилее үзе бер зур истәлек. Хәзер менә машина. Тормышында алда да шундый куанычлы вакыйгалар, сөенечле мизгелләр күбрәк булсын.   

Лилия ЙОСЫПОВА | 20.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры