Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“Мин бик универсаль хатын”

Нурлат районы Киекле авылында яшәүче Зилә Шәрәфетдинова күпләргә үрнәк итеп куярлык хатын. Ягымлы тавышы, сөйкемлелеге белән бер күрүдән үзенә җәлеп итә, эше, башкарган хезмәтләре дә мактап туймаслык. Кайчан килеп керсәң дә, йортында чисталык хөкем сөрә. Ул пешекче, фермер, хисапчы, көтүче, ветеринар... Иренә яхшы тормыш иптәше, улына әйбәт әни. Ничек барысына да өлгерәдер?! Шәрәфетдиновлар гаиләсе 2010 елда 24 сыердан торган гаилә фермасы төзеп, шул эш белән шө¬гыль¬ләнә башлый. Зилә апа белән фермерлык серләре, аның уңай яклары, шул ук вакытта авырлыклары һәм башкалар турында сөйләштек.

 

 

"Ирем малсыз тора алмый"

Зилә апаның ире Әхтәм абый озак еллар авыл хуҗалыгы рәисе вазыйфасын башкарган. Хәзер аңа 50 яшь. Сәламәтлеге бераз какшау сәбәпле, моннан 2 ел элек эшеннән китәргә карар кылган. Зилә апа исә Нурлаттагы ресторанда пешекче булып эшләгән, соңрак 5 ел экспедитор эшен башкарган. Бүген алар икәүләшеп гаилә фермасы белән мәшгуль.

— 24 сыердан торган ферма төзү иремнең ини­циа­тивасы булды, — дип сүз башлады Зилә апа. — Гомер буе колхозда эшләгән, терлекчелек өлкәсендә кайнаган кеше бит, малсыз тора алмый. Аңа шушы тармактагы эш кирәк, бу канына сең­гән. Уйлашкач, әйдә, башлап карыйк дип, ферма төзергә булдык. Аллага шөкер, максатны тормышка ашырдык. Бүген, әллә ни мактанырлык булмаса да, искитәрлек нә­тиҗәләргә ирешергә өл­гер­мәсәк тә, эшне җайга салдык, аласы әйберләрнең шактыен кул астында булдырдык. 1000 литр сөт сыешлы суыткыч алдык, савым аппаратларын “50 гә 50” программасы белән дәүләт бирде, сыерларга су эчерүне дә автоматлаштырдык. Уңайлыклар бар, Аллага шөкер.

Башка фермерлар кебек үк, алар да кредитка чумган. Бу проект 4,7 миллион сумга төшкән. Дәүләт 1 миллион сум акчалата ярдәм бир­гән. Үзләреннән дә шактый кушарга туры килгән. Калган сумманы банклардан юнәт­кәннәр. Ә районнан тиешле матди ярдәм әле күчеп өлгермәгән. 

“Сөтне бушка җыялар”

Авыл хуҗалыгында күп­ләр­не бер проблема борчый: алар җитештергән тауарына тиешле бәяне ала алмый. Итне дә бик арзанга гына биреп җибәрә, сөтне дә... Шәрәфетдиновларны да сөтнең шактый түбән бәя­дән китүе борчый. Аны районнан килеп җыялар. Бер литрын 10 сум 50 тиеннән алалар. Әле республикадагы кайбер авылларда аннан да арзанракка җыя­лар дип зарланучылар бар.

— 10 сум 50 тиен бер литр чиста сөт өчен бик түбән бәя. Шәһәрдә шуңа әллә нинди катнашмалар кушып, 25-30 сумга хәтле күтәреп куялар. Санап караган идем, бер елга якынча 128 тонна сөт тапшырганбыз. Ай саен безгә 24 сыер сөтеннән якынча 36 мең сум чамасы акча керә. Алар кредит каплауга, азыкка китеп бара. Әле кыш, сыерларның күбесе сөт бирми, бозауларга то­­ралар. Безнең өчен бу авыррак чор. Бозау китер­сәләр, сөтләре артыр иде. Сөт тә аз, түләүләре дә бик түбән. Шуңа борчылып торам. Аз гына булса да бәяне арттырсалар, эшкә күңел үсәр иде, — ди Зилә апа.

Сыер бозаулату дигән­нән, бу авыр хезмәтне дә Зилә апа үзе башкара икән. Мәрхүм әтисе гомер буе ветеринар булган. Тормышта кирәге чыгар дип, балаларын да ветеринария серләренә өйрәткән. Алар сыерлар китергән бозауның кү­бесен саталар, бер өлешен үзләре үстерәләр. 

Азык мәсьәләсенә кил­гән­дә, корылык чорында аларга бик читенгә туры кил­гән. Быел исә азыкны мулдан алганнар. Шәрәфетдиновларның 16 га җирләре бар. Анда печән, ашлык үстергәннәр. Янәшәләрендә көтүлек җир­ләр дә җитәрлек.

 “Көтүне үзебез көттек”

Зилә апа белән Әхтәм абый фермада икәү генә хез­мәт куялар. Билгеле, анда күп шартлар тудырылган. Әмма кул белән башкарыласы эш тә җитәрлек. Бердәнбер ярдәмчеләре — 10 нчы сыйныфта укучы уллары Алмаз.

— Мин бик универсаль хатын, — дип сүзне көлеп дә­вам итте Зилә апа. — Җәен көтү дә көттем, сыерларны са­вам, сөтне үзебез тапшырабыз, ветеринар да мин... Эшләмәгән эш калмады. Көтүне чиратлашып көттек, 5 әр көн мин, 5 әр көн улым Алмаз... Ул каникул күрмәде инде. Һәркайсына кеше ялласаң, чыгымнар күпкә китә. Өйдә пешерергә дә өлге­рәм, хуҗалыкны да алып барам. Чисталыкны бик яратам. Абзардан, йорт тирәсеннән кермибез дисәң дә була.

Зилә апаның иртәсе сә­гать 4 нче яртыдан башлана. Сәгать 1 ләрдә генә бө­тен эшен җайлап кереп, бераз ял итәргә мөмкинлеге туа. Берәр җиргә кунакка яки башка эшләр белән киткәндә хуҗалыкны алып калырга ярый әле бертуган абыйсы һәм аның хатыны бар. Берсүзсез килеп җитә­ләр, рәхмәт аларга, ди Зилә апа. 

 “Түрәләр бездә еш кунак”

Чиста, пөхтә, үрнәк гаилә фермаларын килгән түрә­ләргә күрсәтергә, андыйлар белән мактанырга да рәхәт бит. Шәрәфетдиновлар гаиләсеннән дә җитәкчеләр өзелми икән.

— Кунак яратабыз. Район гына түгел, Казаннан да еш киләләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бездә 5-6 тапкыр булды, инде үз кешегә әй­ләнде, — ди Зилә апа, уенын-чынын бергә кушып. — Алай гына түгел, Пре­­зидент Рөс­тәм Миңнеханов та фермабызны күреп китте. Шулай сүз арасында проблемаларыбызны сорашкач, Рөстәм Нургали улы, эшегезне аз булса да җиңеләйтү максатыннан “МТЗ-80” тракторы би­рәм, дип вәгъдә итте. Аннан соң тагын да канатланып эшли башладык. Әмма ул сүздә генә калды...

Зилә апа, исенә төшерим дип, ахры, бу хакта президент исеменә хат та язган. Аны укыганнар. Соңрак ра­йон түрәләре Шәрәфетдиновларга болай дип аңлаткан: “Әгәр президент сезгә “МТЗ-80” тракторы бирә икән, башка фермерлар да шуны ук та­ләп итәчәк. Ә һәм­мәсенә трактор таратып булмый. Шуның өчен кире уйлаганнар”. Кыска һәм аң­лаешлы җавап.

— Аны вәгъдә итмәсеннәр иде. Шуңа гаилә фермасы төзергә теләгәннәргә иң башта матди яктан хәлне ях­шыртуны максат итеп куярга киңәш итәр идем. Дәү­ләткә генә өметләнеп булмый. Үзең аякта нык басып тору кирәк, — ди Зилә апа. — Моннан тыш нервлар нык булу, бик нык түземлек, сабырлык сорала. Шул очракта гына гаилә фермасын алып барырга мөмкин. 


24 сыерга исәпләнгән гаилә фермасы

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 20.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры