Чәршәмбе 20 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Чәчкаб мәктәбе ябылмаячак, авыл яшәячәк, иншаллаһ!

Шушы көннәрдә Кайбычтан сөенечле хәбәр алдым — Иске Чәчкаб мәктәбе ябылмаячак, 9 еллык булып калдырылачак икән. Бу хакта 9 декабрьдә район советы сессиясендә карар чыккан, ә шул ук депутатлар ел башында Иске Чәчкаб урта мәктәбен башлангычка калдыру турында карар кабул ит¬кәннәр иде... Ел башындагы карар һичкем белән килешмичә, ата-аналарга, мәктәп коллективына әйт¬мичә, яшерен кабул ителгән булса, ел ахырында исә район җитәкчеләре мәктәпне яклап кө¬рәшкә күтәрелгән авыл халкы сүзенә, укытучылар фикеренә колак салырга мәҗбүр булдылар. Әйе, көрәшкә күтәрелгән, дим, чөнки ата-аналар, укытучылар мәктәпне яптырмас өчен кайларга гына язмыйлар, нинди генә җыелышлар уздырмыйлар, кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамыйлар.

 

Минем үземә дә 15 сентябрьдә мәктәп директоры Рәшит Зиннәтуллиннан бик борчулы хат килеп төште, ул анда урта мәктәпнең тарала башлавын, югары сыйныф укучыларының Кайбычка һәм Казанга китәргә мәҗ­бүр булуларын, гөрләп эш­ләп торган мә­к­тәп­нең алга та­ба башлангычка гына калырга мөмкинлеген язган иде. Бу хатны, тер­кәл­гән документлары белән бергә, шундук Татарстан Президент аппаратына җи­бәрдем. Бер айдан миңа Кай­­быч ра­йоны башкарма ко­мите­тын­нан җавап хаты ки­леп төште, анда Иске Чәч­каб ур­та мәк­тәбендәге кимчелекләр санап чыгылган һәм мәктәпне башлангычка калдыру турында карарның дөрес кабул ителүе әйтел­гән. Шулай итеп, урыс әйт­меш­ли, “круг замкнулся”, нәр­­сәдән башласак, яңа­дан шуңа кайтып төштек, ягъни Иске Чәчкаб урта мәк­тәбе киләчәктә баш­лангычка калдырылачак иде...

Һәм бу мәсьәләне үзем урынга барып тикшерергә булдым, чөнки кәгазьгә ышаныч юк иде. Чыннан да, ра­йон хакимияте язганча, бу мәктәп һәм укытучылар заман таләпләренә җавап бир­­миме икән, әллә укытучылар һәм ата-аналар язганча, Иске Чәчкаб мәктәбендә балаларга сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылганмы? Моны бары тик урынга барып кына белергә мөмкин иде. Һәм мин юлга чыктым. Кара буранлы, күз ачкысыз кышкы көндә Чаллы-Казан аша Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылына килеп тә җиттем. Мәктәптә мине укытучылар һәм балалар көтеп тора иде, сөйләшү, аралашулар башланды. Көндез мәк­тәптә, кичен клубта халык белән очрашканнан соң, мәсь­әләне җентекләп өй­рән­гәч, халык ягын да, хакимият ягын да зур игътибар белән тыңлаганнан соң, шундый фикергә килдем — гөрләп эшләп яткан бу татар мәктәбен һич кенә дә ябарга, башлангычка калдырырга ярамый!

Менә үзегез уйлап карагыз: башлангычка калдырырга дип карар чыгарылганда мәктәптә 62 бала укыган, хәзер 52 гә калган. Бу балаларны югары белемле 15 укытучы укыта, алар бөтен аккредитацияне дә үт­кән. Тагын бер мөһим фактор — Иске Чәчкаб ур­та мәктәбе 1997 елда эксплуатациягә тапшырылган, ул ике катлы, газ-су кертел­гән, бәдрәф эчтә. Мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан. Мәктәпнең бер гектарга якын җире бар, анда балалар яшелчә, җи­ләк-җи­меш үстерәләр, шул хисаптан кыш буе мәк­тәп ашханәсен­дә бушлай тукланалар. Класс­лар иркен, чиста, җылы, мәктәп кышын да чәчәк-гөлләргә күмелгән, зур спорт залында балалар тавышы тынып тормый... Кыс­­касы, укырга да, укытырга да мәктәптә бөтен шартлар бар, балалар саф татар телендә белем ала, бердәм дәүләт имтиханнарын да бик яхшы тапшырганнар.  Авылда балалар саны кимү дә кө­телми — быел беренче сый­ныфка 9 бала килгән, алдагы елларда да шул ча­ма кө­телә. Алайса, бу мәк­тәпне ни өчен башлангычка калдырырга уйлаганнар соң?

Барысы да акчага килеп терәлә — Иске Чәчкабта ур­та мәктәп калса, аны тоту ра­йон казнасына елына 3,5 мил­лион сумга төшәчәк, 9 ел­лык мәктәп өчен 3 миллион кирәк булачак, ә башлангыч мәктәпкә 1,5 миллион сум да җитә икән. Шуңа күрә Чәчкаб мәктәбен башлангычка калдырып, балаларны район үзәге Кайбычка йөр­теп укытырга уйлаганнар, шулай итеп 2 миллион сумны янга калдырырга планлаштырганнар. Күрә­сез, мәк­тәпләрне берләштерү (оптимизация) нигезендә менә шушы финанслау факторы ята, ә балалар, укытучылар проблемасы бө­тен­ләй читтә кала. Югый­сә бу балаларны автобус бе­­лән күрше авылларга укырга йөртү, эш­сез калган укытучыларны ур­наштыру район өчен шактый четерекле проблемага әйлә­нә бит! Мәктәпсез калган авыллардан әкренләп ата-аналар да китә башлый, шулай итеп, авыл әкренләп сүнә, тарала, юкка чыга...

Ә бүген Иске Чәчкаб гөр­ләп яшәп ята һәм үзе­нең киләчәге өчен көрәшә. Биредә әле колхоз да бет­мәгән, фермерлар да бар. Авылда 150 хуҗалык, аларда биш йөзгә якын кеше яши, мәчет, клуб, шәхси кибетләр эшләп тора. Авылның имамы яшь кеше, Казанның “Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрә­сәсен тәмамлаган һәм Мисырның Әл-Әзһәр институтында белем алган Фирдүс хәзрәт Шаһиев. Авыл халкы тәртипле, тырыш, булдыклы. Төзек, нык, һәрберсе аерым матур бизәкләр белән эш­ләнгән өйләренә карау бе­лән биредә халыкның җи­теш тормышта яшәгәнен кү­рә­сең. Авыл халкының бер өлеше, бигрәк тә яшьләр, янә­шәдәге район үзәгенә — Олы Кайбычка барып эшлиләр икән, Казанга хәтле йөрүчеләр дә бар. Ә бит бу авылның да бетә язып калган чаклары булган. Хрущев заманында, авылларны эреләндерәбез дип, Иске Чәч­каб мәктәбен башлангычка калдырып, балаларны күр­ше­дәге Ульянково урыс авылына укырга күчер­гән­нәр. Татар балалары үз­гәртеп кору чорына хәтле урыс авылына йөреп укырга мәҗбүр булганнар, бары тик узган гасырның туксанынчы елларында гына авыл халкының хыялы тормышка ашкан — Иске Чәчкабта ике катлы татар урта мәктәбе салынган. Һәм нибары 14-15 елдан соң бу мәктәпкә ябылу куркынычы янар дип, ул вакытта бе­рәү дә уйламагандыр, мөгаен...

— Иске Чәчкабта урта мәк­тәп салынуны без Татарстанның суверенитеты нәтиҗәсе итеп кабул иттек, — ди­де  мәк­тәп директоры Рәшит Зин­нәтуллин. — Бәйсезлек өчен көрәш елларында мин Казан дәүләт педагогия инс­титутында укый идем, “Азатлык” татар яшьләре оешмасына йөрдем, татарча укырга хокукны без мәйданнарда яу­ладык... Шу­ңа күрә хә­зер дә мәктәп өчен ахыргача көрә­шергә булдык. Без бөтен авыл халкы, ата-аналар, укытучылар, укучылар бер сүздә торабыз — Иске Чәчкаб мәктәбе ябылмаска тиеш! Авылда күп җыелышлар уздырдык, мәктәпне яклап, имзалар җыйдык, Татарстанның югары органнарына хатлар яздык, хәтта прокуратурага да мөрә­җә­гать иттек, кирәк булса, судка да барып җитә идек...

Әмма хәзергә судка барып җитәргә кирәк булмады, хакимият халыкның хәлен аңлаган кебек. Иске Чәчкаб авылы клубында очрашу вакытында район хакимият башлыгы урынбасары Рә­мис әфәнде Хәялиев та бар иде, ул мәктәп мәсьә­ләсе­нең район советы сессиясендә яңадан каралачагын әйтте. Икенче көнне Кай­бычка район хакимияте башлыгы Җәүдәт Гаффаров белән очрашырга киттем, ул очрашуда аның урынбасарлары Хәялиев һәм миңа җа­вап хаты язган Айзатул­ло­ва да катнашты. Җәү­дәт әфән­дегә Иске Чәчкаб мәк­тә­бе­нең яңа булуын, монда укучыларга сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар барлыгын, авылда балалар саны арта баруын, югары категорияле укытучылар укытуын, укучыларның БДИны яхшы тапшыруларын сөй­ләдем, мәктәпне калдырырга кирәген әйттем. Җәү­дәт Гаффаров бу мәсьә­лә­нең яңадан район советы сессиясендә каралачагын әйтте һәм сүзендә торды — Иске Чәчкаб авылы мәктәбе башлангыч итеп түгел, 9 еллык итеп калдырылачак. Авыл халкы, укытучылар мо­ңа да риза, әмма күңелдә бер шик бар — бу карар бер генә еллык булмасмы? Чөн­ки мәктәпләр өчен бюджетта акча ел саен бүленә, ел са­ен тагы шушы проблема кузгалырга мөмкин. Әлбәттә, Җәүдәт әфәнде, бу карар даими көчкә ия булачак, ди­де, әмма бездә даими бер­нәрсә дә юк шул, шуңа кү­рә мәктәп өчен көрәш әле озак елларга сузылырга мөм­кин.

Хәер, бу авыл гомер буе кө­рәшеп яшәгән... Зөя-Свияжск янында гына булганга, башта алар Явыз Иван баскынчыларына каршы Татар Илен яклап сугышканнар, аннан көчләп чукындырулар башлангач, ислам дине өчен утларга кергән­нәр, хәзер менә татар мәк­тәбе өчен кө­рәшәләр. Иске Чәчкаб авылыннан ике кеше Татар энциклопедиясенә кертелгән, алар — дин көрәшчесе буларак Габделлатыйф Алкин, Шәйхулла Алкин — милләт көрәшчесе булганга.  Күпләр XIX гасырның икенче яртысында Тау ягында көчле чукындырулар булганлыгын, татарның нинди газаплар күргәнлеген белми. Иске Чәчкаб авылы мулласы Габделлатыйф Алкин көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында ти­ңе булмаган эшчәнлек алып бара — ул халык арасында эш­ли, урыс һәм төрек патшаларына хатлар яза, мә­четләр таләп итеп, им­залар җыя. Архив документларыннан күрен­гән­чә, аның 1865-1867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам дине­нә кайта. Әлбәттә, аның мондый эш­чәнлеге православие чиркәве әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз-нисез Себергә сөрдерүгә ирешәләр. Габделлатыйф хәзрәт Турухан краеннан үзен яклап урыс хөкүмәтенә хатлар язса да, дәүләт өчен аеруча куркыныч кеше дип, яңадан туган ягына кайтармыйлар, аның соңгы язмышы билгесез...

Шәйхулла Алкин исә татар тарихына милләт өчен көрәшче буларак кереп калган. Ул — югары белемле коммерсант, тәрҗемәче, балалар язучысы, 1917 елда Русиядә беренче мөселман корылтаен һәм Милләт Мәҗ­­лесен оештыручы, аның депутаты, Милли Шура әгъ­засы, татар хөкүмәтенең фи­нанс министры, Әстерхан һәм Самара губерналарын Идел-Урал дәүләте составына кертү тарафдары... Ул октябрь инкыйлабын кабул ит­ми, 1918 елда Милли Идарә әгъзалары белән башта Уфага, аннан Себергә китә. Соңгы язмышы билгесез, 1922 елда кызыллар тара­фын­нан Ырынбурда үтерелгән булуы бар.

Иске Чәчкабта бүген дә Алкиннарның дәвамчылары яши, алар белән дә очраштым. 1940 елгы Рива абый Алкин турыдан-туры Габделлатыйф Алкинның нәсел дәвамчысы. Рива абыйның улы Ленар ерак бабасы Габделлатыйфның соңгы язмышы турында белү өчен, Красноярск крае архивына мөрәҗәгать итә, аннан 2007 елның гыйнварында түбән­дәге җавап килә: “...согласно именному списку поселения Яланской волости Енисейского округа Енисейской губернии, Абдул Алкин прибыл в Яланскую волость 16 июня 1872 года и был причислен в д. Гарскую. В документе указано, что место и причина его судимости неизвестны. В 1881 г. А.Алкину было 66 лет, он был женат (имя жены не указано)”. Бу документтан күренгәнчә, 1867 елда судсыз-нисез сөр­генгә сөрел­гән Габделлатыйф Алкин 1872 елда төр­мәдән поселениегә чыгарыла, ягъни төр­мә үк булмаса да, даими рәвештә күзәтү астында яшәргә тиеш була. Ул вакытта аңа 66 яшь, сөр­генгә сө­релгәндә Габделлатыйф хәзрәткә 52 яшь булган. Әл­бәттә, Себергә, Енисей шә­һәренә бармыйча, Гәр авылын тапмыйча торып, Габделлатыйф Алкин язмышын ахыргача белү мөмкин түгел, монысы инде киләчәк эше, иншаллаһ!  Габ­деллатыйф хәзрәтнең ерак оныгы Ринаска үземнең “Батырша” китабын бү­ләк иттем, аның каһарман бабасы турында да шундый китаплар язылыр әле, иншаллаһ!

Тагын берничә сөенечле хәбәр — 28 ноябрьдә Иске Чәчкаб авылы клубында булган очрашудагы барлык  халык Алкиннар яшәгән Совет урамын Алкиннар урамы итеп үзгәртергә тавыш бирде, моның белән район хакимиятендә дә килештеләр. Шулай ук район хакимияте башлыгы Җәүдәт Гаффаров белән сөйләшкәннән соң, 2012 елның маенда, Габделлатыйф Алкинны бер гаепсезгә  сөргенгә сөрүнең 150 еллыгы уңаеннан, Иске Чәч­каб авылы мәктәбендә Алкиннарга багышланган фән­ни-гамәли конференция уздырырга килешенде. Авыл­да шулай ук Алкиннарга багышланган музей тө­зелсә дә яхшы булыр иде. Го­мумән, татар тарихчыларына, язучыларга Тау ягын, Идел аръягын, андагы татар авылларын, милләтебезнең тарихын ныклап өйрәнәсе бар икән әле. Хәзергә бу бушлыкны Кадыйрҗан әфән­де Галимов кебек фидакарь җирле тарихчылар тутыра. Аның Кайбыч төбә­ге­нә, Иске Чәчкаб авылына багышланган берничә китабы басылып чыкты, аңа чиксез рәх­мәт­лебез!

Мин Тау ягындагы бу сә­фәремнән рухи яктан тагы да баеп, милләтебезнең фа­җигале тарихын һәм бүгенге тормышын тагын да ти­рән аңлап, аларга аз гына булса да ярдәм итә алуыма сөенеп, яңа танышлар табып кайттым. Һәм бу күргән-белгәннәрем алдагы иҗатымда да чагылыш табар, иншаллаһ!

 

 

 

 

Язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Фәүзия Бәйрәмова | 26.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры