Якшәмбе 17 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Кечкенә ирем алтын булды”

Арчада яшәүче әниле-кызлы Гөлчирә һәм Гөлхәбирә Нәҗмиевалар гаҗәеп язмышлы кешеләр. Аларда булып кайтканыма берничә көн узса да, язарга тиз генә утыра алмадым. Гөлчирә апа авылның беренче кызы була, үзе чибәр, үзе эшчән. Хәтта колхозның тешләшә торган иң усал атларын җигүне ирләргә түгел, ә нәкъ менә аңа ышанып тапшыра торган булганнар. “Нинди авыр эш бар, барысына алындым. Ат җиктем, сарык карадым, урман кистем”, — дип искә ала яшьлеген Гөлчирә апа. Ул вакытлар өчен “утырып калган кыз” исемен йөртсә дә, 30 яшьлек кыз кияүгә чыгарга ашыкмый. — Сугыш вакыты. Ачлык. Бертуктаусыз самолетлар оча. Куркыныч! Урман кисү шуның кадәр үзәккә үтте. Берсендә “Әй, Ходаем, бә¬рәң¬гене сытып кына ашый торган берәр бабайга булса да кияүгә чыгар идем! Мине бу ачлыктан, авыр кул эшеннән азат итсә иде” дип теләдем, — дип сөйли Гөлчирә апа.

 

 “Теләгем син генә”

Күп тә үтми, кызны сорап Фәрхетдин исемле егет килә. Ул тумыштан гарип, нәселдән килә торган авыру сәбәпле, буыннары үсми.

— Клубта оештырылган кичке биюләрдә танышкан идек аның белән. Очрашканда сөйләшеп, болай аралашып яшәдек. Ул миңа күп­тәннән гашыйк булып йөр­гән. Ә мин берни сизмәдем. Берзаман, мине сорарга килер алдыннан, бертуган абыйсы Сәхәп: “Безгә төшә­сең икән”, — дип төрттерде-төрттерүен. Әле анда да: “Кит, булмаганны!” — дип кул селтәдем. Кияүгә чыгарга уемда да юк иде. Дуслашып, озатышып йөргән егетем дә юк бит. Ә Фәрхетдин өйдә­геләрне алдан ук әзерләгән булган, мине хатын итеп алып кайтам, ди­гән, — дип искә ала Гөлчи­рә апа.

Ул мине Ходайдан сорап алып китте. Үзем дә, әнием, бертуган сеңелләрем дә — берсе дә каршы төшмәде, чөнки әйбәт иде ул. Авыл­да тырыш дигән даны булды, исәп-хисапны яхшы белде. Әмма әти генә әнигә үпкә белдерде. Ул вакытта аның Мәскәүдә хезмәт иткән еллары иде. Әни хат белән өйдәге яңалыкларны язып салган. Кемгә киткәнемне әйт­кән. Ә ул җавап итеп: “Минем җиккән атымны харап иткәнсең”, — дип бик каты ачыргаланып язган иде.

Фәрхетдин Гөлчирәсен әллә күпме яратып йөргән була. Кызның кулын сорарга килгәч тә: “Айга карап ялварам — теләгем син генә”, — дип әйтә ул. 

 “Үзем кайда булсам, син шунда булырсың”

Менә бит язмыш, заманында Фәрхетдин абзыйның сау-сәламәт әнисе дә үзе теләп кыска буйлы гарип егеткә кияүгә чыккан була. Нәкъ Гөлчирә апа төсле. Гөлчирә апаның сүзләренә караганда, алар да әйбәт яшәгән. Каенанасы ике малай тапкан. Берсе аның ире Фәрхетдин булса, икенчесе Сәхип.

— Сәхип беренче бала. Ул сәламәт, озын буйлы, киң җилкәле кеше иде. Өйләнде, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Барысы да сәламәт булдылар. Хәзер алар Казанда яши, аралашып, ни хәлләрегез бар, дип шалтыратышып торабыз, — ди Гөлчирә апа.

Өйләнешкәч тә үз куышыбызны булдырырга теләдек. Бер уйлап карасаң, шул кечкенә өйдә өченче гаилә идек — каенана, Сәхип абый һәм без. Иске генә бер йорт сөй­ләштек. Барлы-юклы әй­бер­ләрне җыйдык. Бигрәк юклык заманасы иде бит! Икебезгә бер кашык, таушалып беткән бер кәстрүл. Кап­ка төбенә җиткәч, Фәр­хетди­нем күзлә­ремә тутырып карады да: “Ташламассыңмы соң?” — дип сорады. Икеләнергә урын калмаслык итеп: “Үзем кайда булсам, син шунда булырсың”, — ди­дем. Һәм чын­нан да, хәзер бергә үткән гомергә әйлә­неп карыйм да, нәкъ шулай булды бит, дим. Фәрхетдин белән 22 ел яшәдек. (Кызганыч, ул гүр иясе икән ред.) Кияүгә чыгып, авыр кул хезмәтеннән котыла алмасам да, әйбәт тордык. Фәр­хетдин­нең кушу-алуга башы әйбәт эшләде. Документ эшенә кулы ятып торды. Кибеттә, кассада, канцеляриядә сәр­катип булып эшләде. Еш кы­на, кибетләргә ревизия ясар­га кирәк дип, өй­дән үк килеп алып китәләр иде. Үзенә кү­рә бер нәчәл­ник хатыны булып яшәдем ди­сәң дә була. Төп эшеннән кала өйдә бертуктаусыз нидер эшләде. Самавыр төп­ләргә кирәкме, аяк киеме тегер­гәме — бар да аңа килде, хәтта алкаларга кадәр ясап бирде.

 “Сезнең буегыз булса, аларның йөрәге бар”

Матур Гөлчирә белән аның ярты буена да җитмә­гән Фәрхетдин гаиләсенә күпләр шикләнеп карагандыр, әлбәттә. Әмма Гөлчирә апа беркайчан андый-мондый сүзләргә җирлек тудырмый. Эшкә хатын-кызлар белән җыйнаулашып, ә урманга яисә тагын башка җир­гә барасы булса бервакытта да Фәрхетдинсез йөр­мәдем, ди ул.

— Беркайчан да үзебезгә шикләнеп, кимсетеп караган күз карашларын яратмадым. Аны-моны сиз­сәм, Фәрхетдинне күтәреп тиз генә ат чанасына утырта идем дә, ул урыннан ки­тәр­гә ашыга идем, — дип искә ала Гөлчи­рә апа.

Фәрхетдин абый белән Гөлчирә апаның бер-бер артлы 4 балалары туа. Шулар арасында иң соңгысы гына сау-сәламәт.

— Ничек курыкмадыгыз? Беренчесе гарип, аннары соң икенчесе, өченчесе... — дим.

— Арада берәрсе сәламәт туар да, аталарына картлык көнендә ярдәмче булыр дип уйладым. Узган берен табып бардым, җаным. Тапмыйча да калып булганын ул вакытта, дөресен генә әйткәндә, белмәдем дә. Үзем белән иярткән берсеннән-берсе кечкенә өч гарипне, ә аталары белән дүртенчене күргән кеше миңа шаккатып карый торган иде. Андыйларга һәрвакыт: “Сезнең буегыз булса, аларның йөрәге бар. Дөньяның матурлыгын кү­рер­гә хаклары бар”, — дип әйтә идем.

Балалар барысы да матур, карап торышка менә дигән, 3 килодан артып туалар. Аларның сәламәтлеккә туймавын хәтта табиблар да башта сизми. Шунысына мең рәх­мәт, Гөлчирә апа белән Фәр­хетдин абый балаларыбыз гарип дип аларны кешедән яшерми. Яше тулган берен мәктәпкә бирә­ләр. Башлангыч мәктәп үз­ләрен­дә булса, аннары соң күрше Казанбаш авылында белем алалар, чын мәгънә­сендә йодрык чаклы гына балаларны интернатта яшәтеп укыталар.   

— Әни безне ат чанасы белән йөртте. Атна башында илтеп куя, ахырында килеп ала торган иде, — дип Гөлхәбирә апа да кушылды. — Кешеләр белән аралашырга, азмы-күпме тормыш мәктәбен үтәргә интернатның роле зур булгандыр.

 “Бер түбәтәй 250-300 сумга китә”

Гөлхәбирә апа үзе сөйли, үзе бер урындыктан икенчесенә күчә-күчә табын хәс­тәр­ләп йөри. Әйтерсең ул әкияттәге ана тиенкәй. Ал­га китеп булса да шуны әйтим, ул кышка дигән бөтен кайнатманы, дис­тәләгән банка компотны, төрле салатларны үзе әзерли икән. Унар литрлы савытларны кечерәк урындыктан зурракка, аннан газ плитәсенә куеп башкарып чыгам, ди.   

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, алар бер-бер артлы Уд­муртиянең Сарапул шәһә­рендә урнашкан тегү училищесына китәләр.

— Олы кызымның бәхете дә шул шәһәрдә булды. Кияүгә чыкты. Менә дигән итеп яшәп яталар. Икесе дә әйбәт эштә эшли, уч тутырып акча алалар, — дип сөйли бәхетле әни. — Ә Гөлхәбирәмне үзем кайтарттым. Синсез яши алмыйм, ташлама, дидем.

Бүген әнисе белән бергә яшәгән Гөлхәбирә апа гаи­ләдә өченче бала. Кечкенә­дән үк, тырышыгыз, кулыгызда үзегезне ашатырлык нинди дә булса һөнәр булсын, дигән сүзләр бушка кит­­мәгән. Гөлхәбирә апа Татарстанның халык сәнгать һөнәре остасы, алтын медаль белән бүләкләнгән. Тү­бәтәйче. Чибәр, искиткеч акыллы, сабыр хатын-кыз. Түбәтәй белән калфакта “утырганына” дистә елдан артып киткән. Эш өчен барлык чималны Казанда урнашкан комбинаттан ала икән. Түбәтәй тулысынча кул эше. Ләкин Гөлхәбирә апа өчен иң авыры эш түгел, ә әзер әйберне кире Казанга илтеп тапшыру.

— Ун түбәтәйне бер-берсенә кигертеп өеп куйгач, нәкъ минем буй килеп чыга, — дип сөйли Гөлхәбирә апа. — Шул йөкне күтәреп, Арча вокзалына барып җитәсе, аннары Казан вокзалында биек тимер баскычлар буйлап ике менәсе, ике төшәсе бар. Бик авыр. Хәл беткәч, утырып ял итәм. Бик бетерешкән чакларымда “ник кирәк инде бу миңа” дип кызган вакытларым да була. Ләкин эшләгән бер түбәтә­емне сорап, акчасын түләп торгач, күңел үсә. Өемә кайтып бер кат хәл алам да кабат эшкә утырам. Эшле булгач, ашлы буласың. Беркайчан бурычка кергәнем юк. Миннән бер түбәтәй 250-300 сумга китә. Калганын базар өсти. Күп бисер кулланып, бизәкләп эшләнгән бер тү­бәтәйгә якынча 3 көн вакыт үтә.  

Тегәм-тегәм дә шаккатам. Бу түбәтәйләрне кемнәр ала икән, дим. Бер мин генә түгел бит. Арчаның яртысы шушы кәсеп белән көн күрә. Әле башка районнар бар. Мөгаен, безнең түбәтәйләр чит җирләргә дә китә торгандыр, — дип сөйли Гөлхәбирә апа.

 “Ул “унлык” хәзер акча янчыгымда тора”

Әмма тормыш бит әле ул һаман эш кенә түгел. Гөл­хә­бирә ападан иң рәхәт, бәхетле чаклары турында сорыйм.

— Сарапулда укыган, аяк киеме фабрикасына эшкә урнашкан чор — минем өчен иң кадерлесе. Бергә укыган егет, яратам, дип йөрде. Кияүгә дәште. Әмма мин апа сыман чая, әни кебек көчле рухлы түгел шул. Ул егет та­за, чибәр иде. Өздереп гармунда уйнады. Туганнары риза булмас, үзе дә кимсенеп яшәр дип ризалашмадым. Аннары соң менә авылга, әни янына кайтып китәр­гә кирәк булды. Язышып тордык.

Ул егеттән килгән ун хат Гөлхәбирә апада әле дә саклана. Мәхәббәт хисләре белән тулган әлеге хатлар искиткеч матур. Барысы да “Гөлхәбирәкәем” дип башлана, “сагынам, һаман да яратам” дип тәмамлана.

— Укыган чагында аңа чалбар тегеп бирдем. Шу­ның өчен миңа ун сум тү­ләде. Ленин башлы кызыл әлеге унлыкны акчага бик интеккәндә дә тотмадым. Акча алмашынганда алыштырмадым. Ул хәзер акча янчыгымда тора. Маяга дип көлгән булсам да, ачкан саен Ул искә төшә. Рәхәт бу­лып китә. Аны төш­лә­ремдә бик еш күрәм. Имеш, кайтып барганда каршыма килеп чыга яисә чит­тән карап елмая икән. Ә кайчагында кыңгырау шалтыраганга ишекне ачам да, бусагада Ул то­ра. Шуның хәтле аермачык итеп күрәм! Уянып кит­кәч, и-и, Ходаем, әллә чыннан да бер килерме икән, дип уйлап куям. Күпме эзләдем, хатлар яздым — бар да уңышсыз булды. Кайчак, исән булса, бер килеп күренер иде, дим. Хисләр ялган түгел иде бит. Тормышта ничек урнашканын гына беләсе иде: өйләнгәнме, бә­хетлеме? Һөнәре буенча эш­ләп китә алганмы?      

 “Син дөрес юл сайламагансың, әни, дим”

— Ике кулга бер һөнәр өй­рәткән әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен, — дип сөй­ләвен дәвам итә Гөл­хә­би­рә апа. — Болар болай да сәламәтлеккә туймаган дип, алар беркайчан безне жәллә­мә­де. Каты тәрбия астында үстек. Кушкан эшне эшләп бетермәсәк, безгә ашау эләк­ми иде. Кем эшләми, шул ашамый. Вәссәлам! Вакытны бушка уздыру дигән әйбернең ни икәнен белмәдек. Әти гомергә абзар тутырып куян асрады. Аларны карау, ашату, бакча безнең өстә булды. Азрак үсә төш­кәч, әни шәл бәйләргә өй­рәтте. Ләкин! Әни ничек кенә бә­хетле булырга тырышса да, чынлыкта алай түгел бит ул! Теле белән беркайчан әйт­мә­сә дә, аны хатын-кыз буларак аңлыйм — ул барыбер кимсенеп яшәгән. Кайчагында бәхәс­лә­­шә­без дә. Син дөрес юл сайламагансың, әни, дим. Күрә­ләтә торып ник гарипкә кияүгә чыгарга инде? Җит­мәсә, безне, бер-бер артлы 4 баланы табарга? Ярый ла беребез сәла­мәт. Ә калганнарыбыз? 3 гарип, 3 язмыш бит ул! Аң­лыйм, ана буларак аның йө­рәге яна. Ләкин тормышта, бу җәмгыятьтә безгә рәхәт­ме? Укыганда ничек авыр булганын, башкалардан ким­сенгәнне, нинди хисләр кичергәнне әни барыбер аңлап бетерми.  Әти­гә кияүгә чыкмаса, кем белә, бәлки, бер гарип нәсел кимегән дә булыр иде.

— Фәрхетдин мине чын күңеленнән яратты. Аны рән­җетеп кире борып, капланып елаган күз яшьләре аша барыбер бәхетле булмас идем. Әллә нинди сәла­мәт иргә барсам да, — дип үзенекендә нык тора Гөл­чирә апа. — Яндагы буйдак ир-егетләрнең берсе дә Фәр­хетдиннең кискән тырнагына да тормыйлар иде. Жәл­ләп чыктым, әмма тормышта бер-беребезнең кү­зенә генә карап тордык, хис­ләр булмаса, тырышсаң да яшәп булмас иде бит. Тормыш шуны күрсәтте: кечкенә ирем алтын булды. Аны хә­зер дә сагынып искә алам. Бик юксынам үзен. Кайвакыт балаларыма да, их, янымда атагыз булса, дип әйтәм.

Балалар дигән­нән, алда әйткәнемчә, Гөлчирә апаның олы кызы Сарапулда үз гаи­ләсе белән бәхеткә күмелеп яши. Икенче улы үзе янында, ә төп­чек­ләре авылда, төп нигездә гаиләсе белән яши­ икән. 3 балалары бар, барысы да сау-сәламәт.   

Сүз дә юк, Гөлчирә апа га­җәеп авыр язмышлы ке­ше. Әмма ничек кенә булмасын, ул дөньяга ачулы түгел. Язмышына да үпкә­ләми. Җор телле. Без сөйләшәбез, ә ул,  кулын түшенә куеп, әллә кая еракка карап, әйтәсе килгән сүзләрен көйгә салып җырлап җибәрә:

Яшьлегемдә яшь идем шул,

Яшь идем, чәчәк идем.

Әллә ялгыш, әллә язмыш

Тиң түгелгә баш идем.

Тиң түгеллеген дә белдем,

Өзелеп сөйде яшь күңел.

Кызы Гөлхәбирәнең туры бәреп әйтүенә дә үпкәләми. Шулай ук җыр белән җавап кайтара:

И яратам, кызым, сине,

Бик яратам мин сине.

Гөлләр арасына чәчеп

Үстергәннәрдер сине.


Арча районы.

Гөлчирә апа

Алсу Сабирова | 31.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры