Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Кулымнан килмәгән эш юк”

Юмор остасы, язучы, күп кенә популяр җырлар авторы Алмаз Хәмзин зур сәх¬нәдән бераз читләшә төш¬те. Соңгы вакытта ул “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән бергәләп республика мәктәп¬ләрендә иҗади очрашулар оештыра. “Күп¬тән шулай эшлисем кал¬ган. Балалардан да самими, ихлас тамашачы юк бит. Алар белән очрашулар вакытында азга гына булса да бу буталчык дөньядан аерылып торам, ял итеп кайтам”, — ди Алмаз абый.

 

 

Безнең белешмә: 

Тулы исеме: Алмаз Наил улы Хәмзин

Туган урыны: Түбән Кама районы Ташлык авылы

Туган көне: 18 сентябрь, 1947 ел

Белеме: Казан дәүләт пе­дагогия институтының му­зыка факультеты

 — Республиканың 200 ләп мәктәбендә булырга өл­гердек, — ди Алмаз абый. — Моны 2,5 ел элек тәҗрибә рәвешендә генә үткәрә башладым. Ул чакта “Казан утлары” хезмәткәре түгел идем әле. Үземчә журнал өчен тираж җыеп, тәҗрибә ясап карыйсы иттем. Ә эшләр мин көткәннән дә уңышлырак башланды. Мәктәпләр бу идеяне хуплап алдылар. Белем йортларына барып, балаларга тәр­бия­ви, әдәби, музыкаль иҗади кичә үт­кәрә­без. Алар рә­хәт­лә­­неп катнаша. Та­бышмаклар әйтешәбез, төрле башваткычлар уйнатабыз, җырлыйбыз, үзебезнең хикәяләрне укый­быз. Бу балаларны аз булса да интернеттан ае­рып тора, аларда әдә­биятка, иҗатка мә­хәббәт уя­та. Бер сә­гатькә генә дип ба­ра­быз, вакыт сизелми дә үтеп китә. Балалардагы җылылыкны берәү дә алыштыра алмый. Әнием гомер буе мәк­тәптә укытты, мин дә шул юнәлештә белем алдым, шуңа балалар белән эшләү тәҗрибәм бар.

Эшем уңышлы киткәч, “Казан утлары” журналының пропаганда бүлегенә билгеләделәр. Җитәкчелек: “Син килгәч, эшләр җайланды”, — дип салпы якка салам кыстырып мактап та куйгач, тагын да канатланып эшлим хәзер (көлә)

— Кызыгыз Алияне дә үзе­гездән калдырмыйсыз.

— Алия театр училищесында вокал дәресләре би­рә. Аның графигы белән дә җайлашырга тырышабыз. Ул балаларны аеруча үз итә. Аннан тәҗрибә туплар өчен бер дигән мөмкинлек.

— Сез кайбер җырчыларның концертларын да алып барасыз. Графикны ничек көйлисез?

— “Фәридә-Алсу” дуэты белән байтак йөрдек. Хәзер графикны башкача корам. Төп эшем “Казан утлары” журналы булгач, ныгытып шунда эшләргә тырышам. Концертларның күбесеннән баш тарта башладым. Артыгын куарга кирәкми. Әле бит язасы да бар. Анысы да шактый вакытны ала. Темаларым күп. Повесть та язасы килә, романын да... Их, бөтенесе өелә. Ә гомер тиз үтә. Ничек кенә вакыт җиткерергә?

— Алмаз абый, иҗат кешеләре: “Иң шәп илһам бакчада килә. Яшеллектә, тыныч урында бик яхшы язмалар туа”, — диләр. Ә сезнең очракта ничек? Илһам килми интектергән вакытлар еш буламы?

— Әлбәттә, андый чаклар була. Кайвакыт үземне ачулана-ачулана язарга мәҗ­бүр итәм. Әгәр теләгәнчә чыкмаса, барысын да калдырып, урамга чыгып ки­тәм. Саф һавада уйланып йөргәндә башта шәп фикерләр туа. Җә­леп итәрлек “острый” әйбер башка кил­мәсә, язарга тотынмыйм да. “Дежурный” вариантта язучылар җитәрлек. Чыктың икән, нәрсәдер атып кер. Язарга утырсаң, шәп булсын ул. Яшьләргә дә кайчак аптырыйм. Тиз генә популяр буласылары ки­лә. Үземә дә әйтү­че­ләр бар: “Алмаз абый, ничек популярлашырга соң? Җырлыйм да бит инде югыйсә”, — диләр. Алай гына булмый. Кешене кабатламаска, башкалар җырын җырламаска! Популярлашу өчен тәҗрибә кирәк. Яшьлегеңдә җир дә сөр син, тормыш михнәтләрен күрүең дә булыша, укымышлы булу да кирәк. Җырлыйсыңмы, язасыңмы — барысын да күңелең аша үткә­реп эшлә. Кайбер җырчыларда кунакта булам да гаҗәпләнеп кайтам. Өй­лә­рендә ник бер китап булсын, ник бер газета яздырсыннар. Тел байлыгын да, фи­кер­ләүне дә үстерергә ки­рәк. Тамашачы бе­лән аралаша бел син.

Язучыларны да, үзебезнекеләрне күздә тотам, глобаль фикер йөртә алмыйлар  инде әллә, дип уйлап куям кайчак. Глобаль масштабта фикер йөртеп иҗат итәргә иде. Пүчтәк нәрсәләр турында күбрәк язабыз шул. Япон язучыларының уникаль әсәр­­ләре бар. Аларның урысчага тәр­җе­мә ителгән китапларын күп укыйм. Менә язып та күрсә­тәләр, дим сокланып.

Илһам бакчада ки­лә дигәннәре бе­лән килешми булмый. Ан­да тынычлыкта азмы-күпме бу шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылып торасың. Безнең дә бакча бар. Тик андагы йортны төзеп бетерә алмыйм әле. Кулымнан бөтен эш килә. Бабам балта остасы иде. Аңа ияреп кечкенәдән “шабашка”га да йөргән чакларым булды. Әм­ма шушы кулдан килү бөтен эшне боза да ин­де (көлә). Булдыра алмаган кеше кемнедер чакыртып эшләтә. Ә мин: “Үзем эш­ләрмен әле”, — дип сузып, үземә ышанып ятам. Вакыт җиткереп булмый.

— Гел эшләп кенә булмый, үзегезгә ялны ничек оештырасыз?

— Анысы бик тәтеми. Тик утыра алмыйм, үземне ачулана башлыйм. Гел нәр­сә­дер эшләргә кирәк. Беркөнне, ял дип, үз гомеремдә беренче тапкыр төш­кә хәтле иркенләп  йокладым. Әмма төш­тән соң эч поша башлады: “Шулай ялкауланып ятып буламы инде, килешмәгәнне”, — дип үземне сүктем. Шу­ңа икенче көн­не кирәгеннән дә иртәрәк килеп эш­ли башладым. Ул ялны артыгы белән чыгардым.

— Барыгыз да сәнгатьтә кайныйсыз. Ә Тәнзилә апа өйдә генәме?

— Хатыным лаеклы ялда. Балалар һәм мин кайтышка ул гел өйдә, рәхәт. Аны бик еш үзен ге­нә калдырып китәбез. Хәзер күнекте. “Хатыным алтын, шу­­ңа өй­дә генә саклыйм”, — дип көлеп җавап би­рәм сорау­чыларга. Балалар да үзем кебек чыгалар да китә­ләр.

— Алмаз абый, юмор остасы булсагыз да, чынбарлыкта сез кырысрак кебек...

— Килешәм, өйдә шулайрак мин. Кайберәүләр, мине якыннан белмәүчеләр: “Сез өйдә дә көлеп кенә яшисездер?” — диләр. Гел авыз ерып яшәп булмый шул. Балаларны: “Алай эшләгез, болай итегез”, — дип өйрәтеп утырмыйм. Алар миңа карап өй­рәнә. Аллага шөкер, өч балам да тәртипле, моңа бик шатмын. Өлгерергә, нәрсә­гәдер ирешергә тырышалар. 

— Гаилә корырга ашыкмыйлар бугай?

— Безнең нәсел шундый. Күп туганнар соң башлы-күзле булды. Балаларым да шундый, һәркайсы әлегә карь­ера турында уйлый.

Улым Гаделгә 27 яшь. ТДГПУның музыка факультетын тәмамлады. Кайчандыр Илназ Баһ һәм тагын берничә егет “Сәфәр” төркемен оештырып йөрделәр. Тиз генә популярлашып алдылар да, соңрак һәрберсе үз юлыннан китте. Хәзер Гадел “Барс-Медиа” компа­ния­сендә аранжировкалаучы булып эшли. Өйләнергә ашыкмый әле. Ул хакта сөй­ләнгәне юк.

— Төпчегегез Алсу ни бе­­лән мәшгуль?

— Аңа 24 яшь. Кызыбыз 11 нче сыйныфны тәмамлаганда хатыным: “Гаилә белән музыка өлкәсендә кайнамасагыз да ярар. Бөтенегез дә артист булмагыз әле”, — ди­де. Шуңа Алсу икенче юнәлешне сайлыйсы итте. Икътисад, идарә һәм хокук инс­титутында укыды. Әмма эш­сезлек чоры бит, килеп төр­телдек, эш таба алмыйбыз үзенә. Ни дисәк тә, сән­гать өлкәсендәгеләр заманына күрә чарасын таба әле. Концертын да куялар, тамада булып йөриләр, аннан-моннан эләктерәләр.

— Әниегез Разыя апаның сәламәтлеге ничек соң?

— Әнигә 84 яшь тулды. Ул туган авылда төп йортта энем Айдар һәм аның гаи­ләсе янәшәсендә. Бик карыйлар үзен. Илһам турында сүз кузгаткан идек, минем өчен иң шәп илһам чыганагы — туган авылым. Ан­да еш кайтам. Әниемнең яшенә күрә сәламәтлеге ярыйсы. Әбиләрем дә озын гомерле булды. Мәликә әбием 101 гә чыкканда үлде. Мескенкәем озак яшәгәне өчен гел оялды. Мин кайткан саен, капка алдында каршы алып: “И-и, улым, мин һаман исән бит әле”, — дип аклана иде. “Әби­ем, рәхәт­ләнеп яшә. Исән булгач, шәп бит инде”, — дип тынычландыра идем үзен. Ул гел юморист булды. Юмор кешене яшәртә. Бү­генге авыр, буталчык заманда бигрәк тә. Әби белән рә­хәт иде. “Башка күрешмәбез”, — дип саубуллаша да, кайткач, кабат шул сүзләрне әйтә. Гомумән, татар әбиләрен яратам. Картлык иңми үзлә­ренә, акыллары картаймый аларның, күп беләләр, киңәшләре ни тора!

— Озак яшәүнең сере ни­дә соң? Үзегез бу яктан ниндирәк чаралар күрә­сез?

— Алар эшләрен яратып, хезмәтне сөеп, барына риза булып яшәде. Ике як та сүз­гә, телгә оста. Миңа кил­гән­дә, әбием кебек 100 гә үк тар­та алмам. Ходай биргәненә шөкер кылыйк. 64 тулды бит. Әмма бер дә картлыкны сизмим үземдә (кө­лә). Картаерга вакыт та юк. Әлбәттә, тик утырмыйм, үзем­­не тонуста тотарга тырышам. Иртән саф һавага чыгып, 250 метрлы мәйданны 10-12 мәртәбә җәяү урап керәм. Өйдә физкультура ясыйм. Буранлы көннәрдә машинаны калдырып, эшкә җәяү киләм.

Озак яшәү дигәннән, еш кына уйланам да бу тормышка ачу килә. Без туганнан бирле тамак турында кайгыртырга тиеш. 20-30 ар ел җитәкчеләр кәнәфидә үзләрен Аллаһы Тәгаләгә тиңләп утыралар. Ник берсенең бер җүнле эш эшлә­гәне булсын? Нишләп мин шулай озак еллар түзәргә тиеш? Әтиемме алар, абыеммы? Без хыял белән яшәп, аны тормышка ашыру турында уйларга тиеш. Ә хыял гел читтә кала бирә. Әйт­кә­немчә, һаман ашарга табу турында кайгыртабыз. Нинди хыял монда? Кайчак язганда да “Моның өчен күпме түләр­ләр икән?”  дип эшлибез. Алай булырга тиеш тү­гел бит. Яши-яши кеше олыгая, пенсиягә чыккач, хөкү­мәткә иң кирәксез зат булып кала. Аның фатир өчен тү­ләргә дә акчасы җитми. Ярый әле балалар белән очрашуларга барып, алда әйт­кә­немчә, бу дөньядан аерылып рәхәтләнеп онытылып ял итеп кайтам. Картларның шундый киләчәген күреп торгач, озак яшисе ки­лү теләге үзеннән-үзе сүре­лә төшә.

 

Мәктәптә очрашу вакытында

 


     Хатыны Тәнзилә белән


 

Хатыны Тәнзилә, кызлары Алсу, Алия

  

 

Әти-әнисе янәшәсендә

 

Кызы Алия

        

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 31.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Альбина Камалетдинова 12.04.2012 16:47:14
Фатих Карими музее директоры булам, адрес Альметьевский район село Миннибаево Ул.Ш.Бикчурина 50 мемориальный музей Ф.Карими
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры