Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Миңа агач эше генә булсын”

Теләче районының Иске Җө¬ри авылында яшәүче Сөләйман абый Фәрхуллин агачтан бик матур ишек¬ләр, тәрәзә рамнары, умарта оя¬лары, шкаф һәм башка җи¬һазлар ясый дигәнне ишеткәч, без дә битараф калмадык, алар өенә юл тоттык. Кышын авылларда беренче чиратта юл мәсьәләсе борчый. Ә биредә кар яумый диярсең. Авыл юлларын ялт итеп чистартып куйганнар. Теләсә кемнең капка алдына килеп җитү бернинди авырлык тудырмый. Их, һәр авыл юллары шулай булсын иде дип уйлап куйдым. Сөләйман абый җылы остаханәсендә кече улы Ильяс белән ишек ясап ята иде. Озак еллар шул эш белән мавыгып шомарган останың кулында ут уйнатуы аңлашыла, менә кечкенәсе бу эшкә кайчан өйрәнеп өлгергән диген. Эшләрен сокланып күзәттем.

 

 

 

     “Ни генә юк монда!”

Сөләйман абыйның иҗат җимешләрен карыйм. Ни ге­нә юк монда! Барысы да күз явын алырлык. Тәрәзә йөз­леге өчен тактадан бор­га­лап-сыргалап матур би­зәк, чәчәкләрне ничек матур эш­ләгән ул. Барысы да үтә вак, күп вакыт таләп итә торган хезмәт. Ишек һәм тәрәзә йөз­легенә аеруча со­рау күп икән. “Өйдә телефон тынмый, Сөләйман өл­гер­тим дип тырыша, ялны уй­ламый да”, — ди хатыны Язилә апа.

Ишек, умарта оясы, тәрә­зә йөзлеге, шкаф, урындык, гөл киштәләре... Язилә апаның аш бүлмәсендәге ки­рәк-ярак арасында кибеттән сатып алынганы юктыр да. Уклау, куна тактасы, бәрәңге төйгеч дисеңме... Алай гына тү­гел, кухня гарнитурына хәтле Сөләйман абый үзе ясаган. Улларына мәк­тәп кирәк-ярагын тутырып куяр өчен ике бүлемнән торган шкаф та җиткергән. Өй­дәге һәр ишек аның хезмәте. “Ирегез җиһазларны үзе эшләп күпме экономия ясаган бит”, — дим Язилә апага.

— Боларын вак эшкә саный әле. Шушы зур йортның һәр өлешен — нигез ташын салудан башлап яшәрлек булганчыга тиклем үзе төзеде. Капканы да Сөләйманым ясады. Уйлап, һәр сантиметрын берничә кат үлчәп, җентекләп башкара. Дөрес, ми­ңа бик җайлы. Эшләп бирегез әле дип кеше чакырасы юк. Улларым белән ялт итеп ясап куялар, — ди Язилә апа.   

 “Тузанга каршы көрәшәсе бар”

Һәр эшнең уңай ягы бе­лән бергә зарары да булмый калмый. Остаханәгә кергәч, тактадан чыккан хуш ис астында эшләве рәхәт­тер, дип кызыксынган идем:

— Килешәм, агач исе тәм­ле, әмма эш барышында тузаны күп чыга. Ул үпкә­ләр­гә утыра. Кайчандыр бер үзен нык сиздерер әле. Кайчак монда унар сәгать буе эш­лим. Күпме тузан сулыйм бу­лып чыга, — ди Сөләйман абый.

— Киләчәктә берәр чарасын күрми булмас. Тузанга каршы көрәшәсе бар әле. Ту­зан суырткыч, җилләткеч җайланма алырга кирәк, — дип дәвам итте Язилә апа. — Һаман анысы кирәк, монысы кирәк дибез. Тик үзеңне дә онытырга ярамый. Сө­ләйман эш өчен үлеп то­ра. Кирәкле бөтен станокны, эш коралларын үзендә булдырды, ә җилләткеч алырга кулы җитми әле.

Станоклар дигәннән, би­ре­дә аларның ниндие генә юк. Тотылганнарын алып, тө­зәтеп, эшкә яраклы иткән­нәр.

— Әле кулланылганнарын гына алсак та, шактый акча чыкты. Эш станоклары кыйм­­мәт. Яңаларына якын бара торган түгел. Башта остаханәне төзедек. Моның өчен дәүләттән 58 800 сум акчалата ярдәм алдык. Әмма ул гына бик аз. Үзебездән шактый куштык. Кредит та алдык. Шунсыз булмый. Остаханәгә газ, ут керттек. Аннан кирәк-ярак приборларны юнәттем, — ди Сөләйман абый.

Остаханәне уллары җы­еш­тырып тора. Биредә бө­тен әйбер үз урынында. Вак-төяк такта кисәклә­рен­нән уллары да әйбер ясый. Пычкы чүбен мал-туар астына җәя­ләр, күр­ше­ләргә бирәләр.

 “Түләүләр күп”

Сөләйман абый эшен 2009 елда рәсмиләштергән.  Әмма салымнар, пенсия фондына түләүләр шактый булу бераз борчый. Соңгысына, мә­сә­лән, күптән түгел 17 мең сум күчергән. Үткән ел ул 12 мең сум булган. Кызык өчен генә санап утырдык.

— Бер ишек 3 мең сумнан китә. Материаллар кыйм­мәт тора. Эшеңне санамыйсың инде. Шул суммадан якынча 1700 сум чиста керем ка­ла. Бер ишекне берүзем 3 көн ясыйм. Пенсия фондына 17 мең сум күчерү өчен ге­нә дә бер ай буе остаха­нәдән кермичә ишек ясыйсы булып чыга бит, — ди Сөләйман абый.

Мондый эш белән әллә ни баеп булмый, ди әңгә­мә­дәшләрем. Ишек­ләр 3 мең торса, тәрә­зә йөзлеге зурлыгына, бизәгенә карап — 2-2,5 мең сум.

Тактаны Сөләйман абый Киров өлкәсеннән китертә. Алдан күп итеп алып куя. Башлыча нарат агачын файдаланырга тырыша. Эш­ләр­гә җайлы, чыдамлырак та, файдалырак та ул, ди. Аларны җылытылган аерым бер бүлмәдә бик озак вакыт киптерә. Үзе әйтмешли, газ-утны ягып “рәхәтләнәләр”. Алар өчен түләүләр дә күп. Сөләйман абыйны күңеле кушкан эш белән шөгыль­лә­нү генә тынычландыра. Хә­зер шуңа ияләшкән, башка хезмәттә үземне күз алдына да китермим, миңа агач эше генә булсын, ди.

         “Уллары тагын да остарак”

Сөләйман абый остаха­нәсеннән керми дә. “Еш кы­на кичке сәгать унда да чыгып ки­тәм, төнлә дә эшләгән чаклар бул­галый”, — ди ул. Ә ике улы — төп ярдәмчеләре. 8 нче сыйныфта укучы Ил­наз да, 5 нчедә белем алучы Ильяс та агач эшенең шактый нечкәлекләрен өй­рә­­нергә өлгергәннәр. Ильясның тактадан үз куллары бе­лән ясаган фоторамын кү­реп сокландым. Бала гына бит ул. Әле үзенә генә ясап калмаган, сыйныф җитәкчесенә дә бүләк иткән. Ильяс музыка белән кызыксына. Теләчегә баян курсларына йөри. Төрле кичә­ләрдән кайтып керми. Бик матур җырлый да. Инде мактау грамоталары да шактый җы­елган. Әле моннан тыш чигә дә бе­лә. Кыз­лар эше дип тормый. Мәктәптә гел “5” легә генә укый. Әле менә чиреккә бер “4” лесе чыккан. “Төзә­тергә тырышам”, — дип сүз бирде миңа.

Ә олы уллары Илназ күб­рәк спортка тартыла. Әти-әнисенә әйт­ми­чә генә, Теләчегә барып көрә­шеп, 2 нче урынны алып кайткан. Иске Җөри­нең хоккей командасында Илназ капкачы булып тора. Абыйлы-энеле Фәр­хул­линнар мәдрәсәгә йөр­гән, гарәп телен өйрән­гән­нәр, дини бәй­гедә дә приз­лы урын яулаганнар. Җит­мәгән җирләре, эшлә­мә­гән эшләре юк бу егетләрнең.

Әниләре Язилә апа ра­йон хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы. Кайчак төнге сменада эш­ләргә туры килә. Үзе юкта өй­дәге бөтен эшне ире бе­лән уллары башкара.

— Гаиләм бик тырыш, күз тимәсен. Үзем юкта ирем сы­­ерны сава. Улларым да өйрәнергә телиләр. Тор­мыш­та һәр эшне азмы-күп­ме белү кирәк. Телефон булгач, бик җайлы. Эшемнән шалтыратып әмер генә би­рәм: улым Ильяс, гөлләр­гә су сип әле, улым Илназ, син шулпа куя тор, хәзер кайтып җитәм, дим. Киләчәктә дә шундый тырыш булсыннар, ди Язилә апа.

Теләче районы.  

 

Фәрхуллиннар йорты

 

  

Абыйлы-энеле Илназ һәм Ильяс

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 31.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры