Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Ял итү планын алдан үтәп куйдым”

Яшь җырчы Роберт Ямгуров заманында Казанга әти-әнисенә әйтмичә чыгып киткән. Башкортостанның Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесының хор-дирижерчы бүлеген тәмамлаган көнне үк, поездга утырып, Татарстан башкаласына килгән. — Кечкенәдән бирегә ашкындым. Музыкаль белемне югары уку йортында дәвам итәргә теләдем. Үз көчемә ышанып, өйдә¬ге¬ләргә әйтми киттем. Максатыма ирештем. Бер танышны эшкә җикмичә, үз талантым белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты булып куйдым. Шуннан соң гына әти-әнигә шалтыра¬тып, аларны сөендердем, — ди Роберт.

 

   Безнең белешмә:

  Тулы исеме: Роберт Рамил улы Ямгуров

Туган урыны: Башкортостанның Туймазы шәһәре

Туган көне: 20 июль, 1987 ел

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеге

Гаилә хәле: өйләнгән. Хатыны Руфинә — студент. 

 

— Роберт, 2011 ел синең өчен мөһим вакыйгаларга бай булды дип беләм... 

— Әйе. Иң беренчесе — университетны тәмамлап, кулга кызыл диплом алдым. Уку йортыннан бер дә аерыласым килмәде. Төркемебез бик дус иде. Мөнир Рахмаев, Азалия Зиннәт, Гөлназ Солтанова белән бер төр­кем­дә укыдык. Без тамашачы арасында инде азмы-күп­ме танылу алырга өлгергән яшь җырчылар бергә тупланганга, университетта “йол­дызлар төркеме” дип йөртәләр иде. Дүртебез дә кызыл дипломга тәмамладык.

Студент еллары рәхәт иде. Гел “5” легә укыгач, стипендияне дә яхшы түләде­ләр (көлә). Торыр урын тапмасаң, тулай торагы бар. Университет бусагасыннан чык­кач, мәшәкатьләр күбәй­де.

Икенчедән, иҗади өлкәдә минем өчен иң зур шатлык — “Уйлап кара” дип аталган тәүге альбомым дөнья күр­де. Аңа җырларны ике ел тупладым. Шул рәвешле үзе­нә күрә бер зур сынауны тап­шырдым.

Өченчедән, кеше гомерендәге иң мөһим вакыйга — туйны да үткән ел үткәр­дек. 

— Хатының Руфинә бе­лән ничек таныштыгыз?

— Ул Лениногорск якларыннан. Үзбәкстаннан күченеп кайтканнар. Бүген КФУның юридик факультетында IV курста белем ала. Бер ел никах белән яшәдек. Узган ел исә Туймазыда зурлап туй үткәрдек. 150 ләп кунак чакырдык.

Руфинә җырчы Лилиана Ирназарованың икенче бу­ын туганы. Алар бер фатирда яшәделәр. Ә мин Лилианага кунакка баргалый идем. Шунда таныштык. Беренче баруымнан соң аның белән ярты ел бер дә күрешмәдек. Икенче тапкыр очрашканда телефон номер­ла­рын алыштык. Әмма күрешүләрне озак­ка сузмадык, никах укытып, бергә яши башладык.

— Руфинә нинди хуҗабикә? Студентны укыту кы­ен түгелме?

— Юк, эшләгән акча икебезгә дә җитә (көлә). Концертларда еш катнашам. Студент елларында да гел эшләдем. Үз көнемне үзем күрергә тырыштым. Мөстә­кыйльлекне яратам. Әлегә фатир “снимать” итеп торабыз. Быел ипотека кредиты алып, үз куышыбызны булдырырга исәплибез. Әмма очына тиз чыгам димә икән, документ эше бик күп вакыт сорый, мәшә­катьле.

Хатыным барына риза бу­ла белә, сабыр. Бик яратам үзен. Хуҗабикә буларак та оста. Үзбәк­станда үскән кыз булгач, аның шундый икән­легенә икеләнмәдем дә. Ул мантый, пылау, лагман, бә­лешне искиткеч итеп пеше­рә. Үзем дә әзерли бе­ләм. Әм­­ма хатынныкына җитми (көлә).

— Яшь җырчыларга игътибар итүчеләр аз түгелдер? Көнләшмиме соң?

— Сирәк кенә булгалады. Ул да тере җан бит. Интернетта язучы кыз­лар күп булды. Өйләнгәч, бераз азая төштеләр. Руфи­нә: “Кызлар һаман язалармыни?” — дип әйтеп куйгалый иде. Хәзер алай дигә­не юк, хыянәт ит­мәгәнемне, аны гына яратканымны аң­лый.

— Роберт, син реклама өлкәсендә дә эшләп йөрисең бит әле.

— Анысы өстәмә эш кенә. Әгәр туя башласам, китәм дә барам. Иҗат кешеcенә, төнге режим белән эшләгәч, гастрольләрдә күп йөргәч, стабиль эш табу читен. Әгәр сәх­нә юлына кереп китмә­сәм, хирург яисә теш табибы булыр идем. Балачактан шу­шы ике һөнәргә кызыктым. Йә табиб булам, яки җырчы ди­гән идем. Икенчесе җиң­де.

— Әти-әниең төпчек малайның Казанда калуына каршы килмәдеме? Ара якын түгел бит.

— Юк. Алар хуплады гына, чөнки ничек бирегә ашкынганымны күреп, белеп тордылар. Башта ук, Туймазыда калмаячакмын, дидем. Янәшәләрендә бер уллары — абыем бар бит, шуңа борчылыр урын юк. Дусларымның да күбесе Казанда. Аннан Татарстанда яшәве рә­хәт, үз юлыңны табарга җайлырак, биредә үсәргә мөм­кинлек күп.

Әти-әни әлегә яшьләр. Үз көннәрен үзләре күрә, һаман безгә ярдәм кулы сузарга тырышалар. Әтием Рамил Себердә эшли. Бер ай анда булса, бер ай өйдә ял итә. Сирәк күрешәбез. Шуңа кайтуларны бер вакытка көй­ләргә тырышабыз. Әни­ем Флүрә Туймазыда кибеттә эшли. Гаиләдә без ике бала. Абыем Руслан миннән 7 яшь­кә олы. Ул әле өйлән­мә­гән. Ашыкмый. Буйдак тормыштан аерыласы килми, ахры. Дуслары белән рәхәт­ләнеп ял итеп, вакыты барганын сизми дә. Әллә кызларны сайлый шунда (көлә). Абыем заводта эшли.

— Ә үзең буйдак тормыштан аерылгач, ничег­рәк ял итәсең? Дусларга ва­кыт табасыңмы? Спиртлы эчемлекләргә мөнәсә­бә­тең ничек?

— Мин дә башкалар кебек үк инде (көлә). Бөтенләй эчмим димим, сирәк кенә кулланам. Әмма беркайчан оятка калырлык, аяктан егылырлык хәлгә җиткәнем булмады. Чаманы беләм. Сирәк ке­нә яхшы коньяк, виски эчәбез.

Тартуга килгәндә, иптәш­ләр белән бергә ял иткәндә кальян кулланам. Моннан берничә ел элек дусларым Төркиядән кальян алып кайт­ты. Андагының тәме бө­тенләй икенче. Йомшак. Бик ошады. Ә бездәгеләр тамакны әчеттерә. Тәмәке тарт­мас­ка тырышам. Кирәге юк. Беренчедән, тавышны утыр­та, икенчедән, кесәгә дә суга.

Ялга килгәндә, күбрәк өй­дә булырга яратам. Студент елларында төнге клубларда, бильярд залларында һәм башка күңел ачу урыннарында йөреп туйдым, ял итү планын алдан үтәп куйдым (кө­лә). Хәзер эшлим дә эшлим һәм өйдә генә ял итәм. Тынычлык яратам. Кай­чак хатыным белән кинога баргалыйбыз.   

— Роберт, соңгы арада машина сайлап йөрим, ди­гән идең.

— Ике атна элек көмешсу төстәге тотылган “ВАЗ-21114” алдым.  Тормышта бу беренче тимер атым. Тәҗрибә туп­ларга ярап торыр дип, кулдан алырга булдым. Өр-­яңа машинага шактый акча чыгарып саласы, ә тотылганы тулысынча киендерелгән була. 

Машина белән Башкортостанга кайттык. Аллага шө­кер, яхшы йөри, ияләшеп ки­ләм. Киләчәктә дә исән-имин йөртә күрсен.

   

Робертның бала чагы

 

Әтисе Рамил, әнисе Флүрә

 

Хатыны Руфинә белән

Лилия ЙОСЫПОВА | 31.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры