Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
КЕРКӘЛЕ БАШЛЫГЫ БӨЕК

Керкәле турында нигә матур җыр туган дип һич аптырыйсы юк. Галәмәт матур табигатьле урында урнашкан авыл. Чишмәләре дә ашыгып ага, таулары да биек, Керкәлене чыкканда уңга киткән юллар да үз урынында — барысы да җырдагыча. Җырдагы “дусларның кадерен белик” дигән мөрәҗәгать кенә адресатларына барып җитмәгән.

 

 

 

 

 

 “Без аңа каршы сайладык”

Керкәле ике лагерьга бүленгән. “Оппозиция” авыл җирлеге башлыгы Шириязданова Галия Хөсәеновнаның эшчәнлеге белән канәгать түгел. Алар Ширияз­да­но­ва беренче срогында эш­ләгәндә үк төрле җирләр­гә хатлар юллап, аны эшеннән алуны таләп итә башлаганнар. “Каршылар” 2010 елдагы муниципаль сайлау вакытында Шириязданова бүтән авыл советы депутаты булып сайлана алмас дигән фикердә торганнар. Барчасын таң калдырып, Шириязданова депутат булып сайлана, соңрак авыл советы аны кабат башлык итеп куя. “Оппозиция” сайлау дөрес узмады дигән фикердә. “Без аңа каршы сайладык, аның яклы берничә кеше генә булгандыр”, — диләр. Тел сөяксез, ни әйтмәс диярсез. Ләкин сайлауның ничек узганын бик яхшы аңлатучы дәлил бар. Сайлау комис­сия­се әгъзалары урнаны бер бүлмәгә алып кереп киткән­нәр дә, күзәтүче Ситдыйкованың борын төбендә шартлатып ишекне ябып куйганнар. Урна сайлау комиссиясе әгъзалары белән бергә күпмедер аерым яшә­гәннән соң, бюллетеньнәрне санап караганнар икән — ме­нә бә­рә­кәт! Син күр дә мин күр! Һа­ман шул бер иске тиен ди­гән кебек, шул ук иске депутатлар кабат сайланып та куйганнар. Иң мөһиме — урнаның аулакта сайлау комиссиясе әгъзалары белән интим мөнәсә­бәткә керүен сайлау комиссиясе рәисе таныган. Шушы ике гашыйкның — урна бе­лән сайлау комиссиясенең аулакта булуы хакындагы актка имзасы белән пичәтен дә куйган. Шаккатам бу авыл халкына. Әллә үзләренең нинди документка кул куйганнарын танымаслык дәрә­җәдә наданнар, әллә инде хаталарын танып, бераз гө­наһларыбызны юарбыз дип уйлаганнар... Сайлау комиссиясе рәисе мондый хата бу­луын таныгач, сайлау дөрес булмаган дип табылырга тиеш тә, ләкин алай мәшә­катьләнеп тормаганнар. Һәр­вакыттагыча сайлауда калган сорау соңыннан төр­теп чыккан.

 Бездә сагыш-моңнар бар…

Керкәленең бер чишмәсе янына җыелган “оппозиция” белән очраштым. Нәрсә ул Мисырның Таһрир мәйданы да Мәскәүнең Болотнаясы? Менә ичмасам ул Керкәленең мәйданы мәйдан!

— Әнигә җир салымын түләргә 540 сумга квитанция биргәннәр иде, барып түләп кайттым, — дип сөйләде Ро­за Ситдыйкова. — Корбан бәйрәме көнне мәктәп ашханәсендә бөтен халык алдында, ник салым түләмисең, дип әйтте. Квитанцияне алып, авыл советына бардым. Тикшереп карасак, ИНН туры килми, дөрес язмаганнар. Нигә дө­рес язмадыгыз, дигән идем, Галия Хөсәеновна квитанцияне кулдан тартып алды да, ерткалап, чүп савытына ташлады. Квитанцияне кире тапшырып, кая түләнгәнен ачыкларга, акчасын кире кай­тарырга була иде бит! Шулай итеп, салымны ике тапкыр түләттеләр. Әнием шул вакыйгадан соң өч көн авырып ятты.

— Абыем Себердә эшли, авылда төпләнмәкче иде, — дип сөйләде Марат Биманов. — Яшь гаиләләргә авыл башлыгы булышырга тиеш бит. Юк, кая ул! Документларга имза куйдыру өчен ай буе артыннан йөртә. Әле эшендә юк, әле соңрак керегез, башкасы. Икенче абый Шөгердә фатир алгач, “прописка”дан төшмәкче иде. Унбиш минутлык эш бит ул! Юк, өч көн артыннан йөрисе. Пичәтне өендә тота, шунда барып сөйләшеп кенә куйдырып була. Үземә субсидия алыр өчен йортта кемнәр теркәлгән булуы хакында белешмә кирәк иде. Хатыным белән балам Казанда “прописка”да булса да, белешмәгә аларны Керкәледә теркәлгән дип язып бирде. Дөрес түгел дип, яңа белешмә сорадым, бирмәде. Билгеле, ул документны, дөрес түгел дип, кире бордылар. Шул белешмәне вакытында тапшырмау аркасында субсидияне алып булмады! Өр-яңа баштан документлар җыя башладым. Менә карагыз — өемә су кермәгән, урамдагы колонка өзелгән. Йорт кар­шында чишмә бар, суны шуннан алабыз. Ә авыл башлыгы “Бердәм хисап үзә­ге”нә бездә су бар дигән ялган күрсәткечләр җибәрә, шуның аркасында “Комводсервис” су өчен акча таләп итеп квитанция җибәрә. Су алмасак та, түләргә мәҗбүр итәләр. Ә суның кубометры 21 сум бездә!

— Урамдагы колонкаларны өзделәр, янгын чыкса, нишләргә кирәк? — Монысы Рашат Хәкимов. — Күп бюджет акчалары читкә китә дип уйлыйм. “Прописка”га кертү буенча да нәрсәләр­дер майтаралар бугай. Күр­шеләр белән шундый әйбер булды. Аларның адресына кемнәрдер “прописка”га кертелгән булып чыкты. Шулар өчен түләү таләп итеп, квитанция да килгән...

— Зират коймасын тотарга акча җыйдык, — дип сөйләде Айрат Бәдретдинов. — Авылдан киткән кешеләр дә 1000, 1500 сум бирделәр, авыл халкы 500 дән җыелыштык. Ярты койманы авыл депутаты Җамалетдинов үз өстенә алды, кал­ган яртысына имам мә­четкә җыелган акчаны бирде. Тимер эшләрен дүрт ке­ше бушлай эшләп чыктык, кислород, кран, башкасын үз өстемә алдым. Авыл җирлеге бер тиен дә бирмәде. Зи­рат өчен халыктан җыелган акча кая китте дип сорагач, авыл башлыгы җавап бирми. Авыл бюджетының чыгымнары турында хисап то­та башласа, тота да шул зиратны әйтә, ул зират өчен авыл җирлеге бер тиен түләмәде бит!

— Картлар көнендә бик үпкәләттеләр, — ди Мөкаддисә әби. — 18-19 кешене чакырганнар, безнең авылда эшләмәгән, читтән кайтканнар да бар. Шуларга 50 грамм чәй бүләк итеп бирделәр. 42 ел шушында эшләдем, мине чакырмадылар, 50 грамм чәй бирмәделәр. Чәе чукынып китсен, бигрәк тупас кылана бит халык белән...

Халыкны ярсыткан тагын бер әйбер — авыл башлыгы биргән документларның хаталы булуы. Татарча, урысча документлардагы тупас хаталарны күргәч, үзеңне акыл иясе дип хис итә башлыйсың. Авыл башлыгы, депутат шундый тупас хаталарны күрми икән, калганнарга ничек тә ярыйдыр ул? “Бер меңдә тугыз йоздә тухсан бишенче елда”, “җирле үзидә комитеты”, “Зәвдәт”, “пятього”, “августь”,  “перелом щейки бедра с право”, “девятсот”, “ба­ня кирпичный”, “малако”, “Мас­ква”... Боларына чыдарга буладыр әле. Ә менә кайбер документлардагы кат-кат сызып-бозып бетергән хаталар белән нишләргә? “Кәркәле поселогы”, “пос.Урта Чишмә” (чынлыкта — авыллар), Ахметова урынына — “Ахметовна”, “Каркалинская местная самоуправления” — дөресе “Каркалинское сельское поселение”... Мондый доку­мент­лар белән шәһәргә барган керкәлеләрне еш кына кире борып кайтаралар икән. “Нигә без бер кешенең наданлыгы аркасында кат-кат шәһәр юлын таптарга ти­еш?” дип җенләнә халык.

 Башлык дипломы

Республика муниципаль берәмлекләренең рәсми сайтында  (msu.tatarstan.ru) Галия Шириязданованың 2004 елда Самара педагогия университетын тәмамлавы хакында язылган. Белгечлеге — “үтрически”: урыс теле һәм әдәбияты укытучысы. Шушы университетны тә­мамлавы хакындагы дипломны ул шәһәр администрациясенә тапшырган да. 2010 елда Лениногорск прокуратурасы дипломның ялган булуын ачыклаган һәм Ширияздановага 300 сум штраф түләткән. Моннан тыш прокуратура авыл советы депутатларыннан башлыкны эштән җибәрүне та­ләп иткән. Авыл җирлеге ус­тавы буенча, башлыкның югары белеме булу мәҗ­бү­ри! Прокуратура җинаять эше ачуны сорап, тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә. Депутатларга карата җинаять эшен ачу өчен Республика тикшерү комитетының рөхсәте кирәк. Шириязданова тикшерүчеләргә ялган диплом хакында болайрак аңлаткан. Район хакимиятеннән диплом таләп иткәч, Шириязданова туган тиешле кешесе Мостафиннан диплом табарга булышуын сорый. Тегесе диплом катыргысы алып кайтып бирә. Тикшерү вакытында Мостафин инде вафат була, ә үл­гән кешедән нәрсә сорыйсың? “Дипломны үзе ясамаган һәм аны кулланмаган” дигән сәер формулировка белән тикшерү комитеты җинаять эше ачудан баш тарта. Устав буенча диплом кирәк, дипломы булмаса, ул башлык була алмас иде? Валлаһи, бу тикшерүчеләр кайвакыт законнарны елан урынына биетә! Муниципаль хезмәткәрләр турындагы за­кон буенча авыл башлыгы — сайлап куелган орган, ә сайлап куелган органның югары белеме булу мәҗбүри түгел икән... Ни сәбәпледер Галия Шириязданованың авыл башлыгы гына түгел, авыл башкарма комитеты башлыгы, димәк, конкурс буенча билгеләп куелган җитәкче дә булуы республика тикшерү комитеты игътибарыннан читтә калган.

 Сезнең күңелдә ниләр бар?

25 гыйнварда узган авыл җыенында халык иксез-чиксез сорауларын авыл башлыгына юллады. Авыл башлыгы “җавап бирербез, әй­тегез сорауларыгызны, әй­тегез” дип кыздырып торды да, трибунасын район башкарма комитеты җитәкчесенә тапшырды. Аның каравы ни өчен авыл депутатлары Шириязданованы яклый дигән сорауга җаваплар ишетелде. Роза Ситдыйкова әйтүенчә, авыл башлыгы хисабында 71 яктырту лам­пасы бар, күрәсең, җир­ле бюджет акчасы да шул исәптән тотыла. Шул ук Ситдыйкова хисабынча, авылда лампалар 20 дән артык түгел. Аларының да бишесе “иң кирәк­ле” урында — шәх­си эшмә­кәр, авыл депутаты Гыйләҗевнең кибет­ләрен яктырту өчен хезмәт итә икән. Хәтта кайчандыр мәчеткә юл яктыртканын да Гыйләҗев кибетенә борып куйганнар, имеш. Икенче бер депутат — Керкәле карь­еры директоры Наил Галимов өстеннән дә жалулар күп булган. Карьер Керкәле тавы башында. 2006 елның августында авылның өч кешесе “Роспотреб­со­юз”­га “карьерда 4-5 йөк ма­ши­насы люминесцентлы лам­палар күмелүнең шаһитлары булдык” дип  язганнар һәм шушы лампалардагы тере­көмешнең чишмәләргә элә­гү куркынычы хакында борчылуларын белдергән­нәр. Башта тикшерүчеләр жалу язучыларга карьерда терекөмеш табылды дип шалтыратып әйткәннәр, лә­кин соңыннан шуның киресе язылган документ бир­гәннәр. Жалу язучылар директорны шундый зур гө­наһта гаеп­ләсәләр дә, Наил Галимовның аларга карата җа­вап­сыз калуы шикләрне ныгыткан гына.

Җыен тәмамлануга, ра­йон башкарма комитеты башлыгы Айдар Хисмәтуллин “нәрсә сорыйсыгызны беләм” дип чыгып сызды. Авыл җыенына килгән прокурор Петр Гриньнан “диплом тарихы” турында сорадым.

— Шириязданова укымыйча гына диплом юнәт­кән, бу хакта бернинди шик юк, — диде прокурор. — Ләкин монда шундый хәйлә бар — документларны ясау һәм куллану гына җинаять булып санала. Ул дипломны үзе ясамаган. Дипломны кулланмадым, дип әйтә, чөн­ки Русия законнары буенча авыл башлыгы өчен югары белем мәҗбүри түгел. Ләкин ни өчен моны барыбер ришвәтчелек күренеше дип саныйбыз? Законсыз рәвештә диплом алу авыл башлыгы, депутат кешене һич кенә дә бизәми. Теләсә нинди аек акыллы нормаль кеше өчен нормаль булмаган күренеш. Авыл җирлеге уставы буенча югары белем кирәк булса да, кызганыч, авыл советы депутатлары безнең таләпне үтәмәде. Бу очракта шуны гына әйтә алам — мондый кеше җитәкче булырга лаекмы-юкмы икәнен авыл советы депутатлары хәл итәргә тиеш.

Прокурордан соң авыл башлыгы белән сөйләш­мәкче идем, ул да чыгып тайды. Шулай йөгерешеп йөреп, эш бүлмәсенә керәм дигәндә, борын төбендә шартлатып ишекне ябып куеп, бераз комедия уйнап алдык аның белән. Алай да сөйләштек тагын. Галия Хө­сәеновна оппозицияне элек авыл җирлегендә эш­лә­гән секретарь, үзенең туган тиешле кешесе оештыра ди­гән фикердә. Шул ханымның авыл башлыгы буласы кил­гән икән дә, барып чыкмагач, үч алу юлына баскан. Оппозиция вәкилләре — “неблагополучная семья”лардан икән. Ни өчен документ­лар хаталы дип сорагач та, шул секретарь ханым гаепле булып чыкты — документларны Шириязданованы хур итәр өчен махсус хаталы итеп тутырган... Ник шундый хаталы документларга кул куйган Шириязданова, анысы нәмәгълүм. Бәлки, әйткәннәренә тәмам ышанып беткән булыр идем. Ялган диплом турында сорагач, күбрәк алдалап ташлады. Беренчедән, имеш, башлыкның ялган дипломын беркемгә дә күрсәткәне юк, икенчедән, ялган дипломы бөтенләй юк икән... Бу инде мәзәктәге җилбәзәк кызның “беркайчан алай эшләмим, икенчедән, алай эш­ләгәч, башым авырта” ди­гән аклануы кебегрәк яңгырый. Икенче көнне Тикшерү комитетындагы документларда Ши­риязданованың диплом турында икенче төрлерәк сайраганын укыгач, авыл башлыгының сүзләрен иләк аша сөзеп тыңларга кирәк икәненә ышандым. Дөрес, бәл­ки, авыл башлыгына диплом кирәкмидер дә. Дипломлы кешенең дә надан булып калуы бар. Ләкин шушындый алдау юлына баскан җитәкчегә карата мөнә­сәбәт тә үзгәрә, нишлисең, хөрмәт уята алмый андый кеше...

Бар кеше дә алай уйламый икән. Керкәле карьеры директоры Наил Галимов авыл башлыгын яклады:

— Секретареның югары белеме бар икән, җитәкчегә югары белем мәҗ­бү­ри түгел ул... Кирәк дип әйт­кәч, бәлки, берәрсе алып кайтып бир­гәндер аңа ул документны, ләкин бу бит аның гаебе тү­гел!

Мин үзем мәктәпләрне “оптимизацияләү”гә каршы фикердәрәк идем. Керкәле мәктәбе директоры, депутат Әкрам Гыйләҗев белән сөйләшкәч, бу мәктәпкә оптимизация кирәкми микән дип уйлый башладым. Оппозицияне АКШ финанслый һәм Ширияздановага каршы көрәштә алар кар кешесен яллаганнар дип сөйләсә дә, бу кадәр гаҗәпләнмәс идем. Әкрам Гыйләҗев фикеренчә, Керкәле халкы миллионнар түләп, хакер яллаган һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рәсми сайтын ватып, Галия Шириязданованың югары белеме бар дип язып куйганнар! Махсус, аны хур итәр өчен! Аннары шул сайттагы язманы укып, прокуратура башлыкны штрафка тарткан... “Хаталарын төзәтеп булган өчен дә документ дип атала бит инде ул! — диде директор. — Без ел саен аттестат бирәбез, 10 % чамасы аттестатта хата китә”. Уйлап карасаң, бу мәктәптә укыган балалар өчен куркып куясың.  Әби әйтмешли, үлмә­сәң, әллә нинди әкәмәт кешеләр­не очратырсың бу дөньяда.

 Бөек булса да җиңик!

Шириязданова депутат булып сайланган урамнарда яшәүчеләр район җитәкчелегенә авыл башлыгын эшен­нән алуны сорап хат юллаганнар. 100 сайлаучыдан 51 кеше кул куйды дип, исемлеген дә кулга тоттырдылар. Ул имзаларны рәсми раслатып, республика сайлау комиссиясенә юлласалар, бәлки, нәтиҗә булыр иде. Болай гадәттәгечә килеп чыккан — хат авыл башлыгына кире әйләнеп кайткан. Хатка кул куйган кеше­ләр белешмә сорап килгән­­дә, кем өчен тавыш бирүләрен исләренә төшерә башлаганнар...

Беренче муниципаль сайлаулар узганнан соң Президент Шәймиев “Авыл җирлекләре башлыклары халыкның проблемасын хәл итәр­гә тиешле орган булыр дип уйланылган иде. Нәтиҗәдә тагын бер чиновниклар катламы гына булдырдык” ди­гән­рәк фикер әйткән иде. Вакыт шуны күрсәтә — депутат турыдан-туры сайлаучыга бәйле булмаганда, ниндидер җаваплылык көтү урынсыз гамәл. Сайлаучы депутатны сайлый гына түгел, үзенә ошамаганда аны куа да алу мөмкинлегенә ия булганда гына авыл советының легитим һәм эшлекле булуына ирешергә мөмкиндер. Әйтәсе килгән фикерем шул — депутат Ши­риязданованы әйбәт дип тә, начар дип тә әйтмим. Аны шундагы халык хәл итәргә тиеш. Ләкин бүгенге чын­бар­лык шундый — хакимияткә килгән җитәк­че астагы халыкка түгел, югары кабинетларда утыручыларга оша­са, шул җиткән. Аның халыкка ошавы мәҗбүри түгел, чөнки ошамаса да, аны урыныннан алу мөмкин түгел, авыл халкы “отзыв депутата” ясарга сәләтле түгел. Аннары шунысы да бар — авыл башлыгы ул бит әле Лениногорск район советы депутаты да. Шушындый белемсез кешеләрнең депутат булуы, димәк, ул район башлыгына да файдалы. Күрәсең, алар белән идарә итүе җиңелрәк.

“Оппозиция” күңелендә өмет уятып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җыенда ризасызлар белән февраль башында очрашачагын белдерде: “Авылда ыгы-зыгы бара икән, эш бармый”. Керкәленең чишмәләре элеккечә аксын иде инде, илгә иминлек теләп... Аннары терекөмеш таба күрмәсеннәр тагын аларда, Алла сакласын...


 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ | 03.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Керкәле 21.02.2012 12:04:05
“7 дней” тапшыруын караганнан һәм “Ирек мәйданы” газетасының 2012 елның 3 февраль санында Рәмис Латыйповның “Керкәле башлыгы бөек” язмасын укыгач гаҗәпләнеп калмадык. Язмадагы бөтен фактлары дөреслеккә туры килә. Керкәле мәктәбе укытучылары коллективына аптырыйбыз, причем алар? -сүз авыл башлыгы турында барганда.
Директорлары Әкрәм Гыйләҗевнең әйтелгән сүзләренең күп өлеше төшереп калдырылып, икенче төрле мәгънәдә аңларлык итеп бирелде диләр. Репортер алдан уйлап, төрле провакацион сораулар биреп, җавапларны үзенә кирәгенчә җайлаштырып, эфирга, матбугатка чыгарды диләр. Ачуым бер килмәгәе- директор - ике сүзне бергә кушып бер җөмлә әйтәлмәгәч нәрсә була сың ул? үзенең мәктәбендә эшләгән бер укытучыны, кандидатны депутат буларга, сайлауда уткәрттерми- чөнки беренчедән авыл башлыгы булыр диеп курыктылар, ә икенчедән Директор Әкрәм Гыйләҗевнең йорты оформить итмәгән,
Мәктәп балалары күбесе ЕГЭ бирәлми, шактый бала ,ел саен Шөгергә укырга китә.
Бер укытучылары сельсоветта утыра - аттестация үтә алмады, икенчесе - "һәле мөшкел", прокуратурыда эше. ә бер укытучыларының җизнәсе РОНО җитәкчесе , эшне нигездә ул контрольдә тота дыр .
Ханнанова Минниса йорты оформить итмәгән Г.Х.Ширияздановадан да курыккан ахырысы ул да кәпәне борып кигэн, йортына документ булгынчы. Ханнанова Минниса - директор Әкрәм Гыйләҗевнең күршесе,
Гайнетдинова Рәзинә апагызны "өф" итеп тотыгыз- былтыр Оппозициянер №1 иде , бу елны кәпәне борып кигэн.Чөнки өныгы депутат Гилязов Д. малае белән өчраша.
Кайдада кул кулны юа.
2006 елның августында авылның 3 кешесе “Роспотребсоюз”га карьерда 4-5 йөк машинасы люминесцентлы лампалар күмелүнең шаһитлары булды” дип язылган газетада. Кемнәр соң ул шаһитлар? Дилэр ничек инде кемнәр? Белмәсәгез Кешеләр! Хайван шаһит булла алмыйдыр



 
абри 13.02.2012 21:27:01
молодец Рамис Латыпов
 
Керкәле мәктәбе 07.02.2012 09:46:12
Хөрмәтле, Раиф Усманов!
Без, Лениногорский районы Керкәле мәктәбе укытучылары коллективы, ТНВ каналының “7 дней” тапшыруын караганнан һәм “Ирек мәйданы” газетасының 2012 елның 3 февраль санында Рәмис Латыйповның “Керкәле башлыгы бөек” язмасын укыгач гаҗәпләнеп калдык. Язмадагы бик күп фактлар дөреслеккә туры килми.
Республика күләмендә яңгыраган чыгыш һәм язмалар аша чишмәләре белән дан тоткан Керкәле авылы бары тик начар, ямьсез яктан гына күрсәтелә. Тапшыруны караганнан соң репортерның акча түләп махсус чакыртылуына ышандык, чөнки авыл җыенында әйтелгән сүзләр бары тик бер яклап кына күрсәтелде. Мәсәлән, ни өчен Гайнетдинова Рәзинә, Ханнанова Минниса апаларның һәм башка авылдашларның әйткән фикерләре күрсәтелмәде. Депутатлардан Наил Галимов, Әкрәм Гыйләҗевларның әйтелгән сүзләренең күп өлеше төшереп калдырылып, икенче төрле мәгънәдә аңларлык итеп бирелде. Репортер алдан уйлап, төрле провакацион сораулар биреп, җавапларны үзенә кирәгенчә җайлаштырып, эфирга, матбугатка чыгарды.
“7 дней” тапшыруын алып баручы Илшат Әминов Рәмис Латыйпов турында интернеттагы язмада болай ди: “Рәмис Латыйпов җомга көнне республиканың төрле караңгы почмакларына чыгып, якшәмбе көн булачак тапшыруга кирәкле материалны әзерләп өлгертә”. Без шундый өлгер, эшчән журналистлар булуына сокланабыз. Әмма тикшерелмәгән фактларны бөтен дөньяга таратырга хаклымы соң алар?-, дигән урынлы сорау туды бездә. Мәктәпкә кереп тә карамаган журналист безнең эшчәнлеккә шундый бәя куя. “Керкәле мәктәбе директоры, депутат Әкрәм Гыйләҗев белән сөйләшкәч, бу мәктәпкә оптимизация кирәкми микән дип уйлый башладым.....”, “Хаталарын төзәтеп булган өчен дә документ дип атала бит инде ул!-диде директор. Без ел саен аттестат бирәбез, 10% чамасы аттестатта хата китә”-, дигән сүзләрнең дөреслеген белү өчен генә дә мәктәпкә керү авыр идеме? Ә чынбарлыкта 77 елдан артык тарихы булган Керкәле мәктәбенең бер укучысына да хаталы документ биргәне юк. Директор бу җөмләсе белән: “Эшләгәндә хата китә инде, аны бит төзәтергә була”-, дигән фикерне әйтә.
Мәктәбебездә көчле, белемле, үз эшенең остасы булган педагоглар эшли.
10 ел урта мәктәп булып торганда 10 медалист чыгардык. Хәзер дә укучыларыбыз сынатмый. Соңгы 3 ел эчендә генә дә төрле республикакүләм бәйгеләрдә 20 гә якын укучы катнашты. Җиңүчеләребез һәм призерларыбыз да шактый. Район олимпиадасында быел гына 4 призлы урын алдык.
Татарстан дәүләт радиосының әдәби-әхлакый тапшыруларын өйрәнеп, тыңлап, аларны дәрестә һәм дәрестән тыш тәрбия эшләрендә республикабызда беренчеләрдән булып, даими кулланучы безнең мәктәп булды. Алай гына да түгел, Татарстан республикасы радиосының “Балкыш” тапшыруы авторы һәм алып баручысы К. Насыйри бүләге иясе Гадилә Нургали белән мәктәбебездә 2 очрашу үткәрдек. Тәрбия, әхлак, авылыбызның үткәне, тарихы, кешеләре турында 40 ка якын укучыбыз Татарстан радиосының “Балкыш” тапшыруында турыдын-туры эфирда чыгыш ясады. Безнең эшчәнлеккә республикабызның танылган галимнәре югары бәя бирде. Бу хакта “Мәгариф” журналының 2009 елгы 9 һәм 11 саннарыннан таныша аласыз.
Керкәле мәктәбендә республика, төбәкара, район күләмендә фәнни-гамәли конференцияләр дә үткәрелә. Шундыйлардан:
- Башкортстанның Благовар районы укытучылары катнашында;
- Р. Фәхреддин мирасын өйрәнүче һәм халыкка кайтаручы галим Әнвәр Хәйри;
- Республикакүләм “Шәҗәрә” бәйгесенең “Мәгариф” журналы оештырган зональ-йомгаклау турында республикабызның танылган галиме М. Әхмәтҗанов, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Т. Биктимирова һәм “Мәгариф” журналы хезмәткәре Т. Сабирҗановлар катнашты. Барлык эшләрне санап бетерү мөмкин түгел.
Безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Республика һәм район мәктәпләрендә эшләүче укытучылар, фән хезмәткәрләре, тәрҗемәче, врач, шәфкать туташлары, юрист, экономист, нефтьчеләр һәм башкалар. Кайда гына укырга барсалар да, тырышып белем алалар, белгечлекләре буенча эшкә урнашалар.
Мәктәптә үткәрелгән чараларның күбесендә авылыбызның өлкәннәре кадерле кунак. Үзләренең акыллы киңәшләре, кылган изге гамәлләре белән алар безгә үрнәк. Андый кешеләр безнең авылыбызда шактый. Мәктәпнең “Игелек китабына” 2011 елда 14 авылдашыбыз кертелде. Сез телгә алган Мөкатдисә апа да шуларның берсе. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән ветеран укытучы. Өлкәннәр көнендә укучыларыбыз, укытучы Гөлназ һәм Рамилә апалары белән ветераннарның өйләренә барып, бүләк тапшырып, музыкаль котлау җиткерде. Мәктәп һәм балалар бакчасыннан лаеклы ялга чыккан бер генә ветеран да игътибардан читтә калмады.
Мәктәптә һәм авылда нинди генә чара үткәрелсә дә, Керкәле таш карьеры (җитәкчесе – Наил Галимов) һәм үзидарә советы безнең төп иганәчеләребез. Галия Хөсәен кызы һәр ел җәй буе хезмәт бригадасында эшләгән укучыларны, яңа гына мәктәпкә аяк баскан сабыйларны да бүләксез калдырмый. Авылны ямьләндерүдә дә бергә киңәшләшеп эшлибез. Укучылар белән бергә чишмәләр чистартып, агачлар утыртып йөргән Наил Галимовның балалары, оныклары исәнлегенә куркыныч салырлык эш эшләве мөмкин түгел. 2006 елның августында авылның 3 кешесе “Роспотребсоюз”га карьерда 4-5 йөк машинасы люминесцентлы лампалар күмелүнең шаһитлары булды” дип язылган газетада. Кемнәр соң ул шаһитлар? Әллә авылның хөрмәтле кешесенә чираттагы яла ягу гынамы?
Хөрмәтле, Раиф Усманов! Сезнең газетаны яратып укыйбыз. Безнең өчен кадерле булган авылыбызны Республика күләмендә бары ямьсезләп язган мәкаләгез безне бик борчыды. Югарыда язылганнарны исәпкә алып, фактларны ачыклап, шушы авылда гомер иткән кешеләр белән аралашып, мәктәп, балалар бакчасында булып, авылыбызның уңган-булган кешеләрен күреп сөйләшердәй журналист җибәреп, газетагызда авылыбыз турында яңа язма бирерсез дип ышанып калабыз.



Керкәле мәктәбе укытучылар коллективы.
07.02.2012 ел.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры