Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ТҮРӘНЕҢ ДӘ БАР ҖАНЫ. УЛ “ТВИТТЕР”ГА НӘРСӘ ЭЗЛӘП КЕРӘ?

Сәясәтче һәм түрәләргә “Твиттер” җене кагылды. Интернеттагы “Фейсбук”, “Одноклассники”, “Вконтакте” кебек социаль челтәр бу. Аерма шунда: “Твиттер”да аралашу, хәл белешү кыска хәбәрләрдән тора. Күп очракта алар кесә телефоныннан языла, смс җыйган кебек. Бер твит 140 хәрефтән артмаска тиеш. Гадәттә, сәясәтче һәм түрәләр интернетны өнәп бетерми, күрмәмешкә салыша бит. Ә “Твиттер”га “мәхәббәт” кайдан килә? Берничә сәбәбен күрәм.

 Беренчедән, мода гаепле. Сәяси, номенклатур яктан бәй­сез булмаган түрә һәрвакыт үз җитәкчесенә иярә, сабый бала сыман аның һәр адымын кабатлый башлый. Ельцин дәдә теннис уйный башлагач, бар түрә кулына ракетка тотты. Шәйми бабай атлар яратуын әйтергә өлгермәде, бар кеше ипподромда. Интернетка мөкиббән Медведев кайбер уй-фикерләрен “Твиттер” аша белдерә башлагач, мескен түрә халкы кая барсын? Хәзер “Твиттер”да ак­каунты булмаган губернатор, депутат, сәясәтче калмады бугай. Дөрес, күбесе бу эшкә формаль карый. Бармы? Бар! Твиттер-битләре яңартылып бара. Әмма күренеп тора, үзләре тарафыннан тү­гел. Клавиатура өстендә референтлары, ярдәмчеләре тир түгә. “Твиттер”ымны үзем алып барам дип күпме генә алдарга тырышсаң да, ялганың ачылачак, чөнки бу системаның үз психологиясе, җаны бар. Тере аккаунт һәм ярдәмче кулы белән башкарылган твит бик нык аерыла. Әлбәттә, дә­лил­ләрем юк, әм­ма кү­зәтү­лә­рем буенча әй­тә алам: Рөстәм Миңнеханов “Твиттер”да үзе утыра, ә, мә­сә­лән, Фәрит Мө­хәммәтшин ярдәмчеләре кулын уйната. Эзли китсәң, Жириновскийның да шәхси аккаунты бар. Әмма аның смс җый­ганын күз алдыгызга китерә аласызмы? Телефонда берәр төймәсен тапмаса, җенләнеп идән­гә ташлап таптаячак бит ул аны! Әл­бәттә, ярдәмчеләре булыша. Ходай аларга исәнлек бир­сен.

“Твиттер”да түрәләр күбә­ю­нең икенче сәбәбе — интерактив һәм аның иреклеге. Аккаунт хуҗасы дөнья хәл­лә­ре бе­лән хәбәрдар була, те­ләгән сорауларга гына җавап бирә, яратмаган кешесен банга куя — рәхәт бит, тагын ни кирәк! Түрә “Твит­тер”­дан бир­гән сорауга 1 ай эчендә җавап бирер­гә тиеш дигән канун юк. Шунысы да бар: гарәп илләрендәге инкыйлаблар, Болотная, Сахаров мәйданнарында митинглар оешуда “Твиттер”­ның ро­ле зур иде. Әлеге социаль чел­тәр хәзер гади халыкның кәефен күрсәтүче бер термометр ролен үти. Ә өстә­ге­ләргә астагыларның температурасын һәрвакыт тикшереп тору зарур. Юкса температура артык күтәрелеп шарт­ларга да мөмкин. Димәк, социаль челтәрләрдән читләшергә ярамый.

Рөстәм Миңнехановка “Твиттер”да үз битен ачарга журналист Тина Канделаки булышкан иде. Республикада электрон тормыш өчен җа­ваплы вице-премьер Николай Никифоров моңарчы ни карагандыр. Президентның аккаунты берничә ай тынлык саклаганнан соң, берзаман актив эшли башлады (парольләрен онытмаган, афәрин!). Әй язалар президентка! Күпләр җа­вап та ала. Әмма шунысын сиз­дем, Миңнеханов күбрәк көнкүреш проблемаларына игътибар бирә. Гәрчә бу хөкү­мәт, министр­лыклар эше. Ә сәяси сораулардан бераз читләшә кебек. Хәер, үзем дә илбашына “коммуналь” сорау бирдем: “Яңа Арышның күр­ше­се Яншык авылы (Балык Бистәсе районы) ничә еллар юлсыз интегә. Шуңа халкы да тарала. Күңелсез күренеш. Берәр әмәле юкмы? Рәхмәт”. 15 минут эчендә җавап та килде: “Һәр елны 50-60 авылга юл ясыйбыз, күбрәк кирәк”. Күрә­без, җавапта “әйе” дә, “юк” та юк. Әмма җавап бар. Сүз уңа­еннан, президентка, һичшиксез, татарча языгыз. Үз кү­зәтүләрем буенча әйтәм: мондый твитларга ул теләбрәк җавап бирә, әллә якын итә, әллә алар күпсанлы урысча твитлардан аерылып тора.

Рөстәм Миңнехановтан тыш Татарстан түрә һәм җи­тәкчеләре арасында “Твит­тер”­ны иң актив кулланучылар — вице-премьер Николай Никифоров, Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногманов (иң яшь “глава” булгангамы), Чаллы мэры Васил Шәйхразиев. Соңгысының твитларын уку аеруча күңелле. Иртән торуга Җир шары белән исән­ләшә, Казанга барганда “не скучай, автоград” дип Чаллы бе­лән хушлаша — бер га­лә­мәт! Шәйхразиевның бите иң позитив аккаунт номинациясендә җиңәр иде, анда проб­лема күтәргән бер генә твитны да хәтерләмим. Укып бар­саң, Чаллыда яшисе килә башлый.

Федераль түрәләрдән иң актив твиттерчылар — президент ярдәмчесе Аркадий Дво­р­кович, Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, Тверь өлкәсе экс-губернаторы Дмит­рий Зеленин. Соңгысы Кремль­дә узган мәҗлес вакытында тәлинкәдә суалчанга тап булып, аны фотога төшереп “Твиттер”га элгән иде. Әллә ни күп вакыт узмады, үзен дә төшерделәр. Губернатор кәнәфиеннән. Белых исә моның ише маҗарага даими юлыгып тора. Берсендә Дәүләт Советы җыены вакытында “Твиттер”да утырганы өчен Медведевтан эләк­те. Ә гыйнвар башында селектор киңәшмәсе вакытында Путин Киров губернаторына “сигнальчик” җибәрергә кушты. Белых исә бу мизгел­дә “Твиттер”ына сәяхәтнамә фотолар ясый-ясый гаиләсе белән Швециядә ял итә иде. Соңыннан блогында премь­ерның тәнкыйтенә шактый кырыс җавап бирде ул. Тиз­дән тагын бер губернатор кә­нәфие бушамагае.

Күп кенә түрәләрне бер стандарт твит буенча танырга мөмкин. Ул әледән-әле кабатланып килә. Мәскәүле­ләр­дә дә, безнекеләрдә дә. Бе­рәрсе эшендә кичке ун-унбергә кадәр тоткарланса, һичшиксез, твиттерга язып куя. Инде сәгать фәлән булган, ә мин әле һаман өйгә кайтып ки­тә алмыйм, янәсе. “Бү­ген иртәрәк кайтам әле өйгә” дигән бер генә хәбәр дә укыганым юк! Моның сере бик гади — аларны бит “Твиттер”­да үз җитәкчеләре укып бара. Кемнедер Миңнеханов, кемнедер Медведев, кемнедер башкасы. Ничек инде, төнгә кадәр эштә утыр да, җитәкчең моны белми калсын?

Өченче сәбәпкә дә барып җиттек. Монысы техник сәбәп кенә. “Твиттер” шуның белән уңайлы, аны кесә телефоны аша яңартып барырга мөм­кин. Ә түрәләр компьютер каршында сирәк утыра, ярты гомерләре юлда һәм очы-кырые күренмәгән җыелыш-киңәшмәләрдә уза. Телефоннан “Твиттер”да утырырга иң уңайлы вакыт бу, чөнки җые­лышта күңелсез, ә юлда пассажир булып баралар (сер итеп кенә әйтәм: күбесенең шәхси шоферы бар).

Түрә һәм җитәкчеләрнең “Твиттер”га ни сәбәпле керүләренә карамастан, бу ресурс бүген өстәгеләр һәм астагылар арасында бер виртуаль күпер булдырды. Кечкенә кешеләрнең шактые үз проблемасын өстәгеләргә җиткерә алды, ә кайберләре хәтта реаль ярдәм дә күргәндер. “Твиттер”ның тагын бер казанышы — ул түрәләрне кеше халәтенә кайтара башлады. Моңарчы төрле күк катламнарында яши идек кебек. Баксаң, зур түрә дә кеше икән бит! Аларның да балалары бар, балаларының туган көннәре, бәхетләре, шатлыклары, иртән торалар, кич яталар. Түрәнең дә бар җаны. Аның белән дә кешечә сөйләшеп була икән. Ә рәсми отпискалар аша гына түгел.

 

ТВИТТЕР СҮЗЛЕК

Аккаунт — твиттерда шәхси бит

Фолловер — аккаунтны укып баручы

Твит — 140 хәрефтән арт­маган бер хәбәр

Ретвит —  башка кеше язганнардан цитата

Бан — теге яки бу кеше­дән хәбәр килүне чикләү

 

Данил СӘФӘРОВ | 03.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры