Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Һиҗри календарьның өченче ае булган рабигул әүвәлнең 12 нче көнендә ислам дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Бу датаны барлык мөселман илләрендә зурлап тантана итәләр. Аның тарихы сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең тормышы, бу фани дөньяга килү көне белән бәйле. Мөхәммәд (с.г.в.), 40 яшенә җиткәч, пәйгамбәр була һәм үзенә йөкләнгән бу җаваплы вазыйфаны 23 ел намус белән үти. 63 ел гомер иткәннән соң, шул ук айның шул көнендә Мәдинә каласында вафат була. Ул — Аллаһтан изге Коръән китабы иңгән соңгы пәйгамбәр. Динебезнең алга китүенә, үсешенә зур өлеш керткән Пәйгамбәребез (с.г.в.) не барлык мөселман дөньясы ничә гасырлар дәвамында изге догада булып зур ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала, аның туган көнен шулай зурлап, төрле чаралар уздырып билгеләп үтә. Мәүлид бәйрәме хакында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ белән сөйләштек.

  

— Габдулла хәзрәт, рабигул әүвәл аен еш кына мәү­лид ае дип атауның сәбәбе Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең туган ае белән бәйлеме?

— Әйе, рабигул әүвәл ае ислам дөньясында тарихи ай санала. Шул айның 11 еннән 12 нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә Рәсүлебез (с.г.в.) дөньяга килә. Бу истәлекле вакыйга бөтендөнья мөселманнарының дөнья һәм ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булган көн. Шуңа күрә рабигул әүвәл аен икенче исем белән Мәүлид ае дип йөртәләр.

— “Мәүлид” сүзе нәрсәне аңлата?

—  Гарәпчә “туу”, “туган көн” дигән мәгънәгә ия.

— Мөхәммәд (с.г.в.) үзе туган көн дүшәмбедә атна саен ураза тота торган булган, үзен артык зурлаганны да бик өнәп бетермәгән. Шуңа аның кылган гамәлләренә үзгәреш кертү дөрес түгел диючеләр дә бар.

— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең туган көнен намазда булып, гыйбадәт белән билгеләп узган икән, аңа хөрмәт йөзеннән бу көнне бәйрәм итәргә тулы хакыбыз бар.

— Динебездә Мәүлид кичәсе нинди гамәлләр кылып бәйрәм ителә?

— Ул көнне ислам илләрендәге барлык мәчетләрдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәрәфенә багышланган мөнә­җәт-касыйдәләр көйләнә, изге Коръән китабы, бәйрәм вәгазьләре, догалар укыла, салаватлар әйтелә, аш мәҗлесләре үткәрелә. 20 февральдә  Казанда Тинчурин театры бинасында Мәүлид бәйрәмен зурлап, тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыенабыз. Теләүчеләр рәхим итсеннәр.

— Безнең мәчетсез авылларыбыз да шактый. Алар ничек бәйрәм итә ала?

— Өйдә Коръән, дини китаплар, касыйдәләр укып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә салаватлар әйтеп, догада булып, мөнәҗәтләр көйләп, аш-су әзерләп, табын артында кечкенә гаилә бәйрәме кебек үткәрергә мөмкин. 

— Бүген Мөхәммәд (с.г.в.) гә кагылышлы нинди истәлекләр саклана?

— Төркиядә Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә багышланган мәчет һәм музей барлыгын беләм. Башка мөселман ил­ләрендә аңа бәйле ядкарьләрне очратырга була. Шу­лай ук аның кылычлары, чәч бөртекләре, су эчкән савытлары, киемнәре сакланган.

— Хаҗга баручылар аның каберен күрә аламы?

— Якыннан күрә алмыйлар, ишекләр ясап, аны бүлеп куйганнар.

 

 Д.Бунтуков фотосы.

 


Рәшидә АХМИРОВА | 03.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры