Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ИҢ КАДЕРЛЕ БӨРТЕК — ҮЗЕҢНЕКЕ!”

Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Азат Әхмәтовны республикабызның иң тәҗрибәле фермерларының берсе дип курыкмыйча әйтеп була. Үзенең фермерлык хуҗалыгын 1990 елда оештырып җибәрә. Ул вакытта әле колхозларның бай, бар көченә эшләгән чагы. “Башка” чыкканчы Азат абый агроном була. Колхозда түгел, үзеңә үзең хуҗа булып шушы ук яраткан эшне башкарып булачагын аңлаткач, бер төн эчендә уйлап, алынып карарга булдым, ди ул.

 — Үзем генә түгел, күрше егете Әхмәт Котдусов белән берләштек. Ике кеше җи­ңелрәк булыр, дидек. Мин агроном, ул зоотехник. Һәр­беребезгә 33 әр дән исәп­ләп, 66 гектар җир алдык. Иң беренче көз мәңге истә калырлык булды. Ике гаиләнең авызыннан өзеп диярлек трактор алып җибәрдек. Без бит моңарчы шәхси эш­нең ни икәнен дә белми идек. Гел колхоз, һаман кү­мәк­лек булды. Ә монда үзебезнең җирдә үзебез чәч­кән орлыкны үстереп урып алдык. Мин тракторда, Әх­мәт чәчкечтә булды. Иң мө­һиме — без шул уңышның хуҗалары идек. Күңелдәге канәгатьлек хисен берничек тә аңлатып бетерерлек түгел. Иң кадерле бөртекләр әнә шул елны булды, — дип сөйли Азат абый.

Колхозны гөрләп эш­ләгән чорында ташлап киттек. Техника ватылса яисә запас частен гына алыштырырга ки­рәк булганда да аны чүп­леккә чыгарып аталар иде. Су буйларында шактый кулланылган, әмма ярыйсы гы­на трактор, комбайннар, төрле агрегатларның кадерсезләнеп яткан вакытларын күпләр хәтерли, сагынып искә ала. Колхоздан чыгып киткәндә безнең исәптә бер техника юк иде. Металлоломнан өстерәтеп алып кайтып, бер сезон эчендә комбайнны эшләрлек дәрәҗәгә җиткердек. Исәпләп карасаң, нинди зур техника, ә ничек очсызга чык­ты бит ул безгә! Аннан соң ел саен бер булса да техника, агрегат алырга тырыштык.

Нәкъ менә безнең ише фермерларга дәүләт ул вакытта нибары 2 процент белән кредит тәкъдим итте. “Кире бирәсе була бит аны. Ник бурычка батарга? Чүп­лектән алып кайтып, үзебез дә җыеп чыгарбыз әле”, — дип уйлап, әлеге кредиттан кулланмадык. Шул вакытта күп хуҗалыклар алып отты аны. Әлеге акчага яңа техникалы булдылар. Нәтиҗәдә 10 ел бернинди борчусыз эшләделәр.

Хатабызны аңладык-аң­ла­вын, әмма соң, процентлар үзгәргән иде. Ис­ке булса да, тегеннән-моннан җый­­ган техника бе­лән эш­ләдек. Авыррак булгандыр, тик тоткарлыксыз, нәти­җәле эшләдек бит! 5 ел эчен­дә Әх­мәт белән икебезгә 3 трак­тор, комбайн, “ГАЗ-53”, яңа “КамАЗ”, бөтен төр агрегатлар — чәчкеч, культиватор, агу сиптергеч, хәтта сортировка машинасына кадәр булдырдык. Уртак малны эт җыймас, дигән мәкаль рас килмәде. Нинди чыгым, керем булды — Әхмәт белән төгәл бүлештек. 10 тиен керемнең бишесе миңа, калганы аңа була торган иде. Чыгым шулай ук.

Менә шушы 5 ел эчендә азмы-күпме шомарып, бер-беребездән аерым эшләр дәрәҗәгә үсеп җиттек. Никадәр канәгать булсак та, бу бит тормыш. Мин җиргә ябышып ятсам, Әхмәт сөт җыю эшенә кереп китте. Үпкәләш­тән булмаслык итеп бөртек­ләп җыйган техниканы бү­леш­тек тә, аерылыштык. Хә­зер дә аралашып, кирәк чакта ярдәмләшеп яшибез, — дип сөйли Азат абый.

 “Мин сатучы түгел икән”

33 гектардан башланган җир тора-бара 124, аннары 270, 370 гектарга кадәр җитә. Бу — халыкның пай җирләре.

— Берзаман хәтта 600 гектарга хәтле җиткергән идем. Әмма кире кайтарырга булдым, чөнки җирдә ныклап эшләргә кирәк. Аннан-моннан гына йөрсәң, ягулык бе­тә, ә нәтиҗә булмый, — дип сөй­ләвен дәвам итә Азат абый.

Бодайны он итеп тә сату максатыннан 2003 елда ул Пензага барып, “Фермер-2а” тегермәне сатып ала.

— Безнең өчен бик әйбәт булды ул. Сәгатенә 360-370 килограмм эшкәртә. Көненә, артык басым ясамыйча эш­ләгәндә дә, 4 тонна он әзерли алабыз. Белмим, бездәге кебек очсыз бәя тагын бе­рәр җирдә бар ми­кән ул, — дип дәвам итә сүзен Азат абый. — Казанның “Зернопродукт”ында югары сортлы онның 1 килограммы 14 сум. Ә мин 8 сумга үзем китереп бирәм. Күбрәк Мари Иленә, Кировка илтәм. Менә инде ничә ел алар минем оннан ипи, камыр ризыклары пешерә.

Бертуктаусыз пешекчеләр белән аралашу сә­бәп­леме, көннәрнең берендә Азат абыйга, ник әле үземә пешереп карамаска, дигән уй килә.

— Башыннан ахырына ка­дәр үзең эшләү бит бу. Ба­су­дагы бөртектән алып өс­тәлдәге ипигә чаклы, — дип сөйли Азат абый. — Үземнең җирдә чәчәм, тегермәнемдә тарттырам. Үземнең оннан ипи салу, камыр ризыклары пешерү, һичшиксез, отышлы кебек тоелды. Әмма басу эше белән базар системасы икесе — ике нәрсә икән. Аны эшли башлагач кына белдем. Бүгенге кибетләр ипи, төрле кондитер ризыклары белән тәэмин ител­гән. Үз продукциясен тәкъ­дим итеп тегесе-монысы килә. Бү­­ген без дә теләсә күпме ипи, камыр ризыклары пешерергә сәләтле, әмма реа­лизация бик авыр. Эш башлаганчы, моны кая куям, ди­гән сорауга җавап булмыйча тотынырга да кирәкми икән.

Пекарняны лизинг-грант буенча 2010 елда алдым. Бер өлешен дәүләт капласа да, майдан башлап ай саен 80 мең сум түләп барырга тиешмен. Бүген керем турында сүз дә юк. Пекарня үзен үзе генә ашата. Бу ут-газга киткән түләүләр һәм андагы 6 эшчегә хезмәт хакы гына. Әлеге 80 меңне каплап барырга көнгә кимендә 10 мең сумлык продукция сатарга кирәк. пекарня өчен залогка тегермәнемне, берничә машинамны бирдем. Түли ал­масам, 20 ел буе бөртек­ләп җыйган техникаларымны бер көндә төяп алып чыгып китәчәкләр. Шуларны уйлыйм да, пешерергә тотынып бераз ашыкканмын, мон­дый баш бәласе ник ки­рәк булган икән, дим. Әл­бәттә, беркемне дә гаепләп булмый. Мин сатучы түгел, ә җитештерүче. Ком­байн-тракторда утырып эшләргә яратам. Басуда үземне өй­дәге кебек хис итәм. Ә көн саен җитештергән продукциягә клиентлар эзләү ул минеке түгел икән.

20 ел буе читлектәге тиен төсле бертуктаусыз чабам да чабам. Ә нәтиҗә күренми сыман. Фермада тракторчы булып эшләүче авылдашларыма кызыккан чакларым да юк тү­гел. Алар безгә караганда яхшырак яши кебек тоела. Билгеле бер вакытта бара да кайта. Кеше төсле ял итә, кунакка йөри.

 “Аяк чалу күңелгә тия”

2010 елда Азат Әхмәтов 24 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Моның өчен башта җир сорап ра­йон башлыгына хат яза, белдерү бастыра, аннары терки, объектлар төзетә, аларын терки. Кыскасы, соңгы стандартларга туры китереп ферма салынып, 800 мең сумга савым аппаратлары алып, кәгазь боткасын җи­ңеп чыктым гына дигән­дә, Яңа ел алдыннан антимонополия хезмәтеннән хат килеп төшә. Җир-кадастр палатасы белдерүне урыс газетасында гына бастырып чыгарганга күрә, килешүне дөрес түгел дип табарга ку­ша һәм 200 мең сумга штраф­ка тарта.

— Моңарчы татар газетасында мондый белдерүнең беркайчан чыкканы булмады! Юк сәбәп белән безне шулай кыен хәлдә кал­дыр­дылар, — дип әрнеп сөйли Азат абый. — Имеш, Җир кадастр палатасы бе­лән алдан сөйләшеп шулай эшләгәнбез. Без инде арбитраж судына мөрәҗә­гать иттек, президентка хат яздык. Кызганыч, әлегә бернинди җа­вап юк. 200 мең сумыннан биг­рәк, эшлим дип торган ке­шегә аяк чалулары күңелгә тия. Менә генә тотынам ди­гәндә, юк вакытны бөтенләй башка юлда йөреп уздырырга туры килә. Путинга хәтле барып җитәм, әмма бернинди штраф түлә­мим, дип чыгып киткән идем. Нигә без? Дөрес эшләгез дип, ник земельныйга кисәтү ясамыйлар?! 

 “Умарта карап ял итәм”

— Вакыт шуның кадәр тиз уза, — ди Азат абый. — Фермер булып 20 ел эшләү дә­верендә күп­ме эш башкарылды, ә шунда балаларга дип Казанда бер бүлмәле булса да фатир алып куярга кирәксенмәгәнбез. Дө­рес­рә­ге, аны уйламадым да. Ми­ңа җир, трактор, комбайн кирәк булды. Пекарняга гы­на 3-4 миллион сум китте. Шу­ларга карыйм да, әнә безнең Казандагы фатирлар, дим.

Хатыны Вероника белән алар 3 балага гомер бир­гән­нәр. Кызлары Камал театрында режиссер ярдәмчесе, Рүзәл тегермәнне җитәкли, төпчек уллары 4 нче сыйныф укучысы икән.     

— Какшаган нервыларны җайга салыр өчен умарта тотам, — дип көлә фермер. — Алар минем 30 баш. Онытылып карыйм. Басуга төрле үлән чәчәм. Фермерлык эше белән чагыштырам да, умарта белән шөгыльләнү отышлырактыр дигән фикергә киләм. Кортларга бернинди ашлама, ягулык, запас частьлар да кирәкми. Соңгы арада умарта белән кечкенә улым кызыксына башлады. Ярдәм итәчәкмен, ди. Моңа бик сөендем. 

Хыялым — фермерлык эшемне җайга салып, тулысынча балалар карамагына калдыру. Ә үзем умарта карар идем. Янда гына күл ясыйсы, анда балыклар җи­бәреп, тыныч тормыш алып барасы килә. Умарталык курорт кебек. Миңа бернинди ял йорты да, диңгез дә кирәкми.

 

 

 

 

 

Алсу Сабирова | 03.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры