Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТИК УТЫРА БЕЛМИМ”

Җырчы Алинә Шәрипҗанованың иҗатын һәм затлы тавышын гади тамашачы гына түгел, җәмәгать эшлеклеләре, түрәләр дә ярата. Шуңадыр зур кичәләрдә, очрашуларда җырларга гел аны чакыралар. Әнә Тинчурин театрында узган язучы Ләбиб Леронның иҗат кичәсендә Алинә “Әтисез үскән бала” исемле җырын башкаргач, Рабит Батулла торып басып, бөтен зал ишетелерлек итеп “Афәрин!” дип әйтте. “Ул мизгелдә бик дулкынландым. Бу минем өчен зур бәя. Барлык җырларымны күңелемне биреп, эчке дөньямны тулысынча шуңа юнәлтеп башкарам, һәр чыгышыма җаваплы карыйм. Яраткан тамашачыма әйтер сүзем шактый җыелды. Ниһаять, “сольный” концертымны оештырырга планлаштырдым. Ул 27 февральдә Камал театрында булачак. Шундый мөмкинлек биргән өчен театр җитәкчелегенә һәм шәхсән директоры Шамил Зиннур улы Закировка зур рәхмәтемне җиткерәм”, — ди җырчы кыз.

  

— Алинә, син Казанда күп­­тәннәнме? Әниең бирегә кайчан күченеп килде?

— Биредә яши башлавыма 15 ел тулды. Мәктәпне тәмамлагач та Казанга юл тоттым. Миннән соң энем Радик килде. Без гаиләдә ике генә бала. Энем Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтында укыды. Шулай ук җырларга ярата. Баштагы мәлләрдә бергә дуэтлар да башкардык. Радик бик әрсез. “Айфара” солисты Алмаз Шәрифуллин белән танышып, алар төркеменә барабанчы, җырчы булып керде. Хәзер дә, сирәк кенә булса да, шулар белән чыккалый. Бик талантлы ул. Соң­гы вакытта сәнгатьтән чит­лә­шә төште, күбрәк бизнеска чумды. Өйләнде. Казанда яши­ләр. Ул без иҗат кешеләре кебек хискә бирелеп утыра торганнардан түгел. Төгәл, эшне тиз тотарга ярата.

Әнием исә бераз соңрак күченеп килде. Хәзер аның белән бергә Биектау районының Калинин авылында яшибез. Анда зур йортыбыз бар. Урыны да матур. Казаннан көн саен шунда кайтып йөрим. Калада яшәргә мөм­кинлек булса да, йортны калдырырга теләмибез. Без­дән ке­ше өзелми, гел туганнар ки­лә. Алар да хәзер өе­безне оч­рашу урыны дип йөртә (көлә). Әнием авыл өен ярата. Бакчада рәхәт­ләнеп эшли. Чәчәкләрнең ниндиен генә үстерми.  

— Алинә, әниең Любовь Анатольевна урыс милләтеннән. Синең татар эстрадасына кереп китүеңне ничегрәк бәяләде?  

— Урыс милләтеннән булуына карамастан, әнием татар мәдәниятен бик ярата, хөрмәт итә, туган телдә башкарган җырларымны моңланып тыңлый. Безнең милли гореф-гадәтләр бе­лән кызыксына. Татар кухнясын үз итә. Өйдә гел татар ашлары гына пешерәбез ди­сәм, ялгышмамдыр. Бәлеш, өчпочмакны тәмле әзерли ул. Камыр ашлары бездә көнаралаш пешә. Аннан кү­реп үзем дә өйрән­дем. Буш вакыт булса, кухняда кайнашам. Барысын да пешерә беләм. Аеруча  күп итеп токмач кисеп куярга яратам. Кибеттән сатып аласыбыз килми.

— Ул кайда эш­ли?

— Әнием яшь әле, 1959 ел­гы. Зур төзелеш оешмасында склад мөдире вазыйфасын башкара. Ул үз эшенең остасы, бөтен нечкәлекләрне биш бармагы кебек белә. Берәр җиргә эш белән яки кунакка китсә, шундук шалтыраталар. “Ул әй­бер кайда, монысын ничек табарга?” — дип сорыйлар. Күзен дә йом­мый, шундук: “Өченче шкафның икенче киштәсендә уртада, монысы почмактагы шкафның өске тарт­масында”, — дип әйтеп тә бирә. Шаккатам кайчак. Хәтере әйбәт аның, бөтен әйбере тәртиптә. Шуңа барысын да белә. Югыйсә андагы кә­газь, әйберләрнең иге-чиге юк, оешмалары зур. Йортны да гел тәртиптә тота.

— Өегез зоопарктан ким түгел, дүртаяклы дусларың белән дә таныштыр әле.

— Алар миндә җитәрлек (көлә). Этебез Мартен  яшел­­чәне үз итә. Чи килеш тә, пешкәнен дә ашый. Холкын күрсәтергә ярата, хәй­ләкәр, үз дигәненә ирешү­чән. Күсебез Сырок кушаматлы. Бу кушаматны озак уйладым. Күсе сыр ярата, безнеке дә шулай. Шуңа кушымча өстә­дем дә Сырок дип йөртә башладык. Анысы менә игътибарны ярата, гел кешеләр арасында булырга тырыша. Бераз гына кулга алмый торсак, килеп сырыла башлый. Бик матур үзе. Җәнлекләребезнең барысы да чисталык саклый. Мәчебез Сима бик таза, 8 кг нан артты. Тәмле ашарга ярата. 

Берара казлар да алдык. Аларны үлеп яратам. Бәбкә­ләрен кулыма алып сыйпап чыга идем. Әмма мәшәкате күп бит. Иртән әни белән йортны бикләп китәбез, кичен кайтып керәбез. Кем карап бетерсен?! Көн саен күр­ше­гә дә әйтеп булмый. Бер ел асрап урнаштырдык та башка алмадык.

Дүртаяклы дусларымның барысын да яратам. Гас­трольләрдән үзләрен тәмам сагынып кайтам.

— Алинә, ә әтиең күптән аерылып киттеме? Сәхнә­дә “Әтисез үскән бала” җырыңны үз тормышыңнан алып җырлыйсың кебек.

— Бу җырны башкарган саен каз тәне чыга. Дөрес, ул җыр үзебезнең чынбарлыктан алып язылган. Гомумән, бөтен җырымны шулай сайлыйм. Әгәр аның сүзләре күңел кылларымны тибрәтми, эмоцияләр тудырмый икән, тотынмыйм да. Үзе­мә тимәгәч, тамашачыга ничек тәэсир итсен? Гади эчтәлектәгеләрен сайларга тырышмыйм.

13 яшьтән әтисез үстем, энем Радик тагын да яшьрәк иде. Әти белән әни­нең никахлары аерылышу белән тәмамланды шул. Хәзер бик аралашмыйбыз. Әти терәк булмагангамы, өмет итеп ятар кеше юк, үземә таба бе­лергә кирәк дип, мәктәп­тән үк тырыш, хезмәт сөю­чән булып, чыныгып үстем. Казанга студент булып кил­гән көннән башлап үз кө­немне үзем күрергә өйрән­дем. Беркемнән акча көтеп ятмадым. Хәзер дә барысын үзем табам, максатыма ире­шәм. Эшсез тора алмыйм.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына имтиханнарсыз алдылар. Уку белән генә чикләнү кызык түгел иде, буш вакыт күп кала. “Татарстан” ресторанына җырчы булып эшкә урнаштым. Үземнең махсус программам бар иде. Банкет, корпоративларга чакырулар арта барды. Кешедән акча сорамас, мөстәкыйль булыр өчен шулай эшләдем. Тырышлыгым әкренләп танылу китерә башлады. 

— Ә юридик өлкәдәге эшеңне калдырдыңмы?

— Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлагач, шунда “Җинаять хокукы һәм процессы” кафедрасында эшкә калган идем. Диссертация эшләре белән шө­гыльләндем. Әмма шул вакытта иҗатка игътибарым кими башлавын аңладым. Ә җырлау кечкенәдән туган зур теләгем иде. Шуңа инс­титуттагы эшне калдырасы иттем. 

— “Сольный” концертымнан соң никахым булачак, дигән идең. Сөйгән ярың белән дә таныштыр әле.  

— Кияүгә чыгарга күптән вакыт инде, күпме кыз чакның рәхәтен күрергә була?! (Көлә.) Никах укытуны концертымнан соң озакка сузмаска исәп. Ә туйны исә бераз соңрак билгеләп үтәр­без дип торабыз.

Булачак ирем Айдар Чаллы егете. Эчке эшләр бүлегендә эшли. Иҗатымны, эшем­не ярата. Гел киңәшләрен бирә, кайгыртучан. Мөмкинлек булган саен вакытны бергә үткәрергә тырышабыз, кайчак эшеннән бушаганда минем белән гастрольләргә дә баргалый. Бер-беребезне бик яратабыз. Аны сайлап ялгышмадым дип уйлыйм. 


Әти-әнисе

Мәктәптә укыган чаклар

"Кечкенәдән эшләп үстем", – ди Алинә

"Энем Радикка мин булышмасам, кем булышыр?"

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 03.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры