Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“БИБИНУР”ГА САКАЛЛЫ БАБАЙ КИРӘК ИДЕ”

“Бибинур” — 2010 елда татар һәм мөселман дөньясында шактый уңыш казанган нәфис фильм. Бездә генә түгел, чит ил тамашачысына да тәкъ¬дим ителеп, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган кино. Фир¬дәвес Әхтәмова, Резеда Һадиуллина кебек танылган актрисалар янәшәсендә гади авыл кешеләре дә бар. Вәли хәзрәт ролен башкаручы Насыйх Фазылрахманов әнә шундыйларның берсе. Гаиләсе белән Мамадышта яши. Кем ул, 75 яшьтә кинога ничек килеп эләккән, камера каршында эшләү авыр булганмы, нинди тәэсирләр калган — Насыйх абый белән күрешеп, әнә шул хакта сөйләштек.

 

 

 “Дин тараткан кешене авылдан сөрәләр иде

Насыйх абый тумышы бе­лән Мамадыш районының Түбән Ушма авылыннан. Кем­­нән сорасаң да, “ә-ә, мә­четкә йөрүче бабай бит ул”, диләр. Сугышның беренче көннәреннән үк башта әтисен, аннары окоп казырга, торф чыгарырга дип әнисен алып китәләр.

— Без әби-бабайда үстек, — дип сөйли Насыйх абый. — Алар бик дини иде. Җай булганда биш вакыт намазларын калдырмадылар. Ә көнозын эштә чакта, кайткач, барысын бергә җыеп укыйлар иде. Аңлашыла, әби бе­лән бабайның берсе дә намазга өйрәтмәде, чөнки балалыгыбыз белән өйрәнгән­нәрне урамга чыгып сөйләр идек. Безне бө­тенләй ятим итмәс өчен шулай эшләгән­нәр, чөнки дин тараткан кешене авылдан сө­рәләр иде. Намазны бел­мә­сәк тә, бисмилланың ни икәнен, дин кагыйдәләрен белеп үстек. 80 нче еллар уртасында телевизордан гарәп хәрефләре өйрәтә башладылар. Ныклап дин юлына кереп китәргә бу икенче этәргеч булды. Әк­ренләп авылда агачтан мә­чет салдык, укулар оештырдылар.

Кино төшерүчеләр республика авыллары буйлап күп йөргәннәр. Аларга бит 1951 елгы авыл образы ки­рәк. Тарих өчен әллә ни күп вакыт булмаса да, шул елларга туры килердәйне бү­ген каян табасың? Ә безнең Алгай нәкъ менә шул бо­рын­гы йөзен югалтмаган бик сирәк авылларның берсе. Бер урам башындагы заманча йортларны исәпкә алмаганда, билгеле. Аларны кадр­га кертмәделәр.

 “Тешләрең салынамы?”

Насыйх абыйдан кала “Бибинур”да тагын 5 ир-ат, 6 хатын-кыз катнашкан. Вә­ли карт роленә ник менә аны тәкъдим иткән­нәр? Насыйх бабай моны болай дип аңлата:

— Кино төшерүчеләргә сакаллы карт кирәк иде. Мә­четкә йөрүче бабайлар арасында сакал миндә генә тү­гел анысы. Әмма кайсыныкы кыска, кайсыныкы тагын никтер туры килми диделәр. Миңа карап тордылар да:

— Тешләрең үзеңнекеме, бабай? — дип сорадылар.

— Юк.

— Салынамы?

— Салына.

— Салынгач бигрәк әйбәт!

Бөтен хикмәт Насыйх абыйның сакал озынлыгы, тешләренең салынып куюында гына булмагандыр, әл­бәттә. Режиссер барысын да әйтеп бетермәгәндер. Кыскасы, шул бер көн эчен­дә Вә­ли хәзрәт ролен кем уйнаячагы тәгаен билгеле бу­ла.

— Кинода төшүне, рольгә кереп уйнау тәкъдимен әллә нәрсә итеп кабул итмәдем. Дулкынланмадым да, булдыра алмасмын дип тә кайгырмадым. Әйткәннәр икән, катнашырбыз. Үзебезнең мә­чет­тәге Наил хәзрәт әйт­меш­­­ли, тарихка кереп калырбыз, дидек. Эш дип кабул итмәгәнгә күрә, алдан ук бернинди килешү сорамадык, күпме акча түлисез дип тә кызыксынмадык.     

Җәй иде бит ул. Эшнең күп чагы. Бер көн эшләп кайт­тым да, бүтән кирәк булмам инде дип, иртән торып печәнгә киттем. Ә болар мине сорап кабат килгәннәр икән. Яңадан алдан шалтыратып, “Насыйх абый, әзер булып тор, машина килеп алыр”, — дип әйтә­ләр иде. Кайтканда да һәрвакыт техника булды. Кинога төшү әл­лә ни авыр булмады. Шулай әкренләп хуҗалык эшләре белән бергә барды ул, — дип сөйли Насыйх бабай. — Шунысы кызык, экранда 4-5 ми­нут күрсәтеләсе әйберне икешәр сәгать төшерергә ки­рәк икән! Булды, бетте дип уйлыйсың. Ә режиссер карый да, яңабаштан, ди.

— “Туйдым, егетләр!” дип кул селтәп кайтып китәсе кил­гән чаклар да булгандыр? — дип сорыйм.

— Ю-ук, син нәрсә, — дип кө­лә Насыйх бабай. — Беркайчан! Төшерүчеләрнең эше янында безнеке пүчтәк кенә. Мин үз җирлегемдә, белгән эшемне генә башкардым бит. Яңа ниндидер бер эш өйрәнергә кирәк булмады. Аяктагы чабатаны исәп­кә алмаганда, киемнәр дә авылча, үзебез киеп ия­ләш­кән. Киң балаклы чалбар, күл­мәк, камзул булды.

Кино башында Насыйх бабай хәзрәтнең яшь чагын уйный. Шуңа күрә режиссерларга ап-ак сакалны карага буярга туры килә.

— Нинди буяу булгандыр ул, белмим. Шул килеш ятып йокласаң, бөтен мендәрне пычрата. Салкын су белән бетми, җылы гына ки­рәк, — дип сөйли бабай. — Кино барышында бихисап таш күтәрергә кирәк булды. Караган кешеләр, губка-мазар идеме әллә ул, дип сорадылар. Ташлар чын, бер-берсе 16-20 килограмм булгандыр. Ә менә кар чыннан да ясалма иде, — дип шаккатып сөй­ли Насыйх абзый. — Зур бункерга 10 тиенлек үлчәмен­дәге ак кәгазьне тыгызлап тутырганнар. Кирәк чакта шуңа компрессор белән өрдереп “кар яудыралар” иде. Безгә нәрсә, мәшәкате үзләренә җитәрлек, — дип үзенчә нәтиҗә чыгара бабай.    

Теләгән кешегә һәрвакыт кайнар чәй, кофе, сыр, ипи, печенье, перәннек, үз вакыты белән кайнар аш әзерләп алып килүчеләр булса да, Насыйх абый, ашамадым, ураза вакыты иде бит, ди.

 “4 тапкыр Кәгъбә­туллага бардым”

“Бибинур”ны Насыйх бабай зур экранда бер генә караган. Анда да аларны махсус чакыртып күрсәткән булганнар. Өйләрендә диск юк. 7 класс кына укыган, аннары колхоз эшеннән бер дә аерылмаган Насыйх бабай киноның Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” һәм “Җом­­га көн кич белән” әсәр­­ләрен берләштереп төшерелгәнен белми. Гомумән, андый язучыны ишет­кәнем юк, ди ул.

Килешү булмаса да, берничә айдан соң актерлык эше өчен Насыйх абыйның саклык банкындагы кенәгәсенә 8 мең сум күчерәләр. Ә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов хаҗга юллама бирә.

— Бу икенче баруым. 2005 ел­да бер булган идем. Ә шулай да, их, тагын бер насыйп булса иде, дип яшәдем. “Бибинур” миңа хаҗ бүләк итте. Бер баруда гына күп әйберне карап өлгереп булмый. 4 тапкыр Кәгъбә­туллага бардым. Хаҗ кылып кайткач, үземдә җиңеллек тойдым. Аңлатып бетереп булмый торган рәхәтлек барлыкка килде. Зәмзәм суы алып кайттым. Әллә никадәр кешегә тараттым. Ерак авыл­лардан килеп, балабыз авырый, бирмәссеңме, дип сораучылар булды, — дип сөйли ул.

Кинога төшү Насыйх абый­ның тормышын үзгәрт­мәгән. Ничек яшәгән булса, хәзер дә шулай дәвам итә икән. Ә шулай да, кинода төшкән бабай синме ул, дип исәнлә­шү­че яшьләр байтак. “Сине хәзер әл­лә ничә илдә белә­ләр бит! Бө­тен интернет “Бибинур” бе­лән тулган”, — дип әйтә­ләр икән. Насыйх абыйның беркайчан зур шәһәр­гә барып, кино, театр караганы юк. 70 нче елларда хатыны Миннур апа белән авыл үзеш­чәннәре оештырган спектакльләргә яратып йөр­гәннәр. Ә болай, кайчагында телевизордан караштыргалыйбыз, ди.

— Хәзерге кинолар кызык түгел! Тоташ сугыш, гел бандитлар. Суга-суга, күпме типкәли, ә теге һаман үлми. Чын түгел бит! Беркайчан карап туймаган киноларым бар — “Кубанские ка­заки”, “Смелые люди”. Менә алар тормышчан ичмасам! Иске булсалар да, хәзер дә карап була, — ди ул.

Насыйх абый белән Миннур апаның бергә яшәүләренә 50 ел икән. Ике бала үстергәннәр. 6 онык, 3 оныкчыклары бар.

— Җәен киерелеп печән чабам, балаларыбыз тату. Менә, Алла боерса, быел бер оныгыбыз укып бетереп, кулына диплом ала. Бәлки, Мамадышка кайтырмын әле, дип сөендерде. Дөньялар тыныч, тамагыбыз тук. Безгә тагын ни кирәк? — ди ул, канәгать елмаеп.

Мамадыш.             

 

Алсу Сабирова | 03.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры