Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Сөлек сау канны иммәс!”

Фәридә апа янына бары бер генә максат — аның белән әңгәмә корырга дип барган идем... Мамадыштан килгән Роза апаның 20 сөлек салдырып торып баскач: “Күз алларым томанлы булып тора иде, яктырып китте бит дөньялар! Әле тагын бер 20-30 ны алыр идем!” — диюеннән көнләшеп куйдым. Иртәдән авырткан башка, колакка җитеп сикергән йөрәккә дәва булмас иде микән бу сөлекләр дигән уйларымны әллә табибә Фәридә Шәкүрова укып та алды инде?! “Күз карашларың бер дә ошамый, әйдә бер биш кенә сөлек салып карыйк!” — дигәч, куркуны артка ташлап, бик тиз ризалык бирдем. Сөлекләр белән “танышуымның” бер генә мизгеле хәтергә уелып калды: тәнне кычыткан чаккан кебек булды... 5-10 секундтан соң сөлек тәнгә үзенең авыртуны баса торган матдәсен җибәреп тынычландырды да, инде бернинди авырту сизмәдем. Күз алларым яктырды, йөрәк тынычланды. Озак вакытлар тынчу бүлмәдә яшәп, саф һавага чыккан кешедәй хис иттем үземне. Бер ялган түгел: тын юллары киңәеп, дөньялар яктырып киткәндәй тоелды. Дәваланып яткан арада Фәридә апа сорауларыма җавап таба торды.

 — Фәридә апа, сез югары белемле табибә. Халык медицинасына кереп ки­түегезне традицион медицинадан канәгатьсезлек дип аңларгамы?

— Моны чынлап та шулай аңлатырга мөмкин. Шәфкать туташы булып эшләгән чорда ук авыруларга биргән дару төймәләренең бер җир­не дәвалап, икенчесен агулавын күреп бик үртәлә идем. Башта үләннәр белән дәвалау, ягъни фитотерапия белән мавыктым. Без бит табигать балалары, димәк, шифаны да табигатьтән эз­ләр­гә кирәк дип санадым. Аннары кеше тәнендәге тиеш­ле нокталарга тәэсир итеп дәвалау мөмкинлеге — энә терапиясе серләренә төшенә башладым. Бу төр дәвалау буенча махсус курс­лар бетердем.

Эш тәҗрибәм арткан са­ен халык медицинасының башка алымнары турында да уйландым. Әниемнең “Файдасы бик зур” дип, күр­ше авылга сөлек салдырырга йөрүе исемә төште.  Тоттым да Мәскәү­дәге гирудотерапия курсларына укырга киттем. Энә белән дәвалаганда ук кеше организмындагы бөтен нокталар турында хәбәрдар булсам да, махсус белемем булмыйча, сө­лек сала башларга җөрь­әт итмәдем. Хәзерге “үзеш­чән” сөлек салучыларга хәй­ран калам: һәр кеше үз  эше бе­лән генә шөгыльлә­нергә — табиблар дәваларга, укытучылар укытырга, рәс­самнар рәсем ясарга тиеш. Андыйларны бер дә намуслары борчымый микән: авыру бит дәва алам дип йөреп, чирен дәваларга мөм­кин булган вакытны үт­кә­реп җибәрергә мөмкин...

Мин югары белемле табибә, Мәскәүдә фитотерапия, рефлексотерапия, гирудотерапия курслары бетергән кеше. Ничә еллар буе сөлек салу белән шөгыль­лән­гәч, инде тәҗрибә дә шактый туплангандыр. Әмма һаман, елына өч мәртәбә Мәс­кәүгә барып, белемемне арттырып торам, бер генә чирне җиңүдә яңа алым барлыгын ишетсәм дә, үз­ләш­терергә тырышам. Шул рә­вешле  кешеләргә яр­дәм итә алуыма чиксез куанам!

— Сөлекләр шулкадәр кодрәткә иямени?

— Бу Ходайның кодрәте — ул шулкадәр камил җан ия­лә­рен яраткан. Сөлек  кеше ор­ганизмына үз селәгәе бе­лән 150 төрле дару кертә. Аларны юкка гына “тере да­ру” дип атамыйлар! Ул бит бөтен төр авырудан дәвалый: кан басымын җайга са­ла, аяклардагы веналарның варикоз киңәюеннән, нерв авырулары, үпкә ялкынсынуы, тире авыруларыннан, хатын-кыз авырулары, миома, балага уза алмау, климакс, тромбофлебит, колак, күз авырулары, баш авырту, инсульт, атеросклероз, башта кан йөреше начар булудан, паралич, инфаркт, сидек тотмау, простата аденомасы, импотенция, хатын-кыз салкынлыгы, склероз, калкансыман биз, авыз куышлыгы авырулары, йөрәк, ашказаны-эчәк, бавыр, бөер авырулары, стенокардия, ревматизм, аллергия, бронхиаль астма, бронхит, хирургия авыруларыннан  коткара. Сөлекләр организмнан начар канны суырып, бавырны чистарта, бөернең эшен җайга салып, буыннар сызлаганда шешләрне кайтарып, эчәкләрнең эшчәнлегенә уңай тәэсир ясыйлар. Шулай ук кан тамыры эчендәге май төерчек­лә­рен бетереп, аларны кислород белән баетып, мат­дәләр алмашын яхшырталар, картайган тамырларны яшәртәләр, организмны агулы калдыклар-шлаклардан чистарталар. Хәтта патша за­ма­нында югары катлау кызлары кичке балларга барганда битләре матур булсын, күзләре ялтырап торсын өчен сөлек куйдырганнар. Бүген яшь кызлар ябыгырга дип сөлек салдыра башлады. Иң мөһим моментларның берсе — сө­лектә булган матдәләр кешенең иммунитетын — авыруга каршы тору көчен арттыра.

— Дәвалау процессы ничегрәк бара?

— Кешенең яше, җе­несе, темпераменты, организмының теге яки бу дәва ысулына сизгерлеге, авыруның ни дәрәҗә­дә катлаулы булуы — барысы да исәпкә алына. Миндә бит чирне си­зү сәләте дә көчле (чынлап та, Фәридә апа бармак очлары белән тәнемә орынып “диагностика” ясады, бер генә авыруым белән дә ялгышмады — Э.Җ.). Авыруына карап, салынасы сөлек, дәвалау курсы саны билге­ләнә. 5 тән алып 16 тапкырга кадәр сөлек салдыру да кирәк булырга мөмкин. Сө­лек кеше тәнендә ярты сә­гать тә, ике сәгать тә зарарлы канны суыра ала. Аннары алар үзләре тәгәрәп төшә. Кайчак, авыруына карап, берникадәр вакыттан соң сөлекләрне үзем дә алам. Авыру канны суырган сөлек шундук юк ителә, бер сөлекне берничә кешегә кую түгел, хәтта бер үк кешегә дә куярга ярамый. Чөн­ки алар авыру мәгъ­лү­матны күчерергә мөмкин. Сө­лекләр суырган урыннардан соңыннан бер тәүлек дәвамында бераз кан саркып тора. Моннан куркырга кирәкми. Ди­мәк, кирәкмәгән шлаклар һәм сыекчалар чыгуын дә­вам итә.  “Сөлек сау канны иммәс!” дигән борынгылар. Сөлек — ул кеше организмына бер зыян да салмыйча дәвалый торган җан иясе. Ләкин аны бел­мәгән килеш тәннең теләсә кайсы урынына куярга ярамый! Авыруның диагнозына карап, сөлекне тиешле җиргә куям. Әмма сө­лек үзе дәваларга кирәк булган урыннарга гына ябыша. Алар бит шулкадәр акыллы!

— Фәридә апа, ул сөлекләрне сатып алып, шулкадәр тәрбия кылгач, үтерүе бигрәк кызганычтыр ин­де?

— Сөлекләрнең югары сыйфатлысын — Мәс­кәү биофабрикасында үрчетелгәнен генә алам. Аларны бик тәрбияләп саклыйм. Күзгә карап торган җан ияләре бит алар, әлбәттә, юк итү кызганыч. Әмма ни хәл итәсең, кеше гомере белән шая­рырга ярамый! Миндә базарчы холкы юк. Сө­лек­ләр­нең кодрәтенә һәм миңа ышанса гына авыруның хә­лендә алга китеш булырга мөмкин. Дә­валанучы­лар­га еш кына: “Ходай булыша, мин тырышам, сез чын кү­ңел­дән терелергә телисез!” — дип искәртәм.

— Сөлекләр белән дәвалану бөтен кешегә дә килешәме соң?

— Авыруның үзенчәлегенә карап. Гемофилия, канда гемоглобин түбән булганда, кан начар оеганда, ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә кан алдыру ярамый. Аннары йөкле хатыннарга сөлек салмыйм.

— Фәридә апа, сез табибә буларак күзәтү ясыйсыздыр, хәзер сау-сәла­мәт кешене көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый кебек. Ничек уйлыйсыз, бу нилектән?

— Танышларыгыз ара­сын­да да игътибар иткәнегез бардыр, дөнья мәшә­катьләренә җиңел карап, проблемаларны йөрә­генә якын китермичә тормыш ит­кән, ваемсыз, сабыр, салмак кешеләр 90-100 яшькә җи­тәләр. Ә һәрнәр­сәгә кайгырып, булсын дип кирәгеннән артык тырышучылар даими борчылулар белән иммунитетларын түбә­нәй­теп, үзлә­ренең гомерен дә яшәмичә китеп ба­ралар. Кеше тормышында ү­пкә, рән­җеш, ярсу кебек куркыныч эмоцияләр бар. Бу хис-тойгылар күп очракта иң кечкенә күзәнәк­ләргә кадәр үтеп, организмның тормыш программасын җимерә. Шулай итеп авырулар килеп чыга, хәтта яман чирләр дә туа.

Сәламәтлек экология торышына, нәрсә ашавыбыз-эчүебезгә бик бәйле, химик юл белән ясалган көнкүреш әйберләре организмның им­мунитетын какшата. Дә­валанырга килүчеләр арасында бик авыр хәлдәгеләр дә бар. Сәламәтлеккә, әйт­кәнемчә, гаиләдәге һәм җәм­­­гыятьтәге психологик ба­сым да йогынты ясый. Мә­сәлән, дәваланырга килгән бер ханым 20 ел психик яктан авыру ире белән гомер кичерә. Беренче дәвалау сеансыннан соң ул үз кичерешләрен сөй­ләде. “Дөньяның матурлыгын да тоймый яшә­гән­мен икән бит! Сөлек салдырып чыккач, урамдагы агачларга, чәчәкләргә сок­ландым. Өйгә кайткач, җырлый-җырлый савыт-саба юдым. Минем бит инде 20 ел җырлаганым юк иде!” — диде. Сөлек бит ул нервларга турыдан-туры шифалы тәэсир ясый. Моны гипноз белән дәвалау ысулына тиңләргә була.

— Дәвалану курсының тәэсире озаграк саклансын өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

— Дәвалау алганнан соң әле бер ай чамасы организм үзе сихәтләнү режимында эшли, көчле процесслар бара. Менә шул вакытта дө­рес туклану сихәтләнү процессын 75 %ка арттыра. Әгәр кеше өйгә кайтып элеккечә гаиләдә тынычлык таба алмаса, туклануын үзгәрт­мәсә, аракы эчсә, вакытын һәм акчасын әрәм итеп алган дәвалау курсларының файдасы аз булырга мөм­кин. Дәваланган кешегә гаи­ләсе рухи яктан да, физик яктан да булышса, терелү процессы күпкә тизрәк бара.

— Авыруларын ничек җи­ңәргә белмичә ике юл чатында калган кешегә нин­ди киңәш бирер идегез?

— Чирдән куркырга ки­рәк­ми, нибары сигнал бир­гән организмны тыңлап, дө­рес, файдалы дәвалану ысулын сайларга кирәк. Тормышта бер әйбер дә эзсез узмый. Кайвакыт олы яшь­тәге кешеләр, мин карт ин­де, бу картлык авыруыдыр дип, үзләрен тынычландыралар. Уйлап карагыз әле, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерне исән-сау үтү җиңелме, әллә инде сыкрап-сыктап яшәү рәхәт­рәк­ме?! Авырган белә: сәламәт кеше төнлә йоклап ял итеп торса, чирлегә төнне үткә­реп җибәрү дә авыр. Авыруыгызны “кочаклап” яшәмәгез! Дөньяда яшибез икән, бу — үзе зур бәхет. Исән-сау булыгыз! Күңелләрегез шатлыктан янып торсын, үзегезне яратыгыз. Һәм онытмагыз: бәлки, якыннарыгыз да нәкъ менә сезнең җылы сүзегезгә, игътибарыгызга мохтаҗдыр. Әнием гел: “Кешенең исән чакта кадерен белергә кирәк, үлгәч соң була. Шуңа күрә вакланмагыз, тәмсезләнмәгез, аны соңыннан “җыеп алу” авыр!” — дип әйтә торган иде. Уйлап карасаң, шулкадәр мәгъ­­нәле сүзләр бит!

Фәридә апаның “Без бит табигать балалары, ди­мәк, шифаны да табигать­тән эзләргә кирәк” дигәне сүз­дә генә калмаган. Авырулар биредә энә терапия­се, фитотерапия, гирудо­те­рапия, гомеопатия кебек ысуллардан тыш ләм бе­лән дәвалану курслары да үтә ала. Ә үзендә дәвала­ну­чыларга ул: “Сөлек тәнегезне чистарта, шуның бе­лән беррәттән җа­ныгызны да сафландырырга тырышыгыз. Кальбегезнең пакь­леге йөзегездә чагылыш таба!” — ди.

 

 

Фәридә Шәкүрова гаиләсе белән

 

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 13.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры