Шимбә 17 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“1 КӘҖӘ 6 ЛИТР СӨТ БИРӘ”

Әлки районы Базарлы Матак авылында гомер итүче Агаповлар гаиләсе үткән ел 30 кәҗәгә исәпләнгән гаилә фермасы ачып җибәргән. Үзләре Базарлы Матакта яшиләр, ә сакалбайлар 4-5 км читтәге Түбән Биктимер авылында тора. Ферма Нина исеменә теркәлгән. Биредәге эшне нигездә ул контрольдә тота. Инде ничә еллар руль артында йөргән әңгәмәдәшемә бу ике араны үтү күршегә кереп чыгу кебек кенә икән. “Өй белән Биктимер арасын көнгә биш-алты урыйм. Бу миңа авырлык тудырмый”, — ди ул.

      

 

   “Литры 50 сумнан”

Кәҗәләр фермасы булдыру — Нинаның күптәнге хыялы. Район авыл хуҗалыгы идарәсенә кереп киңәш­ләшкәч, бу эшкә ныклап алынырга булган. Дәүләт 500 мең сум акчалата ярдәм биргән. Эш­не тиз тотканнар, гаилә фермасын үткән ел­ның 16 ию­нендә төзергә керешкәннәр, ноябрьдә эш­ли дә башлаган. 30 га исәп­ләнсә дә, анда иркенләп 50 кәҗә сыя, әлегә алар 14 кенә. Якын арада арттырмакчы булалар. Моңа өстәп кә­җә­ләр белән бергә 2 сы­ер, үгез дә шунда тора. Әле тагын 2 сөтлебикә алмакчылар.

Кәҗәләр аз булса да, сөте сыйфатлы, чөнки аларның барысы да “Заанинский” токымыннан.

— Бу токым турында ике ел элек ишеттем. Ышанмассыз, Питрәч якларыннан ике зур кәҗәне 30 мең сумга алып кайттык. Калганнарын Зәйдән, Свияжскидан һәм башка җирләрдән юнәт­тек, — дип сүз башлады Ни­на. — 30 мең бер яхшы сыер бәясе бит. “Заанинский” кыйм­мәт булса да, үзен аклый. Әле­гә берничәсен генә савабыз. Килә­чәк­тә, баш саннары арткач, савым аппаратлары юнәтү ягын карарбыз. Кәҗәләребез 6 шар литр сөт бирә. Кеп-кечкенә малкай өчен бу зур күр­сәткеч!

Сөтне көн саен урнаштырып барабыз. Аеруча балалар өчен дип әниләр өйдән килеп ала. Бер литрын 50 сумга бирәбез. Бу кыйммәт түгел. Кәҗә сөте файдалы, төрле авырудан дәваларга сәләтле. Сөте майлы, тәмле. Бернинди ис килми. Эштәге хезмәттәшләрем: “Кәҗә нин­ди генә токымнан булса да, кәҗә булып кала инде. Сөте бигрәк исле”, — диләр. Кызык өчен генә берсенә сы­ерныкын, икенчесенә кә­җәнекен салып, эшкә ике бан­ка сөт алып бардым. Кыз­­­лар эчте, әмма тәмен аер­мадылар. Үзебез дә гел эчәбез. Куяннарга да бирәбез.  

 

“Һәр кәҗәнең үз холкы”

Монда һәр кәҗәнең кушаматы бар. Кайсыларын элекке хуҗалары кушкан, бер өлешенә Нина үзе кушамат таккан. Ул һәр кәҗәнең биографиясен, үзенчәлек­ләрен санап чыкты.

Кырый бүлемдә яшәүче кәҗә Кузя кушаматлы. Гел игътибар үзә­гендә булырга яратуы сизелә. Кайчак артыгын да кылана, сугыш чукмары, нәрсә эшләгәнен белми, тыңлаусыз икән. Янәшәсен­дә Зинка. Хуҗасы сүзлә­ренә караганда, бик акыллы, өченчесе хәйлә­кәр... Һәр кә­җәнең үз холкы.

— Кәҗәләремнең һәркайсын бик тиз арада өйрән­дем. Хәтта 4 айлык бәкәй­ләрнең дә үз холкы. Барысы да игътибарны ярата. Гел шулар янында кайнашкач, балаларың кебек якын булып бетә икән ул. Бик яратам үзләрен. Кайчак ачуланып та алам. Кирәкмәгән җиргә башларын тыгып, әле кысылып калалар, әле тагын нәрсәдер эшлиләр. Андый чакта эләгә инде үзләренә, — ди Нина.

   

“Әремне дә әрәм итмәдек”

Нина  Түбән Биктимердә гаи­лә фермасы янәшәсендә та­гын ике иске өйне сатып алып, җирләрне зурайтырга исәпли.

— Очына чыга алсам, җир­­ләренә печән чәчәр идем, — ди ул. — Әлегә азык запасыбыз җитәрлек, Аллага шө­кер, киләчәк өчен тырышуым. Азык белән күр­ше авыл фермерлары булыша, рәх­мәт аларга.

Азык әзерләүдә Нинаның каенатасы Михаил Кузьмич аеруча тырыш. Бөтен эшне ул башкарып, яшьләргә юнә­леш биреп тора икән. 

— “Җирдә үскән һәр чүп үләне кадерле. Әреме дә, кычытканы да кышын бик кирәк. Берсен дә калдырмый җыегыз, иренмәгез”, — дип кабатлый ул безгә. Үзем дә мондый эшләрне яратам. Бергәләшеп җәй буе әрем, ромашка, алабута һәм башкаларны җыеп киптереп бәй­ли торгач, сәндерә тулды. Алар яшел чәйне хә­терләтә. Кечкенә бәйләм­нәр кәҗәләргә дә яхшы, куяннарга да бер дигән. Малкайлар да кешеләр кебек бит, азык төрләндергәнне ярата. Алларына гел фураж да печән генә салып булмый. 

Кәҗәләре иркә Агаповларның. Хуҗалары җәй буе бакчада тырышып үс­тер­гән кабак, кишер, чөгендерне ашап рәхәтләнәләр. Бәрәң­гедән дә өз­миләр үзләрен. Яшел­чә салаты гына ашап ята бу бәхетле кәҗәләр. 

Алларына печән салуны да бик җайлы эшләгән хуҗалар. Аб­зарда коридорның буеннан-буена пе­чән­не ике якка идән­гә салып чыкканнар. Кә­җәләрнең һәр бү­лемендә икешәр баш сыешлы тишекләр ясап калдырганнар. Маллар шуннан гына сузылып ашый.

— Кәҗәләрнең асларын башта көн саен алыштырдык. Танышларыбыз алай эшләмәгез дип ки­ңәш иттеләр. Тирес күб­рәк җыелганда идән җылырак була.  Кәҗәләр хәйләкәр, печәннең бөртекле йомшак өлешен ашап бетерәләр дә калын сабагын аерып калдыралар. Менә шуны асларына салабыз, — ди Нина.  

 

“Бәлешкә — куян ите”

Агаповлар гаиләсе куяннарны да мулдан үрчетә. Моннан берничә ел элек Ни­на 10 озынколак алып кайт­кан. Ә бүген алар саны 200 дән арткан. Анда калифорния, “бабочка”, великан — нинди генә токым юк.

— Хәзер кемнең артык куяны бар, миңа бирә, — дип көлә Нина. — Менә бу великанны күптән түгел бер мәк­тәп директоры китерде. Тәр­бияләргә вакыт юк, суярга кызганыч, синдә торсын әле, ди. Рәхәтләнеп алып калдым. Бездә оялар җитәр­лек.

Оя дигәннән, күбрәк аралашкан саен әңгәмәдәшемнең осталыгына шаккатам. Ире Валерий белән 30 лап оя ясаган ул.

— Төрлечә үлчәп карадык, сызымнар сызып башкарып чыктык, — дип искә төшерде Нина. — Куян ояларының ишекләрен сеткадан ясадык. Бер азартка кергәч, бу эш ошап китте. Ул чакта куяннар аз иде, ә ояларны кирәгеннән артык ясап куйдык. Менә барыбер кирәге чыкты.

Алар куян итен сата, дуслары-туганнарын да иттән өзми, үзләре дә гел шуннан файдалана. 

— Бәлеш, өчпочмакка хәзер куян ите генә турыйм. Ничек тәмле икәнен белсәгез! Каз итен алыштыра. Асравы да читен түгел. Калган ризыкны шуларга бирәбез. Кишерне капчыклап ашаттык. Кипкән үлән яраталар. Печән, солыдан өзмибез. Әле менә бер атна буе, ма­йонез чиләгенә тутырып, алларына кар куябыз. Мондый салкында су тиз туңа. Савытлары ярыла. Ә кар белән бик җайлы. Куян асрау гомумән отышлы. Дүрт айда өлгерә. Унар бала китерә, —ди әңгәмәдәшем.

 

“Казаныгыз үзегезгә булсын!”

Нина мал-туар, кош-корт өчен үлеп китә. Көн саен ир­тәнге сәгать 4 тә тора, кичен 10 да ята. Фермерлыктан тыш Әлки районы мәгариф бүлегендә дә эшли.

— Иртүк фермадагы эш­ләремне бетерәм дә, кайтып юынып, бизәнеп-ясанып, сә­гать 8 гә эшкә китәм. Эш кешене яшәртә. Ирем Валерий да тырыш, көне буе газ өл­кәсендә эшли. Аз гына бушадымы, ферма тирәсендә кайнаша, — ди әңгәмә­дә­шем.

Нина ничек шулай яшь кү­ренә дисәм (инде зур кызлары V курста белем ала, кеч­кенәсе 10 нчы сыйныфта укый — Л.Й.), аны эш яшәртә икән!  Гаиләдә ир белән хатын бер уй белән янганда, кызыксынулары уртак булганда авыр эшләр дә җиңел­рәк биреләдер ул. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы инс­титутында да бер төркемдә укыган алар. Менә язмыш ике авыл җанлы кешене кайда очраштырган.

Нина үзе Менделеевск кызы. Өйләнешкәч, Казанга да китеп караганнар.

— Дүрт көннән артык тора алмадым. Казаныгыз үзегезгә булсын дип кайтып кит­тем. Менә шу­шы мал-ту­ар арасында кайнашу, йорт, бакча, җир эше җитми анда, — ди Нина.

5 ай эчендә буш җирдә ферма торгызып, аларны мал һәм азык белән тутыра алгач, башка вак-төяк эш­ләрнең аңа “пүчтәк” кенә булуы аңлашыла.   

Әлки районы. 

Нина

 

 

Гаилә фермасы 

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Калхузник 29.02.2012 13:39:51
"Хәтта 4 айлык бәкәй­ләрнең дә үз холкы."
"Бәкәй" бәрән түгел микән ?
Нигә кирәк булды икән "ферма" ачарга ?

"Ферма" булса налог түләргә туры килә бит !
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры