Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Кыз алып кайтырга акча җыябыз”

Айгөл Сагынбаева күңелле мәшәкатьләр белән яшәп ята икән — Казанда фатир алып, ремонт эшләре башлап җибәргәннәр. Бирегә күченәләр, димәк? — Кайда яшәвем, эшләвем белән концертлар вакытында да еш кызыксыналар: “Мин бик бай кеше. Географиям киң. Башкортостанда тудым, Уфада эшлим, Казанда торам”, — дип уенын-чынын бергә кушып җавап бирәм. Әйе, хәзер монда яшәячәкбез. Ниһаять, ике бүлмәле фатир алдык. Әлегә ремонт ясыйбыз. Танышлар, дуслардан кемнең вакыты бар, рәхмәт яугыры, шулар килеп булыша. Берсе обой ябыштыра, икенчесе аш бүлмәсе стенасын буйый, шул арада ишек куйдырабыз... Мәш киләбез. Әлегә Казанда саналабыз гына. Һаман ике арада йөрүне дәвам итәбез. Каенана-каената янында да, бездә дә еш булабыз. Әле кызыбыз Әмилә каенана-каенатада калды, — ди Айгөл.

 

   “Әмилә “эш сөючән” дигән­не аңлата”

— Айгөл, кызыгызның исеме матур. Кем сайлады?

— Бала тудыру йор­тыннан кайткач, сабыебыз ике-өч көн исемсез торды. Ниндиен ге­нә уйлап карамадык. Каенатам, Латыйфа ку­шыйк, диде, каенанам күңеленә Мәли­кә хуш килде, әнием Әдилә булуын теләде, мин Әминәгә тукталдым... Исемнәр китабын актара торгач, ирем Әмиләне сайлады. Ул “эш сөючән” дигән­не аңлата. Әле шуннан соң да үзара бәхәс чыкты (көлә). Эшне жирәбә тотып кына хәл иттек. Анда Әмилә исеме җиңде.

Кызыбыз биредә туды. “Мин Казан кызы!” — дип йө­ри. Икебез дә Игезәкләр йол­дызлыгында, Кабан елын­да тудык. Шуңадырмы хол­кыбыз да бик охшаш. Үз­сүзле ул. Үземне дә бик сабыр, тыныч димәс идем. Кы­зым үзенекен эшләмичә туктамый. Әнием кайчак: “Әмиләнең холкы әйбәт­рәк әле, синеке катлаулырак иде”, — дип әйтеп куйгалый.

— Үзегездән шулай атналар буена аерылып тора аламы? Еламыймы? 

— Калдыргаларга туры килә шул. Монда ремонт вакытында аңа читен булачак, игътибар да аз тиячәк. Ә ике як әти-әни­ләр оныкларын бик рәхәтләнеп алып калалар. Еламыймы дигән­нән, бүген менә бишенче көн кү­решмибез ин­де. Бик сагындым үзен. Каенанам шалтыратты. Әми­лә дә юксынып, фо­тосурәтләремә карап, кайбер киемнәремне кочаклап елап алган. Ара ерак бит. Үземнең дә тизрәк ремонтны тәмамлап, Уфага кайтасым килә.

— Әмилә белән холкыбыз охшаган, дисең. Ә җырлау ягыннан ничегрәк?

— Ничек кенә килештереп җырлый әле ул (көлә). Әйт­кәнемчә, хәзергә Уфада калып торды. Көн саен әнкәй белән әткәйгә, каената-каенанамны күздә тотуым, концерт куя икән.

 

“Тәкъдим дә ясап тормадың бит син ми­ңа”, дим...

— Ирең Вадим белән ничек танышуыгызны да искә төшерик әле.  

— Вадим Уфа егете. Безне 2006 елда дустыбыз, җырчы Ринат Гыйләҗев таныштырды. 28 апрель иде. Озак очрашып йөр­мәдек. Ирем бик төгәл, эшне тиз тота торган кеше. Әти-әнисе бе­лән сөйләшеп куйган да, миңа: “Әти-әниең ир­тәгә көтсен, си­нең кулны сорарга киләчәкләр”, — дип әйт­мәсенме?! Уйларга, икеләнеп торырга да калдырмады. Әле хәзер дә кайчак: “Тәкъдим дә ясап тормадың бит син ми­ңа”, — дип шаяртып төрт­те­реп куйгалыйм. Шул ук елның 25 августында никахыбыз, 27 октябрьдә туебыз булды. Кияүгә бик тиз чыксам да, үкенмим, Аллага шөкер. Бер-беребезне аң­лап, яратып яшибез.

— Юрист Вадим бик таләпчән түгелме? Син аның өчен нинди хуҗабикә? 

— Үземне бер дә начар хуҗабикә ди­мәс идем (кө­лә). Өй эшләрен рәхәт­ләнеп башкарам. Авылда да, каенанам янында да бергә мәш киләбез. Пешерергә бик яратам, күңел биреп эшлим. Бер­кайчан “әй, ярар әле” дип башкармыйм. Кызым да хәзер үзе­мә кушылып камыр баскан була (кө­лә). Каенанам аны бик ярата, бер дә пычрандырасы килми. “И әнкәй, торсын әле яныбызда. Балачакта үзем дә әни кырында бутала идем. Кү­реп үссен шунда”, дим.

Гаиләдә һәр мәсь­ә­­ләне, вак-төяк булганда да, ирем белән бергә утырып ки­ңәшләшеп хәл итәбез. Ул җитди, үз сүзен итә торган. Ир-ат шундый булырга ти­еш тә. 

 

“Малай кирәкми”

— Әти-әниең, кае­ната-каенанаң ничек яшәп яталар? Әтиең Равил абыйның шәхси эше әле дә үз куәтендәме?

— Аллага шөкер, әти-әнием пар канат булып яши­ләр. Әтиемә быел 55 яшь тулды. Әнием Минзә­ләгә 54 тула. Икесе дә бик тырыш, алардан үрнәк алып яшибез.

Әти-әнием үзебезнең авылдан 15 чакрым читтә, урман арасында, тау итәгендә үзләре генә торалар, эшчеләре дә шунда яши. Хуҗалык бик зур. Әтиемнең пилорамасы да шунда, ул агач эшкәртү белән мәшгуль.

Әнием хуҗабикә, ал-ялны белми йорт тирәсендә кайнаша. Үткән ел 150 каз асрады. Җәй буе шулар артыннан чапты. Жәлләдем үзен. Тәр­бияләгәндә, эшкәрт­кән­дә бик авыр, ә эше бет­кәч, балаларына, туганнарга, тегендә-монда күчтә­нәчкә китеп бетте ул түшкәләр. Берсен дә сатмадылар.

Гаиләбез түгәрәк, дус-тату яшибез, Аллага шөкер. Туганлык көчле бездә. Әле авылга кайтып, энем Азаматның никахын уздырып килдек. Бертуган абыем Алмазның ике кызы бар. Әти-әнием кыз оныкларга бай.

Иремнең ягы да бик тырыш. Алар Уфа янәшәсен­дәге Кабак бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. Каенатам арбитраж судында судья иде. Хәзер лаеклы ялда. Каенанам өйдә генә. Бытбылдыклар асрап, тавыклар тотып, бал кортлары карап матур гына яшәп яталар. Яшелчә, җи­ләк-җи­мешне мулдан үс­те­рә­ләр. Безгә дә рәхәт, күп очракта азык-төлекне сатып алмыйбыз, авыл­дан гына ташыйбыз (көлә).

— Айгөл, Әми­лә­гә ип­тәш алып кайтырга уйламыйсызмы әле?

— Әмилә бик тә кыз сорый. “Миңа се­ңелкәш кирәк”, — ди. “Кызым, акчабыз җи­теп бетми бит. Малай алырлык кы­на бар”, — дибез. Анысына риза түгел. “Малай кирәкми”, — ди. 

Энемнең никахында каенанам ишегалдына вак акча сипте. Аны, җиң­гәчәй акчасы дип, балалар җыярга ти­еш. Бу безнең якларда элек­тән килгән бер гадәт. Кызым бер уч вак акча җыйган. 50 сум­га тула. “Әни, менә се­ңел­кәш алып кайтырга акча җитми дигән идең, мин дә җыя башладым”, — ди. Балакай шуны уйлап йөри икән, хәзерге сабыйлар шаккатыра, җавапсыз калдыра. Менә шулай, хәзер кыз алып кай­тырга акча җыябыз (көлә).

Икенче бала, һичшиксез, кирәк. Әмма бераз соңрак, кызыбыз мәктәпкә укырга кергәч уйлашырбыз дип торабыз. Башта ныклап күченеп, бирегә урнашыйк, барысын да җайга салыйк.


Вадим+Айгөл

 

Ире Вадим, кызы Әмилә белән

 

Айгөл кызы белән

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры