Кукмара районының Зур Сәрдек авылында гомер итүче Зилә һәм Ринат Шәй-хетдиновлар гаиләсе ит ысларга оста. Алар кайчандыр бу эшне үзләре өчен ге¬нә башкарган. Уңышлы килеп чыккан, күрәсең. Авылда сүз бик тиз тарала бит. Тора-бара күрше салалардан да килә башлыйлар. Хәзер Ринатны күп¬-ләр белә. Даими клиентлары шактый. “Бу эшкә куркып кына тотынган идек. Табыш кер¬тә башлар дип башыма да китермәдем”, — ди Ринат.
Алар йортына якынлашканда урамга таралган ис шашлык пешергән чакларны искә төшерде. Җәйне сагынып куйдым.
“Укып вакыт әрәм итмәдем”
Ринат Шәйхетдиновның нибары 11 сыйныф белеме бар. Мәктәпне тәмамлагач, авылда тимерче булып эшкә керә. Ә колхоз таралып, акча бик аз түләнә башлагач, үз өендә эретеп-ябыштыру хезмәте күрсәтергә тотына. Дипломы булмаса да, берничә төрле эшне бер дигән итеп башкара.
— Укып вакыт әрәм итмәдем (көлә). Кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнашкач, тәҗрибә бар. Әмма колхозда бушка диярлек тир түгеп булмый бит. Әкренләп өйдә эшли башладым. Башта тимер эшен генә эшләдем. Үземә кечкенә остаханә булдырдым. Тимерчыбыкны эретеп, маллар бәйли торган чылбырлар ясыйм, яз башында трактор тырмасы ремонтлатырга килүчеләр күп. Моннан тыш чардуган да эшлим, өйләргә батарея кертәм, радиатор ямыйм. Туктап торганым юк, — ди Ринат. — Әнием Фәйрүзәне өйдә оператор дип йөртәбез. Көне буе телефон тынмый. Заказларны ул кабул итә. Машина радиаторын төзәтүемне сораучылар аеруча күп.
Ринат әти-әнисенә бердәнбер бала. Гаиләсе белән төп йортта яши. Хатыны Зилә Кукмара кызы. Ул район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ике бала үстерәләр. Кызлары Илзиягә 6 яшь. Ә уллары Булат 6 нчы сыйныфта укый.
Тимер-томыр эшеннән тыш Ринат һәм хатыны Зилә ит ыслау белән мәшгуль.
“Рекламаны күршеләр ясады”Бу эш белән Шәйхетдиновлар гаиләсе ныклап 3 ел шөгыльләнә. Ә үзләре өчен инде 5-6 ел ыслыйлар. Хәл белергә кергән күршеләре, кунакка килгән туганнары, ысланган итне ошатып, үзләренә дә әзерләүләрен сорыйлар. Барысы да шуннан башлана.
— Берсендә ат ите алдык, бик майлы булды. Үзебез өчен ыслап карыйк әле, дидек. Зилә бидонга су әзерләде. Мин ыслау тәртибен үзләштерә башладым. Тәменә карап, чама белән эшләдек ул чакта. Үзебезгә бик ошады. Өебезгә килгәннәргә дә авыз иттердек. Рекламаны күршеләр ясады. Кешеләр әкренләп өебезгә ит тотып килә башладылар. Аларны кире бормадык, бу эшкә кереп киткәнне сизми дә калдык. Аннан инде чират барлыкка килә башлады. Ике тармакны да үзем алып барам, эшчеләр тотмыйм. Эшеннән кайткач, хатыным булыша, — ди Ринат.
“Иң тәмлесе — ысланган ат ите”Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ыслау өчен ат ите иң җайлысы һәм иң тәмлесе. Шулай ук үгез, тана итеннән дә яхшы килеп чыга. Килограммлап та, боты белән алып килүчеләр дә бар икән.
— Берсе хәтта дүрт бот ыслатты. Җиренә җиткереп әзерләнгән итне туңдыргычта сакласаң, ел буе торса да бернәрсә булмый. Аның зарары юк. Балаларыбыз да яратып ашый. Чамасын гына белергә кирәк. Ә кибеттә сатылганның сыйфатына гарантия биреп булмый бит. Хәзер колбаса да туйдыра башлады, казылык сатучылар да арта бара. Ыслаган ит әле артык популяр түгел. Шуңа тансык дип, күпләр кызыксына, — ди Ринат.
Ыслау тәртибе. Ат итен 15 кә 15 яки 15 кә 10 см лы кисәкләргә бүлгәлиләр, бидонга тозлы суга салалар. 1 кг ат итенә 50 г тоз, тәменә карап сарымсак, түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы, суган кирәк. Тәмләткечләрне һәркем үзе теләгәнчә куша. Бидондагы су итне күмәрлек булырга тиеш. Ат, шулай ук сыер, үгез итен суда 10-14 көн тотарга. Ә каз түшкәсе 3-5 көндә әзер була. 1 каз түшкәсенә 500 г тоз исәпләнә. Иткә тоз сеңеп беткәч, махсус шуның өчен сатыла торган шпагат җеп белән бәйләп, ыслый торган мичкә эләләр. Төтен эчендә 12 дән 18 сәгатькә кадәр тоталар. Шушы вакыт эчендә әкрен генә пешеп җитә ул.
— Тозлау эшен хатыным башкара. Дегустацияне дә ул үткәрә. Минем җаваплылыкта итне бүлгәләү, ыслау процессы, мичне карау, — ди Ринат.
“Туйларга — ысланган каз”Соңгы елларда каз түшкәсен ыслату аеруча ешайган. Яңа ел алдыннан да, табынга куярга дип, күп кеше заказ бирә икән. Туйга, никах мәҗлесләренә каз ыслата башлаганнар.
— Кайчак түшкәне китерәләр дә тиз генә өлгертеп бирүебезне сорыйлар. Ике көннән соң, әзер булмадымы, дип килеп тә җитәләр. Алай тиз эшләгәндә 100 % ысланып өлгерми ул. Без алдан ясап куймыйбыз, чөнки үзебезнең ит белән эш итмибез. Кешеләр заказ биреп, итләрен китергәч кенә үлчәп эшкә керешәбез. Үзебезнең итне фәкать үзебез өчен генә кулланабыз, — ди Ринат.
Кайберәүләр соравы буенча, Ринат каз түшкәсенә кара җимеш, алма кебек җиләк-җимеш тә тутырып ыслый. Кем ничек сорый, шулай эшләп бирә. Алай аеруча тәмле була, ыслану процессында җимеш, алма иткә тагын да тәмле хуш ис өсти. Алма, мәсәлән, итнең үзенә күрә бер әчесен ала икән. Үрдәкне дә шул ук ысул белән ыслап була.
Бәяләргә килгәндә, бер каз түшкәсен ыслату клиентка 200 сумга төшә. Ә ат, сыер итенең бер килограммын 35 сумга башкаралар.
“Утын зур роль уйный”Ринатның кулыннан килмәгән эш юк. Иске-москы тимер-томыр табыштырып, ыслау өчен мич ясаган. Әле алай гына түгел, бинаны — җитештерү комбинатын да үзе төзегән. Артык суык көннәрдә эш урынын җылытырга дип, тагын бер мич чыгарган.
Ыслый торган мичнең аскы катында ике электр плитәсе тора. “Утны күп ала, әмма моңа артык игътибар бирмим, вакланмыйм”, — ди Ринат. Пычкы чүбен плитәләр өстенә сала. Аны ике сәгать саен өстәп тора. Төтен әкрен генә күтәрелеп, өске рәткә тезелгән итне пешерә. Урта өлешкә, итнең мае эреп ут өстенә таммасын өчен, поднос куела.
Ыслау өчен усак, каен утынын куллансаң, ит тәмле була. Алмагач ботаклары да әйбәт. Нинди утыннан файдалану зур роль уйный. Ылыслы, сагызлы агачныкы ярамый. Ремонттан калган, иске-москы такта кисәкләреннән җыелган пычкы чүбе дә рөхсәт ителми. Чөнки аннан ят ис килеп, ул иткә сеңә, ризыкның тәмен боза. Ринат махсус пилорамага төшеп, анда яңа һәм ыслау өчен кирәкле такта ярдырганнарын көтә. Пычкы чүбенә бер генә калдык та керергә тиеш түгел.
“Үзеңә эшләү рәхәт икән”Әйтүенчә, әңгәмәдәшем бу эшне яратып, бик теләп башкара. Әгәр ел әйләнәсе шунда кайнасаң, яхшы гына табыш алып булганын да яшерми.
— Әмма ит ыслау сезонлы эш, — ди Ринат. — Күпләр кышын мал суйгач, сатмаган очракта, итне кайда урнаштырып бетерергә аптырый: бер өлешен тозлый, кисәкләргә бүлеп, туңдыргычка тутыра, фарш ясый... Менә хәзер күпләр ыслатып куя башлады. Әмма кеше гел мал суеп тормый бит. Шуңа апрельгә заказлар шактый кими.
Ә менә каз, үрдәк ыслату җәен дә популяр, чөнки бу туйларга бай чор. Табынга куярга сораучылар күп. Табигатькә ял итәргә чыгучылар арасында куян, тавык, үрдәк ыслатучылар да шактый икән. Шуңа Ринат та: “Сезонлы дип әйтсәм дә, бу эштән артык озакка туктаганыбыз юк. Килгәләп торалар. Моннан канәгатьмен. Ул бит уйнап кына башланган эш иде. Үз эшең булу рәхәт икән. Эшләсәң, бар, эшләмәсәң — юк. Шулай булгач, тырышасың”, — ди.
Ринат хатыны Зилә белән
Ыслау эшләрен шушы бинада башкаралар
Ыслау мичен Ринат үзе ясаган
"Ат итен ыслау иң җайлысы"
Лилия ЙОСЫПОВА | 26.03.2012