Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АЛСУ БЕЛӘН МИНЕ БЕР ҖЫР ТАНЫШТЫРДЫ”

“Татар моңы” конкурсы лауреаты, яшь җырчы Азат Фазлыевны тамашачы әле 3-4 ел гына ишетеп-күреп белә. Ә өйдәгеләр, күрше-тирә, авылдашлары өчен ул күптән җырчы. “Кечкенәдән моңландым. Әти-әни, күршеләр юри котыртып: “Сәхнәдә Азат Фазлыев”, — дип кул чабып җырлаталар иде үземне. Ояла белмәдем, кем әйтсә дә, рәхәтләнеп гел бер җырны — “Сылукай”ны суздым. Шулай булгач, артистлык карьерам кечкенәдән һәм нәкъ менә шушы җыр белән башланды”, — ди Азат, көлеп.

 Тулы исеме: Азат Рафаэль улы Фазлыев

Туган урыны: Әтнә районының Күшәр авылы

Туган көне: 5 гыйнвар, 1988 ел

Белеме: ТДГПУның музыка факультеты

 

 — Сәхнәгә чыгуыма чынлап та әти-әнием этәргеч бир­де, — дип сүз башлады Азат. — Мәктәптә укыганда башта ра­йонара, аннан калада үт­кә­релгән конкурсларга йөрт­теләр. Әтием баянчы. Элек авыл­дагы бөтен мәҗлесне оештырган. Хәзер бик уйнамый, кайчак өйдә күңел өчен кулына гармун ала. Әбием Зәй­түнә дә җырлавымны теләде. Ул миңа беренче булып кечкенә таль­ян бүләк итте.

— Азат, “Картлар йорты” җырына клибың күңелгә тия торган. Анда әти-әниең дә катнаша бугай?

— Клипның бер өлешен үзебезнең авылда төшердек. Чит кешеләр эзләп йөр­мәдем. Әти-әнием, танышлар белән аны бергә ерып чыктык.

Әти-әнием икесе генә яшәп яталар. Әтнә кул сузымында булса да, әллә ни еш кайтып булмый. Әлегә алар җир җимертеп эшләп йөри­. Безне авылда калдырасылары килмәде, ничек тә шәһәр­гә урнаштыру ягын карадылар. “Монда эш тә юк, үсеш тә күренми. Шәһәрдә төплә­нергә булышачакбыз”, — диделәр.

Әнием Зөлфирә Күшәрдә башта мәктәп директоры вазыйфасын башкарды. Пе­н­сия яшендә булуына карамастан, авылда физика-математика укытучысы булмау сәбәпле, һаман да укытып йөри. Әтием колхозда янгын сүндерү бүлегендә эшләде. Хәзер лаеклы ялда.

Әти-әни тик ятмый, авылда аларга эш җитәрлек. Мал-туарны бетерегез, дибез, тыңламыйлар. Әти: “Кө­чебездән килгәндә асрыйбыз әле, сезгә булышып калырга тырышабыз”, — ди. Ярдәмнәреннән ташламыйлар. Без түгел, һаман алар безне карый. Бәрәңге бакчасы да зур. Эш күп. Сирәг­рәк кайткач, миңа азрак элә­гә, бу яктан бераз оят та. Ми­ңа караганда аларга Алсу күб­рәк булыша. Хатыным ягында да әби-бабай үзләре генә яши. Ике якка да кайтырга тырышабыз.

— Син ишле гаиләдәнме? 

— Бертуган апам белән абыем бар. Барыбыз да Казанда яшибез. Хәтта фатир алганда да бер тирәдән булдырырга тырышабыз. Бер-беребезгә терәк булып яшибез. Балаларны әле беребез, әле икенчебез алып ка­ла. Апам Роза белән Рафаэль җизни ике бала үсте­рә­ләр. Абыем Марат белән хатыны Ләй­сәннең кызлары бар. Икенчегә бәби көтәләр.

— Сез бит әле профессиональ фотограф та...

— Бу эшне хатыным да, мин дә яратып башкарабыз. Икебез дә өстәмә шу­шы юнәлештә укыдык, дипломнарыбыз бар. Алсуга бу эш белән ешрак шө­гыль­лә­нергә туры килә. Кайчак туй-юбилейларда рәттән 2-3 көн төшерә. Әле бит ул ат­на буе мәктәптә балаларга музыка дәресләре дә бирә. Соңгы арада, фотограф булып азрак йөр, дип кисәтә башладым. Малай да кечкенә. Гел кешедә калдырасы килми. Үскән саен аңлый, үзе дә: “Һа­ман калдырып китәсез”, — дип әйт­кәли.

Мин ешрак аппаратура белән эш итәргә яратам. Туйларда музыка ягын кайгыртам. Кыскасы, кеше ял иткәндә без эшлибез (көлә).

— Алсу белән ничек танышуыңны да искә төшерик әле.

— Алсу — Балтач районының Куныр авылы кызы. Башта Арча педагогика көллиятендә укыган. Өч кыз “Саф хисләр” төркеме булып оешканнар. Әмма аларның икесе кияүгә чыккач, Алсу Казанда яңа состав җыйды. Аннан укуын ТДГПУның музыка факультетында дәвам итте. Менә шунда таныштык, дөресрәге, безне “Авыр чакта” исемле җыр таныштырды.

Бервакыт шулай университетның аскы катына төш­кәндә бик матур көй ишеттем, барган җиремнән туктап, азагына тикле тыңладым. Фортепьянода бер кыз уйнап утыра. Янына барып, исәнләшеп тә тормыйча: “Нинди җыр бу?” — дип сорадым. “Минем җыр”, — дип җа­вап кайтарды кыз. Сат миңа, дигән идем, ул исә бу көйнең иясе барлыгын әйт­те. Шушы көннәрдә килеп алырга тиешләр, диде. “Бир миңа”, — дидем. Ризалашмады. Максат куйсам, шуңа ничек тә ирешергә тырыша торган гадәтем бар. Нәти­җә­дә бу җырны үземнеке иттем. Аны әле дә яратып башкарам. Шуннан соң аралаша башладык, очрашулар ешай­ды. Алсу белән танышуыбызга бер ел да булмады, өйләнешеп тә куйдык.

— Ике җырчыдан туган Аяз нинди һөнәрләре бе­лән сөендерә?

— Кайбер җырларымның сүзләрен белә, көйләп йөри. Фото белән бик кызыксына. 3 яшьлек баланың кайчак фантазиясенә шаккатабыз. Өйдә, йортта, урамда без күрмәгән матурлыкны тотып алып, шуны фотога төшерә. Хәзер өебездә өч фотоаппарат. Берсе Аязныкы. Аны ир­тән уянгач та сорый башлый.

— Соңгы шалтыратуымда Бәкер шифаханәсендә идең. Яллар ничек узды?

— Ял турында уйлаган юк әле. Күңел ачулар бик сирәк тәти. Анда чыгыш ясарга бардым. Хәзер менә 27 март­та Казанның Филармония концертлар залында үтә­чәк беренче “сольный” концертыма әзерләнәм. Шул ук кичәдә “Мәхәббәт учагы” дип аталган беренче альбомымның презентациясе дә булачак. Концерт бары тик тере тавышка гына корылган. Беренче бүлекне ретро, икенчесен эстрада җырларына багышлаячакбыз. “Мирас” инструменталь музыка ансамбле булачак. Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Ли­лия Муллагалиева, “Саф хисләр” төркеме катнашачак.

— Азат, бу арада яңа фатирлы да булдыгыз бит?

— Ике арада йөрибез. Тулысынча күченеп бетмәдек әле. Әйберләребезнең кайсы кайда икәнен белгән юк (көлә).   

Казанның Модель урамында төзелгән яңа йорттан фатир алдык. Әлегә бер бүлмәлегә генә мөмкинлек җитте. Барына риза. Без яшьләр, барысы да алда. Өй туен бераз соңрак үткәрербез дип торабыз. 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алсу уллары Аяз белән

 

Азат әти-әнисе, апасы һәм абыйсы янәшәсендә

Лилия ЙОСЫПОВА | 26.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры