Шимбә 17 ноябрь 2018 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТАТАР ТҮГЕЛ, БАШКОРТ СЕЗ”

2010 елның октябрендә Русиякүләм халык исәбен алу кампаниясе узачак. Башкортостанда бу эшкә инде күптән тотындылар. Бурыч бер – республикадагы татарларга “башкорт тамырлары”н ышандыру һәм шул татарларны башкортлаштыру хисабына башкорт санын арттыру. Күрше республикадан яу кырыннан төсле “сводкалар”ны яудыралар гына. Әле теге, әле бу районга башкорт телевидениесе, радио, газета-журнал журналистлары “десант” булып төшеп, татарлар арасыннан башкортларны чүпли. Башкортостанның “БСТ” каналында моның өчен көн саен 17.40 та 20 минутлык “Минем кече ватаным”, “Тарихи чәршәмбе” дип исемләнгән махсус пропагандистик тапшырулар эфирга чыга башлады. Газеталарның да пропаганда эше шәп куелган. Төп максат – татарлар күпләп яшәгән районнарга барып, аннан репортажлар әзерләп, халыкка “Бу – башкорт җирләре, cез татарлар түгел, телен оныткан башкортлар, татарлар – килмешәк халык” дигәнне сеңдерү. Мондый сәфәрләр Шаран, Кыйгы, Караидел районнарында булды.

Уфада 33 768 тираж белән чыккан “Башкортостан” газетасы да башкортлаштыру тегермәнен эшкә яхшы җигә. 2010 елның 29 гыйнварында шушы басмада Илдар Акъюлов авторлыгында “Бакалы башкортларында милли үзаң көчле” дигән мәкалә басылып чыкты. Биредә бакалыларның “башкорт асылын яхшы белүе сөендерүе, балаларына тарихи дөреслекне җиткерүне үзмаксат итеп куюлары” куану хисләре белән җентекләп бәян ителә. И.Акъюлов, Бакалы районында 23 тарихи башкорт авылы бар, дип тәкрарлый. Балчыклы, Яңа Балыклы, Ахман, Юлтимер, Казанчы, Үстем, Корыч Караны, Зирекле, Мостафа, Нарателга, Туктагол, Кызыл Бүләк, Камышлытамак, Яңа һәм Иске Корыч, Яңа Урсай, Яңа һәм Иске Катай, Иске Куян, Чакат, Урман, Яңа Кәстәй – барысы да башкортларныкы дип әйтелгән, гәрчә санап киткән салаларның байтагы чеп-чи татар, керәшен, чуваш, хәтта урыс авыллары.

 

Бакалы районы Башкортостанның көнбатышында урнашкан. Ул республиканың Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай, Актаныш районнары белән чиктәш. Бакалы районы чуар, шулай да, татар-керәшен җире дип санала. 1989 елда уздырылган исәпкә алу мәгълүматларына караганда, татарларның саны – 20 093 кеше, ягъни район халкының 62,2 %ы (1979 елдагы мәгълүматлар буенча, татарлар 20 305 кеше булган).

 

Фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган, Бөек Ватан сугышында каһарманлыгы өчен “Кара генерал” кушаматын алган легендар шәхес Даян Мурзин Бакалы районында туган. Еш кына аны башкорт дип күрсәтергә тырышалар, ләкин Даян ага милләтне алмаштыру сатлыкҗан сыйфаты дип саный. Әмма ул туып-үскән Балыклы, аннары мәктәпне тәмамлаган Иске Корыч авыллары хәзер башкортныкы дип атала.

 

– Балыклы – борынгы татар авылы. Бездә керәшеннәр дә яшәде. Исеме тирә-якта балыкка бай күлләргә бәйләп әйтелгән, диләр, – ди Даян Мурзин. – Иске Корыч мәктәбендә татарча да, урысча да укыдык. Авылкаемда 100 % татар яши, күршедә чуваш, керәшен, урыс салалары урнашкан. Башкортны күргән дә юк безнең якларда. Бабакаемның фамилиясе Бикмурзин булган, аннары кыскартылган варианты гына калган. Ул, авылга нигез салучылар – Татарстаннан килгән татарлар, ди торган иде. Әти-әнием дә гомер-гомергә татарча сөйләште. Мине башкорт каһарманы дип әйтергә тырышсалар да, мин – татар, башкорт булырга теләмим. Татар җырларын тыңлыйм. “Үз авылым”, “Сөн буйлары”, “Сабан туе”н яратам. Хатыным милләте буенча белорус, бергә фашистларга каршы көрәштек, ләкин ул минем белән татарча сөйләште. Балаларыбыз да үзләрен татар дип саный.

 

“Башкортостан” газетасында Мостафа да борынгы башкорт авылы дип телгә алына.

 

– Мостафа – 450 еллык тарихлы авыл. Аны өздереп саф татар авылы дип әйтә алмыйм. Авылны икегә аерып, Комыргы елгасы ага, аның бер ягында башкортлар, икенчесендә татарлар яшәгән, диләр. Татар ягына чукындырудан качып килгән 18 татар гаиләсе төпләнгән. Авылда Исте дигән урын бар, анда соңыннан башкортлар килеп утырган дип язалар. Аларны сеңрән башкортлары дип йөртәләр, – ди Нәсимә ханым Маликова. – Мостафа авылында янгын булган, архив материаллары югалган. Дөньялар буталышып бетте, татар белән башкорт арасында кодалашу да киң таралган. Син – башкорт, мин – татар дип бүлгәләү юк. Башкортлар булса да, сөйләм телебез татарча. Узган халык исәбен алу вакытында башкортлар шактый чыкты. Бездә татар мәктәбе, соңгы елларда дәүләт теле буларак башкорт теле һәм әдәбияты укытыла.

 

Үземне татар дип саныйм, чөнки телем, рухым татар. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, иремнең дә тамырлары Азнакайдан чыккан Шәңгәрәй бабайга барып тоташа. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, хет әллә ни эшләтсеннәр, ләкин без татар. Һичшиксез, күбрәк тел белгән саен, кеше мактауга лаек. Татар белән татарча, башкорт белән башкортча сөйләшсеннәр. “БСТ”ны да, “ТНВ”ны да карыйм, “Кызыл таң”, “Юлдаш” һәм “Авыл таңнары” район газетасын, “Башкортостан кызы” журналын алдырабыз. Оныкларым да татарча сөйләшә, бер кызым татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бүген алар Татарстанда яши. Халык исәбен алганда үземне татар дип язачакмын, бу һәр кешенең үз ихтыярында. Татармы, башкортмы, кеше үз тарихы, үткәне белән горурланырга, булганын баетырга бурычлы.

 

Бакалы районында 12 керәшен татар авылы бар. Керәшеннәрнең саны 4 мең тирәсе. Соңгы халык исәбен алу вакытында алар аркасында да башкорт саны артты. Хәтта ки Башкортостанда “керәшен башкортлары” дигән төшенчәне кулланылышка кертә башладылар. Бакалы, Ахман, Корыч Караны, Балчыклы, Яңа Маты, Әрмәш һ.б. – барысы да керәшен авыллары. Бакалының Яңа Илек авылында туган Леонид Чернов “Башкортостан” газетасында керәшен авылларының башкорт дип язылуы хакында аңлатма сорап, БРның Прокуратурасына мөрәҗәгатен илткән. Ул хокукларын мәхкәмәдә якларга әзер.

 

– Үземнең туган һәм башка авылларда да гомер-гомергә керәшеннәр яши. Электән үк иген үстереп, мал үрчетеп көн күргәннәр, – дип сөйләде Леонид Чернов. – Бакалы керәшеннәренең башкалардан аерылып торган сөйләм теле бар, ләкин ул татарча. Бездә борынгы җырлар сакланган. Татарстанның “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле вокалисткасы Светлана Матвеева – безнең авыл кызы. Татарча сөйләшәбез, язабыз, татар китапларын укыйбыз, татар мәктәпләрендә белем алдык. Үземне керәшен татары дип саныйм. 2002 елда берничә керәшен авылын тоташ башкорт дип яздылар. Газетадагы Юлтимер чуваш, ә Казанчы гомумән урыс авылы! Бу нинди хәл?! Татар, чуваш икән, ник аны башкорт дип язарга?! Бу – кешенең конституцион хокукларын бозу. Ничек кенә теләмәсеннәр, барысын да башкорт дип язып бетереп булмый.

 

Газетада, имеш, башкорт җырчылары Бакалыга килми, ә менә татарстанлылар Бакалыдан кайтып та керми дип язалар. Дөрес түгел. “Бәрмәнчек” ансамбле бер ел дәвамында Бакалыга килергә рөхсәт сорады, кертмәделәр! Бакалы – Башкортостанда керәшеннәр күпләп яшәгән бердәнбер район, ник безне милләттәшләребездән аерырга?! Керәшен башкортлары дию дә килеп чыкмас дип уйлыйм. Дус яшәүгә каршы түгелмен, тик гаделлек булсын!

 

Бакалы районында озак еллар дәвамында Белорусия президенты ярдәмчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Урал Латыйпов, абыйлы-энеле шагыйрьләр Ләис белән Фәиз Зөлкарнәйләр, Башкортостанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев туган. Нәҗип абый Ахман керәшен авылыннан. Озак еллар дәвамында башкорт әдәбиятының үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул: “Ахман – керәшеннәр авылы. Үзем керәшен булсам да, башкортча иҗат иттем. Миңа 88 яшь, бу мәсьәләләргә тыкшынасым килми”, – диде.

 

“Башкортостан” газетасында шулай ук игътибарга лаек берничә кызыклы җөмлә бар. Автор бакалылар башкортча сөйләшүгә, курай моңына сусаган дип әйтә. Башкорт журналисты: “Бакалыга Татарстан сәнгать әһелләренең еш кунаклавын ишетеп торабыз. Алар бу якларга җыр-моң өләшү өчен генә юллана микән? Әллә моның төбендә башка максат яшеренгәнме? Әлбәттә, аларны өлешчә булса да яулау, үзләренең якларына аудару кебек мәкерле сәясәт ярылып ятуын сиземләү авыр түгел”, – дип нәтиҗә ясый.

 

Башкортларның үз тарихын барлавы яхшы, әлбәттә. Ләкин бу асылга кайту татар исәбенә эшләнергә тиеш түгел. “И.М.” әлеге теманы алга таба да күзәтеп барачак.

Р. БИКМӨХӘММӘТОВА | 19.02.2010

Мин 26.10.2011 14:04:32
\\\"2010 елның октябрендә Русиякүләм халык исәбен алу кампаниясе узачак...\\\"
Карагыз әле, бу кайчангы язма? Искергән түгелме соң ул? Хәтта темасы да искерә төшкән дияр идем.
 
Айнур 23.05.2011 03:52:16
Ышанмагыз дошман сузенэ, башкорт минем туганым!
Х. Фархи, Уфа-Казан жырынан

Не надо противопоставлять татар и башкир. Одни цель и мысли у обоих. Никаких претеснений татар в Башкирии нет.

Статья разжигает рознь между братскими народами. Лучше бы про ситуацию с татарским языком в Самаре написали и гимназией там...
 
Якташ 02.09.2010 22:07:37
Көндез чыра яндырып эзләсэң дә юк Уфага хәтле башкортлар, ни язсалар да!!! Республикаларны яңадан бүлерләр дип куркалармы соң әллэ)))? Үзебезнеке җитәрлек, Аллага шөкер!!!
 
гыймранова 06.03.2010 13:03:00
\"керэшен башкорты\" дип, башкортлар - богештерэ инде сэфсим. эйтеп карадым, мине жулэргэ яздылар. уф, эчем поша. Азатлык сайтын укый алмыйм, шунын очен.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры