Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Татар дөньясы"
“БАЛ САТЫП, КИТАП БАСТЫРЫРГА ТЕЛИМ”
“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Арча районының Түбән Оры авылында йорт салып ята. Туган нигеземә кайтып торасым килә, ди ул. Гомер буе журналистика өлкәсендә эшләгән Илфат абыйның яңа һөнәре дә ачыкланды — ул бал кортлары асрый башлаган. Ике умартасы белән мәш килә.
Фикерләр (0) | Караулар (5779) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 08.07.2013

УНИВЕРСИАДАГА “БОЙКОТ” — ТАТАРГА ФАЙДАМЫ, ЗЫЯНМЫ?
Узган атнада Франциянең Сорбонна шәһәрендә кабызылган Универсиада ялкыны Владивостокка килеп җитте. Аны зурлап каршы алдылар. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән бергә Русия хөкүмәте вице-премьеры Игорь Шувалов катнашты. Июльдә үтәчәк Универсиада уеннарына әзерлек бер көнгә дә туктап тормый. Ләкин узган атнада кинәт кенә Бөек-британия спортчылары Казанга килмәячәкләре турында хат юллады. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов: “Бу мин бер ел элек Универсиадага игълан иткән бойкот нәтиҗәсе”, — дип белдерде. Исегездә булса, былтыр Русиянең Дәүләт Думасына сайлаулар зур хәрәмләшү белән узды. Бу җәмгыятьтә зур ризасызлык уятты. Шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда халык урам җыеннарын оештыра башлады, кешеләр кулга алынды. Башкалада да риза булмаучыларга көч куллануга, Русия хакимиятенең кеше хокукларын бозуларына ризасызлык йөзеннән Вил Мирзаянов башка дәүләтләргә Казанда үтәчәк Универсиадада катнашудан баш тартыгыз дип хатлар юллады.
Фикерләр (0) | Караулар (1547) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 05.02.2013

“МӨФТИЛӘР ЯРТЫ СӘГАТЬТӘ КИЛЕШӘ АЛА. ХУҖАЛАРЫ РӨХСӘТ ИТСӘ...”
Интернет чорында имамнар да заман белән бергә атларга тырыша. Вәгазьләрен мәчеттә генә түгел, интернетта twitter, facebook аша җиткерүчеләр бар. Дөрес мәгълүматны чамалап сайлап алырга ярдәм итеп, блоглар язучылар күп түгел. Информацион технологияләрне эшкә җигүчеләрдән Мәскәүнең Тәүбә мәчете имамы Шамил Галәветдинов, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны аерып әйтергә була. Алардан калышмаучы Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов бар. Дөньяда нинди социаль челтәр эшли, шунда аның үз аккаунты, сәхифәләре ачылган. Барысы белән аралаша, сорауларга җавап бирә, булган вакыйгаларга фикерен җиткерә. Гомумән, Мөкаддәс хәзрәт үз позициясен ачык белдерә торган шәхес. Быел яз көне Болгарда “Саклаучы” сыны тирәсендә шау-шу купкач, күпчелек руханилар хөкүмәт кешеләре белән килешеп, аны куйдыруга фатиха биргәндә Сарытау өлкәсе мөфтие үз фикерендә калды, Татарстан хөкүмәте башында торучыларга кат-кат аңлатты. Мөкаддәс БИБАРСОВ белән Сарытау өлкәсе мөселманнарының яшә-еше, Русиядә мөселманнарга карата мөнәсәбәт, Татарстанда булган хәлләр һәм гаиләсе турында сөйләштек.
Фикерләр (0) | Караулар (2230) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 03.12.2012

ЕВРОПА НИЧӘ ТЕЛ БЕЛӘ?
Европаның шактый илләрендә берничә дәүләт теле. Алар бертигез хокукта һәм кулланылышта. Европа телләр мәсьәләсенә бик игътибарлы, хәтта сакчыл карый. Югалып барган, милли азчылыкның телләрен саклап калу өчен махсус дәүләт программалары эшли, чаралар уздырыла, телләрнең үсешен тәэмин итүче шартлар тудырыла. Бу алар өчен гап-гади күренеш. Милләтенә, теленә карамыйча, үз ватандашларының рухият мирасын саклау өчен дәүләт казнасыннан акча бүлеп бирелә. Финляндия мисалын гына алсаң да, анда татарлар мең кешегә дә тулмый, ләкин бу илнең хөкүмәте татарлар үз телләрен өйрәнсен өчен барлык шартларны тудырган. Европада һәр телгә ихтирам белән карыйлар һәм бу кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә үтәлә. Берничә ил үрнәгендә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез “И.М.” укучыларына Европадагы тел мәсьәләсе ничек куелганын сөйләде.
Фикерләр (1) | Караулар (1953) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 08.10.2012

ТӨРКИ КАГАНЛЫК НИЧЕК ЯШӘГӘН?
2012 ел Русиядә Тарих елы дип билгеләнә. Узган ел Дмитрий Медведев тарихчылар белән очрашканда киләсе елда Русиядә урыс дәүләтчелеге оешуга 1150 ел тула дип искәртте. Бу дата шул рәвешле билгеләнергә тиеш иде, ләкин илдә үзгәреш җилләре исә башлагач, урыс дәүләтенең оешуын билгеләү, күрәсең, “политкоррект” булмас дип уйлап, аны Тарих елы дип үзгәрттеләр. Рөстәм Миңнеханов та 2012 не Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итте. 2012 елның календарена күз салсаң, ул гаять күп тарихи даталарга бай. Бигрәк тә татар тарихына кагылышлылары шактый. Мәсәлән, быел Төрки каганлык барлыкка килүгә 1460 ел тула. 552 елда нигез салынган әлеге көчле империя зур территорияне били. Аның чикләре Кытайдан алып Кара диңгез ярларына кадәр җитә. 745 елга кадәр яшәүче дәүләт Европа белән Азияне берләштереп, югары цивилизация үрнәге була. Элекке Киев Русе, бүгенге дәүләт тә борынгы Төрки империя нигезендә барлыкка килә.
Фикерләр (0) | Караулар (1723) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 24.09.2012

“ЯЛГЫЗ ПИКЕТКА ЧЫГАР ӨЧЕН КЫЮЛЫК КИРӘК”
Милли хәрәкәттә ризасызлык белдерүнең яңа ысулы барлыкка килде — ялгыз пикетлар. Казанда Наил Нәбиуллин шигарь тотып чыга, Чаллыда “Азатлык” татар яшьләре берлеге дә бу ысулны актив куллана. Беркөнне берничә егет, бер-берсен алмаштырып, шигарь тотып чыга, берсе плакат белән басып торганда икенчесе аны саклый. Чаллының “Азатлык” татар яшьләре берлеге берничә шундый чара уздырды. Бу турыда Чаллы шәһәре “Азатлык” активисты Дамир ШӘЙХЕТДИН (өстәге фотода) белән сөйләштек.
Фикерләр (2) | Караулар (3776) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 17.09.2012

“ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮ КҮПКӘ КЫЕНРАК”
27-30 августта Казанда бишенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды, чарага 800 дән артык делегат килде. Оештыручылар әйтүенчә, форумда катнашучылар саны елдан-ел арта. Беренче тапкыр уздырганда 500 делегат иде, быел җыен география киңлеге белән дә аерылып торган. Казанга 35 дәүләттән татарлар килгән, беренче тапкыр Әфганстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кунакларны каршы алганнар. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы форум бары тик татар телендә алып барылуы белән истә калды. Урысча чыгыш ясаучы булмады, бу оештыручыларның төп шарты иде. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган форумның быел яңа җитәкчесе һәм шура әгъзалары сайланды. Моңа кадәр бу эшне Руслан Айсин алып барды, ул ике тапкыр сайланды. Хәзер рәис вазыйфасында Тәбриз ЯРУЛЛИН. Аңа кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Фикерләр (1) | Караулар (2164) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 07.09.2012

“МИЛЛӘТНЕҢ БӘЙСЕЗ ЯШӘРГӘ ТЕЛӘГЕ БАР ИКӘН, УЛ ҮЗ ДИГӘНЕНӘ ИРЕШӘЧӘК”
30 августта Татарстан үз мөстәкыйльлеге турында Декларация игълан итү көнен бәйрәм итте. 22 ел элек дәүләтен югалтканнан соң татарлар беренче тапкыр милләтенең үзбилгеләнү хокукы барлыгын ачыктан-ачык белдерде. Декларация кабул итеп, Татарстан кануннарының өстенлеге, табигый байлыкларны халыкка кайтару, аларга хуҗа булу, бәйсез рәвештә эчке һәм тышкы сәясәтне алып бару кебек мөһим сәяси-хокукый нормалар бәян ителде. Татарстан кануннары Русиянекеннән өстен булды.
Фикерләр (0) | Караулар (1902) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 07.09.2012

“АВСТРАЛИЯДӘ ТОРСАМ ДА, ҖАНЫМ — ТАТАРСТАНДА”
Ирек Гариф исеме Татарстанның суверенитет яулаган, татарларның мәйдан тоткан чоры белән бәйле. Ул вакытта аның исеме күп яңгырады, яшьләрне әйдәп баручы көчле лидерларның берсе. Шул еллардагы фотоларны карасаң, алгы сафларда байрак яки мегафон тоткан түбәтәйле Ирек Гариф булыр. Башкалардан усаллыгы белән аерылып торганга, урыс газеталары аны “националист со стеклянными глазами” дип тасвирлый. Беренче татар, аннары төрки яшьләре көннәрен уздыру, “Нәүрүз гүзәле” фестивале, төрле төбәкләргә барып, татар концертлары оештырып йөрүнең башында торды. Аннары чит илгә китте дә барды. Инде ике дистә елдан артык Австралиянең татарлар күпләп яши торган Аделаида шәһәрендә гомер итә. Өч елга бер туган якларына кайта, бар таныш-белешен барлап, алар белән очрашып, бер татар чарасын да калдырмыйча катнашып, кире Австралиягә оча. Быелгы җәен ул Казанда әнисе Рәбига апа, сеңелләре янында уздыра. Без аны Казанда Камал театры каршындагы мәйданда очраттык. Ялкынлы йөрәк өйдә утыра аламы соң?! Үз хокукларын якларга дип урамга чыккан мөселманнарга теләктәшлек белдереп йөрим, диде ул. Ирек ГАРИФ белән Австралиядәге тормышы, кайтырга җыенуы турында сөйләштек, Татарстанда барган вакыйгаларга карата фикерләрен дә сораштык.
Фикерләр (0) | Караулар (1797) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 03.09.2012

“МӘСКӘҮ БЕЗГӘ ЙОДРЫК ЯНАП ТОРДЫ”
Мөхәммәт Сабиров — Татарстанның беренче премьер-министры. Аның эшчәнлеге республика тарихының иң кызыклы да, шул ук чакта катлаулы да чорына — 1991-1995 елларга туры килде. Татарстан дәүләтчелеген торгызган бу вакытта төрле вакыйгалар була. Мөхәммәт Сабиров аның эчендә кайнаган кеше. Быел ул 80 яшен тутырды. Олыгаюга карамастан, Мөхәммәт абый актив тормыш алып бара. Бүген дә аның белән очрашыр, киңәшер өчен чират торалар. Көндәлегендә һәр сәгате язылган, һәр вакыйга, яңалыктан хәбәрдар. Мөхәммәт абый белән очрашып, үткән вакытларны искә төшереп, бүгенге Татарстанда нинди эшләр башкарырга мөмкинлеге турында сөйләштек. Ул: “Төрлесе булды, дөрес адымнар да, хаталар да шактый”, — дип әйтте.
Фикерләр (0) | Караулар (2289) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 21.05.2012


[1] 2 3 

башка фотолар
 
 
 
Информеры