Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Сәхнә арты"
“КАЗАН ЕГЕТЛӘРЕ”... “КАРТАЙГАН”?
Казан егетләре” төркеме оешкан көннән бирле шунда җырлаган Артур Минһаҗев белән Марат Галимовның составтан китүе бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Күпләр моңа әле дә ышанмый. “Вакытлыча гынадыр”, — диючеләр дә бар. Юк! Вакытлыча гына түгел. Составта Артур белән Маратны башка күреп булмаячак. 15 ел буе төркем өчен күңелен биреп эшләгән егетләрне “Казан егетләре”ннән китәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Ник мондый карарга килгәннәр? Алга таба планнары нинди?
Фикерләр (0) | Караулар (89139) Лилия ЙОСЫПОВА | 21.02.2014

"ТӘМ ТАБЫП ЭШЛИМ"
Кыш уртасында һәр ел саен “Пошалым чаналары” җыр фестивале гөрләп үтә. Быел аның юбилее икән! Моннан 10 ел элек ТРның атказанган артисты җырчы Рөстәм ЗАКИРОВ нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген инде бөтен республикага билгеле.
Фикерләр (1) | Караулар (4882) Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 21.02.2014

“СКРИПКА КЫЛЛАРЫНА ШАКТЫЙ ЯШЕМ ТАМДЫ”
Гитара, скрипка кебек уен коралларында уйнаучыларга һәрчак кызыгып карыйм. Нәрсә-нәрсә, әмма нечкә кылларны тарткалап көй чыгару хәлемнән килмәс кебек. Аның өчен скрипкачы булып туарга яки балачактан шуңа бирелергә кирәктер. Скрипкачы Заринә Акунеева кебек. Бу исем күпләргә таныштыр. Заринә татарның милли көйләрен бөтен Европага танытучы, Португалия, Финляндия, Швеция һәм башка илләрдә халыкара конкурсларда катнашып, лауреат булган кыз. — Скрипкачыдан скрипкачы туа инде. Сәнгать юлын сайлавымда музыка укытучысы булган әнием “гаепле”. Җырчыларның концертларында, банкетларда еш чыгыш ясыйм. Кулымнан скрипканың төшкәне юк. Кочаклап йокламыйм гына инде, — дип елмая Заринә.
Фикерләр (0) | Караулар (5630) Лилия ЙОСЫПОВА | 22.07.2013

“МИН КУРКА ТОРГАН КЕШЕ ТҮГЕЛ”
Әңгәмәбезне Әзһәр абый Шакиров көйләп башлап җибәрде: “Утырдым көймәнең, әй, түренә, Карадым ла суның төбенә. Су төпләрендә һич кара юк, Күрәчәкне күрми чара юк...” Шулай ук микән, бөтенесе тәкъдирдән микән, дип сорыйсым килде. Бәлки, чыннан да шулайдыр. Ләкин артист белән килешеп бетәргә күңел бармый, кайвакыт юл чатында калганда алга атлыйсы юнәлешен адәм баласы үзе сайлый түгелме? Шуңа күрә Әзһәр абый белән сүз башыбыз театр, артист язмышы һәм рольләр турында түгел...
Фикерләр (0) | Караулар (8951) Әлфия МИҢНУЛЛИНА | 08.07.2013

“ФӘРИДӘМ КЕБЕК ХАТЫН-КЫЗ СИРӘКТЕР”
Фидан Гафаров Башкортостанда да, Татарстанда да танылган шәхес. Ул уйнаган спектакльләрне карап туя алмыйсың, ә башкарган җырлары күңелгә үтеп керерлек. Тамашачы мәхәббәтен яулап, ике республикада да “халык артисты” дигән мактаулы исемнәр алып, популярлык казанса да, Фидан абый үтә гади, эчкерсез, аралашучан кеше. Беренче карашка андый бәя биреп булмый, ә менә сөйләшә башлагач, аның керсез күңелле әңгәмәдәш булуын аңлыйсың һәм тагын бер кат сокланып куясың.
Фикерләр (0) | Караулар (1860) Флера ХӘМЗИНА | 08.07.2013

“КЕШЕ БЕЛӘН ТАЛАШМЫЙМ, ЭЧМИМ-ТАРТМЫЙМ...”
“Мәйдан”, “ТНВ” каналларында Нияз Җәләловның “Яшиселәр килә” җырына төшерелгән клибын күрми калучы булды микән?! Беренчесендә барган “Хәрәкәттә — бәрәкәт” тапшыруында ул алдынгы урыннарны бирми. Бу җырны радиоларда да бик еш әйләндерәләр. Нияз Җәләлов инде 5 нче дистәне ваклаган, үзен эшмәкәрлеккә багышлаган. Ә сәнгать дөньясына күп ди¬гәндә ярты ел элек килде. Җырлый башлап, шул ук вакытта көйләр язуга алынып, озак көттермичә тәүге дискын чыгарырга өлгерде, кайберәүләр еллар буе эшләп тә оешмаганны ул шушы кыска аралыкта башкара алды. Төркемен дә булдырды Нияз, бүген республиканың зур авылларында концертлар куеп йөри.
Фикерләр (0) | Караулар (2012) Лилия ЙОСЫПОВА | 12.04.2013

“ТЕАТР БИК ЕШ ТӨШЕМӘ КЕРӘ”
Күптән түгел Камал театры артисты Рауза Хәйретдинова 85 яшен тутырды. Ул 60 ел гомерен сәхнәгә багышлады. Тамашачыга берсеннән-берсе матур рольләр бүләк итте. Вак-төякләрне санамыйча, 120 ләп баш роль башкарды Рауза апа. Туксанынчы дистәне ваклаган димәссең, ул һаман чибәр. Мин кил-гәндә чәчен матур итеп ясаган, бизәнгән, иннек буяган иде. — Кызым, уз әйдә. Кунак килгәнне бик яратабыз. Картым белән өч-почмак пешердек. Рәхәтләнеп табын артында сөйләшеп утырырбыз, — дип аркамнан сөеп каршы алды Рауза апа. Ире Нури абый да бик күңелле кеше булып чыкты. “Кызлардан да чибәр бит ул минем матурым”, — ди. Күз кысышып, ягымлы сүзләр әйтешеп кенә торалар. Яшьлегендә күп авырлыклар күргән Рауза апа бүген бәхетле картлык кичерә. “Кыенлыкларны җиңеп, шулай яхшы сакланганмын, юмор хисле булып калганмын икән, моңа сөекле ирем Нури белән Камал театры, алкышларга күмгән халкым “гаепле” инде”, — ди Рауза апа.
Фикерләр (0) | Караулар (1681) Лилия ЙОСЫПОВА | 01.03.2013

“ҖЫРЛАРНЫ ТӨШТӘ КҮРӘМ!”
Әңгәмәдәшең белән ике минут эчендә бер дулкынга эләгә алмасаң, сөйләшүне дәвам итеп торуның мәгънәсе юк, диләр. Ә без популяр композитор Марсель абый ИВАНОВ белән, мөгаен, аралашуның икенче секундында ук бер дулкында булганбыздыр. Бик ачык ул, иренмичә, рәхәтләнеп сөйләшә. Бары талантлы кешеләр белән генә аралашу шулкадәр кызыклы була ала.
Фикерләр (0) | Караулар (1776) Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 01.03.2013

“ӨЙ ЭШЛӘРЕН 8 АЙЛЫК КЫЗЫМ БЕЛӘН БАШКАРАБЫЗ”
Кайберәүләр, соңгы бер-ике елда сәхнәдә сирәгрәк күренгәнгә, җырчы Гөлнара Габидуллинаны күз уңыннан югалткандыр, бәлки. Бүген ул күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль: өйдә хуҗабикә булып утыра, бала үстерә. Соңгы еллар Гөлнарага бер-бер артлы куанычлар китерде. Ашыкмыйча, үз бәхетен сабыр гына көткән җырчы кияүгә чыгып куйды. Озак көттермичә бәбиләре туды. Бүген кызлары Әминә 8 айлык. Күз тимәсен, бик актив, сөйкемле бала. Өйләренә килгән һәркемне елмаеп каршы ала. Аннан аерылып булмый. Әнисенә кушылып Әминә дә җырларга ярата. — Кызым да сәнгатькә тартылыр, ахры, — ди Гөлнара, елмаеп. — Бүген модада булган “Носа-носа”ны куйсам, кул-аяклары шундук хәрәкәткә килә, шартын китереп бии башлый. Ирем белән бөтен игътибарны, вакытны балабызга бирәбез. Ана булгач, дөньяга карашым, яшәү рәвешем, тормышым төптән үзгәрде. Бик рәхәт хисләр кичерәм!
Фикерләр (0) | Караулар (1712) Лилия ЙОСЫПОВА | 15.02.2013

“ЯКЫННАРЫМА КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЮ МӨҺИМ!”
Бик сирәк була мондый тойгы: кеше белән тәүге тапкыр күрешәсең, ә инде аралашуның беренче минутыннан ук гомерең буена белгән сыман рәхәтләнеп сөйләшеп утырасың. Әңгәмәдәшемнең һәр сүзеннән әдәплелек, үз-үзен тотышыннан итагатьлелек сизелеп тора. Сүзем халкыбызның яраткан җырчысы Рәсим НИЗАМОВ турында. Тавышы моңнан гына торган Рәсим, баксаң, бөтенләй җырчы булырга хыялланмаган икән! — Җырлау сәләтем булса да, җырчы булырмын дип уйламаган идем. Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга керүемнең төп максаты — укытучы булу иде. Хәер, җырчы булып китсәм дә, максатымнан тайпылмадым дип исәплим. Җырларым белән халкыбызны сәхнәдән тәрбиялим дип саныйм. Сәхнә бит ул нәкъ тәрбия чыганагы булырга тиеш тә кебек.
Фикерләр (0) | Караулар (1778) Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 25.01.2013


[1] 2 3 4 5 6 

башка фотолар
 
 
 
Информеры